Юлдаш (Дүртөйле, гәҗит)
Башкортстанның Дүртөйле районында татар телендә нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы
Юлдаш | |
Нигезләнү датасы | 14 ноябрь 1931 |
---|---|
Атама | Юлдаш |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан һәм Дүртөйле районы |
Урын | Дүртөйле |
Чыгыш иле | Россия |
Адрес | 452320, Башкортстан республикасы, Дүртөйле районы, Дүртөйле шәһәре, Мария Якутова тыкрыгы ур., 2 йорт |
Почта индексы | ПО712[1] һәм ПО674[2] |
mailto:juldash@ufamts.ru | |
Рәсми веб-сайт | iuldash-t.ru(тат.) һәм iuldash.ru(рус.) |
Чыгу ешлыгы | 1 атна |
Юлдаш – татар телендә Башкортстанның Дүртөйле районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. 2024 елга атнага бер тапкыр 12 биттә чыга, район буенча таратыла. Индексы: "татарча" - ПО712, русча (Юлдаш. Вести) - ПО674.
Тарих
үзгәртү- 1931 елның 1 ноябреннән район гәҗите татарча «Ярыш» исеме белән нәшер ителә башлый.
- 1956 елдан «Хезмәт байрагы» исемен ала.
- 1962 – 1965 елларда районнарны эреләтү сәясәте сәбәпле чыгудан туктап тора.
- 1965 елдан «Уңыш өчен» исемендә янәдән чыга башлый.
- 1967 елдан русча «За урожай» гәҗите чыга башлый.
- 1967 елның мартыннан «Ленин байрагы» / «Знамя Ленина» исемендә нәшер ителә.
- 1993 елдан татарча «Юлдаш» / русча «Юлдаш» исемендә була. Индексы: татарча 50759, русча 50708
- 2007 елдан район гәҗитләре татарча «Юлдаш» / русча «Юлдаш-вести» исемендә чыгалар.
- 2008 елдан айга 1 тапкыр башк. «Аҡ шишмә» кушымта – гәҗите чыгарыла. Гомуми тираж – 11 130 данә.[4]
Күренекле кешеләр
үзгәртү«Ярыш» гәҗитендә (1933 елда) яугир шагыйрь Бәдрүш Мокамай (1909 -1944),. Зыя Мансур (1916 – 1965) эшли. Күп еллар баш мөхәррир булып газетаны Хәмит Миңнехәмәт улы Нәбиев җитәкли.[5][6][7]
1967 елдан, 1980―1982, 1993―1994 елларда газетаның хезмәткәре булып Зиф Имамов эшләгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://podpiska.pochta.ru/press/ПО712
- ↑ https://podpiska.pochta.ru/press/ПО674
- ↑ Яндекс Яндекс Карталар // Google Play — Google, 2012.
- ↑ Дүртөйле хакимияте сайты
- ↑ Фәнис Фәтхуллин (2006 елның 14 ноябрь). Дүртөйле районының “Юлдаш” газетасы 75 еллык юбилеен билгели. tatar-inform.tatar. 2024 елның 19 июнь тикшерелгән.
- ↑ Журналистлар тәҗрибә уртаклашты. «Кызыл таң» газетасы (2009 елның 24 октябрь). 2024 елның 19 июнь тикшерелгән.
- ↑ Басма турында. Юлдаш. 2024 елның 19 июнь тикшерелгән.