Каратайлар (мукш. каратайхть, үз атамалары — мукшы[1]) — Татарстанда яшәүче мукшыларның этнографик төркеме. Туган телләре — татар теленең каратай сөйләше. Кама Тамагы районындагы Мордва Каратае (Искавыл), Мәсте (бүгенге көндә юкка чыккан), Чымбай, Чыршалан һәм татарлар белән бергә Балтач авылларында яшиләр . Халык саны якынча 100 кеше.[2]

Каратайлар
Үз аталышы

мукшы

яшәү җире

Россия: Искавыл, Чымбай, Чыршалан

Теле

татар теле

Дине

христианлык

Бүтән халыкка керүе

мукшылар

Каратай-Савиновка, яки Барское, һәм Заовражный Каратай авылында руслар, ә Казан өязендә (хәзер — Татарстанның Арча районы) Шушма елгасында Каратай авылында татарлар яшәгән. Күрәсең, «Каратай» авыл исеме «Каратай» гидронимыннан килеп чыккандыр.

Шулай итеп, каратайлар аерым мордва кабиләсе түгел, ә татарларның көчле йогынтысына дучар ителгән мукшыларның локаль төркеме булып тора: алар татар телен һәм татар мәдәниятенең күпмедер элементларын кабул итеп, шулай да этник, мукшы үзаңын саклап калганнар. Аларны тирә-яктагы татарлар мукшыларга саный, аларны мукшы, мукшылар дип атый, үзләре дә алар мукшылар дип саный, ә ике теллелек аларда XVII гасырга кадәр сакланаган була.[1]

Безнең көннәрдә каратайлар мәдәни яктан руслар белән якыная бара, рус мәдәниятенә якынаюга, руслашуга, каратайларның рус мәктәпләрендә һәм университетларында укуы (үз мәктәпләре һәм университетлары беркайчан да булмаган), катнаш никахлар ярдәм итә. 1976 елда н. Ф. Мокшин җитәкчелегендә Мордва Каратае авылында үткәрелгән экспедиция буенча, каратай-рус гаиләләре - 6,7%, ә каратай — татар гаиләләре - 2,2% тәшкил иткән.[3] 1958 елда әлеге авылларда каратайларның саны 1000 кешегә җиткән, 1976 елда ул өч йөзгә кадәр кимегән. Кимү шәһәргә миграциягә һәм Кубышев сусаклагычы төзелгәннән соң кайбер каратай авылларының су астында калуы белән бәйле.

Каратайлар православие дине тоталар. XIX гасырна ук мәҗүсилек калдыклары сакланмаган, каратай авылларында 3 чиркәү приходы эшли. XX йөз башында каратайларның бер өлеше үзләрен эшкә яллаган Идел буе немецларында таралган баптистлыкка күчә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Андреев В. П. Словарь языка каратаев. Казань, 2007, ISBN 978-5-98356-041-7
  2. Официальная публикация итогов Всероссийской переписи населения 2010 года. Т. 1. Численность и размещение населения 2013 елның 15 март көнендә архивланган. // Федеральная служба государственной статистики
  3. Белицер В. Н. Мордва-каратаи и их культура // Вопросы этнической истории мордовского народа. — М., 1960. — С. 227—255.

Чыганаклар үзгәртү