Ганапатья Ганешага (ул шулай ук Ганапати дип атала) Сагуна Брахман буларак табына торган деноминация.[2]

Ганапатья
Моның хуҗасы Карпака Винаякар гыйбадәтханәсе
Ганешаның биюе һәм татлы әйберләр яратуы күрсәтелгән. Аста тычкан сурәтләнгән.[1] Уолтэрс Сәнгать Музее.

Ганешага табыну башка Ходайлар белән табыну белән бергә бара дип танылган. Барлык юнәлеш Һинд дине тарафдарлары догаларны, әһәмиятле оештыруларны Ганешага чакырулар белән башлыйлар, чөнки Ганешаның роле башлаулар Ходае. Гәрчә күп Һинд дине секталары Ганешага табынсалар да, Ганапатья сектасы моннан ераграк барып Ганешаны иң олы җан дип игълан итә. Ганапатья ул төп биш Һинд дине секталарның берсе - Шивада концентрацияләнгән Шайвизм, Шактига концентрацияләнгән Шактизм, Вишнуга концентрацияләнгән Вайшнавизм һәм Сурьяга концентрацияләнгән Саура белән беррәттән. Шулай ук Смартизм сектасы бар, ул Адвайта фәлсәфәсе яклы һәм Щанкарачарья популярлаштырган "биш формага табыну"ны практикалый. Бу системада Ганеша, Вишну, Шива, Дэви һәм Сурья Сагуна Брахманның биш тигез формасы буларак карала.[3]

Ганапати кимендә бишенче гасырдан Шайвизмның өлеше буларак табына ителә иде. Аерыла торган Ганапатья сектасы мөгаен алтынчы һәм тугызынчы гасырлар арасында барлыкка килгән: Шри Анандигириның Шанкара Дигвиджайяда (Ади Шанкара тормышында) алты секта искә алына. Ул иң югары ноктага унынчы гасыр тирәсендә җиткән һәм Ганешага багышланган гыйбадәтханәләр төзелгән, аларның иң зурысы Тамил Надуда Тиручирапаллиның Кыя Фортында (Мең баганалар Залы) Учи Пиллаяр Коил. Ганешага бу сектада Иң Югары Җанга (Пара Брахман) буларак табыналар. Һинд динендә бу формада төп Ходай буларак ул гадәттә Шивага карый торган Парамешвара (Иң Олы Ходай) эпитеты белән мәгълүм.

Соңрак сектаны Морья Госави популярлаштырган. Бер чыганак буенча ул кеше куллары белән ясалган Ганапати потын тапкан һәм 14-енче гасырда Пуне янында Моргаон Ганеша гыйбадәтханәсен төзегән.[4]

Аның җитәкләве астында Ганапатья сектасы көньяк көнбатыш Һиндстанда, үзәге Чинчвадта унҗиденче һәм унтугызынчы гасырлар арасында мәшһүр булып киткән. Аның үзәге һаман Маратхи-телле Махараштрада югары каста Һиндулары арасында һәм ул башка Көньяк Һиндстан өчен әһәмиятле. Тугърылар Чинчвад һәм Морагао арасында ел саен дини сәфәргә йөриләр.

Секта билгеләренә маңгайда кызыл түгәрәк яки җилкәләрдә фил йөзе һәм казык теше тамгалары тора.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ganesha. The Walters Art Museum.
  2. Ganapatyas 2006 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган. Article from PHILTAR, Division of Religion and Philosophy, St Martin's College
  3. Grimes, John A. Ganapati: Song of the Self. (State University of New York Press: Albany, 1995) p. 162.
  4. санскр. (IAST) GĀṆapatyas Article from BookRags.com

Тышкы сылтамалар үзгәртү