Прамбана́нРату Боко патша сарае һәм Боробудур Будда гыйбадәтханәсеннән ерак түгел, Мерапи янартавы көньяк иелеше янында, Джокьякартадан 18 км көнчыгышка, Ява утравының үзәк өлешендә урнашкан урта гасыр Буддизм һәм Һинд дине гыйбадәтханәләре (чанди) комплексы. Гыйбадәтханә X гасырда Ракай Пикатан исемле Матарам дәүләте патшасы тарафыннан төзелгән дип фараз ителә. Ул 1918-1953 елларда Голландия галимнәре тарафыннан реставрацияләнгән, ә 1991 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мирасы дип танылган.

Лара Джонгранг үзгәртү

Туристлар арсында иң популяр булып Прамбанан комплексының ерактан гаять зур биналары күренгән өлеше тора, аларны җирле кешеләр бөтен комплекс исеме буенча "Прамбанан Гыйбадәтханәсе" яки "Лара Джонгранг" дип атыйлар, бу Ява утравы кешеләре телендә "Төз кыз" дигәнне аңлата - төп изге урында Дурга Алиһәсе сынын шулай атаганнар. Кайчак җирле кешеләр Роро Джонгранг яки Лоро Джонгранг дип әйтәләр. Бина дүрт ярустан тора (бәлки, касталар саны буенча) һәм дүрт дивар һәм шуның кадәр үк капкалар белән уратылган. Ул өч концентрик квадрат платформа шәкелендә ясалган. Бөтен комплекста барысы 224 гыйбадәтханә бар. Диаметры тарая торган өч платформаның өстәгесенең уртасында, Тримуртига багышланган өч изге урын тора. Эчке квадратта 16 гыйбадәтханә бар, иң югары (47 м биеклектәге) үзәк гыйбадәтханә - Шива Ходаена багышланган. Аның якларында тагын ике бар. Төньякта - Брахмага багышланган гыйбадәтханә, көньякта Вишнуга багышланган гыйбадәтханә. Аның янында өч кечерәк гыйбадәтханә бар, алар транспорт хайваннарына багышланганнар (Ваханаларга) - Нандига (Шиваның үгезенә), Ангсага (Брахманың казына) һәм Гарудага (Вишнуның бөркетенә). Шива гыйбадәтханәсендә дүрт пот урнаштырылган: үзәк камерада Шива сыны; төньяк камерада Дурга сыны; көнбатыш камерада Ганеша сыны һәм көньяк камерада Агастья сыны. Брахма гыйбадәтханәсе эчендә Брахма сыны бар, ә Вишну гыйбадәтханәсе эчендә Вишну сыны бар. Вишну гыйбадәтханәсендә ташта Крешнаяна тарихы кисеп ясалган, шул ук вакытта Брахма гыйбадәтханәсендә "Рамаяна"дан сюжетлар бар. Лара Джонгрангны төзү вакыты һәм хәлләре турында мәгълүматлар аз һәм бер-берсенә каршы килгән. Иң мөмкин хәл, ул гыйбадәтханәнең Дхакса исемле Матарам патшалыгы хөкемдары тарафыннан X гасырда төзелүе.

Лара Джонгранг Риваяте үзгәртү

 
Ансамбльнең гомуми күренеше

Риваять буенча, Прамбанан гыйбадәтханәсе җавапсыз мәхәббәт сәбәпле төзелгән. Патшазадә Бандунг Бондовосо Джонгрангны аңа кияүгә чыгарга сорагач, ул аннан баш тарткан, чөнки ул аның атасын Рату Боконы үтергән дип санаган. Әмма ул хәйләкәрләнеп караган һәм кияве алдында эшләп булмый торган мәсьәлә куйган: бер төн эчендә 1000 пот белән гыйбадәтханәне төзергә. Әгәр дә ул шушы мәсьәләне эшли алса, ул аңа өйләнергә мөмкин иде. Бу сорау таң атканчыга кадәр үтәлгән булган. Әмма Джонгранг җирле кешеләрдән таң атуны охшатып ясарга сораган, һәм алар учаклар ягып бөтен җирдә көндезге кебек якты булып киткән. Аны алдаганны аңлап, Бондовосо 999 пот кына ясаган, ә Джонгрангны ул каһәрләп ул ташка әйләнгән. Шива Ходае катышуы сәбәпле, ташка әйләнгән тән хөрмәт ителә торган меңенче пот булып киткән, ул хәзер Прамбанан комплексында "Шива Гыйбадәтханәсе"нең төньяк өлешендә тора.

Тарихы үзгәртү

Индонезия территориясендә VIII гасыр башында башланып IX гасыр уртасында тәмамланып беренче Буддизм гыйбадәтханәләре (чанди) төзелгән. Аларның яхшырак сакланганнары чанди Каласан, Сари, Севу һәм Плаосан. Прамбанан тирә-юньләренең археологик тикшерүе әле дә бара һәм вакыты-вакыты белән чираттагы чанди хәрабәләре ачылышы турында мәгълүмат китерә. Гыйбадәтханә төзелеп беткәннән соң бераз вакыт узгач, аннан киттеләр, мөгаен күрше Мерапи янартавы атканга күрә. Күрше Севу Буддизм ансамбленда кечерәк гыйбадәтханәләр белән уратылып алынган үзәк гыйбадәтханә урнашкан. Гаҗәп, аның дизайнның күп атрибутлары Лара Джонгранг Һинд дине гыйбадәтханәсе белән уртак, мөгаен, бу шундый гыйбадәтханәләр дәүләт сәясәтен һәм хөкем сөрүне чагылдыру дәрәҗәсенә ишарә итә. Севу һәм Лара Джонгранг арасында хәрабәләрдә ятучы өч башка гыйбадәтханә Прамбанан ансамбленә өстәмә булып тора. Болар Лумбуна, Бурах һәм Асу гыйбадәтханәләре.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү