Байтирәк (Шомырша районы)
Байтирәк (чуаш. Патирек, рус. Байдеряково) — Чуаш Республикасының Шомырша районында урнашкан татар — чуаш авылы.
Байтирәк | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Чуашия |
Муниципаль район | Шомырша |
Координатлар | 54°54'N, 47°42'E |
Халык саны | 567 кеше |
Милли состав | татарлар, чуашлар, руслар |
Телефон коды | 83546 |
Почта индексы | 429182 |
Автомобиль коды | 21, 121 |
Байтирәктә 178 йорт бар, мәчет эшли.
Тарихы үзгәртү
Авыл 1939 елда ике авыл Мишәр (Татар) һәм Чуаш Байтирәкләре берләшүеннән барлыкка килә. Бу ике авыл 1920 елга кадәр Буа өязенә карыйлар, аннары Шомырша районына кертеләләр. Авыл 1962-65 елларда Батыр районында булып ала.
Халкы үзгәртү
2002 елга халык саны 567 кеше. Милли составы — татарлар (57%), чуашлар (23%), руслар (20%).
2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 511 кешенең яшәве мәгълүм.[1]