Янгелде (Кузлаука районы)
Янгелде яки Кармыш (чуаш. Кармăш, рус. Янгильдино) — Чуашстанның Кузлаука районына керүче татар авылы. Авылда 2006 елга 493 кеше яши[1]. Янгелде РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова, Советлар Союзы герое Мидхәт Салиховның[2] һәм Дан орденының тулы кавалеры Ярхәм Бикчантаевның туган авыллары[3].
Янгелде | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Чуашия |
Муниципаль район | Кузлаука |
Координатлар | 55°43'25"N, 48°11'0"E |
Элеккеге исемнәр | Кармыш |
Халык саны | 493 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселманнар |
Телефон коды | +7 83534 |
Почта индексы | 42944 |
Автомобиль коды | 21, 121 |
Географиясе үзгәртү
Янгелде Кузлаукадан 13 км ераклыкта Буа елгасы ярында урнашкан. Диңгез өсте биеклеге 176 м[4].
Тарихы үзгәртү
Янгелде авылы XVI гасырда чукындырудан качкан Тәтеш ягы казан татарлары тарафыннан нигезләнә[5], мөселманнар[6].
Авыл кешеләре Янгелдене Кармыш диләр. Кармыш ул авылны нигезләүче кеше булып тора[7].
Бүгенге чор үзгәртү
Авылда мәктәп[8], почта, кибет, медпункт авыл советы администрациясе, «Янгелде» авыл хуҗалыгы кооперативы бар[9].
Транспорт үзгәртү
Район үзәге Кузлаука каласына 4 көнгә бер автобус йөреп тора.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Село Янгильдино, история, события, люди
- ↑ Герой Советского Союза
- ↑ Полный Кавалер ордена Славы Бикчантаев Ярхам Гараевич
- ↑ Янгильдино (Козловский район). Фото Планета
- ↑ Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики
- ↑ МУСУЛЬМАНСКИЙ ПРИХОД № 28 ПРИ ДУМ ЧР"
- ↑ Низамутдинов Г.Судьба моя — Янгильдино, Казань, «Слово», 2006, 196 битле
- ↑ МОУ «ЯНГИЛЬДИНСКАЯ ООШ ИМЕНИ САЛИХОВА М. А.»
- ↑ СЕЛЬСКОХОЗЯЙСТВЕННЫЙ ПРОИЗВОДСТВЕННЫЙ КООПЕРАТИВ «ЯНГИЛЬДИНСКИЙ»
Сылтамалар үзгәртү
- Янгильдино на картах
- Географическая карта Чувашии.(үле сылтама)