Воткинск мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Воткинск, Удмуртия, Россия)

Воткинск мәчете (рус. Воткинская мечеть) ― Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.

Мәчет
Воткинск мәчете
Ил Россия
Шәһәр 427433
Удмуртия,
Воткинск, Калинин ур., 17
Координатлары N 57° 3' 53.2008"
E 53° 59' 22.1964"
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төп даталар:
1872 ― беренче агач мәчет ачылу
1901 ― таш мәчет ачылу
2021 ― яңа мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Воткинск шәһәре ― Удмуртиянең татарлар күпләп тупланып яши торган торак пунктларының берсе. 2002 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Удмуртия татарларының күпчелеге (85,6 %) биш шәһәрдә яши: Ижауда ― 61 117, Сарапулда ― 9 828, Можгада ― 7 226, Глазовта ― 4 754, Воткинскида ― 4 015 кеше[1].

Тарих үзгәртү

 
1990-елларда мәчет

Воткинск мәчете тарихы XIX гасыр ахырыннан башлана, ул вакытта Воткинск заводы бистәсендә мөселманнар (күпчелек татарлар) саны арта һәм дини йолалар үтәү ихтыяҗы барлыкка килә. Хәзерге мәчет урынында 1872 елда агач гыйбадәтханә төзелгән [2], әмма ул шулкадәр кечкенә булган ки, ул чорда дини йолаларны үтәргә теләүчеләрнең барысын да сыйдыра алмаган[3].

1900 елга кадәр Воткинск мөселманнары Ижау мәхәлләсенә караган. 1898 елның 10 февралендә Воткинск тимер ясау заводында[d] эшләүче җирле мөселманнар, Воткинскида мөстәкыйль мәхәллә оештырырга һәм мәчет төзергә рөхсәт сорап, Вятка губерна идарәсенә гариза бирәләр. Зур тырышлык белән рөхсәт 1900 елның 18 мартында алынган, мәчет проекты 1900 елда расланган, шунда ук мөселман гыйбадәтханәсе төзелә башлаган. Истәлекләр буенча, үзенең юмартлыгы белән дан тоткан Ырынбур сәүдәгәре Әхмәт Хөсәенов, Воткинск җирендә мәчет төзелүен ишетеп, аны төзү өчен акча бүлеп бирергә ризалаша. Мәчет төзү өчен бут ташы[d] Воткинск буасына коючы Шаркан елгасы ярында чыгарылган. Воткинск мәчете (хәзерге Удмуртия территориясендә) таштан төзелгән бердәнбер мәчет булган, калган мәчетләр агачтан салынган. 1901 елның 27 мартында яңа таш мәчет рәсми рәвештә ачылган.

1960-елларда, дини идеологиягә басым көчәйгәч, Воткинск хакимияте Богородица Раштуасы гыйбадәтханәсен (аның урынында музыка мәктәбе төзелгән) һәм Воткинск мәчетен сүтү турында карар кабул итә. Әмма мәхәллә кешеләре (мәчеткә йөрүче тимер юл эшчеләре), батырлык күрсәтеп, Н. С. Хрущевның үзенә барып, аларның бердәнбер гыйбадәтханәсен җимермәүне сорыйлар. Мәчетнең сүтелмәве мәхәллә кешеләренең туган мәчетләрен яклый алган булуларын күрсәтә. Шулай итеп, Воткинск мәчете ― Удмуртиянең бер көнгә дә ябылмаган мәчетләренең берсе. Һәрхәлдә, татар мәчетен бер тапкыр да гамәлдәге сәяси хакимият боерыгы буенча япмаганнар[4].

1980-елларда, СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте (ДУМЕС) мәдрәсә тәмамлаучыларны Воткинск мәчетенә практика үтү өчен җибәрә башлый. Мәсәлән, Воткинск мәчетендә практиканы Россия югары мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, шулай ук 2000-елларда Татарстан Республикасы мөфтие Госман Исхакый узган.

1990-елларда мәчеттә зур реконструкция уздырыла, мәхәллә кешеләре көче белән янкорма төзелә, анда уку сыйныфлары һәм юыну өчен тәһарәтханәләр урнаша. Шулай ук мәчет кирпеч белән тышланган.

2012 елда мәчеткә экспертиза үткәрелгән, ул аның 50% ка якын тузганлыгын ачыклаган.

2018 елда эшмәкәрләр ярдәме белән иске мәчетне сүтеп, заманча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүче һәм дин тотучылар өчен уңайлы булган яңа мәчет төзү турында карар кабул ителә.

Ике елдан да кимрәк вакыт эчендә яңа бина төзелә. 2020 елның 22 ноябрендә яңа мәчет мәхәллә кешеләре өчен үз ишекләрен ача, ул вакытта беренче җомга намазы укыла.

2021 елның 26 маенда Воткинскида яңа мәчетне ачу тантанасы була. Шәһәр мөселманнарын тарихи вакыйга белән котларга Удмуртиянең милли сәясәт министры (2014—2021) Лариса Буранова[d], мәдәният министры Владимир Соловьев, Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Воткинск шәһәре башлыгы Алексей Заметаев килгән. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы ― Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин Воткинск мәчете имамына Үзәк Диния нәзарәте флагын саклауга тапшырган[5][6].

2020 елда Воткинск мәчете тарихы турында «Воткинская мечеть. Из прошлого в будущее» исемле, 6 бүлектән торган китап басылып чыга (авторы Айрат Газимҗанов), анда мөселман гыйбадәтханәсенең тарихы, мәчет төзелешендә турыдан-туры катнашкан кешеләр, имамнар һәм мәхәллә кешеләре турында җентекләп сөйләнелә[7].

Воткинск мәчете каршында Ислам нигезләренә өйрәтә торган дини мәктәп (якшәмбе мәктәбе) эшләп килә[8].

Воткинск мәчете 1991 елның 25 октябрендә теркәлү узган, Воткинск шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәхәллә) 2000 елның 16 ноябрендә теркәлгән.

Бина үзгәртү

Мәчет шәһәр үзәгендә, Воткинск буасы[d] янында урнашкан: Калинин урамы, 17 йорт. Территориясендә кечкенә фонтан һәм эскәмияләр бар.

1995―1996 елларда мәчет янында якшәмбе мәктәбе өчен аерым бина төзелә, ул мәчет белән көнбатыш яктан тоташа, хәзерге вакытта атнага 5 көн дәресләр үткәрелә. Төзелешнең спонсорлары: «Промстройгаз» генераль директоры Айрат Рәшит улы Хәбиров, шәһәрнең баш архитекторы Рөстәм Наил улы Мәгъсүмов.

Имамнар үзгәртү

1994―1997 елларда һәм 2001 елдан хәзерге вакытка кадәр Воткинск мәчетенең имам-хатыйбы ― Галимҗан улы Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрәпов. 1973 елда Ижауда туган. Дини белемне Яр Чаллыдагы «Йолдыз» мәдрәсәсендә (1991), Истанбул мәдрәсәсендә (1992―1994, Төркия), Мәскәү югары ислам көллиятендә (1997―2001) алган. Мәскәүдә укыганда Поклонная тавындагы мәчет янындагы мәдрәсәдә укытучы булып эшләгән. Удмуртия мөфтие урынбасары.

1996 елда Сарапул урман техникумын «икътисадчы-юрист» белгечлеге буенча, 2002 елда читтән торып Удмурт дәүләт университетын «җәмәгатьчелек белән элемтә» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Рамазан аенда Воткинск мәчетендә көн саен ифтарлар, Ислам нигезләре буенча шимбә лекцияләре үткәрелә (19-00 сәгатьтә). Мәчеттә шулай ук никах йоласы, исем кушу уздырыла, гарәп теле курслары оештырыла[9].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Владыкин В. Е. Татары // Удмуртская Республика: Энциклопедия. Ижевск: Издательство «Удмуртия», 2000.
  • Газимзянов А. Ш. Воткинская мечеть. Из прошлого в будущее. Воткинск, 2020, 168 стр.

Сылтамалар үзгәртү