"Махашиваратри" ул күбесенчә Шива Ходае хөрмәтенә ел саен уздырыла торган Һинд дине фестивале. Һинду календареның һәрбер ай-кояш аеның "Шиваратри" бар, бу айның 13-енче/14-енче көне, ләкин елына бер мәртәбә (Февраль/Мартта яки Фалгунада һәм аңа кадәр яз килгәнче, "Маха Шиваратри" билгеләнә, бу "Шиваның Бөек Төне" аңлата. [1][2] Бу Һинд динендә төп фестиваль, ләкин ул изге һәм тормышта һәм дөньяда "караңгылыкны һәм наданлыкны җиңеп чыгу"ны истә тотуны аңлата. Ул Шиваны истә тотып һәм догалар укылып, Индуизмда ашаудан тыелулар, Йога эшләүдән һәм әхлак һәм корбаннар турында, мәсәлән үз-үзеңне контрольдә тоту, самимилек, башкаларны җәрәхәтләмәү, гафу итү һәм Шиваны ачуны үзенә кертә.[2] Дәртле тугрылыклылар төн буе йокламыйча уздыралар. Башкалар Шива гыйбадәтханәләренә баралар яки дини сәяхәтләр өчен Джьйотирлингамларга баралар. Бу борынгы Һинду фестивале һәм аның кайчан барлыкка килүе мәгълүм түгел.[2]

Кашмир Шайвизмында, Кашмир төбәгенең Шива тарафдарлары фестивальне "Хар-ратри" яки фонетик яктан җиңелрәк "Хаэрат" яки "Хэрат" дип атыйлар. [3][4]

Тасвирлама үзгәртү

Уйлау фестивале

Махашиваратри, Шива Ходаеның Уяу Тору Төне дәвамында,
без җимерелү яки янә торгызылу арасындагы мәлгә яки интервалга китереләбез;
ул төннең символы булып тора
без җимерелүдән үсеп чыккан нәрсәне карарга тиеш
Махашиваратри дәвамында без ялгыз булырга тиеш,
безнең кылычыбыз, үзебезнең эчендәге Шива Ходае белән
Без артка һәм алдарак булган нәрсәгә карарга тиеш,
Нинди явызлык безнең йөрәктән тартып чыгарылырга тиеш икәнен күрү өчен,
Нинди яхшылыкны без ярдәм итәргә тиеш.
Шива Ходае тышта гына түгел, ә безнең эчебездә дә
Безне Бер Үз белән берләштерү
ул үзебездә Шива Ходаен тану.

The Theosophical Movement, Volume 72[5]

Маха Шиваратри ул Һинду Ходае Шивага багышланган ел саен уза торган фестиваль һәм ул бигрәк тә Һинд динендә Шайвизм традициясендә әһәмиятле. Көндез бәйрәм ителә торган башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, Маха Шиваратри төнлә бәйрәм ителә. Алга таба Маха Шиваратрида концентрацияләнәр, үз-үзеңне өйрәнәләр, иҗтимагый гармония һәм Шива гыйбадәтханәләрендә төн буена уяу торалар.[2]

Тәбрикләүдә "Джаграни"ны яки төн буе уяу торуны һәм догаларны үзенә кертә, чөнки Шайва Һиндулары бу төнне берәүнең тормышында һәм Шива аша үзенең тормышыңда һәм дөньяда "караңгылыкны һәм наданлыкны җиңү" буларак билгелиләр. Шивага яфраклар, татлы әйберләр һәм сөт тәкъдим ителә, кайберәүләр Шивага ведик яки тантрик гыйбадәт кылу белән көн буе ашамыйча торалар, ә кайберәүләр медитатив Йоганы үтиләр.

[6] Шива гыйбадәтханәләрендә, "Ом Нама Шивая" Шиваның изге мантрасы көн буе укыла. Махашиваратри Һинду ай-кояш календаре буенча өч яки ун көн бәйрәм ителә. [1] Һәрбер айда Шиваратри бар (елына 12). Төп фестиваль Маха Шиваратри яки бөек Шиваратри дип атала, һәм бу (кимүче ай)ның 13-енче көндә була һәм (Магха)Фалгуна аеның 14-енче аенда. Грегориан календаре буенча, көн я февраль, я мартка төшә.[1]

Тарихы һәм әһәмияте үзгәртү

 

Күп риваятьләр Махашиваратриның әһәмиятен Шива биюе төне дип аңлаталар.

Джоунс һәм Райан буенча, фестиваль безнең эраның якынча 5-енче гасырында барлыкка килгән. [2]

Маха Шиваратри берничә Пураналарда искә алына, бигрәк тә "Сканда Пурана"да, "Линга Пурана"да һәм "Падма Пурана"да. Бу урта гасыр Шайва текстлары бу фестиваль белән бәйле булган төрле мифологияләрне тәкъдим итә, ләкин барысы да Шиваның "Лингам" кебек күренешләрне.[2] Төрле риваятьләр Маха Шиваратриның әһәмиятен тасвирлыйлар. Шайвизм традициясендә бер риваять буенча бу Шива барлыкка китерү, тәэмин итү һәм җимерүнең илаһи биюен башкарган көн. [7][8] Гимннарны уку, Шива язмаларын уку һәм тугрылыкларның җәмәгате бу космик биюен һәм Шиваның бөтен җирдә булуын истә тоту. Башка риваять буенча, бу Шива һәм Парвати өйләнгән көн.[7][9] Башка риваятьтә Шивага лингамны тәкъдим итү ул элек кылган гөнаһларны ярлыкау өчен ел саен уздырыла торган чара, бу изгелекле юлны янә башлау өчен һәм шулай итеп Кайлаша тавына барып җитү һәм азат ителү өчен.[7]

Бу фестивальнең бию традициясенең тарихи тамырлары бар. Маха Шиваратри артистларның Конарк Кояш Гыйбадәтханәсе, Каджурахо Һәйкәлләр Төркеме, Паттадакал, Модхера һәм Чидамбарам төп Һинду гыйбадәтханәләренә җыелуы.[10] Бу чара "Натьянджали", туры мәгънәдә "бию аша гыйбадәтханә" дип атала, бу Чидамбалам гыйбадәтханәсендә, ул "Натья Шастра" дигән борынгы башкару Һинду текстындагы сыннар өчен мәгълүм..[11][12] Моңа охшаш рәвештә, Каджурахо Шива гыйбадәтханәләрендә, төп тантана һәм бию фестивале Маха Шиваратрида, бу гыйбадәтханә тирәли миляларга сузылып Шайва пилигримнарының лагерьларын 1864 елда Александр Каннингхэм документлаган.[13]

Һиндстанда үзгәртү

Һиндстанның төп Джьйотирлинга Шайва гыйбадәтханәләре, мәсәлән Варанаси һәм Сомнатхада Маха Шиваратрида аеруча күп кеше була. Алар шулай ук ярминкәләр һәм махсус чаралар өчен урыннар буларак хезмәт итәләр.[14]

Тамил Надуда Коимбатор янында Иша Фондында фестиваль дәвамында еш киләләр. Джагги Васудев үткәргән төн буе фестиваленда якынча 600 000 - нән 800 000 - гә кадәр тугрылыклы катнаша һәм алар үзәктәге 112-фут Адийоги Шива сынына зиярәт кылалар.[15][16][17]

Манди ярминкәсе Манди, Химачал Прадеш шәһәрендә Манди ярминкәсе бигрәк тә Маха Шиваратри бәйрәм итүләре җыелышлары өчен мәшһүр. Ул шәһәр тугрылыклар аңа агылганда үзгәрә. Өлкәнең барлык Ходайлары һәм Алиһәләре, барысы 200-дән дә артык, бер көндә Маха Шиваратри өчен җыела. Беас елгасы ярларында урнашкан Манди "Гыйбадәтханәләр Җыелмасы" буларак мәгълүм һәм ул Химачал Прадешның иң борынгы шәһәрләренең берсе, аның перифериясендә Ходайларның һәм Алиһәләрнең якынча 81 гыйбадәтханәсе.[18][19][20]

Һинд субконтинетының төньяк Һималайя төбәгендә Кашмир Шайвизмында әһәмиятле фестиваль. Ул Шива һәм Парватиның өйләнүе буларак бәйрәм ителә.[3][4]

Үзәк Һиндстанда Шива тәгълиматы тарафдарлары күп. Уджджайнда, Махакалешвар Гыйбадәтханәсе Шива Ходаена багышланган гыйбадәтханәләрнең иң хөрмәтлеләрнең берсе, анда тугрылыклар күп итеп җыелып Маха Шиваратрида дога кылалар. Джабалпур шәһәрендә Тилвара Гатта һәм Джеонара авылында Матх Гыйбадәтханәсендә, Сеони алар күп дини кайнарлылык белән фестиваль бәйрәм ителә торган ике урын.

Гуджаратта Джаганадхта Махашиваратри уздырыла, анда Дамодар Кундада коену изге дип атала. Шива Ходае мифы буенча Шива Ходае үзе Дамодара Кундада коену өчен килә.

Маха Шиваратри Махараштра, Андхра Прадеш, Карнатака, Керала, Тамил Наду һәм Телангана буенча гыйбадәтханәләрдә киң бәйрәм ителә.

Непалда үзгәртү

Маха Шиваратри Непалда Милли Бәйрәм һәм ил буенча гыйбадәтханәләрдә киң бәйрәм ителә, әмма бигрәк тә Пашупатинатх гыйбадәтханәсендә. Меңнәрчә тугрылыклар якындагы мәшһүр Шива Шакти Питамга зиярәт кылалар. Непал армиясе Катманду шәһәре янында Шива Ходаен ихтирам итеп парадлар үткәрә һәм ил буенча изге ритуаллар үткәрелә. Төн буена артистлар төрле классик музыка һәм бию формаларын башкара. Маха Шиваратрида кияүгә чыккан хатыннар ирләренең иминлеге өчен дога кылалар, шул ук вакытта кияүгә чыкмаган кызлар Шива Ходае кебек ир өчен дога кылалар, ул идеаль ир дип таныла.[21]

Көньяк Азиядән тыш үзгәртү

Һиндстан һәм Непалда Шайва Һинду диаспорасы арасында Маха Шиваратри төп Һинду фестивальләренең берсе. Һинд-кариб җәмәгатьләрендә меңнәрчә Һинд дине тарафдарлары алдан чыккан төнне меңнәрчә Һиндулар ил буенча дүрт йөздән артык гыйбадәтханәдә үткәрә, алар Шива Ходаена "джһоллар" (сөт, эремчек, чәчәкләр, шикәр камышы һәм татлылар) тәкъдим итәләр.[22] Маврикийда Һинд дине тарафдарлары кратер күле Ганга Талаога дини сәфәргә баралар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Roshen Dalal (2010). Hinduism: An Alphabetical Guide. Penguin Books. pp. 137, 186. ISBN 978-0-14-341421-6. https://books.google.com/books?id=DH0vmD8ghdMC. 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Constance Jones; James D. Ryan (2006). Encyclopedia of Hinduism. Infobase Publishing. p. 269. ISBN 978-0-8160-7564-5. https://books.google.com/books?id=OgMmceadQ3gC&pg=PA269. 
  3. 3,0 3,1 Stanley D. Brunn (2015). The Changing World Religion Map: Sacred Places, Identities, Practices and Politics. Springer. pp. 402–403. ISBN 978-94-017-9376-6. https://books.google.com/books?id=CGh-BgAAQBAJ&pg=PA403. 
  4. 4,0 4,1 Asim Maitra (1986). Religious Life of the Brahman: A Case Study of Maithil Brahmans. Munshilal. p. 125. ISBN 978-81-210-0171-7. https://books.google.com/books?id=f3LXAAAAMAAJ. 
  5. (2002) «Shiva». The Theosophical Movement 72.
  6. Mahashivaratri 2014 елның 27 март көнендә архивланган., Government of Orissa; Maha Shivaratri, Public Holidays
  7. 7,0 7,1 7,2 Samuel S. Dhoraisingam (2006). Peranakan Indians of Singapore and Melaka. Institute of Southeast Asian Studies. p. 35. ISBN 978-981-230-346-2. https://books.google.com/books?id=QHwcAgAAQBAJ&pg=PA35. 
  8. Om Prakash Juneja; Chandra Mohan (1990). Ambivalence: Studies in Canadian Literature. Allied. pp. 156–157. ISBN 978-81-7023-109-7. https://books.google.com/books?id=39FHAAAAYAAJ. 
  9. Steven Leuthold (2010). Cross-Cultural Issues in Art: Frames for Understanding. Routledge. pp. 142–143. ISBN 978-1-136-85455-2. https://books.google.com/books?id=z9GsAgAAQBAJ&pg=PA142. 
  10. Tracy Pintchman (2007). Women's Lives, Women's Rituals in the Hindu Tradition. Oxford University Press. pp. 194–195. ISBN 978-0-19-803934-1. https://books.google.com/books?id=7lOc8ZoLV0wC&pg=PA194. 
  11. Tracy Pintchman (2007). Women's Lives, Women's Rituals in the Hindu Tradition. Oxford University Press. pp. 194–196. ISBN 978-0-19-803934-1. https://books.google.com/books?id=7lOc8ZoLV0wC&pg=PA194. 
  12. Brenda Pugh McCutchen (2006). Teaching Dance as Art in Education. Human Kinetics. pp. 450. ISBN 978-0-7360-5188-0. https://books.google.com/books?id=C0yjXGJ3EEoC. 
  13. Shobita Punja (1999). Khajuraho: the first thousand years. Penguin Books. pp. 71–74. https://books.google.com/books?id=CwfWAAAAMAAJ. 
  14. Diana L. Eck (1982). Banras, City of Light. Knopf. pp. 113, 256, 276. https://books.google.com/books?id=lkkqAAAAYAAJ. 
  15. Zakaria, Namrata. The Lure of Isha, Harpers Bazaar (June 2013), бит  106108. 26 сентябрь 2013 тикшерелде.
  16. Zakaria, Namrata. Fashion label to 'yogi': Donna Karan on an Indian holiday, The Indian Express (14 March 2013). 26 сентябрь 2013 тикшерелде.
  17. Vyas, Sheetal. Holy Days, Outlook (1 April 2013). 26 сентябрь 2013 тикшерелде. 2013 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-09-27, retrieved 2018-01-04 
  18. International Shivaratri fair in Mandi. Himachal tourism. әлеге чыганактан 14 April 2010 архивланды. 8 February 2012 тикшерелгән.
  19. The International Festival. әлеге чыганактан 1 April 2009 архивланды. 2010-02-07 тикшерелгән.
  20. Mandi -The Seventh Heaven. әлеге чыганактан 10 April 2011 архивланды. 2010-02-07 тикшерелгән.
  21. Mahashivaratri – The Night of Lord Shiva. Explore Himalaya. 23 February 2009 тикшерелгән.(үле сылтама)
  22. Trinidad Hindus observe Shivratri amid Carnival Celebration. Repeating Islands. 31 August 2016 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү