Корбан чалу (гарәп. قربان‎) — шәригать кануннары буенча чалынган мал. Мөселман халыкларында таралган. Корбан чалу йоласы Ибраһим Пәйгамбәр заманыннан ук килә.

Корбанлыкка куш тояклы мал кирәк, күбрәген тәкә малы чалалар. Кош-корт, ат чалырга ярамый. Атның тоягы куш түгел, шуңа ярамый.

Корбанлыкның итен өч өлешкә бүләләр: беренчесен — ятим-фәкыйрьгә, икенчесен — туганнарга, өченчесен шул көнне пешереп, күршеләргә, халыкка ашатырга кирәк.

Корбанлык төрләре үзгәртү

  • Махсус
  • Нәзер
  • Гакыйка

Махсус корбан - ел саен корбан аенда, корбан бәйрәменә чалына торган корбан. Ул бар кешегә дә ваҗиб.

Нәзер - ул корбан нәрсәгәдер нәзер итеп әйтелә. Әйтик, хастаханәдән шәбәеп чыксам, корбан чалыр идем, дип нәзер әйтәләр. Бу корбанлыкны озаклатырга ярамый.

Гакыйка(акыйка) - бу бала тугач чалына торган корбан. Ир бала туса ике баш, кыз бала өчен бер баш чалына. Корбанлыкны бүлгәндә балталамыйлар (балта белән чабарга ярамый), буыныннан гына бүләләр. Ашаганда хәтта сөягенә дә теш тидерергә ярамый, кул белән яки итен пычак белән сыдырып алып кына ашарга кирәк. Чалу канын, тиресен, сөяген кеше аягы басмаган җиргә күмәләр.

Корбанның иң изге нәрсәсе тиресе дип исәпләнә. Ахыр заман булганда бөтен дөнья түңкәрелер, үлгән кешеләр дә терелер, ди. Бер ат басып торырлык урында мең галәм бер аягында гына басып тора алыр, ди. Җир өстенә кеше сыймас. Кояш җиргә якынаеп, кыздыра башлар. Эсселектән адәмнең мие чүл өстендә кайнаган су кебек кайнап торыр. Мына шул вакытта синең биргән сәдакаларың, хәерләрең, корбанлык тиресе әнә шул кояш эссесеннән саклап, күләгә булып торыр, ди.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү