Радһаштами' Вишнуның тормыш энергиясе Радһаның туу еллыгын билгеләүче Һинду изге көне. Бу көндә ул Вишну Ходаеның сигезенче аватары Кришнаның сигезенче аватары буларак лотос чәчәгеннән чыккан. Аны күбрәк Кришна тугърылары бәйрәм итләр, бигрәк тә аның туу урыны Барсанада, Бһадра (Һинд дине) аеның Шукла Пакша Аштами көнендә.[1] Сканда Пурананың Вишну Кһандасында Ходай Кришнаның 16000 гопилар һәм гопикалар дигән дуслары булган, шулардан иң табыныла торган 108-дән Радһа иң күренеклесе булган.[2]
Традицион рәвештә, Гаудия Вайшнавизм тарафдарлары бу көндә ярым-көнлек ашаудан тыелу башкаралар. Экадашида кебек үк кайбер тугърылар бөтен көнне ашамыйча торалар һәм кайберәүләр сусыз. Бәйрәм Нимбарка сампрадайя тарафдарлары өчен мәшһүр бәйрәм булып тора. Бу көнне Кришна тугърылары Радхадан алкышын сорыйлар, үз чиратында Кришнаның алкышына ия булалар.
Радһаштами церемониаль рәвештә Бриҗ өлкәсендә бәйрәм ителә. Радһаштамида Радһа Кришна сурәтләре традицион рәвештә тулысынча чәчәкләргә киендерелә. Шуңа өстәп, Радһаштами тугърылар Радһа табаннары даршанына ия булган бердәнбер көн булып тора. Башка бөтен көннәрдә алар капланган булып калалар.
Тугърылар төшкә кадәр ашамыйча торалар һәм илаһи пар һәм аларның гамәлләренә дан җырлап тугъры җырларын башкаралар. Шуннан соң мәҗлес ясыйлар, иң еш рәвештә Радһа Ред ашамлыгы керә - бу тәмләткечле, слива чатнисы.
Радһаштамида җырлана торган мантралар; Aum Vrashbahnujaye Vidmahe, Krishnapriyaye Dheemahi Tanno Radha Prachodyat һәм Jai Jai Shree Radhe.

2019 ел датасы 6 сентябрь (Җомга).[3][4]

Әһәмияте үзгәртү

Радһааштами бигрәк тә Манимаһеш Күленә дини сәфәр кылу өчен бигрәк тә әһәмиятле, ул 'Манимаһеш Ятра' дип аталган, ул Химачал Прадеш Хөкүмәте тарафыннан спонсорлана. Аңа кадәр "изге чһари" булган, (дини сәфәр кылучылар тарафыннан җилкәләрендә алып барылган изге таяк). Дини сәфәр кылучылар ялан аяк, Ходай Шивага гимннар җырлап һәм биеп Хадсарның иң якын юл ноктасыннан 14 километр (8,7 миля) баралар.[5] Манимаһеш Күленә таба.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

"Srila Prabhupada's Presentation of Srimati Radharani - First Radhastami celebration in ISKCON". www.sdgonline.org. Retrieved 2008-09-08. "Radhastami". www.krishna.com. Retrieved 2013-09-03. "Celebration of Radhashtami festival in Vrindavan". www.radhavallabh.com. Retrieved 2008-12-04.

  1. Bhadrapada Festivals
  2. Radha Ashtami festival
  3. [1]2019 Radhashtami Date for Ujjain, Madhya Pradesh 2019 елның 24 март көнендә архивланган.
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-08, retrieved 2019-03-24 
  5. Village Hadsar in Chamba district [2]