Калки Пурана (санскр. कल्कि पुराण Kalki purāṇa) Санскрит телендә Вишну Ходаеның Дашаватара (ун аватарларның) соңгысы Калки Ходае тормышы һәм вакытлары турында киләчәк алдан әйтелгән хикәя. Тасвирланган вакыйгалар Сута сөйләүче тарафыннан ачылганча Кали Юганың ахыры тирәсендә.

Сакланып калган текст өч "амса" (секциядән) һәрберсендә туры килерлек итеп 7, 7 һәм 21 бүлек булып гыйбарәт.[1] Гәрчә ул Упапурана яки "Кече Пурана" дип аталса да, ул 18 "Төп" Пуранадан турыдан-туры абзацлардан тора, шулар арасында Вьяса сөйләгән Бхагавата Пурана һәм Вишну Пурана. Калки Пурана безнең эрага кадәр 16-ынчы гасырда булган дип ышаныла, чөнки аның өлешләренә Авадхи сылтый.

Әһәмияте

үзгәртү

Киләчәк алдан әйтелә торган эш буларак, Калки Пуранада Һинд дине тарафдарлары киләчәктә булачак дип ышанган вакыйгалар турында детальләр язылган. Эш асылда төрле Пураналардан шул ук темага абзацлар чыгармасы булып тора. Эш беренче чиратта Кали Юга дәвамында явызлык һәм гөнаһның экспоненциаль үсешен, Кали Юга караңгылына ахыр куючы, явызлык һәм гөнаһны юк итүче һәм Сатья Юга буларак мәгълүм яңа "юга"ны башлаучы Калки Ходае турында тасвирлый.

Калки Пуранада тасвирланган вакыйгалар

үзгәртү

Кали Юга

үзгәртү
 
Калки һәм аның аты, Девадатта.

Хронологик рәвештә Кришна Вишну Ходаеның сигезенче Аватары буларак тасвирлана. Бу Двапара Юга вакытында була. Кали Юганың беренче этапы башланганда, Варна системасы (каста системасы) бозылачак. Моннан соң тиздән Кали Юганың икенче, өченче һәм дүртенче этаплары башланачак. Икенче һәм өченче өлешләр вакытында, кешеләр Ходайның исемен онытачаклар һәм Дэваларга бүтән Яджна тәкъдим итмәячәкләр. Дүртенче өлеш вакытында кешеләр арасында каннибализм фактик рәвештә бөтен урында булачак. Бу проблеманы чишәр өчен саваплы Дэвалар Брахма алдында чишү өчен җыелачак. Бу Юганың ахыры җиткәндә, Дэвалар Вайкунтхага Вишну Ходайдан ярдәм табу өчен сәфәр кылырлар. Вишну Ходае аннан соң Җиргә Кали Югага ахыр куяр өчен иңәчәк.

Җирдә тормыш

үзгәртү
 
Кылыч тотучы Кали (уңда).

Шри Калки иң югары Парабрахманның Вишну Ходаеның Аватары булачак. Ул үзенең мәңге юлдашына Лакшмига өйләнәчәк, ул Күк анасы. Ул аннан соң Кали Юганың ахырын тутырып дөньяны барлык явыз патшалардан һәм ялган пәйгамбәрләрдән, явыз кешеләрдән арындырып һәм Сатья Юганың башын игълан итеп миссияне үзенә алачак.

Явызлыкны юк итү

үзгәртү
 
Җайдак Калки

Вишну Ходае Җиргә Шри Калки буларак килүнең төп сәбәпләрнең берсе Җирдә явыз көчләрне юк итү һәм тар-мар итү. Ул моны Кеекатпур шәһәрендә кешеләрне ялгылшыкка этүче Суньявадиларга каршы бәрелеш һәм ахыр чиктә суелыш белән башлый. Соңрак Шри Калкига һәм Дэваларга каршы сугышучы Кока һәм Викока шайтан генераллары белән Кали шайтаны белән сугыш башланачак. Шулай итеп, Кали явызлыкның котып каршысы булган, Сатья Юганы шәхесләндерүче Дхарма кулыннан җиңеләчәк. [2]

Сатья Юга

үзгәртү

Җирдә явызлыкны тар-мар һәм юк иткәннән соң, Сатья Юга калка башлый. Калки Алтын Гасырны алып киләчәк. Калки Җирне үзенең генераллары арасында җир патшалыкларына бүләчәк, аннан соң Дэвалар өчен Ашвамедха һәм Раджасуя корбан китерүләрен башкарачак. Аның ата-анасы Вишнуяша һәм Сумати үлемнәренә кадәр яшәячәк изге Бадрикашрам урынына сәфәр кылачаклар. Тынычлыкны торгызу миссиясен бетергәч, Шри Калки хөкем сөрәчәк.

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «Kalki Purana» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • himanshu aneria, Kalki Purana, Fusion Books (1969) [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-288-0588-6]]

Шулай ук карагыз

үзгәртү
  1. Rocher, Ludo (1986). "The Purāṇas". in Jan Gonda (ed.). A History of Indian Literature. Vol.II, Epics and Sanskrit religious literature, Fasc.3. Wiesbaden: Otto Harrassowitz Verlag. p. 183. ISBN 3-447-02522-0. 
  2. . Раджа Шашидхваджа, Вишну Ходаеның бөек тугрылыклысы, Вишну Ходае тарафыннан Калкины сугыш кырында җиңәргә дип тәуфыйк алган.