Үткел, тау үткеле (рус. перевал, ингл. mountain pass) — тау сыртларының тәбәнәгрәк урыннары, ике тау битенә якын җирдә елга башлангычлары күзәтелә. Үткелләр тауларда кешеләргә, транспортка бер тау үзәненнән икенче үзәнгә күчеп (үтеп) йөрергә уңайлы урын булып хезмәт итә. Хәрбиләр өчен үткелләр мөһим стратегик объект санала.

Үткел
Сурәт
Пиктограмма
Панорамный вид
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме [d]
 Үткел Викиҗыентыкта
Сани Пасс үткеле (Лесото) — 2 876 м (9 436 фт.)
Үткелнең тауда урнашуы схемасы
Татра тауларында үткел (Польша)

Килеп чыгышы үзгәртү

Килеп чыгышы буенча үткелләр бүленә:

  • эрозияле үткел-тарлавыклар (капма-каршы авышлыкларда урнашкан елга үзәннәре өслекләренең үрләре якынаю нәтиҗәсендә барлыкка килә);
  • тектоник үткел-тарлавыклар (антиклиналь (грек. anti «каршы», грек. klino «авыштыру») җыерчыкларның урында батып керүләре нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр);
  • бозлык үткел-тарлавыклары (кара-каршы ятучы кар (алман. Kar, «иңкүлек», «чокыр») яки цирк диварларын тоташтырып, аннан соң җимереп барлыкка килгәннәр)

Үтү мөмкинлеге үзгәртү

Елның төрле вакытында үтү мөмкинлеге буенча үткелләр бүленә:

  • ел әйләнәсе үтү мөмкинлеге булган үткелләр
  • сезонлы үтү мөмкинлеге булган үткелләр

Үткел аша еш кына җәяүлеләр һәм җигүле хайваннар өчен сукмаклар, автомобиль юлы, сирәгрәк тимер юл уза. Үткелнең югары өлеше еш кына тирә-яктагы бердәнбер тигез урын булганга күрә, анда элек-электән корылмалар (кирмәннәр), хәтта зур булмаган торак пунктлар урнаша. Хәрбиләр өчен үткелләр мөһим стратегик объект санала.

Спорт үткеле үзгәртү

 
Кавказдагы Клухор үткелен кичүче спортчылар

Спорт үткеле — спорт туризмында кулланыла торган термин. Спортчылар тауларда уңайлы узу урыны булганда да, үзләре өчен катлаулырак маршрут сайлыйлар. Мондый үткелләрдән узу спорт осталыгын күтәрү һәм тау районнарыннан читкә чыкмыйча гына катлаулы походларга әзерләнү максатыннан үткәрелә. Спорт үткелләрен узуның катлаулылыгын 3 категориягә аерып карау кабул ителгән. Аларның һәркайсы А һәм Б ярымкатегориягә бүленеп йөртелә. 1А категорияле спорт үткеле — иң гади, 3Б категорияле үткел — иң катлаулы үткел санала. Географиядә кабул ителгән күп гасырлык традиция буенча, җирлектәге яңа объектларга исемне, кагыйдә буларак, аларны беренчеләрдән булып узучылар бирә. Беренче тапкыр үткел буенча бер тау үзәненнән икенче үзәнгә узган яки үткелнең түбәсенә менеп җиткән кешеләр (күбесенчә, спортчылар) яңа үткел өчен исем тәкъдим итәргә хокуклы дип санала. Спорт үткелләренең күбесе туристлардан кала беркемне дә кызыксындырмавын исәпкә алып, спорт үткелләренең күпчелегенең атамасы рәсми булмаган төстә генә яши. Атамаларны турларда (ташлардан өелгән кечкенә пирамидаларда) калдырыла торган традицион «үткел хатларында» язып беркетәләр. Атамаларны (үткел исемнәрен) турист хисапларында һәм турист карталарында теркиләр, походларга әзерләнгәндә бер төркемнән икенче төркемгә тапшыралар.

Иң биек тау үткелләре үзгәртү

Үткелләрнең күбесендә таулардагы иң биек автомобиль юллары салынган.

 
Нангпа-Ла үткеле — 5 716 м
 
Акбайтал — 4 655 м

Аурупада үзгәртү

Элекке ССРБ биләмәләрендә үзгәртү

РФ биләмәләрендә үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Су үткеле (рус. проход) — утраулар, борыннар, рифлар арасында үтеп йөрү өчен уңайлы тар гына су мәйданы. Бугаздан аерымлыгы шунда, үткелләр ике яктан да коры җир белән чикләнгән була, суднолар йөреше беркайчан да тукталмый. Бер бугаз эчендә берничә үткел булырга мөмкин.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Перевал Стельвио: от Бормио до вершины (Bormio - Stelvio pass) YouTube (видео, 16:04)
  2. Памир // ЭСБЕ(рус.)
  3. Крестовый перевал // ЭСБЕ(рус.)
  4. Семинский перевал. 2020 елның 10 август көнендә архивланган. Информационный портал Живые дороги Сибири(рус.)