Яма Радж (Һинд дине)

Һинд динендә [1] Яма Көньяк юнәлешенең локапаласы (сакчысы) һәм Брахманың улы. Риг Веданың 10-ынчы китабында өч гимн (10, 14 һәм 35) аңа мөрәҗәгать итә. Аның өенә юлны саклаучы дүрт күзле һәм киң борын тишекле ике эте бар. Алар кешеләр арасында аның юллама җибәрүчеләр буларак йөриләр дип әйтелә.[2] Яма раджның үләчәк кешеләрнең тормышларын эләктереп ала торган бавы бар. Аны су үгезендә йөри торган итеп сурәтлиләр.[3]Я́ма яки Йа́ма ((Санскрит телендә - यम)) — «Игезәк»[4][5]) — Һинд динендә үзенең үлемезлегеннән баш тарткан һәм беренче үз корбан бирүчен башкарган Ходай.; «Үлгәннәр дөньясы хөкемдары», «Көньяк сакчысы», «Гаделлек һәм үлем патшасы».
Иң борынгы табигый аңлау буенча, бу Кояш Ходае, ул Айның игезәге. Яма Яминың (яки Йаминың) бертуганы дип тасвирлана. Ведаларда Яманың аның бертуганы Ями дигән кыз белән әңгәмәсе сакланган, анда ул аңа инцестны тәкъдим итә, әмма Яма баш тарта, моның сәбәбе якын туганлык дип әйтеп; бу принцип соңрак Һинд хокук кодексларында чагылган.
Яманың Кояш мәгънәсе Ригведаның кайбер гимннарында чагылган. Ул чәчәк ата башлаган көннең Вивасватаның (яки Вивасвантаның) һәм Тваштарның кызы йөгереп китүче төннең улы итеп күрсәтелә. Көн саен Кояшның әйләнеше борынгы Һинд дине тарафдарларына кеше тормышының символы итеп хезмәт иткән. Батучы кояш кебек Яма аларның күзләрендә җир асты дөньясы һәм анда булган кеше бабаларыны (питарларның) патшасы булган.
Һинд дине тарафдарларының борынгы аңлаулары буенча Яма радж патшалыгында үлгән нәсел бабалары дөньяда алып барган кебек тормышны алып баралар, ризык ашыйлар һәм сизем ләззәтләре алалар. Дини фикернең соңрак баскычында Яма караңгы, җәза бирүче Ходай итеп күрсәтелгән, ул дөнья буйлап йөри һәм корбаннарын карап куя. Аның белән илчеләре дип аталган ике куркыныч эт, алар үләргә тиешле кешеләрне алып китәләр.
Антропофизик юнәлештә үсеп Яманың Кояш Дэвасы буларак алдына китерелүе башка буын кешеләренә үлемнән соң дөньяга юл ачкан беренче үлгән кеше алга китерүгә күчкән. Бигрәк тә бу Ригведаның X мандаласының 14 гимнында чагылган. Әмма соңрак Һинд дине фикерендә Яманы кеше дәрәҗәсенә кую аның илаһилыгын бетермәгән: ул Агни, Индра һәм Варуна бөек Ходайлары белән беррәттән 4 яки 8 локапалаларның берсе булып санала.

Ваханасы кара су үгезенә атланган дүрт куллы Яма радж. Якынча 1820 ел, Британия музее.
Үлем Ходае Яма раджның сарай яны. Һинд миниатюрасы, Гулер мәктәбе, якынча 1800 ел, Лос-Анджелес даирәсенең сәнгать музее.

Эпитетлары үзгәртү

  • Антака — «Һәлак итүче»
  • Дхармараджа — «Гаделлек Патшасы»
  • Патша
  • Тәмугъ Морзасы
  • Дхарма — «Дәүләт», «Бурыч», «Канун»; Яма-Дхарманың шәхесләндерелгән ипостасе.
  • Тыва телендә — Буддачылык язмаларында «Дамчө Чөгьел» дип атала.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Rao T.A. Elements of Hindu Iconography — Gopnatha, 1914. Vol II, p. 526.
  • Wilkins W. J. Hindu Mythology, Vedic and Puranic — Calcutta: Rupa, 1973.
  • Dowson J. A Classical Dictionary of Hindu Mythology and Religion, Geography, History, and Literature — Ludhiana: Lyall Book Depot, 1974.
  • Hillebrandt A. Vedic Mythology — Delhi: Motilal Banarsidass, 1990.
  • Kusum P. Merh. Yama, the Glorious Lord of the Other World — New Delhi: D. K. Printworld, 1996.
  • Yama // Constance A. J. Encyclopedia of Hinduism — USA, 2007. pp. 508–509.
  • Томас П. Индия. Эпос, легенды, мифы. — СПб.: Издательская группа «Евразия», 2000. С. 93 — 94.
  • Дандекар Р. Н. От вед к индуизму: Эволюционирующая мифология. — М.: Вост. лит., 2002. С. 85 — 103.

Сылтамалар үзгәртү

  1. ^ a b c Shulman pp.36-9, 41
  2. Rig Veda Book 10 Hymn 14 Yama.
  3. How much do you know about Yamaraj – The Hindu God of Death?.
  4. Дандекар Р. Н. От вед к индуизму: Эволюционирующая мифология. — М.: Вост. лит., 2002. С. 85 — 103.
  5. Миллер В. Ф.