Сурьяварман I (1001—1050) — Кхмер Империясенең патшасы.

Пном Тьисор

Сурьяварман I — Тамбралинга (Малакка ярымутравында, хәзер Лигор) шаһзадәсенең улы, ул көнчыгыш Камбоджадан, Шамбхупурадан булган дип санала. Сугышып хөкемне Джаявираварманнан тартып алган. 1010 елда Яшодхарапурага күчкән. 1012 елда таҗ кигән. Үзенең вассаларының тугърылык антын ул сараеның баганаларында мәңгеләштергән. Браминнарның хөкемен чикләгән: Шивакайвалья гаиләсе әгъзаларының девараджи йоласын үтәргә мирас хокукын юк иткән, әмма тулысынча брахманнар хезмәтеннән баш тартмаган. Үзенең кызын үзенең гуруга, Джаяварман II токымы - Йогишварапандитага кияүгә биргән. Хөкем узурпаторы буларак, Сурьяварман I-гә яхшы шәҗәрәне төзегәннәр, анда ул ана ягыннан Индраварман I-дән һәм Шаптадевакуда ыруыннан чыгышлы дип әйтелгән. Талантлы полклар җитәкчесе буларак Сурьяварман I тулысынча диярлек Камбоджаны яулап алган, Сиам көньягының җирләрен кушкан, мәсәлән, хәзерге Лопбури провинциясе территориясендә урнашкан Лаво дәүләтен. Күп җирләр салым түләргә тиеш булган, көньяк Лаос җирләре буйсындырылган булган. Сурьяварман I әмере буенча Яшодхарапурада Көнбатыш Барай төзелеше башланган булган, аның озынлыгы 8 000 метр булган, ә киңлеге 2000 метр булган. Пхимеаканас гыйбадәтханә комплексы төзелеше Сурьяварман I тарафыннан башланганмы, юкмы икәне билгеле түгел, әллә ул эшне бетергән генәме, әллә комплексны торгызган микән. Сурьяварман I хөкеме вакытында Ват Ек, Ват Басет, Пном Тьисор төзелгән булган. Шулай ук Сурьяварман I кайбер ансамбльләрне янә төзегән яки киңәйткән, мәсәлән, Прэахвихеа гыйбадәтханәсен. Сурьяварман I вакытында дәүләт дине булып Шиваизм торган, әмма аңа күңеленә Махаяна Буддизмы ошаган. Нәкъ менә бу караш аның Малаккадан булуын раслый, чөнки анда Менам елгасы дельтасында булган Буддист Дваравати Патшалыгы тәэсирендә бөтен чиктәш җирләр һәм дәүләтләр булган. Сурьяварман I 1050 елда үлгән, аның үлем исеме Параманирванапада булган.

Камбоджа Патшалары
Алдан килүчесе:
Джаявираварман
Камбуджадеша
ок. 10061049
Варисы:
Удаядитьяварман II