Һинд динендә, Кали Юга (Калып:Санскрит телендә:) ул дүрт баскыч (яки югалар яки чорларның) соңгысы, дөнья "югалар циклы" өлеше аша бара (ягъни махаюга), ул Һинд дине текстларында тасвирланган.[1] Башка чорлар Сатья Юга, Трета Юга, һәм Двапара Юга дип атала. "Кали" яки Кали Юганың мәгънәсе "бәхәс", "талаш", яки "риза булмау" һәм Кали Юга Кали шәйтаны белән ассоциацияләнә (Кали Алиһәсе белән ялгыш бутамаска).

Пураналар буенча,[2] Кришнаның китүе Двапара Юганың ахырын һәм Кали Юганың башын билгели, бу безнең эрага кадәр 3102 елның 17/18 февраленә туры килә.[3]

Фараз булган башлану һәм тәмамлану даталары үзгәртү

 
Бхалкада мәгълүмат киоскы, Кришна күк сыену урынына кайткан урын.

Сурья Сиддханта буенча, Кали Юга төн уртасында (00:00) безнең эрага кадәр 3102 елның 18 февралендә башланган.[4] Бу шулай ук Кришна җирдән китеп Вайкунтхага кайткан дата дип таныла.[5] Бу мәгълүмат шул урында, Бхалка гыйбадәтханәсендә урнаштырылган.

Астроном һәм математик Арьябхата буенча Кали Юга безнең эрага кадәр 3102 елда башланган. Ул үзенең Арьябхаттиям китабын безнең эраның 499 елда тәмамлаган, анда ул Кали Юганың төгәл тәмамлану елын бирә. Ул китапны "Кали Чорының 3600 елында", 23 яшемдә яздым дип яза. Бу Кали Чорының 3600-ынчы елы булып һәм ул 23 яшь булып, һәм Арьябхата безнең эраның 476 елында туып, Кали Юганың башы (3600 - (476 + 23) + 1 (Чөнки безнең эрага кадәр 1-енче ел һәм безнең эраның беренче елы арасында бер ел гына уза)) = безнең эрага кадәр 3102 ел.[6]

KD Абхьянкар буенча, Кали Юганың башлану ноктасы бик тә сирәк планетар туры килүе, ул Мохенджо Даро мөһерләрендә сурәтләнгән.[7] Бу туры килү буенча безнең эрага кадәр 3102 ел бераз күчкән. Бу күчеш өчен чын дата безнең эрага кадәр 3104 елның 7 феврале. Шулай ук Врддха Гарга прецессия турында кимендә безнең эрага кадәр 500 елда беләгән дигән ышаныч бар. Гарга прецессияне хәзерге галимнәрнең фаразының 30%-ы төгәллегенә кадәр исәпләгән.[8][9]

The common belief until Свами Шри Юктешвар Гири юга циклларының даталавын анализлаган һәм Кали Юга Двапара Юга (безнең эрага кадәр 3102 ел) тәмамланганнан соң 432 000 ел дәвам итәчәк. Бу Пурана вакытларында килеп чыккан, шул вакытта мәшһүр астроном Арьябхата[10] вакыт сызыгын янә исәпләп чыгарган, ул традицион 12 000 ел фигурасын 360-ка тапкырлаган, бу "илаһи ел"ны күрсәтүче "кеше еллары" санын тәкъдим иткән. Бу вакытның атаклы астроном Брахмагуптаның охшаш рәвештә конфликтларга күрә максатлы ялгыш санавы булган.[11] Шулай да, Махабхарата да (аны Арьябхата исәпләүләрендә кулланган) һәм Ману Смрити да юга циклының бер яртысы өчен 12 000 ел дәрәҗәсен бирәләр.

Соңгы 11 мең елдан тарихи бирелгән мәгълүматның хәзерге анализы [12] хәзерге асаба Саптариши Календаре белән туры килә.[13] Югалар арасында күчеш чорлар озынлыгы ачык түгел, һәм бары тик соңгы катаклизм вакыйгаларының тарихи даталары буенча фараз ителергә мөмкин. Күчешләр өчен 300 ел (махсус юганың 10% озынлыгын) кулланып, Кали Юга я күптән түгел соңгы 100 -дән 200 елда тәмамланган, яисә ул якынча киләсе 100 елда тәмамланачак.

Башка авторлар, мәсьәлән, хөрмәт ителгән Һинд дине гурусы Свами Шри Юктешвар[14] үзенең Изге Фән китабында, һәм шулай ук әһәмиятле Йоги Парамаһанса Йогананда,[15] Кали Юга инде бетәкән һәм без хәзер Двапара Югага менәбез дип ышаналар. Бу исәпләү шулай ук хәзерге рухи осталар, мәсьәлән, Джагги Васудэв тарафыннан тәэмин ителә [16].

Хасиятләр үзгәртү

Һинд дине тарафдарлары ышанганча Кали Юга вакытында кеше цивилизациясе рухи яктан дегенерацияли.[17] Киң таралган хасиятләргә һәм нәтиҗәләргә рухи банкротлык, мәгънәсез гедонизм, барлык иҗтимагый структураның җимерелүе, саранлык һәм материализм, чикләнмәгән эготизм, акыл һәм тәннең бәлаләре һәм авырулары.

Һинд дине әхлакны (дхарма)ны Һинд үгезе итеп күрсәтә. Үсешнең беренче баскычында Сатья Югада үгезнең дүрт аягы бар, әмма һәр чорда әхлак бер чиреккә кими. Кали чорына әхлак алтын чорының бары тик чиреге кадәренә кими, шулай итеп Дхарма үгезенең бары тик бер аягы бар.[18][19]

Махабхаратада искә алулар үзгәртү

Курукшетра Сугышы һәм Каураваларны җәзалап үтерү шулай итеп "Юга-Сандхи"да булган, бу бер Юганың икенчесенә күчеш ноктасы. Язмаларда Дурьодхана туарга тиеш булганда Нарада бер мизгелдә Кали шәйтанын тотып калган һәм аны рухи кыйммәтләр бетүе һәм нәтиҗә бушау чорына әзерлек вакытында аришадваргалар һәм адхарманың гәүдәләнеше итеп ясаган.

Фараз ителгән вакыйгалар үзгәртү

Махабхаратада Маркандейя сөйлгәве буенча Кали Юганың кайбер хасиятләре идентификацияләнә.[20]

Хөкемдарларга бәйле темаларда, ул шундый исемлек китерә:

  • Хөкемдарлар бик сәламәт акылсыз булып китәчәкләр: алар салымнарны бик гадел түгел итеп алачаклар.
  • Хөкемдарлар вазифасы итеп рухилыкны яклауны яки башка темаларны яклауны вазифалары итеп күрмәячәкләр: алар дөньяга куркыныч янаячаклар.
  • Кешеләр төп туклану ризыгы бодай һәм арыш булган илләрне эзләп миграцияли башлаячаклар.
  • "Хәттә шулай дип аталган әүлияләрнең һәм өч югары Варна (гуна яки холык) хөрмәт ителгән джентльменнарның резиденцияләрендә дә Ходай темасына темалар булмаган чакта һәм хәттә сүздә дә корбан техникасы турында бернәрсә дә мәгълүм булмаганда, Кали-Юга ахырында, Ходай иң олы яугир буларак пәйда булачак." (Шримад-Бхагаватам (2.7)

Кеше мөнәсәбәтләренә килгәндә, Маркандейя шулай дип әйтә:

  • Саранлык һәм ярсулык киң таралган булачак. Кешеләр ачык рәвештә бер-берсенә дошманлык күрсәтәчәк. Дхарма турында наданлык барлыкка киләчәк.
  • Кешеләр хөкем сөрүсез үтерү турында уйлыячаклар һәм шунда бернинди гаепләрен дә күрмәячәкләр.
  • Нәфесле үз-үзеңне тотыш иҗтимагый кабул ителә торган булып каралачак һәм җенси якынлык тормышның үзәк ихтыяҗы буларак каралачак.
  • Гөнаһ экспоненциаль рәвештә артачак, шул ук вакытта дәрәҗә бетәчәк һәм чәчәк атудан тәмамланачак.
  • Кешеләр агулаучы эчемлекләр һәм наркотиклар куллана торган булачаклар.
  • Гурулар бүтән ихтирам ителмәяәк һәм аларның өйрәнчекләре аларны җәрәхәтләргә маташачаклар. Аларның тәгълиматларына һөҗүм ясалачак һәм Кама тарафдарлары барлык адәмнәрнең акылы өстеннән идарәне алачаклар.
  • Кешеләр бүтән гаилә кормаячаклар.

Шулай ук Шримад Бхагаватам тезелергә тиеш.

10,000 ел "Алтын Гасыр" үзгәртү

The Брахма Вайварта Пурана (Кальпа Ратхантарага караган урында) традицион Кали Юга эпохасы башлануыннан бирле Бхакти йогилар булган ун мең ел чорны билгеләп үтә.[21] Кришна Кали Юга идеаллар һәм дәрәҗәләр булган кешеләр өчен кырыс авырлыклар белән тулып дип алдан әйткән.

Брахма-Вайварта Пуранада Кали Юга башланганга кадәр (җәнҗаллар һәм талашулар чоры) башланганга кадәр Кришнаның Ана Гангага әйткән сүзләре бар. Кали Юга якынча биш мең ел элек башланган, бу алтын чор Кришна тарафыннан астарак тасвирланган. Брахма-вайварта Пурана 4.129-дә алдан әйтелә. Брахма-вайвартаның дүртенче өлеше Кришна-джанма-кханда дип атала. 129 Бүлек Голокароханам дип атала, чөнки ул Кришнаның ничек сыену урынына кайтуына тасвирлый. Бу махсус диалог Кришна һәм Ана Ганга арасында. 49 шигырь Ганга тарафыннан сорау, 50–60 шигырьләр Кришнаның җавабы булып тора.

Бу текст Брахма-вайварта Пуранадан [14]-тән алынган Текст 59:

kaler daṣa-sahasrāṇi

madbhaktāḥ santi bhūtale

ekavarṇā bhaviṣyanti

madbhakteṣu gateṣu ca

"Калиның 10000 елы дәвамында шундый минем тугърыларым җирдә булачаклар. Минем тугърыларым киткәч, бер генә варна булачак."

Өстәгесе 4.90.32–33-дә дәвам итеп раслана:

kalau daṣa-sahasrāṇi

haris tiṣṭhati medinī

devānām pratimā pūjyā

śāstrāni ca purāṇakam

"(Шри Кришна әйткән:) Ходай Хари бу җирдә Кали-Юганың беренче ун мең елында торачак. Шул вакытка кадәр Илаһларга табыначаклар һәм Пураналар һәм язмалар һаман булачак."

Шулай итеп үзебезне Калиманнан яклау өчен, без джапаны, медитацияне, яки нинди булса да Йога, мәсьәлән, Бхакти Йога, Карма Йога, Раджа Йога һәм Джнана Йоганы эшләргә башларга тиешбез. Әмма Ходайның изге исемен җырлау Кали Югада иң яхшы юл.

Шәхес буларак чагылышы үзгәртү

 
Калки һәм аның аты, Дэвадатта.

Кали Кали Юганың хөкемдары һәм аңa каршы торучы булып Калки тора, бу Вишнуның унынчы һәм соңгы Аватары булып торалар. Вишну Пурана буенча Кали тискәре манифестация, ул "ахыр"ның нәтиҗәсенә таба эшли яки Галәмнең мөмкин булган яңартылуына таба эшли.[22]

Кали шулай ук Калки Пуранада антагонистик көч буларак хезмәт итә. Әйтелгәнчә, бу юганың ахырына, Калки Кали һәм караңгы көчләр белән сугышыр өчен ак атка атланып кайтачак. Дөньяда барлык явызлыкны бетерә торган көчле катаклизм булачак, һәм Ходай Шива Галәмне җимерәчәк. Брахма яңа Галәмне барлыкка китерәчәк, һәм яңа чор (алдагы Махаюганың киләсе Сатья Югасы) башланачак.

Шиваизмда үзгәртү

Кайбер Шайвитлар Кали Юганың авыру йогынтылары бары тик Шива манифестациясе үзе тарафыннан гына киметелергә мөмкин дип ышаналар. Хайдахан Бабаҗи тарафдарларының берсе Шастриджи шулай дип сөйли: "Бер юлы Парвати Алиһәсе ире Ходай Шивадан сораган: 'Сез барлык чор кешеләре өчен яхшы эш эшләгәнсез, әмма мин Кали Юга кешеләре өчен куркам; алар үзләрен ничек яклый алалар?' Шуннан соң Ходай Шива Парватига шулай дип әйткән: 'Мин Кали Югада пәйда булырмын һәм яңа дәүләт, яңа дин үзәге барлыкка китерермен - бу иң әһәмиятле урын, мин шунда яшәрмен һәм барлык Илаһларны шунда куячакмын.'"[23]

Дәвам итеп Шастриджи Хайдахан бу вәгъдә Бабаҗи шәхесе аша манифестацияләчәк дип тәкъдим иткән. "Икеләнеп, Ходай Шиваның улы Картикейя бер юлы кешегә Кали Юга дәверендә, дөньяда шул кадәр бәла булганда, нәрсә булачак икәнен сораган. Изге Ходай Шива шулай ул Кали Югада дөньяны күтәрер өчен һәм Ходайга юнәлгәннәрне азат итәр өчен манифестацияләчәген әйткән. Шива хәзер безнең арабызда Шри Бабаҗида яши, ул кешеләргә Херахан Вишва Махадхамнан хезмәт күрсәтә. Хайдахан Бабаҗиның тәгълиматының үзәгендә Карма Йога яки тырышып эшләү юлламасы. Кали Юга контекстында Хайдахан Бабаҗи шулай дип аңлатма биргән: "Мин элек әйткәнчә, бу Чорда кирәк әйбер ул эш (крама). Һәрбер чорда кешеләр азат ителүгә төрле төр гамәл һәм садхана (рухи дисциплина) аша ирешкәннәр, әмма бу Чорда берәү азат ителүгә бары тик тырышып эшләп кенә ирешә ала. Миңа бу Чор белән туры килгән килеш чын, практик кешеләр кирәк. Без динне яки кастаны исәпкә алырга тиеш түгел, ә бары тик тырышып эшләүне генә карарга тиеш. (The Teachings of Babaji. 21 March 1983.)

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Glass, Marty Yuga: An Anatomy of our Fate (Hillsdale, NY: Sophia Perennis, 2004)
  • Guénon, René The Crisis of the Modern World, translated by Arthur Osborne, Marco Pallis and Richard C. Nicholson (Hillsdale, NY: Sophia Perennis, 2004)
  • Lings, Martin The Eleventh Hour: The Spiritual Crisis of the Modern World in the Light of Tradition and Prophecy (Cambridge, UK: Archetype, 2002)
  • Sotillos, Samuel Bendeck "New Age or the Kali-Yuga?" AHP Perspective, April/May 2013, pp. 15–21.
  • Upton, Charles Legends of the End: Prophecies of the End Times, Antichrist, Apocalypse, and Messiah from Eight Religious Traditions (Hillsdale, NY: Sophia Perennis, 2005)

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. Smith, John D. (2009). The Mahābhārata: an abridged translation. Penguin Classics ([[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-670-08415-9]]), p. 200
  2. Бхагавата Пурана (1.18.6), Вишну Пурана (5.38.8), һәм Брахма Пурана (212.8), Кришна җирдән киткән көнне Двапара Юга беткән һәм Кали Юга башланган.
  3. See: Matchett, Freda, "The Puranas", p 139 and Yano, Michio, "Calendar, astrology and astronomy" in Flood, Gavin (Ed) (2003). Blackwell companion to Hinduism. Blackwell Publishing. ISBN 978-0-631-21535-6 
  4. The Induand the Rg-Veda, Page 16, By Egbert Richter-Ushanas, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-208-1405-3]]
  5. Lord Krishna lived for 125 years.. The Times of India (September 8, 2004). 31 December 2015 тикшерелгән.
  6. H.D. Dharm Chakravarty Swami Prakashanand Saraswati. Encyclopedia Of Authentic Hinduism The True History and the Religion of India, Hardbound, 2nd Edition, 2003, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0967382319]] Retrieved 2015-01-21
  7. Abhyankar, K. D. (1993). «Astronomical significance to two Mohenjodaro seals». Astronomical Society of India, Bulletin 21 (3–4).
  8. Abhyankar, K. D. (1993). «Astronomical significance to two Mohenjodaro seals». Astronomical Society of India, Bulletin 21 (3–4).
  9. Archived copy. әлеге чыганактан 2015-02-14 архивланды. 2015-02-02 тикшерелгән.
  10. burgess, Ebenezer (1978). «Translation of the Surya-Siddhanta, A Text-Book of Hindu Astronomy With Notes, and an Appendix». Journal of the American Oriental Society 6: 141–498. DOI:10.2307/592174.
  11. Alberuni's India, Chapter XLII. p. 375. 
  12. Bibhu Misra Dev (July 15, 2012). The end of the Kali Yuga in 2025: Unraveling the mysteries of the Yuga Cycle.. March 26, 2019 тикшерелгән.
  13. Sankara Balkrishna Dikshit, Robert Sewell. «The Indian Calendar: With tables for the conversion of Hindu and Muhammadan into A.D. dates, and vice-versa».
  14. The Holy Science, by Jnanavatar Swami Sri Yukteswar Giri, Yogoda Sat-Sanga Society of India, 1949
  15. Yogananda, Paramhansa (August 2008). Autobiography of a Yogi. BiblioBazaar. pp. 200–201. ISBN 978-0-554-22466-4. https://books.google.com/books?id=_R6B6e4l4_4C&pg=PA201. 
  16. Sadhguru (2017-09-12), The Great Cycles or 'YUGAS' Isha Fondation Sadhguru, retrieved 2019-04-12 
  17. Dimitri Kitsikis, L'Orocc, dans l'âge de Kali, Editions Naaman,1985, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 2-89040-359-9]]
  18. The Mahabharata, Book 3: Vana Parva: Markandeya-Samasya Parva: Section CLXXXIX. Sacred-texts.com. 2013-01-20 тикшерелгән.
  19. санскр. (IAST) Bhāgavata Purāṇa 1.16.20
  20. Mahabharata SECTION CLXXXIX
  21. Ramesh Chaturvedi, Shantilal Nagar. Brahmavaivarta Purana. Parimal Publications. ISBN 978-81-7110-170-2.  Online Book 4, Chapter 129, versus 49–60 2023 елның 5 март көнендә архивланган.
  22. Chap. Vii. Sacred-texts.com. 2013-01-20 тикшерелгән.
  23. The Teachings of Babaji, 25 December 1981.