Координаталары: 8°0′58″S 112°12′33″O

Пенатаран комплексының төп гыйбадәтханәсе баскычлы пирамида формасында.

Пенатаран яки Панатаран (индон. Чанди Пенатаран) Индонезиядә, Көнчыгыш Явада иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсе хәрабәләре комплексы.[1] Ул Блитардан якынча 12 км га төньяк көнчыгышта урнашкан, ул Малангтан иң якын аэропорт. Ышанулар буенча ул 12-енче гасырдан 15-енче гасырга кадәр төзелгән булган, бу гыйбадәтханә Маджапахит Патшалыгында әһәмиятле роль уйнаган, бигрәк тә Патша Хаям Вурук астында.[1][2] Ул аның иң изге урыны булган.[3]:241 Пенатаран Кедири эрасына карый.

Чанди Панатаран Шива Ходае гыйбадәтханәсе. Ул Һинд Ходае Вишнуның төрле аватарларда тормыш хикәяләрен күрсәтүче иң зур Индонезия рельефлар тупланмасы өчен мәшһүр. Бигрәк тә, гыйбадәтханә урынында "Рамаяна" эпосының Ява юрамасында Рама хикәяләре керә һәм шулай ук Тригунаның "Кришная" эпик поэмасында тасвирланганча Кришна тарихы.[3]:158[4][5] Пентаран һәм Прамбанан гыйбадәтханәсе (Йогьякарта) комплексларының чагыштыру өйрәнүләре археологлар игътибарын җәлеп иткән.[6]

Дөнья Мирасы статусы үзгәртү

 
Пенатаран комплексында гыйбадәтханә

Бу сайт ЮНЕСКО Дөнья Мирасы тәҗрибә исемлегенә мәдәният төркеменә 1995 елның 19 октябренда кертелгән. Бу гыйбадәтханә Нагаракретагамада "Палаһ" гыйбадәтханәсе дип идентификацияләнә һәм Көнчыгыш Ява буйлап сәфәре вакытында Патша Хаям Вурук тарафыннан зиярәт кылынган. Урын Дөнья Мирасы "күренекле гомуми кыйммәт"кә ия урыннар исемлегенә кертелгән.[7]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Lydia Kieven (2013). Following the Cap-Figure in Majapahit Temple Reliefs: A New Look at the Religious Function of East Javanese Temples, Fourteenth and Fifteenth Centuries. BRILL. pp. 161–175. ISBN 978-90-04-25865-5. https://books.google.com/books?id=BfKBAAAAQBAJ&pg=PA161. 
  2. Penataran Temple - One of Majapahit Inheritance in Blitar. East Java.com. 6 May 2012 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Cœdès, George (1968). The Indianized states of Southeast Asia. University of Hawaii Press. ISBN 9780824803681. https://books.google.com/books?id=iDyJBFTdiwoC. 
  4. James R. Brandon (2009). Theatre in Southeast Asia. Harvard University Press. pp. 15–27. ISBN 978-0-674-02874-6. https://books.google.com/books?id=g-tAlBV5_LkC. 
  5. Jan Fontein (1973), The Abduction of Sitā: Notes on a Stone Relief from Eastern Java, Boston Museum Bulletin, Vol. 71, No. 363 (1973), pp. 21-35
  6. Willem Frederik Stutterheim (1989). Rāma-legends and Rāma-reliefs in Indonesia. Abhinav Publications. pp. 109-111, 161-172. ISBN 978-81-7017-251-2. https://books.google.com/books?id=OoitUqGk8PAC. 
  7. Penataran Hindu Temple Complex. UNESCO. 6 May 2012 тикшерелгән.