Каати́нга (порт. Caatinga — «аксыл урман») — Бразилиянең төньяк-көнчыгыш штатларындагы корыга чыдам, яфрак коючы тәбәнәк агачлардан, куаклардан хасил булган, сирәк агачлы тропик урман. Әлеге районнарда суккулентлар, кактус, сөтлегән кебек чәнечкеле үсемлекләр, шулай ук шешәсыман агачлар очрый.

Каатинга
Каатинга чиге (сары сызык) Бразилия картасында. Иярченнән алынган фотосурәт
Яңгырлар сезоны вакытында каатинга

Каатинга мәйданы ил территориясенең ~11 % алып тора[1], анда 15 млн кеше яши. Төбәктә терлекчелек (мөгезле эре терлек), үсемлекчелек (виноград, кавын, папайя) үсеш алган, әмма төбәк даими рәвештә көчле корылыктан җәфа чигә. Каатинга биләгән территорияләр илнең икътисади яктан иң артта калучы төбәкләренә керә[2].

Сүзнең килеп чыгышы

үзгәртү

Тупи индеецлары телендә caa — «ак», «якты», tinga — «урман», «күләгәсез урман».

География

үзгәртү

Каатинга — Көньяк Американың иң зур коры урманнарының берсе. Ул Бразилиянең төньяк-көнчыгышындагы Пиауи, Сеара, Риу-Гранди-ду-Норти, Параиба, Пернамбуку, Сержипи, Алагоас, Баия, Минас-Жерайс штатларын колачлый. 734 520 кв. км мәйдан били. Көнбатышта серрадо саваннасы, көнчыгышта атлантик урман белән чиктәш. Җирлекнең төп рельефы — плато белән аралашып килүче кристаллик яки утырма иңкүлекләр.

Җилләр юнәлеше, су агымнары һәм яр буе рельефына бәйле, каатинга озын коры (9 айга кадәр) һәм кыска яңгырлы (3 ай) ике сезонлы Африка саванналарын хәтерләтә, дым туплану даими түгел. Уртача еллык явым-төшем 250-1 000 мм чамасы тәшкил итә, уртача еллык температура — +24 — +26 °С.

Яңа сусаклагычларга, заманча ирригация системасына, шулай ук су төчеләндерү җайланмаларына ихтыяҗ зур. Төбәкнең төп су артериясе — Сан-Франсиску елгасы(рус.).

Каатинга флорасы һәм фаунасы аз өйрәнелгән. Хәзерге вакытта төрле һәм гадәти булмаган төрләр ачыкланган. Биологик төрлелек ~1 200 төр үсемлек, кимендә 185 төр балык, 44 төр кәлтә елан, 9 төр амфисбен, 47 төр елан, 4 төр ташбака, 3 төр крокодил, 49 төр амфибия, 350 төр кош һәм 80 төр имезүче хайванны үз эченә ала.

Умырткасызлар начар өйрәнелгән, әмма күп кенә төрләрнең әлеге экотөбәктә таралуы ихтимал. Эндемиклар Баия штатында урнашкан Шики-шики муниципалитетындагы дюна системасында тупланган.

Каатинганың үсемлекләр дөньясы бай, күптөрле, шуңа күрә кайбер белгечләр экотөбәкне берничә типка бүлергә тәкъдим итә. Каатинга тәбәнәк куаклардан (1 метр биеклеккә кадәр) биек агачлы (25-30 метр биеклеккә кадәр) урманнарга таба үзгәрә. Урыны-урыны белән дымлы урман анклавлары очрый. Корылык чорында яфракларын югалтучы тәбәнәк буйлы, чәнечкеле агачлар өстенлек итә. Шешәсыман агачлар (Cavanillesia arborea), шулай ук яфраклы суккулентлар (кактус, молочай) һәм сабаклы суккулентлар таралган. Тугайлы урманнарда карнауб, яки балавыз пальмасы (Copernicia cerifera) үсә, аның яфракларыннан алынган балавыз техникада кулланыла. Чәнечкеле куаклар һәм корыга чыдам үләннәр барлык җир өслеген каплый. Берьеллык үләннәрнең шактые кыска яңгырлар сезоны дәвамында үсәргә, чәчәк атарга һәм юкка чыгарга өлгерә[3].

Кешеләрнең җимергеч эшчәнлеге аркасында каатинганың уникаль флорасы һәм фаунасына юкка чыгу куркынычы яный. Дөньяда юкка чыгарга мөмкин булган ун кошның ике төре каатинга эндемиклары: кече гиацинт арасы (Anodorhynchus leari) һәм зәңгәр ара (Cyanopsitta spixii).

Юкка чыгудан саклау

үзгәртү

Бразилиянең башка экотөбәкләреннән аермалы буларак, каатингага урманнар юкка чыгу куркынычы янамый[4]. Шулай да экотөбәкнең яртысы тулысынча үз табигый үсемлекләреннән мәхрүм ителгән. Төп экологик куркыныч — терлекләрне көтүдә артык күп йөртү, ягулык өчен агачны тотрыксыз кисү-чыгару, янгыннар, мамык үстерү һ. б.

Каатинга Бразилиянең табигать саклау системасына бик аз күләмдә кертелгән. Барысы 30 табигать саклау территориясе булдырылган, алар арасында 4 экология станциясе, 7 милли парк һәм 1 биологик резерват бар. Иң зур табигать саклау объекты — 8 238 кв. км мәйданлы Серра-дас-Конфусьонс милли паркы(ингл.).

2006 елда каатингада мәйданы 59 000 кв. км булган экологик коридор булдырылган[5]. Ул Бразилиянең 40 муниципалитетында сигез тыюлык территориясен тоташтыра.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү