Лесото
Лесо́то (ингл. Lesotho, сесото Lesotho), рәсми исеме Лесо́то Корольлеге (ингл. Kingdom of Lesotho, сесото Muso oa Lesotho) — Африканың көньягында урнашкан дәүләт-анклав, бөтен территориясе Көньяк Африка Җөмһүрияте тарафыннан уратылган. Башкаласы — Масеру шәһәре.
Байрак
| |
Шигарь | Peace, Rain, Prosperity ![]() |
---|---|
Башкала | Масеру |
Халык саны | 2 233 339 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 1966 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Кардәш шәһәрләр | Гуммерсбах |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 30,355 квадрат километр |
Координатлар | 29.55°S 28.25°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Летсие III |
Хөкүмәт башлыгы | Маджоро, Моэкетси |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Лесото лотие, Көньяк Африка ранды |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 26% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 3.185 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.520 (2017)[3] |
Яшәү озынлыгы | 54.174 ел (2016)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | BS 546[7] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[8] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[7] |
Телефон коды | +266 |
ISO 3166-1 коды | LS |
ХОК коды | LES |
Интернет домены | .ls |
Гомуми мәгълүматҮзгәртү
Географик урнашуыҮзгәртү
Лесото - Африканың көньягында урнашкан ил. Барлык яклардан Көньяк Африка Җөмһүрияте белән уратылып алынган.
МәйданыҮзгәртү
Лесотоның мәйданы 30 335 кв. км.
Төп шәһәрләр, административ бүленешҮзгәртү
Лесотоның башкаласы - Масеру (170 мең кеше).
Дәүләт төзелешеҮзгәртү
Лесото - конституцион монархия. Дәүләтнең башы - патша Летсие III (1996-ынчы елның 7 февраленнан). Хөкүмәт башы - премьер-министр. Ил Милләтләр Дуслыгына керә.
ТабигатеҮзгәртү
Рельеф.Үзгәртү
Лесото Басуто платосын били (иң югары биеклек 3482 м), ул көнчыгыштан һәм көньяктан Аждаһа таулары белән чикләнгән.
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмаларҮзгәртү
Илнең җирләре эчендә алмаз, кварц, күмер, уран запаслары бар.
КлиматҮзгәртү
Лесотоның климаты кискен континенталь, һәм температура +32°С тан үзәннәрдә -7°С ка кадәр үзгәрә. Тауларда температура контрасты тагын да кискенрәк.
Эчке суларҮзгәртү
Төп ил - Оранж елгасы
Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү
Югары тауларның фәкыйрь үсемлекләре купшы Альп болыннары белән алмаша, ә тагын да түбәнрәк чәнечкеле акация утраулары белән алмаша.
Хайваннар дөньясыҮзгәртү
Фауна фәкыйрь; зур хайваннардан - кара буйволлар, вак антилопалар.
Халкы һәм телеҮзгәртү

Илнең халкы якынча 2,09 млн. кеше, уртача тыгызлык 1 кв. км га 69 кеше. Этник төркемнәр: басото (сото этник төркеменең тармагы) - 79%, нгуни - 20%, аклар (күбесенчә дәүләт хезмәткәрләре, сәүдәгәрләр һәм миссионерлар) - 1%. Телләр: инглиз теле, сото (икесе дә дәүләт теле).
ДинҮзгәртү
Католиклар - 38%, протестантлар - 42%, мәҗүсиләр - 20%.
Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү
XIX гасырның 1-енче яртысында Лесото территориясендә XVII-XVIII гасырларда яши башлаган суто кабиләләре кабилә башы Мошеша I җитәкчелегендә берләшкән.
1868 елда Лесото британ протектораты булган (исеме Басутоланд булган). 1966 елның 4 октябренда ил бәйсезлек яулаган. 1970 елдан 1993 елга кадәр илдә хәрби режим хөкем сөргән.
Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү
Лесото - капитализмга кадәр мөнәсәбәтләр элементлары белән аграр ил. Авыл хуҗалыгының төп тармагы - йон сарык үрчетүе. Мәккәй, бодай, сорго үстерәләр. Алмазлар чыгару. Экспорт: йон, алмазлар.
Акча берәмлеге - лоти
ЧыганакларҮзгәртү
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ 6,0 6,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ 7,0 7,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.