Сицкарьлар (рус. сицкари) — русларның Ярославль өлкәсе территориясендә яшәүче субэтник төркемнәренең берсе. Алар Сить елгасының (элек Молога елгасының уң кушылдыгы, хәзер Рыбинск сусаклагычына коя) түбәнге һәм урта агымында яшиләр. Сицкарьлар русларның катнаш чыгышлы субэтник төркемнәренә керәләр, ягъни алар руслар тарафыннан яңа җирләрне үзләштерү һәм автохтон кабиләләрне ассимиляцияләү нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.

Сицкарьлар
Үз аталышы

сицкари

яшәү җире
Теле

рус теле

Дине

христианлык

Бүтән халыкка керүе

руслар

Килеп чыгуы

фин-угырлар, славяннар, балтлар, татарлар

XVIII гасырдан ук аларны Ярославль губернасында башка халыклардан шактый аерылып торган бердәнбер бергәлек буларак беләләр. Сицкарьлар фәндә аз өйрәнелгән төркем. Хәзерге вакытта диалектологларның берничә басмасыннан тыш этнографик хезмәтләр юк. Сицкарьларның формалашуы фин-угыр халкы һәм славяннарның кушылуы нәтиҗәсендә була. Һәм күршеләреннән төньяк-көнчыгыштарак меряннар нәселеннән булган мологжаннардан аермалы буларак, сицкарьларда барысы да алай ук гади һәм ачык түгел.

Сицкарьлар Ярославль өлкәсенең төньяк-көнбатышында, элеккеге Молога өязе Сить-Покров волосте һәм якын тирәдәге терриорияләрдә яшиләр, ә хәзер бу Некоуз һәм Брейтово муниципаль районнары территориясе булып тора. Станилово һәм Сить-Покровское авыллары тирәсе Сить елгасының урта һәм түбән агымы сицкарьларның тупланып яшәү үзәге булып тора. XIX—XX башында сицкарьларның саны якынча 2000 кешегә бәяләнгән.

Сицкарьларның барлыкка килү чоры һәм формалашу процессы XIX гасыр уртасыннан башлап галимнәрнең тикшеренү предметы булып тора, ләкин бу сорауларга һаман да төгәл җавап юк.

Сицкарьлар үзләре үзләрен 1238 елның язында Сит елгасы янындагы сугышта (Лопатино авылы янында) Владимир кенәзлеген җиңгәннән соң бу җирләрдә төпләнеп калган татарларның токымы дип саныйлар.[1] Әмма курганнарны казу эшләре күрсәткәнчә, җирле курганнар фин-угыр меря кабиләләре каберлекләре булып тора. Сицкарларның этно-территориаль төркеме формалашу XVII гасырларга карый. Иван Грозный указы буенча новгородлыларны күчерү һәм Тверь карелларын Сить-Покров волосте чикләренә күчерү дә шул чорга карый. Күрәсең, бу компонентлар шулай ук сицкарьларның этно-территориаль берләшмәсенә кушылган.[2] Һәм XX гасыр ахырына кадәр сицкарьларны Тверь карелларының токымнары дип санаганнар. Икенче версия буенча, сицкарьлар Бөек Литва кенәзлеге территориясеннән әсирләр (балтлар, поляклар, беларуслар) нәселеннән, 1507—1508 еллардагы сугыш вакытында алып кителгән һәм бу территориядә күчерелгән дип баралар.[3]

Тел ягыннан да сицкарьлар руслардан кайбер үзенчәлекләре белән аерылып тора. Аларның сөйләмнәренә дзыкылдау ([дз]еревня — деревня, «авыл»), цыкылау ([ц] — — тень, «күләгә») һәм чыкылдау ([ч]апля — цапля, «челән», кури[ч]а — курица, «тавык») хас булган. Кечерәк буйлары һәм күзләренең һәм чәчләренең аксыл пигментацияле булуы белән башка рус халкы арасында сицкарьлар антропологик яктан да аерылып торалар.[4]

Сицкарьларда үзенчәлекле фольклор сакланып калган — мәкальләр, әйтемнәр һәм такмаклар нигезендә үзатама ята, шулай ук үзләренең үзенчәлекләре, күршеләреннән аермалыклары турында күзаллаулары бар.

Балта осталыгы темасына юнәлтелгән фольклор элементларының күп булуы очраклы түгел, ә сицкарьлар арасында балта осталыгының таралуы белән аңлатыла. Зур административ үзәкләрдән еракта, хәвефле игенчелек зонасында яшәп, сицкарьларда һөнәрчелек, барыннан да элек балта осталыгы үскән. Нәкъ менә шушы һөнәрдә сицкарьлар иң югары осталыкка ирешкәннәр. Бу осталар төзегән йортларны бүген дә Ярославль өлкәсенең төрле районнарында очратырга мөмкин. Сицкарьларда рус халкыннан аермалы буларак (аларны алар «хамуннар» дип атаганнар) торак йорт төзү традициясе формалашкан. Югары Идел буена хас булмаган дүрт кыеклы (кыпчак) түбә сицкарьларда бөтен җирдә очрый.[5]

Ләкин аларның сөйләме һәм көнкүреше XIX гасыр башыннан юкка чыга башлый.[6]

Сицкарьлар үзләрен тирә-юньдәге рус халкыннан аерганнар, алар аны хамуннар дип атаганнар. Хамуннар Брейтово, Черкасово һәм якындагы авыллар тирәсендә яшәгәннәр. XIV гасырдан бүгенге Брейтово авылы тирәсендә тукучылык нык үскән. Бу шөгыль биредә XVII гасырда тарала, Брейтово белән янәшә торган Черкасово авылы да илдә тукучылыкның иң эре үзәкләреннән берсенә әверелгәч чәчәк ата. Бу урыннарда текстиль җитештерү нык үскән. Хамовник — тукучы дигәнне аңалата. Шуңа күрә бу территориядә яшәүчеләрне хамуннар дип йөрткәннәр.

Хамуннар һәм сицкарлар арасындагы яшерен территориаль чик хәзерге Цыбыцино (хамуннар авылы) һәм Яңа Мерзлеево (сицкарь авылы) авыллары тирәсендә уза. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке була. Алар күңел ачуларга, әңгәмәләргә бер-берсенә йөрмәннәр. Сицкарьлар сугышчанрак булганнар. Хамуннарны мәдәни планда бераз югарырак һәм белемлерәк дип санаганнар. Бу урыннарда «сицкарьлар юл буйлап барсалар, хамуннар — як-якка тарала» дигән популяр әйтем очраклы гына булмаган. Хамуннар белән сицкарьлар үзара туганлашмаганнар.

Мондый каршылык XX гасырның кырыгынчы елларына кадәр саклана. Күп кенә хамун авыллары яңа төзелгән Рыбинск сусаклагычы аркасында су астында калып үзләренең гадәти яшәү урыннарыннан күчеп китүләре, Бөек Ватан сугышы, совет стройлары буыннан-буынга күчеп килгән күпьеллык яшерен дошманлыкны бетерә.[7][8]

Бүгенге көндә сицкарь авылларының күбесе бөтенләй кешесез, урбанизация процесслары торак пунктларның күпләп ташландык хәлдә калуына китерә, һәм бүгенге көндә сицкарьларның бик азы гына үз үзенчәлекләрен: сөйләмен, хуҗалыгын, үзаңын саклап кала. 94 авылының 56 сында гына халык яши, шуның 37 сендә 10 кешедән кимрәк, ә 14 ендә 10 нан 30 га кадәр, берсендә 48 кеше яши. Иң зурысы — 159 кеше яшәгән Ульяниха авылы, тагын өчесендә 70-90 кеше яши.[9][10]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Левашов А. А. Загадки Клычёва. — Брейтовский музей. Брейтовская библиотека
  2. Институт этнологии и антропологии им. Н. Н. Миклухо-Маклая/ Этнографические очерки И. В. Власова, Москва, 2001.
  3. Институт этнологии и антропологии РАН: Этнографические группы русского народа.
  4. Левашов А. А. Загадки Клычёва. — Брейтовский музей
  5. Гречухин В. А. По реке Сить. — М.: Искусство, 1980. — C. 75-131.
  6. Мусин-Пушкин С. А. Очерки Мологского уезда. — Ярославль, 1902.
  7. «Сицкий край» знакомит жителей Брейтовского района с историей 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган.. Ярославская государственная телевизионная и радиовещательная компания
  8. Сицкари: Владислав Белецкий расскажет о субэтнической группе русских.
  9. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года»
  10. Тайна ярославских сицкарей может остаться неразгаданной.

Әдәбият

үзгәртү
  • Преображенский А. Волость Покрово-Сицкая Ярославской губернии Моложского уезда. // Этнографический сборник. — Вып. 1. — СПб., 1853. — С. 61—124.

Сылтамалар

үзгәртү