Вест-Индиядә Һинд дине

Һинд дине Вест-Индиянең Һинд-Кариб җәмәгатьләренең әйдәп баручы дине. Һинд дине тарафдарлары аеруча Гайана, Суринам һәм Тринидад һәм Тобагода яхшы вәкаләте бар, анда алар 1995 елда тулаем халыкның 25 процентын тәшкил итәләр. Һинд-Кариблыларның кечерәк төркемнәре Карибларның башка урыннарында яшиләр, аеруча Пуэрто-Рико, Ямайка, Барбадос, Сент-Люсия, Кайман Утраулары һәм Баһамаларда.

Ангилья үзгәртү

2011 ел халык санын алу буенча Ангильяның тулаем Һинду халкы 58 булган.[1] Бу халыкның 0,42%-ын тәшкил итә һәм элегрәк саналган 45-тән (2001 халык санын алу буенча 0,39%) 13-кә артыш.[1] Һинд дине процент ягыннан 7-енче иң тиз үсүче дин (28,9%) һәм абсолют үзгәреш буенча 9-ынчы иң тиз (13). Һиндулар тулаем халык санын артуның 0,61%-ын биргән.[1]

Антигуа һәм Барбуда үзгәртү

2011 Халык Санын Алу буенча Антигуа һәм Барбудада Һинд дине тарафдарларының саны 0,4% булган, яки 379 кеше.[2] Бу 2001 Халык санын алу буенча 40%-тан күбрәк артыш тәшкил, бу 157 актив тарафдар булуын күрсәткән.[3] Бу Һинд дине тарафдарлары Пресвитерианнардан (170-тән 142) да арткан булганны күрсәтә, Коткару Армиясеннән дә (369-дан 365-кә кадәр) һәм дә Исламнан да (189-дан 208-гә кадәр).[2][4] Халык күбесенчә Һинду иммигрантлардан тора, алар бер үзе тулаем халыкның 1,1%-ны тәшкил итә. Һиндуларның күпчелеге Һиндле/Көнчыгыш Һиндлеләр төркеменнән, бу 5%-тан азрагын тәшкил итә.[5]

Баһамалар үзгәртү

2010 ел Халык санын алу буенча, Баһамаларда тулаем 428 Һинд дине тарафдары булган, бу тулаем алганда 0,12%-ын тәшкил иткән.[6] 2010 ел халык санын алу буенча Һиндуларның яртысыннан бераз күбрәге (якынча 220 кеше) 34 яшьтән яшьрәк.

Барбадос үзгәртү

Хәзерге вакытта Барбадос илендә 2000 Һинд дине тарафдары яши. Алар Гайанадан күптән түгел килгән иммигрантлар. Гаять зур Һинд динен тотучы халык булганга Һинд дине Барбадоста үсүче диннәрнең берсе булып киткән. 2000 ел халык санын алу буенча илдә 840 Һинд дине тарафдары булган, бу тулаем халыкның 0,31% булган.[7] 2010 ел халык санын алу Һиндуларның саны 215-кә үсеп (яки 25%) 1055 булган.[8] Бу Барбадос халкының өлешен 2000 елда 0,31%-тан 2010 елда 0,38%-ка арттырган.

Бермуда үзгәртү

Бермудада Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Көньяк Һиндстаннан Тамил халкыннан чыккан. Бермудада Һиндуларның халкы 0,2%.[9]

Кайман Утраулары үзгәртү

Һинд дине Кайман Утрауларында азчылык тота торган дин һәм иң кечкенә диннәрнең берсе. Һинд дине чагыштырмача иртә килгән һәм 2000 ел халык санын алу буенча Кайман утрауларында 98 Һинд дине тарафдары булган. 2010 ел халык санын алу буенча Һиндуларның саны 450-ка арткан, мөгаен халык Гайанадан һәм Һиндстаннан. Һиндстан тулаем Кайман Утраулары халкының 0,8%-ын тәшкил итә.[чыганагы?]

Куба үзгәртү

Кубада яшәүче Һиндулар 2010 елда халыкның 0,2%-ын тәшкил иткән.[10]

Доминика үзгәртү

Һиндулар әһәмияткә ия саны Доминикада яши, бу халыкның 0,1%-ын тәшкил итә.[11]

Гренада үзгәртү

2000 ел халык санын алу буенча һәм 2001 ел Милли Халык Саны Игъланы буенча Гренадада 156 Һинду яшәгән бу тулаем халыкның 0,15%-ын тәшкил иткән.

Ямайка үзгәртү

Ямайка 20-енче гасыр уртасында 25 000 Һинд дине тарафдарына өй булып тора. Гәрчә аларның күбесе Христианлыкка күчсә дә. Соңгы берничә унъеллыкта, Ямайкада Һинд дине тарафдарларының саны тиз кимегән. 1970-енче елларда 5000 кеше үзләрен Һиндулар дип әйткән. Шуннан соң, Ямайканың Һинд дине халкы үскән һәм ул Ямайкада икенче иң зур дин булган (Христианлыктан соң). Утлар фестивале, Дивали Ямайкада һәр ел бәйрәм ителә. 2001 халык санын алу буенча Ямайкада 1453 Һинд дине тарафдары булган. 2011 ел халык санын алу Ямайкада Һинд дине тарафдарларының саны 383 кешедән 1836-гә кадәр артканын күрсәткән.[12] Тулаем Ямайка халкының өлеше 2001 елда 0,06%-тан 2011 елда халыкның 0,07%-ка кадәр арткан.

Монтсеррат үзгәртү

2001 ел халык санын алу буенча Монтсерратта 31 Һинд дине тарафдары булган, бу тулаем халыкның 0,8%-ын тәшкил иткән һәм 4-енче иң зур дин.[13][14] Һинд динендәге ир кеше тарафдарлары тулаем ир кешеләрнең 1,0%-ын тәшкил иткән, ә 11 Һинд динендәге хатыннар тулаем Һинд диндәгеләрнең 0,6%-ын тәшкил иткән.[13]

Пуэрто Рико үзгәртү

2006 елга Пуэрто-Рикода 3482 Һинд дине тарафдары булган бу Дини Эзләнү буенча халыкның 0,09%-ы булган.

Сент Киттс һәм Невис үзгәртү

2001 халык санына алу буенча Һинд дине тарафдарлары Сент Киттс һәм Невис тулаем халыкның 0,8%-ын тәшкил иткән.[15] Бу 233 ир кешене керткән (тулаем ирләрнең 1,01%) һәм 138 хатын-кызлар (тулаем хатын-кызларның 0,59%-ы), бу тулаем алганда 371 кеше.[16] Һинд дине хәзерге вакытта Сент Киттс-Невиста Христианлыктан соң икенче иң зур дин һәм 3-енче иң тиз үсүче дин.[16]

Сент Люсия үзгәртү

Сент Люсиядә Һинд дине җәмәгатенең күпчелеге Христианлыкка күчкән. 2001 ел халык санын алу буенча 325 кеше Һиндулар дип язылган (тулаем халыкның 0,2%) census 2009 елның 25 март көнендә архивланган.). 2010 Ел Халык Санын алу Һиндуларның саны 0,3%-ка артканны күрсәтте.[17] Аларның күпчелеге күптән түгел килгән иммигрантлар. Баштагы Көнчыгыш Һиндстан җәмәгатьнең 1-2%-ы гына Һинд дине тарафдары.

Сент Винсент һәм Гренадиннар үзгәртү

2000 ел халык санын алу буенча Сент Винсент һәм Гренадиннарда Һиндулар 83 булган бу тулаем халыкның 0,08% булган.[18] 2000 ел халык санын алу Сент-Винсент һәм Гренадиннарда Һинд дине тарафдарлары күбесенчә ир кешеләр булган һәм уртача алганда 100 ир кешегә 77 хатын-кыз булган. 2000 ел халык санын алу Һинд дине тарафдарларының бик яшь булуын күрсәткән, Һиндуларның 1,5%-ы гына "өлкән" дип классификацияләнгән.[19]

Тринидад һәм Тобаго үзгәртү

 
Диңгездә Һинд дине

Һинд дине Тринидад һәм Тобагода азчылык дин һәм 2011 ел халык санын алу буенча 18%-ын тәшкил итә, бу утрауларның икенче иң зур дине. Һинд дине монда 170 ел элек үк булган, шул вакытта беренче Һиндлеләр монда эшләргә килгән.[20] Тринидад һәм Тобагода хәзерге вакытта 240100 Һинду тарафдарлары булган, эмиграция булу сәбәпле кимү булган.

Туркс һәм Кайкос Утраулары үзгәртү

Туркс һәм Кайкос Утрауларында Һинд дине тотучы халык күбесенчә Синдх халкы булган. Җәмәгать күбесенчә ваклап зәркән әйберләрен сатуда һәм электроника бизнесында эшләгән, өстәвенә берничә доктор, укытучылар, адвокатлар һәм башка сектор эшчеләре булган. Күп Һинд дине тарафдарлары булган һәм кайберәүләре җирле кунакханә сәнәгатендә эшләгән.[21]

АКШ Виргин Утраулары үзгәртү

2000 ел халык санын алу буенча АКШ Виргин Утрауларында 400 Һинд дине тарафдары булган (халыкның 0.4%-ы). Аларның күпчелеге Һиндстаннан иммигрантлар һәм аларның күпчелеге Сент-Томас, АКШ Виргин Утрауларында яши.

Соңгы халык санын алу буенча Һинд динен тотучыларның саны үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Local & Regional by AnguillaLNT a SMG Product - ANGUILLA's PRELIMINARY CENSUS FINDINGS #5: “Who are we? – Ethnic Composition and Religious Affiliation”. Anguillanews.com. әлеге чыганактан 2015-05-21 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Government of Antigua and Barbuda : 2011 Population and Housing Census (PDF). Ab.gov.ag. әлеге чыганактан 2014-05-14 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.
  3. 100/(379/157). Bing.com. 2015-05-20 тикшерелгән.
  4. 2000 Round of Population and Housing Census Sub-project (PDF). Caricomstats.org. әлеге чыганактан 2016-08-17 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.
  5. Antigua and Barbuda. Joshua Project. 26 January 2018 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 TOTAL POPULATION BY SEX, AGE-GROUP AND RELIGION (PDF). Statistics.bahamas.gov.bs. 2015-05-20 тикшерелгән.
  7. 2000 Round of Population and Housing Census Sub-project (PDF). Caricomstats.org. әлеге чыганактан 2018-02-05 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.
  8. 2010 Population and Housing Census of Barbados Volume 1 (PDF). Barstats.gov.bb/. әлеге чыганактан 2017-01-18 архивланды. 2015-06-21 тикшерелгән.
  9. Joshua Project. Country - Bermuda. Joshua Project. 2015-05-20 тикшерелгән.
  10. Cuba: Religious Adherents, 2010 (World Christian Database). әлеге чыганактан 2020-10-20 архивланды. 2018-02-26 тикшерелгән.
  11. The Association of Religion Data Archives | National Profiles. әлеге чыганактан 2009-01-08 архивланды. 2018-02-26 тикшерелгән.
  12. Rev. Clinton Chisholm (November 4, 2012). Religion and the 2011 census. 26 January 2018 тикшерелгән.
  13. 13,0 13,1 2000 Round of Population and Housing Census Sub-project (PDF). Caricomstats.org. әлеге чыганактан 2016-03-31 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.
  14. 100/(3838/31). Bing.com (2006-12-17). 2015-05-20 тикшерелгән.
  15. 100/(46325/371). Bing. 2015-05-20 тикшерелгән.
  16. 16,0 16,1 16,2 2000 Round of Population and Housing Census Sub-project (PDF). Caricomstats.org. әлеге чыганактан 2018-02-05 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.
  17. 2010 Population and Housing Census (PDF). 204.188.173.139:9090. 2015-05-20 тикшерелгән.
  18. 18,0 18,1 Census & Surveys. Stats.gov.vc. әлеге чыганактан 2015-03-27 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.
  19. Redatam::CELADE, ECLAC - United Nations. 26 January 2018 тикшерелгән.
  20. IANS (May 30, 2015). Trinidad and Tobago PM Kamla Persad commemorates 170 years of Indian arrival. әлеге чыганактан March 13, 2016 архивланды. 26 January 2018 тикшерелгән.
  21. India - Turks and Caicos Islands Relations. Ministry of External Affairs, Government of India (January 2015). January 26, 2018 тикшерелгән.
  22. [1] 2013 елның 2 май көнендә архивланган.
  23. CHAPTER II: POPULATION COMPOSITION : 2.1 Race/Ethnic Composition (PDF). Statisticsguyana.gov.gy. 2015-05-20 тикшерелгән.
  24. Religion and the 2011 census. 26 January 2018 тикшерелгән.
  25. 2010 Population and Housing Census of Barbados Volume 1 (PDF). Barstats.gov.bb/. әлеге чыганактан 2017-01-18 архивланды. 2015-06-21 тикшерелгән.
  26. Home. Stats.gov.lc. әлеге чыганактан 2011-08-30 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.
  27. The Cayman Islands' 2010 Census of Population and Housing Report (PDF). Eso.ky. 2015-05-20 тикшерелгән.
  28. 2000 Round of Population and Housing Census Sub-project (PDF). Caricomstats.org. әлеге чыганактан 2015-09-23 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.
  29. Demographic Tables : Table of Contents (PDF). Gov.ai. әлеге чыганактан 2007-11-24 архивланды. 2015-05-20 тикшерелгән.