Тринидад һәм Тобагода Һинд дине

Тарихи халык саны

үзгәртү
Ел Процент Кимү/Арту
2000 22.5% -
2011 18.2% -4.3%
 
Порт оф Спейн янында Мандир, 1945
 
Диңгездә Гыйбадәтханә
 
Тринидад һәм Тобагода, Карони Графлыгында, Карапичаймада, Оранж Филд Авылында Даттатрейя Мандирында Карьясиддхи Хануман поты.
 
Тринидад һәм Тобагода, Сан Фернандода, Гаспариллода, Реформ Авылында Тимер Юлы Юлында Реформ Авылы Шива Мандиры.
 
Тринидад һәм Тобагода, Чагуанаста Дивали Нагар.
 
Москито Крик мәетне яндыру мәйданчыгы (Көньяк Оропоуче)

Һинд дине Тринидад һәм Тобагода икенче иң зур дин булып тора. Һинд дине мәдәнияте Тринидад һәм Тобагога 1845 елда килгән.[1] 2011 ел халык санын алу буенча Тринидад һәм Тобагода 240 100 кеше үзен Һинд дине тарафдары дип атаган. Һинд дине тарфдарлары җайлылыгы өчен Тринидад һәм Тобагода күптөрле гыйбадәтханәләр бар.

Коллык 1834 елда бетерелгәннән соң, Британия хөкүмәте колонистларга Һиндстаннан ялланган хезмәтчеләр кертергә рөхсәт биргән. Гасырның калган вакытында Тринидад һәм Тобагоның халкы күбесенчә Һиндле хезмәтчеләр бәрабәренә үскән. 1871 елга 27425 Һиндле Тринидадлылар булган, алар Тринидад һәм Тобаго халкының якынча 22 процентын тәшкил иткәннәр; 1911 елга бу сан 110911-гә кадәр үскән, яки утрауларның барлык яшәүчеләрнең якынча 33 проценты.

Һиндлеләрнең индентурасының башлангыч дистә еллары дәверендә, Һинду мәдәнияте Һинду булмаган күпчелек тарафыннан битарафсызлыкка дучар булган.[2] Һиндулар Тринидад тарихына күп кертемнәр ясаганнар, гәрчә дәүләт Һиндуларны гадәттә икенче сыйныф гражданнары итеп караган. Тринидадта Һиндулар Һинду өйләнү документы, аерылу документы, яндырып соңгы юлга озату һәм башкалар өчен көрәшкәннәр.[2] Кремация 1953 елда рөхсәт ителгән булган.[3]

Һиндуларның аларның маргинализациясе өчен даими канәгатьсезлек булган. Күп төркемнәр Һиндуларны "кланлы, артта калган һәм мескен" дип тасвирлыйлар. During the 1986 Тринидад һәм Тобаго гомуми сайлаулары вакытында сайлау урыннарында Бхагавад Гита һәм Коръәннең булмавы Һиндуларга һәм Мөселманнарга каршы зур кыерсыту буларак кабул ителгән. Тринидад һәм Тобаго Президентының резиденциясендә 1986 елда Яңа Хөкүмәт ант итү вакытында Һинду дини текстларының булмавы азчылык җәмәгатьчелекләрен тагын бер кимсетү буларак каралган, чөнки алар хөкүмәттә булган. Милли белем бирү системасы кабат-кабат шундый күпчелеккә юнәлгән символизмы өчен гаепләнгән. Дәүләт мәктәпләрендә бер яклы юнәлгән догаларны куллану, мәктәп дәреслекләрендә Һинд динен күрсәтмәү һәм Һинду дини күзәтүгә игътибар бирмәү Һинду җәмәгатьчелегеннән канәгатьләнмәү китереп чыгарган. 1980 елларда бу курска каршы интенсив протестлар дәүләтнең Һиндуларга карата карашларының яхшыруына китергән.[2]

Асаба Һинду мәдәниятенең кайбер фундаменталь аспектларының аерылып торуы, Тринидадтан Һинду җәмәгатенең сегрегациясе һәм төркемнең тамыры булган "Тринидад Һинд дине" буларак корылганның фундаменталь аспектларының бетерелү рискы Һинд диненең дәүләт белән контактка кергән үлчәмнәрендә бәхәсләргә китергән. Хәзер дәүләтнең бер өлеше Һинду азчылыгын тану яклы була башлаган.[2] Hindus have been also been subjected to conversions by Christian missionaries, specifically the evangelical and Pentecostal Christians. Such activities reflect racial tensions that at times arise between the Afro-Trinidadian and Indo-Trinidadian communities.[4]

Демография

үзгәртү

2011 ел халык санын алу буенча, Тринидад һәм Тобагода 240100 Һинд дине тарафдары булган. Шулардан, 232104-е Көнчыгыш Һиндле, 2738-се Африка/Көнчыгыш Һиндле, 2466-сы Катнаш/Башка, 1887-се беленмәгән милләттән, 346-сы Африкан, 175-се Кытай, 27-се Ак, 302 Асаба, 46 Башкалар һәм 8-е Португаллар булган. Этник төркемнәр эчендә нисбәт турында сөйләшкәндә, Көнчыгыш Һиндлеләрнең 49.54%-ы һәм Асабалыларның 21.66%-ы Һинд дине тарафдарлары булган. Шулай ук Кытайларның 4.37%-ы, катнаш Африка/Көнчыгыш Һиндлеләрнең 2.70%-ы, Катнаш/Башкаларның 1.23%-ы һәм Африканнарның 0.08%-ы Һинд дине тарафдарлары булган[5].

Административ бүленеш буенча Һинд дине халкы түбәндәгечә: Порт оф Спейн - 1.45%, Сан Фернандо - 10.70%, Арима- 4.39%, Чагуанас - 30.04%, Поинт Фортин - 3.87%, Коува - 31.26%, Диего Мартин - 1.83%, Маяро - 22.46%, Пенал - 42.98%, Принсес Таун - 26.99%, Сан Хуан - 8.35%, Сангре Гранде - 15.41%, Сипариа -23.37%, Тунапуна - 14.07%, һәм Тобаго - 0.67%[5].

Секталар, Деноминацияләр һәм Оешмалар

үзгәртү

Санатани; Санатан Дхарма Маха Сабха Тринидад һәм Тобагода төп Санатани (ортодокс Һинду төркеме) булып тора, (Смартизм, Вишнуизм, Шиваизм, Шактизм, Шраута, Саура (Һинд дине), Ганапатья, Каумарам), Чинмайя Миссиясе, Адвайта Веданта, Нео-Веданта, Тринидад һәм Тобагода Арья Самадж, SWAHA, Кабир пантх, Ширдидан Саи Баба (Сатья Саи Баба хәрәкәте һәм Ширди Саи Баба хәрәкәте), Аййяважи, Рамакришна Миссиясе, Радһа Соами, Сваминараян Сампрадай, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте, Ананда Марга, Брахма Кумарис, Прартхана Самадж, Брахмо Самадж.

Мәдәният

үзгәртү

Мандирлар

үзгәртү

Һинд дине Оешмалары һәм Бәйрәмнәр

үзгәртү

Тринидад һәм Тобагода төп Һинд дине оешмасы булып Шри Бһадасе Саган Мараҗ җи тарафыннан нигезләнгән Санатан Дһарма Маһа Сабһа тора, аның җитәкчесе булып мистер Сатнараян Маһараҗ җи тора. Дивали Һинд дине фестивале Тринидад һәм Тобагода Пһагваһ белән беррәттән җәмәгать бәйрәмнәре булып торалар, алар Тринидад һәм Тобагода барлык расалар, этнослар, мәдәниятләр һәм диннәр кешеләре тарафыннан бәйрәм ителә. Башка Һинд дине фестивальләре, мәсьәлән: Рамнавами, Сита Навами, Виваһа Панчами, Махашиваратри, Наваратри, Теедж, Карва Чаутх, Чһатһ Пуджа, Кришна Джанмаштами, Радхаштами, Дуссеһра, Дживитпутрика, Картик Пурнима, Гуру Пурнима, Ват Пурнима, Тулси Виваһ, Макар Санкранти, Аһой Аштами, Питру Пакша, Тһайпусам, Хануман Джаянти, Махалакшми Врата, Ганеша Чатуртхи, Ганеша Джаянти, Ситалсастхи, Гоури Хабба, Гангаур, Бһаи Дооҗ, Ракша Бандһан, Гандһи Джаянти, Васант Панчами, Годавари Пушкарам, Суранпору, Меша Санкранти, Панча Ганапати, Буддһа Пурнима шулай ук бәйрәм ителәләр.

Карибның башка өлешләрендә кебек (Гайана, Суринам, Ямайка, Белиз, Сент Люсия, Сент Винсент һәм Гренадиннар, Гренада, Гваделупа, һәм Мартиника), Көньяк Африка, Фиджи, һәм Маврикийда , каста аермалары Тринидад Һиндулары арасында онытылган диярлек була.

Кремация

үзгәртү

Кремация өч кремация урынында рөхсәт ителгән Мафекингта (Маяро-Рио Кларо), Көньяк Оропоучеда (Сипариа) һәм Ватерлоода (Коува-Табаките-Талпаро).

Мәшһүр Тринидад Һинд дине тарафдарлары

үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-08-09, retrieved 2019-08-01 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Singh, Sherry-Ann, Hinduism and the State in Trinidad, Inter-Asia Cultural Studies, Volume 6, Number 3, September 2005, pp. 353-365(13)
  3. Cremation act. Ministry of Legal Affairs. 2016-12-30 тикшерелгән.
  4. Trinidad and Tobago International Religious Freedom Report 2002. U.S. Department of State. Accessed 2008-05-18.
  5. 5,0 5,1 https://web.archive.org/web/20171019211618/https://guardian.co.tt/sites/default/files/story/2011_DemographicReport.pdf
  6. Kamla_Persad-Bissessar
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-12-21, retrieved 2019-08-01 
  8. https://books.google.com/books?id=TyeKDQAAQBAJ&pg=PA46&lpg=PA46&dq=krishna+nanan+maharaj&source=bl&ots=7Y_FSCw5q_&sig=rue5RpYqnesQBKbuQ8ynh7ERlSI&hl=en&sa=X&ved=2ahUKEwjdwfSdta3fAhUCSN8KHdnQCBcQ6AEwCnoECAgQAQ#v=onepage&q=krishna%20nanan%20maharaj&f=false