Экваториаль Гвинея

Экваториа́ль Гвине́я Җөмһүрияте́ (исп. República de Guinea Ecuatorial [reˈpuβlika ðe ɣiˈne.a ekwatoˈɾjal], фр. République de Guinée équatoriale, порт. República da Guiné Equatorial) — Үзәк Африкада урнашкан дәүләт. Камерун һәм Габон дәүләтләре белән чиктәш. Гвинея култыгы тарафыннан юыла. Башкаласы — Малабо шәһәре.

Экваториаль Гвинея
Flag of Equatorial Guinea.svg
Байрак
Coat of arms of Equatorial Guinea.svg
Илтамга
Шигарь Unidad, Paz, Justicia Edit this on Wikidata
Башкала Малабо
Халык саны 1 267 689 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 12 октябрь 1968 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел испан теле, француз теле, португал теле
География
Мәйдан 28,051 км²
Координатлар 1.5°N 10°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Теодоро Обианг Нгема Мбасого
Хөкүмәт башлыгы Франциск Паскуаль Обама Асью
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге КФА BEAC франкы
Эшсезлек дәрәҗәсе 8% (2014)[1]
Туу күрсәткече 4.835 (2014)[2]
КПҮИ 0.596 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 57.681 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112 (ашыгыч тыйб ярдәме)[5]
  • 115 (янгын сакчылары)[6]
  • 113 (пүлисә)[7]
  • 114 (пүлисә)[7]
  • Электр аергычы төре Europlug,[8] CEE 7/5[8]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[9]
    Челтәр көчәнеше 220 вольт
    Телефон коды +240
    ISO 3166-1 коды GQ
    ХОК коды GEQ
    Интернет домены .gq


    Мәйданы — 28 051 км². Экваториаль Гвинея ике өлештән тора: кыйтга өлеше (26 мең км²) һәм утрау өлеше (2 мең км²). Дәүләтнең башкаласы Биоко утравында урнаша. Климат — экваториаль, даими дымлы. Айлык уртача температура — +24 — +28°.

    2010 ел исәпләве буенча илдә 650 мең кеше яши. Уртача гомер озынлыгы — 62 ел. Халыкның 39 %-ы шәһәрләрдә яши. Этник состав ягыннан биредә нигездә фанг (86 %) һәм буби (7 %) халыклары гомер кичерә.

    Гомуми мәгълүматҮзгәртү

    Географик урнашуыҮзгәртү

    Экватор Гвинеясы көнбатыш ярда кыйтга өлешеннән (Рио-Муни), Кориско, Элоби-Гранде һәм Эло-би-Шико утраучыкларыннан һәм Гвинея култыгында Биоко (элегрәк Масис-Нгема-Бийого, аңа кадәр Фернандо-По) һәм Аннобин (Пагалу) утрауларыннан Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт.

    МәйданыҮзгәртү

    Экватор Гвинеясының мәйданы 28051 кв. км.

    Төп шәһәрләр, административ бүленеш

    Экватор Гвинеясының башкаласы Биоко утравының төньягында Малабо (элеккеге Санта-Исабель). Иң эре шәһәрләр: Малабо (38 мең кеше), Бата (24 мең кеше) - кыйтга өлешенең иң эре шәһәре. Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 провинция.

    Дәүләт төзелешеҮзгәртү

    Экватор Гвинеясы - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - Халык вәкилләре палатасы.

    ТабигатеҮзгәртү

    Рельеф

    Кыйтга өлешенең өслегенең күпчелек өлеше 600-900 м биеклектәге (иң югарысы 1200 м) таулы-калкулыклы җир, яр буенда - түбән тигезлекләр тасмасы.

    Геологик төзелеш һәм файдалы казылмаларҮзгәртү

    Илнең җирләре эчендә марганис, уран, нефть запаслары бар.

    КлиматҮзгәртү

    Илнең климаты тропик. Малабода уртача еллык температура +25°С, уртача еллык явым-төшемнәр 2000 мм дан артык. Яңгырлар фасылы декабрьдән февральга кадәр.

    Эчке суларҮзгәртү

    Иң төп елга - Мбини.

    Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү

    Мәңге дымлы экваториаль урманнар.

    Хайваннар дөньясыҮзгәртү

    Леопард, крокодил, буйвол, бәһәмүт, кәркәдә, маймыллар, антилопа, күп еланнар һәм кошлар хас.

    Халкы һәм телеҮзгәртү

    Халык саны якынча 454 000 кеше (берничә ун мең кеше илдә сәяси хәл авыр булганга эмиграциядә яши дип исәпләнә), халыкның тыгызлыгы - 1 кв. км га 16 кеше. Этник төркемнәр: фанг - 80%, буби - 15%. Телләр: Испан теле (дәүләт теле), фанг (банту төркеме телләренең берсе), буби.

    ДинҮзгәртү

    Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү

    Экватор Гвинеясы территориясы португалиялеләр тарафыннан XV гасыр ахырында ачылган, ә XVI гасырлар ахырыннан утрауларның колонизациясе башланган. Экватор Гвинеясы территориясенә шулай ук Испания, Голландия һәм Бөекбритания претензия ясаган. 1778 елдан бирле - Испан Гвинеясы исеме астында Испания биләмәсе. 1960 елдан бирле Испаниянең "диңгез арты провинциясе". 1964 елда аңа эчке автономия бирелгән. 1968 елның октябреннан Испания Гвинеясы - Экватор Гвинеясы атамасы астында бәйсез дәүләт. 1991 елда яңа конституция хупланган. 1992 елда күп фиркале система кертелгән.

    Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү

    Икътисадның нигезе - экспортка авыл хуҗалыгы культуралары һәм урман кисү җитештерү. Төп экспорт культуралар: какау, кофе, бананнар, май пальмасы. Урманнарда кыргый май пальмасы җимешләрен җыю, каучык бирүче үсемлекләрнең суын һәм кыйммәтле агачлар әзерләү. Хайван үстерү бик үк үсеш алмаган. Балыкчылык. Авыл хуҗалыгы чималы һәм агач беренчел эшкәртүе. Экспорт: какау, кофе, агач. Акча берәмлеге - КФА франкы.

    ЧыганакларҮзгәртү

    Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, составители И.О. Родин, Т.М. Пименова.

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    5. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
    6. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
    7. 7,0 7,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
    8. 8,0 8,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    9. http://chartsbin.com/view/edr.

    СылтамаларҮзгәртү