Пхном Чисор - Камбоджада, Такео Провинциясендә, Самраонг районында, Ровиенг коммунасында, Док Пор авылында 133 м биеклектәге калкулык. Ул Пномпеньдан 42 км көньякта калкып тора.

Пһном Чисор

Phnom Chisor stairs.jpg
Ил [[Камбоджа]]
Урнашу урыны Такео Провинциясе, Самраонг районы
Координатлары 11°11′04″ т. к. 104°49′24″ кч. о.HGЯO
Кайсы дини агымга карый Шива һәм Вишну Ходайларына табыну
Нигезләүче Сурьяварман I (1010-1050)
Төзелеш еллары ???—11-енче гасыр

Гыйбадәтханә

үзгәртү

Калкулыкның өстендә борынгы Кхмер гыйбадәтханәсе бар. Гыйбадәтханә 11-енче гасырда латерит һәм кирпечләрдән, киселгән комташ тоташтыргычлар белән төзелгән булган.[1] Аны Кхмер Империясе патшасы Сурьяварман I төзегән,[2]:136[3]:96 ул Ведик Брахманизм тарафдары булган. Гыйбадәтханә Һинд дине Ходайларына Шива һәм Вишнуга багышланган. Гыйбадәтханәнең беренче атамасы Шри Сурьяпарвата булган, бу "Сурья" тавы дигәнне аңлата.

Калкулыкның астында баскычлар астында Сон Ревеанг исемле бина бар, ул хәзер Буддизм табыну урыны буларак кулланыла, һәм тагын Тонле Ом бар, ул гыйбадәтханәнең барайсы.[4]

 
Пһном Чисор географиясе

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. cambodia-travel.com Phnom Chisor 2018 елның 24 октябрь көнендә архивланган.
  2. Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  3. Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9781842125847]]
  4. Angkorguide - Phnom Chisor, archived from the original on 2020-08-03, retrieved 2018-11-11 

Тышкы сылтамалар

үзгәртү