Төп менюны ачу
Бакый Рәхимов - Советлар Берлеге каһарманы
Baki Rahimov.jpg Документлар буенча: Рахимов Бакий
Туу датасы: 1913(1913)
Туу урыны: Чуашстан, Батыр районы, Озын Куак авылы.
Үлем датасы: 3 март 1940
Үлем урыны: Вихревой утрау, Выборг култыгы, Балтыйк диңгезе
Милләте: татар
Армиясе: Совет Армиясе
Армиядәге вакыты: 1939 – 1940
Дәрәҗә: солдат
Армия бүлеге: 109-нче батальон < 86-нче дивизия < 7-нче армия < Карел фронты
Катнашкан сугышлар: Совет-фин сугышы
Бүләкләре: Совет Берлеге Каһарманы (1940)

Ленин ордены (Ленин ордены)

Бакый Рәхимов 1913 нче елда Озын Куак авылында туа. Бакый 15 яшеннән эшли башлый. Башта урман хуҗалыгында, аннары почтада эшли.

Утызынчы еллар башында авылдагы яшьләр партия һәм хөкүмәт чакыруы буенча беренче бишьеллыкның күпсанлы төзелешләренә юнәлә. Шулай ук унҗиде яшьлек Бакый Рахимов, ТАССРның Балтач районындагы авылы белән саубуллаша. 1930 нчы елда Ул тимер юл транспорты өчен эшче кадрлар әзерләүче Юдинодагы ФЗУга укырга керә. Училищены бетергәннән соң, Бакый машинист ярдәмчесе булып эшли башлый.

Ул берничә ел Казан тимер юлында поездлар йөртә.

Ә 1938 нче елда ул кинотасмалар җитештерү буенча әле генә ходка җибәрелгән Казан фабрикасына слесарь булып эшкә керә. Тиз арада Баки үзен монда җаваплы эшче итеп күрсәтә. ФЗУда укыган вакытында ук инде слесарьлек буенча иң яхшы укучыларның берсе була ул. Шуның өстенә тимер юлда эшләгән вакытта аңа еш кына ремонт эшләрендә дә катнашырга туры килә.

Кызганычка каршы, Рахимовка фабрикада озак эшләргә туры килми. Илдә икенче бөтендөнья сугышы бара. Фашизм инде Европаны басып алган була һәм безнең илебезгә дә яный.

1939 нчы елның ахырында Фин агрессорлары тарафыннан Ленинград шәһәре куркыныч куркыныч яный һәм нәтиҗәдә сугыш килеп чыга.

86нчы мотоукчылар төмәне составында Бакый Рахимов сугышка китә. Яшь слесарь разведбатальон составында пулеметчы булып сугыша.

Күрсәткән батырлыклары өчен Рахимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу исемне алу минутларын герой күрә алмый, сугышларның берсендә геройларча һәлак була.

Советлар Союзы Герое Бакый Рахимов 1940нчы елда үлә. Язучы Ш. Ракыйповның “Герой эзләре буйлап” китабын күпләр укыгандыр. “Герой эзләре буйлап” очеркында кызылармеец Баки Рахимовның батырлыгы беренче мәртәбә тасвирлана. Аңа СССРның Югары Советы Президиумы указы нигезендә 1940нчы елның 22 февраль көнендә Койвисто-Бъерке утравы янындагы сугышта күрсәткән кыюлыклары өчен 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ләкин Бу югары бүләкне бирү хәбәре сугышчыга барып җитми: 1940нчы елның 3нче мартында ул Финляндия белән сугышны бетерү турындагы килешү төзелүгә ун көн кала тигезсез көрәштә һәлак була.

“Тасма” җитештерү оешмасының территориясендә мемориаль такта бар. Анда алтын хәрефләр белән: “Монда 1938-1940нчы елларда Советлар Союзы Герое Рахимов Б.С. эшләгән”, — дип язылган.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү