Наваратри

Навара́три (санскр. नवरात्रि, бенг. নবরাত্রি) — Һинд диненең дини бәйрәме. Санскрит теленнән "наваратри" сүзе "тугыз төн" дигәнне аңлата.[1]. Бу ун көн һәм тугыз төн дәвам иткән бәйрәм барышында Һинд дине тарафдарлары Һинд динендә Ходайның - Шакти/Девиның тугыз хатын-кыз формасына гыйбадәт кылалар. Бәйрәмне елына ике мәртәбә каршылыйлар: Чайтра (апрель-май) яз аеның якты яртысында һәм Ашвин көз аенда (сентябрь-октябрь)[2]. Яңа ай тулганнан соң бәйрәм итә башлыйлар. Наваратри вакытында гыйбадәтханә бәйрәмнәре үткәрелә [2], догалар укыла[3], тантаналы процессияләр һәм ярминкәләр оештырыла[3]. Бәйрәмнең иң әһәмиятле элементларның берсе булып Дурга-пуджа тора: табынучылар Девига Дурга формасында аның яклавына ирешер өчен табыналар.[4]. Наваратрига бәйле риваятьләрнең берсе Дурганың Махиша асурын җиңүе турында сөйли.[2].

Дурга пуджа

Төрле төбәкләрдә Наваратрины бәйрәм итүнең төрле җирле традицияләре бар. Мәсәлән, Гуджаратта махсус хатын-кыз биюләре оештырыла[5], Бенгалиядә Кали сурәтләре белән йөрешләр оештырыла, ә Тамилнадуда - Һинд дине пантеоны ходайлары фигуралары белән махсус платформалар ясыйлар.[6].

Наваратрига Колу курчаклары

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: словарь. Республика, 1996, под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. ISBN 5-250-02557-9

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Альбедиль, Дубянский, 1996, бит. 297
  2. 2,0 2,1 2,2 Альбедиль, Дубянский, 1996, бит. 298
  3. 3,0 3,1 Гусева Н. Р. Индия: тысячелетия и современность. — Калып:Указание места в библиоссылке: Наука, 1971. — С. 79. — 143 с.
  4. Альбедиль, Дубянский, 1996, бит. 180
  5. Индийский этнографический сборник / пор ред. Чебоксарова Н. Н. и Гусевой Н. Р.. — Издательство Академии наук СССР, 1961. — Т. 65. — С. 72. — 202 с.
  6. Альбедиль, Дубянский, 1996, бит. 298—299