Ахамкара (аханкара; санскр. अहंकार, санскр. (IAST) Ahaṃkāra) — үзаңны, үзенең "мин" турында аңлауны, эгоны атаучы Санскрит төшенчәсе. Һинд фәлсәфәсендә санкхья мәктәбенең бер концепциясе булып тора. Беренче мәртәбә Упанишадаларда очрый: "Чхандогья-упанишада" һәм "Прашна-упанишада"да. "Прашна-упанишада"да ахамкара дүрт ("эчке коралларның") Антахкараналарның берсе дип тасвирлана, буддхи, читта һәм мáнас белән беррәттән. "Чхандогья-упанишада" ахамкара турында үзаң буларак турында сөйли, атманны тәннән аера алмаганнар, эго (ахамкараны) матди тән белән тәңгәлләштерәләр дип раслана.

«Сиддха-сиддханта-паддхати»да ахамкараның түбәнге чагылышлары санап үтелә[1]:

  • абхимана — үзлек хисе, эго;
  • мадия — тән хисе, фикерләрнең һәм хисләрнең үзенеке итеп;
  • мама-сукха — үз бәхет фикере;
  • мама-дукха — үз бәхетсезлек фикере;
  • мама-ида — берәр нәрсәгә дә була үзең генә ия булу хисе.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Kiran Kumar K., Ego and ahamkara: Self and identity in modern psychology and Indian thought,2011
  1. Горакшанатх. Сиддха-сиддханта паддхати. — шлока 1.44.