Еланнар (лат. Serpentes, яки лат. Ophidia), сөйрәлүчеләр отряды. Якынча 3 мең төре, 13 гаиләсе билгеле. Антарктидадан башка бөтен Җир шарында таралган. Урта Идел һәм Көньяк Урал шартларында тузбаш еланнар (бакыр елан, таш еланы, су тузбаш еланы һәм гади тузбаш елан) һәм кара елан (гади һәм дала кара еланнары) гаиләләренә караган 6 төре бар.

Еланнар
Сурәт
Хәрәкәт итү ысулы змеиное движение[d]
Нәрсәнең чыганагы змеиное мясо[d]
Кайда өйрәнелә офиология[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган neal.fun/earth-reviews/snakes(ингл.)
Коллаж
Topic's main thesaurus Thesaurus:snake[d]
 Еланнар Викиҗыентыкта

Тышкы кыяфәте үзгәртү

Гәүдәсе тар, сузынкы, мөгез калканчыклар һәм кау белән капланган. Елан, тиресенең тышкы мөгез катламын (кабыгын) тулысынча ташлап, елына 1-2 тапкыр кау сала. Кабык салу ярты сәгать яки бераз артыграк дәвам итә. Бу процесс өске катламны ташлау — кабыктан шуышып чыгу белән тәмамлана. Кабык салу процессы тирене ташлауга берничә тәүлек кала башлана. Бу вакытта аның күзләре тоныклана, тиресенең ялтыравыгы бетә, ул бик аз хәрәкәтләнә, куак, агач ботакларына, ташларга ышкына, шуыша башлый. Нәтиҗәдә тире баштан һәм гәүдәдән оек кебек салына. Күп кенә еланнарның саклагыч төсе әйләнә-тирәлек төсе белән яраша. Бу ау вакытында маскировка өчен кирәк. Сары ком төсе чүлдәге күп төрләргә хас. Буй-буй питон һәм габон зәһәр еланының төсләре ачык, чуар, тропик урманның коелган яфраклары кебек. Кайбер еланнарның (мәсәлән, күзлекле еланның) төсләре ачык һәм контраст була. Еланнар дөньяның барлык почмакларына да таралган, эссе климатик территорияләрдә алар бигрәк тә күп. Алар төрле экологик шартларда — урманнарда, далаларда, чүлләрдә, тау итәкләрендә һәм тауларда тереклек итәләр. Еланнар күбрәк җир өстендә яшиләр, ләкин шул ук вакытта аларны җир астында, суда һәм агачларда да күрергә мөмкин. Уңайсыз шартлар туганда, мәсәлән салкынайтса, йокыга талалар.

Гәүдә озынлыгы – безнең шартларда: 45 тән алып (дала кара еланы) 120 см кадәр (су тузбаш елан). Җир шары буенча алганда – 12 сантиметрдан (мәсәлән, казучы еланнар) 10 метрга кадәр (мәсәлән, буар еланнар). Дөньяда иң эре елан - буар елан анаконда. Ул Көньяк Американың тропик урманнарында, сазлыклы урыннарда яши. Агулы еланнардан иң озыны - кобра, аның буе 180 см җитә.

Анатомиясе үзгәртү

Төсе төрле, күпчелек очракта тирә-як мохит төсенә ярашлы. Умырткасы гәүдә һәм койрык бүлекләреннән тора, күкрәк сөяге юк; гәүдә умырткалары корсак калканчыклары белән тоташкан озын хәрәкәтчән кабыргалар белән. Аягы юк, кабыргаларының бөгелешен үзгәртү, корсак калканчыкларын күчерү һәм гәүдәсен ян-якка дулкын рәвешле бөгү ярдәмендә хәрәкәт итә. Тышкы колак тишеге һәм колак ярысы юк, урта колагы гади төзелешле, начар ишетә. Күзе кушылып үскән күз кабаклары хасил иткән үтә күренмәле юка тышча белән капланган. Көндезге елан күз карасы түгәрәк; эңгер һәм төнгеләрнеке - вертикаль. Теше нәзек, очлы, артка бөгелгән; агусыз елан табышны эләктерү һәм ычкындырмас өчен хезмәт итә. Агулы еланнарның өске яңактагы алгы берничә теше эрерәк, аларда каналлар була, елан чакканда шулардан агу җибәрә. Теле озын, очы ике йәпле; Якобсон әгъзасы бар. Баш сөягенең бит өлеше сөякләре үзара эре табышны йотканда авыз куышлыгының нык сузылуын тәэмин иткән сыгылмалы ярылар белән тоташкан. Эчке әгъзалары асимметрияле. Үпкәсе гадәттә берәү. Бавыры озын көрәк формасында. Бөерләре, орлыклык һәм йомыркалыклары озынча. Бәвел куыгы юк. Ата елан копулятив әгъзасы (парлы букчалар рәвешендә) койрык төбендә аналь тишек артында тире астында урнашкан.

Үрчү рәвеше үзгәртү

Еланнар йомырка салып үрчиләр. Йомырка-тере бала тудыручы елан (бакыр елан, гади кара елан) август-сентябрьдә 6-12 бала тудыра; йомырка салучы елан июнь-июльдә яфрак һәм тирес өемнәренә, дымлы мүккә йомырка сала (5-30 дана, инкубация чоры 35-36 көн).

Кайберләре йомыркадан тере тудыра. Мәсәлән, яшел елан. Ул берьюлы 100 гә якын йомырка сала. Йомыркаларын бер урынга җыеп, гәүдәсе белән аларны әйләндереп ала. Шул халәттә өч ай ята, йомыркаларын бары су эчәргә барганда, бик аз вакытка гына калдыра. Өч айдан елан балалары туа. Күпчелек диңгез еланнары, кара елан тере килеш бала тудыра.

 
 
Сулдан уңга.
Калифорния буар еланы тукланган мәлендә. Эт башлы елан ялган аяклы еланнарга карый

Яшәү рәвешләре үзгәртү

Барлык еланнар да – ерткычлар. Тере азык (вак кимерүчеләр, кошлар, бакалар, әрмәнде, балыклар, бөҗәкләр, үрмәкүчсыманнар, суалчаннар һ.б.) белән туклана; табышны тере көенчә (тузбаш елан) яки алдан агу белән үтереп (кара елан) йота. Еланнар туфрактагы тирбәнешләр аша тәнендәге махсус рецепторлар ярдәмендә «ишетә», ә корбанны яки ерткычны исеннән теле белән тоя. Шуңа күрә еланнар еш телләрен чыгара. Кешеләр еланның бу гадәтен үзләренә янаган кебек кабул итә.

Татарстанда дүрт төрдәге елан очрый. Аларның икесе - гади тузбаш белән бакыр елан - кешеләр өчен бернинди дә куркыныч тудырмый, чөнки алар агулы түгел. Шулай да әгәр бакыр еланны тотсаң, ул ничек булса да тешләргә тырышачак, чөнки нәрсә генә дисәң дә аларның тешләре бар бит. Тузбаш кеше кулына эләкмәскә тырыша, ләкин әгәр дә аны тотсаң, дошманын ул махсус бизләрдән сасы сыекча бүлеп чыгарып куркыта. Ә кайвакыт ул үлегә сабыша: селкенмичә, авызын ачып, телен чыгарып, корсагы белән өскә таба әйләнеп ята. Зуррак һәм тәҗрибәлерәк тузбашлар дошманны куркыту өчен агулы кара елан булып та “кыланырга” мөмкин. Алар баш тирәсендә мускулларны тырпайтып, һөҗүмгә ташланырга әзер тора, ысылдый башлый.[1]

Биологик төрлегелеге үзгәртү

Африкада иң зур тешле кара елан – габон яши. Аның озынлыгы 1,83 см, теше – 5 см.

Иң озын агулы елан – «патша кобрасы» – ягъни гамадриада көньяк-көнчыгыш Азиядә очрый. Озынлыгы 5 метр ярымга кадәр җитәргә мөмкин. Патша кобрасының чагуы, мәсәлән, филне дә үтерә.

Иң озын коры җир еланы тайпанның буе ике метрга җитә. Яшәгән җире – Австралия. Тайпан агуы атаклы «юлбарыс» еланы агуыннан тугыз мәртәбә зәһәррәк. Бер тайпаннан 110 миллиграмм агу сыгарга мөмкин, бу 218 мең тычканны үтерергә җитә.

Еланнарның 2700 төре билгеле. Шуларның 450 төре кеше өчен куркыныч. Безнең шартларда яшәгән агулы еланнар - гади һәм дала кара еланнары. Әгәр кара елан кулны яки аякны чакса, кешегә гадәттә медицина ярдәме кирәкми. Кара елан чагуы кешене нык чирләтсә дә (чөнки бик авырта), куркыныч нәтиҗәләргә үк китереп җиткерми. Ләкин елан муен яки башны тешләргә батырчылык итә икән, андый чакта хәтта табиблар да коткара алмаска мөмкин. Кара еланның агуы шулай ук куян һәм эт өчен дә куркыныч. Дуңгыз бу агуга бик бирешми, чөнки тиресе калын, май катлавында вак кан тамырлары бик аз булганга, агуның канга үтеп керү куркынычы аз.[2]

Кара еланның әлеге төрләре бик сирәк очрый, алар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән (бакыр елан да Кызыл китапта). Дала кара еланы Спас районының Болгар шәһәрчеге янындагы кечкенә утрауларда яши.

Тузбаш елан су яткылыклары янында, дымлы тугайлы болыннарда; башка елан урманнарда, болыннарда, кайсыбер төрләре (таш елан һәм дала кара еланы) шулай ук далада тереклек итә. Гади кара елан, бакыр елан, гади тузбаш елан бөтен Башкортстан Республикасын да таралган, елан башка төрләре көньяк районнарда очрый.

Еланнар йөзә белә. Ә бик зур буар елан анаконда һәм су тузбашы бик озаклап йөзәләр һәм гомумән суны яраталар. Гомерләре буена суда яши торган еланнар да (мәсәлән, диңгез еланнары) бар. Алар бик тиз шуышалар һәм йөзәләр. Алга да, артка да хәрәкәт итә алалар.

Еланнар — файдалы сөйрәлүчеләр. Елан, кимерүчеләрнең һәм бөҗәкләрнең санын көйләп, экосистемаларда мөһим роль уйныйлар. Елан агуы медицинада кулланыла. Аларның агуыннан дарулар ясыйлар. Елан чагуга каршы махсус дару (сыворотка) эшләнгән. Еланнар тота торган махсус питомникларда — серпентарийларда — фармакология белгечләре еланның «агуын кысып» чыгаралар һәм аеруча хәтәр (кур кыныч) агулы еланнар — гюрза, кобра, эфа чагуына каршы сыворотка ясыйлар.

Япония белән Кытайда елан ите деликатеслар арасына керә. Дөнья базарына ел саен 12 миллион тонна елан тиресе чыгарыла. Алардан төрле күн эшләнмәләр ясыйлар.

Дала кара еланы, бакыр елан, су тузбаш еланы, таш елан Татарстанның һәм Башкортстанның Кызыл китабына кертелгән.

Елан агуы үзгәртү

Озак вакытлар елан агуының ничек эш итүен аңлый алмаганнар. XII гасырда гына таҗик галиме Зәйнетдин әбу Җурҗани беренче булып, «Харәзмшах хәзинәсе» трактатында: «Елан агуы бик кыска вакыт эчендә канны оета», – дип белдерә.

Касәне урап алган елан сурәте — медицина тамгасы ибулып санала. Бик кечкенә дозаларда елан агуы күп чирләрне дәвалауда кулланыла. Россиядә «Гиппократ касәсе» билгесе 18 гасырдан кулланыла.

1898-1905 елларда француз галимнәре Кальмет һәм Физали эпохаль ачыш ясауга ирешәләр – елан агуына каршы дару уйлап табалар. Статистика мәгълүматлары буенча, дөньяда елына миллион тирәсе кешене елан чага. Дару уйлап табылганга кадәр шуларның 20 проценты үлә торган була. Хәзер исә әлеге антидот аркасында елан чагудан үлү очраклары нибары 3-4 процент тәшкил итә.

Елан агуын беренче мәртәбә медицинада куллана башлау искитмәле очраклы вакыйгага бәйле. 1908 елда АКШның Техас штатында эпилепсия белән чирле кешене елан чага. Шалтыравык елан чагуыннан соң бу кеше эпилепсиядән тулысынча терелә.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү