Тямпа җәмгыяте күбесенчә Һиндстан мәдәнияте нигезендә формалашкан, ул элегрәк чор гадәтләрен һәм традицияләрен үзе эченә алган. Борынгы Тямнарның көнкүреш тормышы диңгезгә юнәлгән булган, бу диңгез буе үзәне яшәүчеләре көнкүреше һәм мәдәниятенә зур йогынты ясаган. Тямнар тормышына шулай ук килгән Һиндстан диннәре — Һинд дине һәм әзрәк дәрәҗәдә Буддачылык йогынты ясаган — алар үзенең киң пантеонына биредәге культ һәм ышанулар Илаһларын керткән.

Тямпа җәмгыяте
Урын Тямпа[d]
Хәзерге тямнар – Тямпаның борынгы халкының токымы.

Тямпа халкы шактый бертөрле булган, этник мөнәсәбәттә борынгы Тямнар күбрәк булган. Бары тик үзләренең дәүләтенең кырыйларында гына Тямнар күршеләре белән элемтәгә кергәннәр — төньякта Вьетлар белән, көньякта Кхмерлар белән һәм көнбатышта тау кабиләләре белән. Безнең эра башына үзәк Вьетнамның яр буе районнарында яши башлап V гасырга Тямнарга Һинд цивилизациясе зур йогынты ясый, алар Һинд динен һәм Һинд язуын кабул иткәннәр. Тямнарның соңрак тарихы өчен шулай аталган “Көньякка марш” (вьетн. Nam tiến; нам тьен) — бу Вьетлар тарафыннан Тям җирләрен салмак колонизациясе, ул XI гасырда башланган.

1471 елда Вьетлар Тям башкаласын Виджайяны җимергәннәр һәм илнең күпчелек өлешен яулап алганнар. Бары тик ике көньяк патшалык – Каутхара һәм Пандуранга берникадәр автономияләрен калдырганнар. Төп этник территорияләрен югалтуларына һәм Һинд диненнән Исламга күчеп берникадәр китүләренә карамастан, тулаем алганда Тямнар милли үзаңнарын һәм кайчандыр балкучы бабалар мәдәниятенә караганлыкларын саклап калганнар. Безнең көннәргә кадәр барып җиткән Тям язмаларыннан халык көнкүреше, гади Тямнарның мәдәнияте һәм гадәтләре турында әз барып җиткән, мәгълүматның күбрәк массивы хөкем итүче династияләргә һәм дини сорауларга карый.

Чыганаклар үзгәртү

 
Санскрит телендә язма белән Тям стеласы копиясе.

Тям җәмгыяте турында төп тарихи чыганаклар булып а) Археологик һәйкәлләр, б) Санскрит һәм борынгы Чам телендә язмалар, в) Кытай һәм Вьет язмалары тора. Археологик казулар нәтиҗәсендә табылган кирпеч һәм таш корылмалар, керамик һәм металлик эшләнмәләрне еш төгәл даталап булмый. Моннан тыш, еш теге яки бу предмет яки корылманы сәнгать белгечләре Тямпа сәнгатен төркемли торган билгеле стильгә кертеп булмый. [1].

Тямпа территориясендә борынгы заманнарда да, Яңа һәм өр яңа заманнарда да булган сугышлар нәтиҗәсендә күп борынгы язмалар сакланып калмаган. Борынгы Тямпа язмаларының төп пластыны табышлары һәм XIX гасырда һәм XX гасыр башында булган. Санскритта текстлар хәзер булган Текстлар корпусының өчтән бер өлешен тәшкил итәләр, әмма соңрак археологик табышлар буенча янә тикшерелергә тиеш.[1].

Борынгы чам телендә текстлар катлаулы булганга күрә начар өйрәнелгән һәм Санскрит телендәгеләрдән күпкә сирәгрәк бастырылган булганнар. Борынгы Тям теле хәзер үле тел булып санала. Анда югалтылрган мәгънәләр белән Санскрит сүзләре күп, Синтаксис һәм лексика хәзерге Чамский теленнән аерылып тора. Моннан ары, язу шулкадәр үзгәргән ки, хәзерге Тямнар борынгы язмаларны инде аңлый алмыйлар. [1]. Тямпа язма чыганакларының борынгы проблемасы булып (Санскритта да, Чам телендә дә) аларның илнең тарихының “рәсми” юрамасын гына бирүе булып тора, ул Тям элитасы тарафыннан язылган (патшалар, каһиннәр һәм затлы чиновниклар), һәм алар гади халыкның тормышын тулысынча исәпкә алмыйлар. [1].

Төрле Кытай һәм Вьет тарихи хроникалары тышкы чыганакларга карый һәм гел объектив булып тормыйлар. Алар илләр арасында мөнәсәбәтләр турында мәгълүмат бирәләр (Тямпа һәм Кытай, Тямпа һәм Дайвьет, Тямпа һәм көньяк күршеләр белән), үзәкләшкән империяләрнең Чампа булган таркалган дәүләт турында аңлавын чагылдыралар, алар еш үз аңлау призмасы белән бозылып күренә. География, тарих яки этнография кебек сфераларда Кытай һәм Вьет чыганакларының объективлыгы зур, әмма Тямпаның сәяси системасы анализында аларда хорафатлар бар. Тямлар үз чиратында Вьетларның һәм Кытайларның иҗтимагый-сәяси күренешен язып чагылдырмаганнар, моның өчен башка төр сүз иҗаты жанрларын кулланганнар

Этногенез һәм таралышы үзгәртү

Борынгы тямнар Австронезия халкы булганнар,алар безнең эра башында үзәк Вьетнамның яр буе үзәннәрендә яши башлаганнар һәм берничә патшалык эшләгәннәр. Бу территориядә Тямнарның алдан килүчеләре булып Сахюинь мәдәнияте кешеләре булган, әмма алар иртә Тямнарның составына, таралышына һәм мәдәниятенә никадәр йогынты ясаганнары мәгълүм түгел. Тямнарның этногенез ы ахыргача өйрәнелмәгән, алар мөгаен Малайя архипелагы утрауларыннан килгән (Хәзерге Тямнарның Чам теле Малайя теленә һәм Ачех теленә охшаш, әмма анда Санскрит теленнән алынма сүзләр күп). Хәзерге этнограф-галимнәр беренче дулкын Тям яшәүчеләренең ватаны булып Калимантан утравының төньяк-көнбатыш яр буе дип фараз итәләр (шуңа күрә борынгы тямнарны «Протомалайялылар»га яки «протоиндонезиялылар»га кертәләр)[1][2][3][4][5][6].

Яр буе территорияләрендә яши башлап, борынгы Тямнар үзәк Вьетнамда яшгән асаба халыкларны кысрыклаганнар һәм өлешчә ассимиляцияләгәннәр. Хәзерге вакытта бу күбесенчә Тэйнгуен платосында яшәгән халыклар, Таулы Тямнар һәм аларга якын Тхыонглар исеме астында мәгълүм. Фактик рәвештә бу Мон-кхмер телләр гаиләсенең мон-кхмерлары, алар төрле нисбәттә Тямнар мәдәниятен яки Чам телләрен кабул иткәннәр. Тям йогынтысы иң зур булган халыкларга раглай һәм тюру халыкларын кертәләр, ә шулай ук зярай һәм эде халыкларын, өлешчә — Мнонгларны.[7][8][2][5]. Нәтиҗәдә тямнар озын диңгез буе территориясендә яши башлаганнар, ул төньякта тыгыз Хонгха (Кызыл елга) дельтасына якынлашкан, көнбатышта ул Чыонгшон (Аннам таулары) белән чикләнгән булган, ә көньякта Меконг дельтасы белән. Үзәк Вьетнамның төньяк өлешендә Тямнар Линьи морзалыгында яши башлаганнар, тора-бара ул Тямпа составына керә башлаган. Моннан ары, Тямнар Фунань Кхмер патшалыгы халкының зур өлешен тәшкил иткән, ул Меконг дельтасын һәм Тонлесап күле тирәли җирне биләгән. [9][10][4]. Озак вакыт дверендә Тямпа яр буена яңа дулкын күчеп килүчеләр килгән, алар борынгы Тямнарга кардәш булганнар, шуңа күрә алар белән тиз ассимиляцияләнгәннәр. Болар күбесенчә Малакка ярымутравыннан, Суматра, Ява һәм Калимантан утрауларыннан, һәм азрак дәрәҗәдә Филипиннан һәм Тайваньнан австронезиялеләр булган. Мәсәлән, 1318 елда язмалардан Вьетнам Те Нанг исеме буенча билгеле Тям патшасы Вьетлар тарафыннан тар-мар ителгән һәм әнисе туган җирендә Явада качкан.

 
Чакьеуда крепость стеналары калдыклары.

Тямнарның дәүләтләре Симхапура шәһәре тирәли булганнар, алар Линьи морзалыгының башкаласы тирәли барлыкка килгән (хәзерге Куангбинь һәм Куангнам провинцияләре арасында территория) VIII гасыр уртасында Кытай хроникалары Линьины искә алмый башлаганнар, һәм Тямнарның бу җирен Хуаньвань дип атаганнар. Шул ук вакытта Тямпаның үзәге Тхубон елгасы үзәненнән көньяккарак күчерелгән булган. IX гасырның икенче яртысыннан Тямпаның үзәге булып Индрапура булган (хәзерге Куангнам провинциясе), ә XI гасырның уртасыннан — Каутхара (Кханьхоа) һәм Пандуранга (Ниньтхуан), ә XII гасыр уртасыннан — Виджайя (Биньдинь). Индрапура династиясе (875 ел) хөкем итү башлавы белән чыганакларда «Тямпа» топонимы барлыкка килә («Тямнар җире»)Кытай елъязмаларында Чжаньчен (佔城) дип аталган, бучто «Илаһи шәһәр» дип тәрҗемә ителә һәм мәгънәсе «Тямпапура» яки «Тямпа шәһәре». Ул вакытта Тям территориясе төньякта Куангбиньдан көньякта Ниньтхуанга кадәр җир биләгән. [1][11][6]. XI гасырның икенче чирегеннән төньяк Тям җирләренең Вьетлар тарафыннан колонизациясе башланган, алар Кызыл елга үзәненнән күченгәннәр. 1145 елда Тямпаны күп булмаган вакытта Кхмер патшасы Сурьяварман II яулап алган, ә 1190 елда — Кхмер патшасы Джайаварман VII. Шул чорда Тямнарга Кхмерлар зур йогынты ясаганнар, ул XIII гасыр уртасына кадәр дәвам иткән.[1]. XIV гасырның икенче яртысында Тямпа үсеш чорын кичергән, аны өч мәртәбә Тханглонг яулап алган һәм алар Кызыл елга дельтасында хуҗа булганнар. Тямнар Вьетлар җирләрендә шулкадәр актив яши башлаганнар ки, 1374 елда император Дайвьет чикләрендә Чам телендә сөйләшергә ярамый дигән указ чыгарган.
1499 елда Дайвьет императоры барлык Вьетларга кенәздән гади кешегә кадәр Тям хатыннарын алмаска дигән указ чыгара. 1509 елда Вьетлар Дайвьет башкаласы тирәсендә яшәгән һәм ниндидер "заговор"да катнашкан дип уйланган Тямнарның суешын оештыралар. Шулай итеп, Кызыл елга дельтасында яшәгән зур Тям җәмәгате юкка чыгарылган.[1].

Көньякка таба марш үзгәртү

Тямнар һәм Вьетлар арасында күптән чик бәхәсләре булган, еш кына алар коралланган конфликтларга китергән. 1025 ел тирәсендә шулай аталган "Көньякка марш" башланган бу Тям җирләренең озка планлаштырылган процессы, ул көч методлары белән дә, дипломатик методлары белән дә үткәрелгән. Вьетлар Тям җирләрен тартып ала башлаган һәм аларга халкы артып киткән Кызыл елга дельтасыннан колонистларны яшәргә китергән. Тямнар контроле астындагы яр буе үзәннәрендә халык Вьет җирләренә караганда әзрәк тыгызрак яшәгән һәм Вьет күчмәләре еш яңа өлкәләрдә доминирлаган элемент булып киткән.[1][12][6].
Вьетларның узуы яр буе тигезлекләре буенча барган, алар "вәхши"ләр - тхыонглар ("мой) яшәгән таулы районнар джунглиларына узып кермәгәннәр. Яулап алынган өлкәләр һәм патшалыклар Дайвьет провинцияләре булып киткән, ә аларның Тям халкы - милли азчылык булып киткән. Тыныч колонизация белән Тямнарның салмак тел һәм дини ассимиляциясе белән янәшә барган, алар Вьет иҗтимагый институтларын кабул иткәннәр.[1]. 1036 елда Вьетлар хәзерге Нгеан провинциясендә үз лагерен нигезләгәннәр, шулай итеп алар көньяк җирләрнең колонизациясен башлаганнар. XI гасыр уртасына Вьетлар хәзерге Хатинь провинциясе җирләрен контрольгә алганнар, 1069 елда Тямпаның өч төньяк даирәсен аннексияләгәннәр (хәзерге Куангбинь һәм Куангчи провинцияләрен). 1075 елда Дайвьет императоры янә алынган җирләрен колонизацияләү турында указ бастыра, ә 1103 елда Тямнар күптән түгел вакытка бәхәсле даирәләрне тартып алалар. XII гасырның икенче яртысына Тямнар һәм Вьетлар арасында чик Хайван үткеле районында булган.[1][12][13][6].

XIV гасыр башында Тям патшасы Джайя Симхаварман III Вьет принцессасына өйләнгән, моның өчен ул Вьетларга Хайван үткеленнән төньякка таба яткан ике даирәне биргән (хәзерге Куангчи провинциясенең көньягы һәм Тхыатхьен-Хюэ провинциясенең төньягы). Тиздән патша үлгән, принцесса Тямпадан качкан, ә бәхәсле җирләр озак вакытка Тямнар һәм Вьетлар арасында ызгыш предметы булып киткән. [1]. В 1402 елда массакүләм бәреп керү куркынычы астында Тям патшасы Вьетларга хәзерге Куангнам провинциясенең төньяк өлешен бирә. Әмма Вьетлар ирешелгәндә туктамаганнар һәм күчкәннәрнең агымын Куангнамның көньяк өлешенә җибәргәннәр, һәм шулай ук хәзерге Куангнгай провинциясенең төньяк өлешен яулап алганнар. Җирле халык башында Вьетлар җиңүчеләр ягына күчкән Тям кенәзләрен куйганнар, ә риза булмаган Тям крестьяннарын салым ташламалары һәм җир бирү белән тыйганнар. Бары тик Вьетларның дәүләтен Кытайлар тарафыннан дүртенче яулап алуы (1407-1427) күп булмаган вакытка Вьетларның көньякка хәрәкәтен берникадәр вакытка туктаткан. Тям җирләренә халыкны кертү һәм ассимиляция шулкадәр уңышлы булган ки, 1433 елда Тямнар Дайвьетка походка чыкканда, Куангнам яшәүчеләре инде Вьет императоры ягында сугышканнар.[1].

1471 елда Вьетлар Тям башкаласын Виджаяны җимергәннәр һәм элеккеге Тям патшалыгын үз Мандариннары арасында бүлгәннәр. Дайвьетның яңа провинцияләрендә мәктәпләр ачылган, аларда Тямнарны Вьетнам теленә өйрәткәннәр, яңа җирләрне үзләштерү өчен хөкүмәт Вьет күченүчеләрен җибәргәннәр. Дайвьет хөкүмәте астына төшкән Тямнарның күпчелек өлеше вакыт белән ассимиляцияләнгән булган, ә күп булмаган өлеше берникадәр автономия саклаган Тям Каутхара һәм Пандуранга патшалыкларына күченгән.

Урбанизация үзгәртү

 
Биньдинь провинциясенең Туифыок уездында Тям манаралары һәм шәһәр калдыклары.

Тямпа шәһәр цивилизациясе булган. Гадәти Тям шәһәре биредәге патша яки кенәзнең ныгытылган резиденциясе белән крепость булган. Кагыйдә буларак, шәһәрләр диңгез ярыннан ерак түгел елга тамакларында булган, бу аларга кызу сәүдә итәргә, һәм шул ук вакытта диңгездән еш һөҗүмнәрне кире кайтарырга мөмкинчелек биргән. Төрле периодларда Тямпаның эре шәһәрләре булып Вишнупура (Куангчи провинциясе), Симхапура һәм Индрапура (Куангнам), Виджайя (Биньдинь), Каутхара (Кханьхоа), Пандуранга, Вирапура һәм Раджапура (Ниньтхуан), һәм шулай ук Кандарпапура һәм Грамапура булган (аларның төгәл урыны билгеле түгел). Шәһәрләр хөкем итүче династияне тәэмин иткән төрле кланнарны тәэмин иткәннәр, яки Тямпа тәхетләрен тартып алырга омтылганнар.[1][6].

Илнең башкаласы булып озак вакыт дәвамында шәһәр булган, аннан хөкем итүче династия булган. Хөкем итүче династиянең алмашуы шулай ук башкаланың алышынуына китергән, әмма башкала һаман Тямпапура дип аталуын дәвам иткән («Тямпа шәһәре»). Бары тик Виджайя XII—XV гасырларда Тямпаның даими башкаласы булган, анда хөкүмәтне төрле династияләр алганнар (биредәгеләр дә, региональләр дә).[1].

Иҗтимагый иерархия үзгәртү

Гәрчә Тямпаның сәяси корылышы күбесенчә Һиндстаннан алынса да, иҗтимагый система күп аермаларга ия булган. Тям җәмгыяте Һиндстан трактовкасында каста системасын белмәгән, Тямпада брахманнар патшалардан өстенрәк куелмаганнар, ә ил башында бер-берсе арасында нык бәйле дөньяви һәм рухи хөкемнәр торган.[1].

Тям язмалары буенча, иҗтимагый иерархия түбәсендә брахманнар (каһиннәр) һәм кшатрийлар (аерым Тям ыругларның патшалары һәм кенәзләре) торган. Каһиннәр арасында патша брахманы (пурохита) торган, ул монархның якын киңәшчесе булган, һәм сайланган брахманнар, алар патша династияләренең генеалогияләрен төзегәннәр. Барлык брахманнар да махсус сак астында торган, аларның тормышы башка кешеләрнең тормышыннан өстенрәк кыйммәткә ия булган. Кшатрийлар варнасыннан хатынның брахман белән никахы кәләшнең статусын шактый күтәргән, әмма язмаларда брахманнар саныннан хатыннар белән кшатрийлар белән никахлары турында әйтелми. Тямпада брахманның статусы патшаныкыннан югарырак булмаган, әмма брахман гаиләсе белән шура бик престижлы булган. Шулай итеп, Һиндстаннан аермалы буларак Тямпаның иерархик системасы брахманнар һәм патша ыруларыннан никахлар рөхсәт ителә.[1][11].  

Кшатрийлар һәм түбәнрәк катлаулар арасында зур авторитетка патша ия булган, ул җирдә Ходай образын чагылдырган (иң еш булып Шива, кайвакыт - Индра). Тямпаның иҗтимагый иерархиясе күбесенчә буыннан-буынга күчкән. Буын буенча патша ыруында урын, һәм шулай ук сарай яны чиновникларының рангы һәм вазифасы күчкән. Еш кына бу иерархияләр кисешә торган булганнар, чөнки күп югары чиновниклар патша фамилиясенә ия булганнар һәм әһәмиятле каһин ырулары белән туганлыкта булган.[1].

Тям язмаларында гади халык турында әйтелми, шуңа күрә хәзерге тарихчыларга ирекле крестьяннар һәм кәсепчеләр турында әз мәгълүм. Шулай да, язмаларда гыйбадәтханә коллары турында әйтелә, аларга хәрбиләр һәм шулай ук тирәдәге авыллар яшәүчеләре караган. Шулай да, патша хөкүмәтенә конкрет урын зур игътибарга ия булган, чөнки ул хөкем итүче династиягә караганына сылтама ясаганда, ул үзенең билгеле авылдан (грама) яки шәһәрдән (пура) икәнен әйтергә тиеш булган. Яшәү урынын искә алу асаба килеп чыгышына ишарә иткән, бу ниндидер хөкүмәт вәкаләтләренә дәгъва кылырга рөхсәт иткән. Моннан ары, иң якын бабалар яки ыруның мифик нигезләүчеләр хөрмәтенә соңгы юлга озату йолалары кешене конкрет урын белән бәйләгән. Тямпаның һәр яшәүчесе беренче чиратта географик бәйләнеш буенча ассоциирланган булган («шундый авылдан»), ә шуннан соң туганлык аша («фәлән, фәләннең улы»)[1][14].

Гыйбадәтханә коллыгыннан ары Тямпада шулай ук бурыч коллыгы да булган. Үз гаиләсен тәэмин итә алмаган теләсә нинди ярлы кеше, бурычларын түләр өчен үзен яки гаилә әгъзаларын сата алган. Колларның башка төркеме булып дәүләт файдасына авыр эшләргә мәҗбур ителгән җинаятьчеләр булган. Әмма иң күпсанлы коллар төркеме булып хәрби әсирләр булган, алар Тямпа белән күрше илләргә походлар вакытында кол ителгән булганнар (Вьетлар, Кхмерлар, Лао һәм Тхыонглар (таулылар))[1].

Көнкүреш мәдәнияте үзгәртү

Борынгы Тямнар изоляцияләнгән яр буе үзәннәрендә яшәгән булганнар һәм диңгезгә юнәлдертелгән булганнар, алар күптән инде маһир диңгезчеләр, сәүдәгәрләр һәм балыкчылар буларак мәшһүр булганнар. Алар шулай ук көнбатыш һәм көньяк күршеләр белән контакта кергәннәр, Лао, Кхмерлар, Моннар һәм Тайлылар җирләренә тау үткелләре аша сәүдә кәрваннары җибәргәннәр. Төньякта үзләре Һиндстан мәдәнияте кануннарын кабул иткән Тямнар шулай ук Кытай цивилизациясе йогынтысын кичергәннәр. Безгә кадәр барып җиткән Тям мәдәнияте чагылышлары күбесенчә каһиннәргә һәм патша сараена караган (алар заказлары һәм карашлары буенча ясалганнар), фольклор аларның зур булмаган өлешен генә тәшкил иткән.[1][3][10][5].
Тям җәмгыяте туган җирләргә нык бәйле булган, ә шуннан соң гына гаиләгә. Нәкъ менә шуңа күрә Тям динендә зур урынны Җир Ходайлары биләгән. Тямнар гел ыру зиратлары һәм "кутлар" (бабалар каберләре) белән нык бәйле булганнар, аларда әһәмиятле рольне бәйрәмнәр уйнаган, алар туган гыйбадәтханәгә, авылга һәм бабаларга багышланган булган.[1].
Тямпада белемне бары тик җәмгыятьнең элитасы алган. Патша каны принцларын шәхси остазлар өйрәткәннәр, алар дхарма буенча идарә сәнгатенә өйрәткәннәр. Моннан ары, яшь кешеләр Һинд фәлсәфи һәм дини трактатларын өйрәнгәннәр, җәядән атканнар һәм атларда йөргәннәр. Патша балаларына сабак бирүдән башка, Тям текстларында белем бирү турында башка шәһадәтнамәләр юк. Калып:Также

Календарь һәм бәйрәмнәр үзгәртү

Тямнарның көн саен тормыш ритмы ел фасыллары, Ай фазалары һәм уңыш җыюлары белән билгеләнгән булган. Патшалар дин зур роль уйнаган елъязманы кулланганнар. Тямнар Борынгы Һинд календарен кулланганнар, Һиндстан астрономиясен һәм ай буенча ай системасын алганнар, әмма атналарга бүленүне бер дә белмәгәннәр. Тямпада күптөрле эфемеридалар булган, алар буенча патша каһиннәре, астрологлар һәм гади брахманнар гыйбадәтханәләрне кору, тәхеткә утыру, бәйрәмнәр үткәрү, туйлар һәм соңгы юлга үткәрү йолаларын үткәргәннәр. Хәзерге көннәргә кадәр калган Тям эфемеридалары бераз хәзерге гороскопларга охшаш булганнар.[1][5].
Санскрит текстларында еллар цифрлары еш символик сүзләр белән тапшырылган булган. Бу метрика законнарына буйсынып шундый дата язмасын шигырь текстына куярга җиңел булсын өчен эшләнгән булган. Мәсьәлән, бушлыкны билгеләүче сүзләр (һава, күк, һ.б.) шулай ук нольне билгеләгәннәр; берәмлек әйберләрен билгеләүче сүзле (җирне, айны, һ.б.) - берәмлекне билгеләгәннәр; парлы предметларны билгеләүчеләр (күзләрне, колакларны һ.б.) - икене. Нәтиҗәдә, "бармаклар елы (10), тәмнәр (6) һәм күзләр (2)" кебек язмасы барлыкка килгән, бу "1062 шака елы" (безнең эраның 1140 елы), яки "планеталар елы (9), таулар (7) һәм күзләр (2)", моның мәгънәсе "972 шака елы" (безнең эраның 1050 елы). Шулай итеп, теләсә нинди елны Тямнар цифрлар белән язганнар (күбесенчә Чам телендә язмаларда, алар гел проза белән язылганнар булган), яки цифрларны билгеләүче символик сүзләр белән (Санскриттагы шигырьләрдә).
Крестьяннар айларны айлар фазалары үзгәрүе белән үлчәгәннәр, ә елны - ел фасыллары белән үзгәрү белән. Санскриттагы текстларда айларның Һинд исемнәре кулланыла, Чам телендәге текстларда көннәр һәм айлар тәртип номерлары белән билгеләнгән булган (бары тик ике соңгы ай чыгарылма булып торган, аларның исемнәре булган). Тямпаның Санскрит язмаларында шундый айлар очрый - чайтра яки тапасья, вайшакха, джьештха яки дайштха, ашадха яки шучи, ашвина, магха һәм пхальгуна (текстларда барлык төгәл даталар — гыйбадәтханәләрне изгеләштерү даталары). Язмаларда шравана, бхадрапада, картика, маргаширша һәм пауша искә алынмый. Мөгаен, муссон айлары (июль — сентябрь) һәм тайфуннар айлары (октябрь — декабрь) әһәмиятле дини церемонияләр өчен яхшы булмаган дип саналганнар булган, шуңа күрә бу периодларда нинди дә булса гыйбадәтханә изге йолалар турында язмалар юк.[1].
Ай ике яртыга бүленгән: килүче һәм китүче ай (Санскритта текстларда алар «якты» һәм «караңгы» ярты дип аталганнар). Ай көннәре һәр ярты өчен аерым саналган булганнар, мәсьәлән, «4-енче артучы айның 5-енче көне». Атна көннәре планеталар исемнәре буенча аталганнар: якшәмбе — Кояш көне, дүшәмбе — Ай көне, сишәмбе — Марс көне, чәршәмбе — Меркурий көне, пәнҗешәмбе — Юпитер көне, җомга — Венера көне, шимбә — Сатурн көне. Тямнарда көн ничек бүленгән, алар сәгатьләрне һәм минутларны белгәннәрме юкмы турында хәзерге галим-ориенталистлар белмәгәннәр, мөгаен Тямпада су сәгатьләре һәм Кояш сәгатьләре кулланылган булган, аларны иң якын күршеләр - борынгы Кхмерлар буенча беләләр.[1].

Гаилә үзгәртү

 
XIII—XIV гасыр Тям тоткылы чүлмәге.

Кхмерларныкыннан аермалы буларак Тям рельефларында беркайчан да балаларны ясамаганнар. Яшь патшазадәләр турында әйтелгән күпсанлы булмаган язмаларда бала үз аңлавына ия түгел дип әйтелгән. Моннан ары, балалар турында хорафатка күрә күз тидермәсен өчен сөйләшмәгәннәр дигән юрама бар. Шулай да, кызлар, бигрәк тә яше патша сарай янында әһәмиятле роль дип әйткәннәр һәм аларның тууы бик теләнгән дип әйтелә.[1].
Тямнарның өйләнү церемонияләре турында бик аз билгеле, бары тик Кытай хроникаларыннан өземтә шәһадәтләр. Кагыйдә буларак, церемония өчен яучы кирәк булган, ә уңышлы яудан соң "уңайлы көннәр" календарен үтәргә кирәк булган. Яшьләрнең туганнары һәм дуслары үзләренең өендә киенергә ярдәм иткәннәр. Шуннан соң кияү артыннан җибәргәннәр, аннан соң ул кәләшкә өендә тәкъдим ясаган һәм ул риза булган. Өйләнү-өйләнешү церемонияләре вакытында гаилә культын тотканнар, монда гаилә бабалар алтарен һәм өй рухларын хөрмәт иткәннәр. Мөгаен, XII—XIII гасырларда Тямнарның өйләнүе матрилокаль булган — ир һәм хатын хатынның әнисе өендә яшәгәннәр һәм ире тулысынча хатыны гаиләсенә бәйле булган.[1][3][11].
Аерылганда ире туган йортына кайткан, бу вакытта ул үзенә бары тик өйләнү көнендә алып килгәнне калдыра алган. Балалар һаман әниләре гаиләсендә калганнар һәм барлык бергә ирешелгән милкен. Әгәр дә ире үзе белән сыерны алып килгән, аерылганда ул аны алган, әмма таналарны элеккеге хатынына калдырырга тиеш булган.[1].
Бу гадәтләр Тямпада күптән булган матрисызыклылык белән нык бәйле булганнар - бу ана сызыгы буенча туганлык һәм варислык исәбе. Язмалар буенча, патша хөкүмәте еш хатын-кыз сызыгы буенча барган: патша үлеменнән соң аның варисы булып апасы улы булган. Бу Тям җәмгыятендә хатын-кыз әһәмиятле роль уйнаганын күрсәткән. Моннан ары, хатын-кыз йогынтысын По-Нагар Алиһәсе - Тямпаның яклаучысы культы раслый.[1][3][15].
Тямпа патшалары күп хатынлы булганнар, алар илнең төрле өлкәләреннән кызларына өйләнгәннәр һәм шулай итеп төрле мәшһүр фамилияләр белән туганлашканнар. Бу никахлардан угыллар тәхеткә потенциаль претендентлар булган, шуңа күрә генеалоглар аналар һәм хатыннар сызыгы буенча туганнар белән бәйләнешләрне ассызыклаганнар. Хатын-кыз сызыгы буенча туганлык системасы теге яки бу династиягә карый торган итеп күрсәтергә мөмкинчелек биргән. Бу генеалогияләрнең төп максаты булып тәхеткә претендентның килеп чыгышы чисталыгын раслау түгел, ә мөмкин кадәр күбрәк шурадашларның яклавы булган. Гадәти Тямнар арасында полигамия практикасы турында хәзерге галимнәргә бернәрсә дә мәгълүм түгел.[1].
Тям язмаларында гаилә һәм халык көнкүреше турында бик аз мәгълүм. Тямнарның исеме шәхси генә булган, әти - әни исемен искә алу һәм шулай ук "фамилияләр" булмаган. Балаларга еш баланың яклаучысы булсын өчен Ходай исеме кушканнар. Шулай ук исем өчен нинди булса да уңай як кулланганнар: "Акыллылык", "Батырлык" яки "Мәрхәмәтлелек" алар бала тормышына юнәлеш биргәннәр. Санскрит исемнәре Чам исемнәре белән янәшә булганнар. Патша гаиләләрендә исемгә династия яки риваять ыру башы исемен кушканнар, ә тәхеткә дәгъва кылган затлы гаиләләрдә исемгә бу клан килеп чыккан шәһәр исемен кушканнар. Тям династияләренең генеалогиясен тирән өйрәнергә мөмкин түгел, чөнки берничә буын турында мәгълүмат саклаучы бернинди архивлар яки текстлар җыентыклары сакланып калмаган.[1].

Торак үзгәртү

Тям өйләре тәрәзәләре белән төньякка чыкканнар, мөгаен, бик эссе булганга. Гади кешеләрнең өйләре салам белән капланган булганнар, ә затлы кешеләрнең - чиреп белән (казу вакытында күп чиреп фрагментлары табылган булган, бу аның киң таралышы турында сөйли). Гади Тямнарның өйләренең түбәләреннән асылынып торган өлеше булган, ул җирдән бер метрдан да югарырак бетмәгән. Мөгаен, Тям йортлары субайларда төзелмәгәннәр, ә күбесенчә бер катлы булганнар. Тямпада йорт иясенең иҗтимагый статусы буенча торакларның иерархиясе булган. Түбә биеклегенең һәм ишек яңакларының берничә билгеле дәрәҗәсе булган.[1].

 
XIII—XIV гасыр төкерү савыты.
 
XIII—XIV гасыр тәлинкәсе.
 
XI—XIII гасыр чирепе.

Гаилә уртак йорт яны тирәсендәге берничә өйдә яшәгәннәр. Алар билгеле тәртиптә урнашканнар: әти-әнинең һәм балаларның йорты, кияүгә чыккан хатынның йорты, кунак йорты, кухня һәм хуҗалык корылмалары (шул исәптән дөге саклау урыны). Хас булган нәрсә булып, кече кыз ире белән дөге сакланган йортта яшәгән. Ул ыру дәвамчысы булган һәм гаиләнең барлык эшләрен алып барган. Яңа йортны төзегәндә гаилә билгеле йолалар башкарган һәм төзелеш алып барылган җир рухы хөрмәтенә корбаннар китергән, һәм йорт төзелгән агачлар рухлары хөрмәтенә.[1].

Ял үзгәртү

Тямпада дини бәйрәмнәр вакытында төрле уеннар һәм театр тамашалары оештырылган булганнар. Кайбер бәйгеләр вакытында Ходайларга корбаннар биргәннәр. Тямнарда төп уеннар булып поло, көрәш, шахмат һәм әтәч сугышлары булган. Ат сурәтләр X гасырдан бирле. Данангта Тям сынчылыга музеенда Куангчи провинциясеннән рельеф сурәтләнгән, анда поло өчен озын кәшәкәләр белән ике җайдак сурәтләнгән. Атлар рельефта тулы дирбиядә, өзәңгеләр белән (дирбия, йөгәннән башка Кытайныкына охшаган). Кайбер Тям рельефларында көрәш вакытында көрәшчеләр сурәтләнгән. Шулай ук Тямнар волан белән уенны һәм таганны белгәннәр (мөгаен, алар Һиндстаннан килгәннәр һәм башта дини церемония сыман булганнар, аның дәверендә алар Ходай сынында тирбәлгәннәр.[1].

Сәламәтлек өлкәсе үзгәртү

Тямпада тормышның озынлыгы зур булмаган, илдә еш эпидемияләр булган (текстлар буенча тәхеткә еш кырык яшьлек ирләр түгел, ә яшүсмерләр утырган). Медицина практикасы сихри әфсен һәм догалар белән янәшә барганнар. Монахлар авыруны куарга тиеш булган дару үләннәре әзерләгәннәр, тантраларны укыганнар. Әгәр дә берәр кеше терелсә, аны Ходайлар ярдәме белән эшләнгән могъҗиза дип санаганнар (моның өчен аларга корбаннар белән рәхмәт әйткәннәр). Еш кына авыруларда явыз рухларны гаепләгәннәр, алар рухлар һәм бабалар культы үтәлмәгәндә пәйда булганнар. Тямнар бетель яфракларын арек пальмасы орлыклары белән, тәмләткечләр, агач сумаласы һәм сүндерелгән известь белән катнаштырганнар. Затлы кешеләр мул кызыл селәгәйне матур төкерү савытларына төкергәннәр. Бетельне чәйнәү организмны тонизирланган һәм сулауны яңарткан, әмма тешләрне һәм авызның лайласын каты бозган. Вьетлардан аермалы буларак, Тямнар тешләрне каралтуны практикаламаганнар.[1].

Кием һәм бизәкләр үзгәртү

 
VII—VIII гасыр Тям алтареннан биюче.

Тям сыннары һәм рельефлары буенча, хатыннар төсле саронг кигәннәр, ә биючеләр — җиңел шароварлар кигәннәр, бу аларга җиңел хәрәкәтләнергә ярдәм иткән. Төрле тукымалар чигү һәм басоннар белән бизәлгәннәр. Ир кешеләр "сампот" кигәннәр - бу бил тирәли уратылган тукыма кисәге, аның итәге озын булган ул аяклар арасында үткәрелгән һәм билбауга арттан беркетелгән. Бу итәк шулай ук бай чигү һәм төрле бижутерия белән бизәлгән. Гади кешеләр ялан аяк йөргәннәр. Сандалияләр белән рельефларда патшалар һәм Ходайлар гына сурәтләнгән.[1].
Тямпада Ходайлар еш торслары ялангач итеп сурәтләнгән. Әмма шулай ук күпчлек Тямнар йөргән дип шәһадәтләр юк. Патша киемнәре чигелгән сурәтләр белән төсле киемнәрдән торган, алар тасмалар белән бәйләнгәннәр, энҗе белән яки алтын пластинкалар белән бизәлгәннәр. Киемнәр астында патшалар нечкә күлмәк кигәннәр, ул позументлар белән тегелгән булган һәм алтын кайма белән тегелгән булган. Әгәр дә патша ниндидер церемониалсыз аудиенция бирсә, ул күлмәк кенә кигән. Парад күлмәге энҗеләр белән алтын билбау белән уратылган һәм чәчәк бәйләмнәре белән бизәлгән. Патшалар чигү белән бизәлгән кызыл күн сандалияләр кигәннәр. Муенда, күкрәктә һәм беләзекләрдә хөкемдарларның күп зәркән әйберләре булган. Мода белән баш киемнәре, таҗлар һәм диадемалар үзгәргәннәр. Ир кешеләр, кагыйдә буларак чәчләрен алып куймаганнар, әмма илнең төньяк өлешендә аны толым итеп үргәннәр. Хатын-кызларның чәчләре шиньон итеп җыелган һәм боҗра белән кысылган булган. Күп затлы хатын-кызлар башларында асылташлар белән диадемалар кигәннәр, ә колакларында - асылып торган алкалары булган.[1].

Сүз иҗаты үзгәртү

 
По-Клонг-Гарай гыйбадәтханәсеннән ташта язма.

Һинд йогынтысына күрә Тямнар Паллава әлифбасын алганнар һәм ташларда сәяси һәм дини указларны халыкка игълан итү өчен куллана башлаганнар. Язмалар Тям җәмгыятенә эчтән карашны тапшыралар, әмма бераз гына фрагментар рәвештә, чөнки бу күбесенчә Тям элитасы карашы, ул бу текстларны барлыкка китергән. Тямпада элита Санскритта язган һәм укыган, ә көнкүрештә Чам телендә сөйләшкәннәр.[1].
Тям җәмгыяте икетелле булган, әмма бу икетеллелек гади «Санскрит теле - элита теле, ә Чам теле - гади кешеләр теле» формуласына китерелмәгән. Тям язмаларында кулланылган Санскрит Кхмерларда аларның империяләре чәчәк ату вакытында кебек саф һәм әдәби булмаган. Белем алган Тямнар камил итеп Санскрит телен белмәгәннәр, ә Тям шигъри язмаларында хаталар күп булган, аларда метрика һәм просодия законнары тотылмаган. Мөгаен, Тямнар өчен Санскрит текстларын аңлау мәҗбури булмаган, чөнки алар беренче чиратта Ходайларга мөрәҗәгать ителгән. Фактик рәвештә, Санскрит Тямпа өчен чит тел булган, ул күбрәк сәяси корал булган, ул элек булган биредәге институтларга салынган.[1][11].
Иң элек Тям язмалары V гасырга карый, алар палеография нигезендә генә даталана (беренче авторлар тарафыннан даталанган текст 658 елда язылган булган). Нәкъ V гасырда Тямнар Һинд цивилизациясе астында регуляр рәвештә әһәмиятле әһәмиятле вакыйгалар турында язма шәһадәтләрен калдырганнар. "Тямнар җире" турында беренче искә алу VII гасырга карый, ул вакытта Тямнар илнең берничә патшалыкка бүленүенә карамастан, үзен бердәм этнос булып сизә башлаганнар. Ташларда текстларның барлыкка килүе хөкемдарның билгеле территория өстеннән хөкем билгесен калдырырга теләк белән бәйле булган. Шулай итеп, язмалардан мәгълүматлар - хөкем итүче элиталар тара даирәсеннән чыккан рәсми тарихын гына реконструкцияләргә мөмкинчелек биргән - патшалардан, сарай яндыгадылардан, Һинд дине һәм Буддачылык каһинннәреннән, биредәге морзалардан (раджалардан) чыккан.[1].
Паллава әлифбасы башта Санскритта язар өчен кулланылган, чөнки V-IX гасыр язмалары Санскритта язылган булганнар. Алар хөкем билгеләре булган, әмма күпчелек гади Тямнар аларны аңламаганнар. Шуңа, Санскрит язмларында күп Варваризмнар һәм солецизмнар булган, бу телне зәгыйфь белүне генә түгел, ә Һинд мәдәниятен тирәнтен белмәүне шәһадәт иткән. IX гасырда Австронезия телләренә караган Чам телендә беренче текстлар барлыкка килгән (ул Малайя теленә һәм кайбер Индонезия телләренә караган). Чам теле Санскритта язмалар ясау өчен кулланылган әлифба белән язылган булган. Чам авазларының башка әйтелешенә ишарә итәр өчен таш буенча кисүчеләр диакритик тамгалар кулланганнар. Санскритта күп язмалар Чам телендә дә язылган булган.[1][5].
Язу барлыкка килгәнгә карамастан, Чам теле икенчел булып калган, ул бүләк итүләрнең икенчел ваклылары өчен хезмәт иткән (мәсьәлән, мәйданчык үлчәмнәре), шул вакытта Санскрит гыйбадәттә кулланылган. IX гасырдан XIII гасырга кадәр ул Чам теле белән кысрыкланган, XIII - XV гасырларда ул текстларда кулланылган бердәнбер тел булып калган. XVI гасырдан бирле язмалар бөтенләй бетәлән һәм урта Чам телендә язмалар белән алыштырына.[1].
Безнең көннәргә кадәр ташларда, кирпечләрдә, көмеш һәм алтын культ предметларында язмалар гына калган. Алар барысы да рәсми, сәяси, дини һәм юридик эчтәлеге булган. Шулай ук Тям сүз иҗаты булган, шул исәптән төрле каһарман эпослар, алар яттан башкарылган, әкиятләр, риваятьләр һәм әйтемнәр. Укучылар, кагыйдә буларак, музыкантлар һәм биючеләр белән чыгыш ясаганнар, алар белән янәшә "Рамаяна"дан һәм "Махабхарата"дан өзекләр белән, музыка һәм биюләр барган.[1]

Дин үзгәртү

 
ХраНиньтхуан провинциясендә По-Клонг-Гарай гыйбадәтханәсе.

Тямпада доминирланган дин тарихы патша хөкүмәте белән каты бәйләнгән. Яңа диннәр һәм читтән килгән дини агымнар иске ышанулар һәм йолалар белән ассимирланганнар, бигрәк тә табигать рухлары белән һәм бабалар культлары белән.[1].
Тямпаның хасияте булып дини түземлек булган, бернинди дә дини йолалар башкаларын кысрыкламаганнар, алар кушылганнар һәм бер-берсенә өстәмә булганнар. Чыгарылма булып Һинд Ходайлары "Галәм" системасына кергән, ә асабалылар - "биредәге"гә. Шулай итеп, Һиндстаннан килгән Һинд дине һәм Буддачылык биредәге ышанулар белән тыныч бергә яшәгәннәр.
Һиндстан диннәре Һинд сәүдәгәрләре белән сәүдә контактлары аша безнең эраның беренче гасырларында Тямнар тарафыннан кабул ителгән булганнар. Мөгаен, башта Тям диңгезчеләре Көньяк Һиндстан портларына килгәннәр, ә соңыннан Һиндстан кораблары Тямпа ярларына килгәннәр. Һиндстан һәм Һиндокыйтай арасында төп сәүдә юлы Бенгалия култыгыннан Малакка бугазы аша Көньяк-Кытай диңгезенә булган.[1][3][11].
Тямнар Һиндстан иҗтимагый-сәяси системаны диннәрен һәм мәдәниятләрен алып килгән Һиндлеләрнең массакүләм килүе аша түгел, ә күпсанлы булмаган сәүдәгәрләр һәм монахлар аша китергәннәр. Башта яңалыкларны Һинд мәдәнияте белән кызыксынган Тям элитасы кабул иткән. Шуннан соң элита бу культураны Санскрит белән Тямпа мәдәниятенә адаптирланган, моны ул конкрет һәйкәлләрдә чагылдырган (гыйбадәтханәләрдә, сыннарда һәм язмаларда). V гасырдан бирле сәүдә элемтеләренә Һиндстан цивилизациясенең туры мәдәни йогынтысы өстәлгән булган.[1].
Ул сәяси һәм дини булган. Беренче булып Кытай хроникаларында искә алынган Линьи морзалыгы Һинд йогынтысын кичергән. Моннан соң Һиндстаннан килгән диннәрне кабул иткән Тям патшалыклары аккультурация кичергәннәр, ә моның белән бергә - Һинд сәнгать, сәяси һәм мәдәни модельләрен. Яңа модельләрнең таралуының әһәмиятле факторы булып Тямпада башта мәдәни элита һәм каһинлек теле буларак кабул ителгән Санскритның барлыкка килүе булган.[1].
Һинд дине һәм Буддачылык Тямпада якынча бер үк вакытта барлыкка килгән һәм тыныч башка ышанулар белән бергә яшәгәннәр. Әмма Һинд дине тиз патша хөкүмәтенең сәяси коралына әйләнгән. ̃Һинд дине һәм Буддачылык ның төрле максатларга ия булганга карамастан, күп Тям язмаларында еш бер үк вакытта Шива һәм Будда макталган булган, ә монахлар ике фәлсәфи-дини агымны дә өйрәнгәннәр. Тямпада Махаяна Буддачылыга белән Шиваизмның туганлыгы күзәтелгән, кайбер патшалар һәм дәрәҗә ияләре ике конфессиянең дә гыйбадәтханәләрен һәм монастырьларын төзегәннәр. Мөгаен, Тям дини мәдәниятендә Шива һәм Будда бик якын булганнар. Шива культы шулай ук соңрак Вишну культы белән янәшә булган.[1].

 
Бодхисаттва Авалокитешвара.


 
Бодхисаттва сыны.


 
Бодхисаттва сыны.


Буддачылык Тямпа сарай янында киң чагылган булган. Ул хөрмәт ителгән саны буенча сыгылучан булган, шуңа күрә аның составына бабалар культын һәм бигрәк тә хатын-кыз - бабаларны кертергә мөмкинчелек биргән. Моннан тыш Тям Буддачылык күбрәк Ваджраяна яклы булган, бу илнең дини мәдәниятенә күп биредәге рухларны һәм эзотерик образларны кертергә мөмкин иткән. Тямпа архитектурасында соңгы юлга озату һәйкәлләре чагылмаган булган, мәсьәлән, реликвияләрне саклау өчен булган ступалар. Бары тик уникаль Донгзыонг Буддачылык изге урынында кечкенә ступалар сакланган. Фактик рәвештә, Тямпада Будда иконографиясе һәм Боддхисаттвалардан башка бернәрсә дә, Буддачылык гыйбадәтханәләрен Һинд дине гыйбадәтханәләреннән аерырга мөмкинчелек бирми.

Шиваизм үзгәртү

Шиваизм формасындагы Һинд дине Тямпада язу барлыкка килгәннән бирле төп дин булып киткән (якынча V гасыр). Тям тарихының беренче язу эзләре илдә булган зур сәяси һәм дини үзгәрешләр белән бәйле. Диңгез сәүдәсе аркылы патша титулын алган хөкемдарлар һәм Тям элитасы Һиндстаннан килгән язуны, гадәтләрне һәм динне кабул иткәннәр. Моңа кадәр ил ыру-кабилә корылышы формасында булган, аннан бик әз эзләр калган - алар бабалар культында һәм кайбер гадәтләрдә чагыла, әмма "Һинд дине" чорына кадәр бер нинди археологик һәм язма һәйкәлләр сакланып калмаган.[1][10].

 
XIV—XV гасыр Шива сыны.

IV гасыр ахырында — V гасыр башында хөкем иткән Тям патшасы Бхадраварман I, Веданы яхшы белгән. Ул Һиндстаннан күренекле брахманнарны Тямпада яшәргә чакырган һәм буйсынган кешеләре арасында актив Һинд динен популярлаштырган. Аннан соң барлык Тям патшалары үзләренең "Ходай тарафыннан сайланганлыгы" фикерен культивацияләнгән, аның асылы патша үз эшчәнлегендә Ходай ярдәменә таянган, ул аны яклаган.[1]. Моннан ары, Бхадраварманга Тхубон елгасы үзәнендә Мишон изге урынын нигезләүне, һәм шулай ук Бхадрешвара культын нигезләүне карый торган дип әйтәләр, Бхадрешвара Тям патшаларының шәхси Ходае һәм патша хөкүмәтен яклаучысы булып киткән.[1][10][11].
Бхадраварман патшасы вакытларыннан Һинд дине гел хөкем итүче элитасына якын булган. Патшалар үзләрен "Шива токымы" дип атаганнар, язмаларда аларны "җир Ходайлары" дип атаганнар. Һинд дине патшаларны Ходайлар яшәгән күк һәм кешеләр яшәгән җир белән арадашчылар итеп күрсәткән. Моннан ары ул мифологиягә барып тоташкан һәм патша хөкүмәтенең илаһи табигатен аңлатучы генеалогик конструкцияләрне төзергә мөмкинчелек биргән. Кайвакыт Тям патшалары Вишнуга яки Индрага охшатылган булган, әмма, кагыйдә буларак, төп Һинд дине булып Шиваизм калган.[1].
Тям язмалары буенча Бхадраварман патшасы вакытында Тямнар табына торган пантеонга Шива Ходае һәм аның хатыны Ума кергән, шулай ук Бхадрешвара (Шива чагылышларының берсе, аның табаннарының изге эзләренә патшалар һәм патша ыруларының әгъзалары табынганнар). Нәкъ шул вакытта инде Тям патшалары Мишонга һәм күрше гыйбадәтханәләргә мул бүләкләр биргәннәр, һәм бигрәк тә аларда куелган лингамнарга.
VI гасырда Тямпада практик рәвештә бөтен Һинд дине пантетоны урнашытырылган булган, аңа төрле изге урыннарда табынганнар (гадәттә алар патша тарафыннан нигезләнгән булганнар, ә сирәгрәк - аның гаиләсе әгъзалары һәм күренекле дәрәҗә ияләре тарафыннан). Иң еш Шива, Вишну, Брахма һәм тәңгәл килгән рәвештә аларның хатыннары Парвати, Лакшми һәм Сарасвати Дэви турында искә алганнар, һәм шулай ук Индра, Кубера, Ганеша, Агни, Варуна, Сурья һәм Ваю турында (локапалалар корбан бирү вакытында кирәк булган биш стихиянең символлары булып торган). Бу Ходайларның сурәтләре күбесенчә Һинд кануннарына туры килгән.[1].
Тямпа тарихы дәвамында биредәге Һинд дине бик сайлый торган булган һәм практикасына кайбер кырыс йолаларны, бик кырыс табуларны яки Кали Алиһәсе һәм Бхайрава кебек ярсулы Илаһларны кертмәгән. Тям иконографиясе Ходайларны куркыныч кыяфәттә беркайчан да күрсәтмәгән. Ходайларның барлык исемнәре аларның кешеләргә алкышын һәм ярдәм итәргә теләкне күрсәткәннәр. Шулай итеп, Тям пантеоны күп Ходайларның "караңгы формалары" булмау сәбәпле Һиндстанныкына караганда кечерәк булган. Шулай да, Тямнар Кхмерлардан аермалы буларак пантеоннарында әһәмиятле урынны хатын-кыз Илаһларына биргәннәр. "Агама"ның һәм башка язмаларның еш цитаталавыннан Тямпада Һинд диненең төрле сектант агымнары таралганы турында нәтиҗә ясарга була (мәсьәлән, шайва һәм пашупата).

 
Чакьеудан Лингам, VII—VIII гасырлар.

Шиваизмның культ предметы — лингам — Ходайның «билге»се булган, фалло-сыман символ, ул табигатьне һәм Галәмне чагылдырган, алар башын хатын-кыз стихиясе йонидан алалар. Лингамнар ташлардан ясалган булганнар, алар еш табигый булганнар, шул җирдә табылганнардан яки изге урында махсус корылганнардан. Тямпада лингамнарның культы күбесенчә ул кыр ташлары тирәсендә изге территорияләрнең борынгы культы варисы булганга күрә популяр булып киткән. Һәр лингам бу урынның яклаучы Ходае махсус Шиваны чагылдырган, аңа биредәге халыкның байлыгы бәйле булган. Тям патшалары алар тарафыннан куелган лингамнарга үз исемнәрен биргәннәр, чөнки патшалар шулай ук Шиваның махсус формасы булып саналганнар (Бхадраварман һәм Шамбхуварман лингамнары билгеле).[1][11].
Лингамга еш корбаннар биргәннәр - аңа сөт агызганнар һәм аңа ризык куйганнар. Иң изге лингамнар булып "үзеннән туганнар", яки "үзләре" җирдән чыкканнар ("свайямбху") саналганнар. Хорафатларга ышанган Тямнар ышануы буенча шундый лингамнарны җирдән казып чыгарсалар, Тямпа һәм хөкем итүче династия бетәр дип ышанганнар. VII гасырдан бирле язмаларда хәрәкәт итүче лингамнар искә алына, алар процессияләрдә һәм башка дини церемонияләрдә катнашканнар, һәм шулай ук "мукхалинга" - "битле лингам"нар, алар патшада чагылыр өчен Лингамнан чыккан-сыман Ходайны күрсәткәннәр. Мондый патша "Шивамукха" дип аталган ("Шиваның йөзе"), чөнки лингамнан "чыккан" йөз анда яшәүче Ходайның йөзе булган.
Мукхалингалар ике типлы булганнар - шуларда Ходайлар йөзе ясалган лингамнар, һәм "кошалар" лингам өчен махус футлярлар, алар аны каплаганнар һәм бизәгәннәр. Кошаларны алтыннан яки көмештән ясаганнар, аларда Ходайның бер яки берничә йөзен сурәтләгәннәр, һәм шулай ук асыл яки ярым-асыл ташлар белән инкрустацияләгәннәр (кызыл якутлар, алмазлар, зәңгәр якутлар һәм тау бәллүре. Күп йөзле кошаларның дүрт, биш яки алты йөзе булган, алар дөнья якларын күзәткәннәр һәм Тямпаның төрле урыннарын яклаганнар. Вакыт узу белән кошалар үзләре дә культ предметы булып киткәннәр, аңа лингам белән беррәттән табынганнар. Кошалар актив рәвештә дини процессияләрдә кулланылган, алар үз лингамының символы булып торган. Кошалар бары тик патша язмаларында искә алына, алар лингамнарны бары тик патша гыйбадәтханә комплексларында бизәгәннәр - Мишонда, По-Нагарда һәм Донгзыонгта.[1][6][16].

Вишнуизм үзгәртү

 
X гасыр Виншу сыны.

Вишнуизм Тямпага Фунаньнан яки Ченладан үтеп кергән, анда таҗ кигән Вишнуның сурәтләре V гасырдан очрый. Мөгаен, Вишнуизм Тямпага башка Һиндстан диннәре кебек үтеп кергән — Тям портларына актив килгән сәүдәгәрләр һәм диңгезчеләр аша. Тям язмаларында Вишну культының күпчелек искә алулары VII гасыр уртасына карый һәм патша Викрантаварман I-гә бәйле.[1].
Ул Кхмерларның борынгы шурадашы булган, ул патша Ишанаварман I-нең кызына өйләнгән булган, әмма билгеле булмаган сәбәп буенча аны Ченладан куганнар. Нәкъ менә Викрантаварман Тямпада Вишну культының иң күбе эзләрен калдырган, гәрчә Вишнуизм тямнар арасында киң һәм озак таралышка ирешмәгән. Патша династиясе әгъзалары арасында дин ирегенең сәбәбе шунда ки, гәрчә патшалар Тямпаның яклаучысы булып Шива булса да, һәрбер рәсми диннән башка шәхси Ходайларын якларга мөмкин булган.[1][11].
Мөгаен, Вишнуизм хөкем итүче Тям династиясе тарафыннан Кхмерлардан күрше дәүләтләр белән якын контактларга күрә кабул ителгән булган. Бу контактлар турында VII гасыр уртасында Кхмер йогынтысы астында Мишонда төзелгән Е1 гыйбадәтханәсенең стиле әйтә. Соңыннан Тямпада Вишнуизм эзләре бик эпизодик, әмма "Рамаяна"да искә алулар һәм кайбер гыйбадәтханәләрнең иконографиясендә Вишнуизм элементларының булуы, Вишну культы практикаланырга дәвам итүен күрсәтә. Шулай итеп, Чакьеудан пьедесталда (X гасыр) Кришнаның сурәте һәм Шиваит гыйбадәтханәсенең цоколенда "Рамаяна" сюжетларына сыннар сәхнәләре Вишнуизм Һинд дине Ходайларының синкретик пантеоны арасында Викрантаварман патшасы хөкеменнән соң булган дип фараз итәргә мөмкинчелек бирә.

Гыйбадәтханә үзәкләре үзгәртү

 
X гасыр белән даталанган Мишон лингамнарының берсе.

Патша хөкеме һәм конкрет династияләр белән бәйле Шива культы Тямпаның ике төп гыйбадәтханә үзәкләрендә — Мишонда (хәзерге Зуйфу авылы, Зуйсюен даирәсе, Куангнам провинциясе) һәм По-Нагарда (хәзерге Нячанг шәһәре, Кханьхоа провинциясе). Беренче вакытта ике гыйбадәтханә дә Шивага багышланган булган, ул гыйбадәтханә лингамы буларак хөрмәт ителгән. Мишонда ул Бхадрешвара буларак мәгълүм булган, ә По-Нагарда "мукхалинга" исеме ("йөзле лингам") мәгълүм булмаган. Ике гыйбадәтханәдә дә патшалар, илаһи яклауны күрсәтер өчен лингам исемнәренә үз исемнәрен өстәгәннәр. Шулай итеп, Бхадраварман патшасы Бхадрешвара ишварасына табынган ("бхадра ишвара", моның мәгънәсе "мәрхәмәтле ходай"), Шамбхуварман патшасы - Шамбхубхадрешвара ишварага ("шамбху бхадра ишвара", ягъни "алкышлы һәм мәрхәмәтле Ходай"). Мишонда үз Ходай яклаучысы өчен гыйбадәтханә төзеп һәр киләсе Тям патшасы мәҗбури рәвештә Тямпаның патша культын борынгы Бхадрешвара Ходае белән бәйләгән.[1].
V—VI гасырдан бирле Мишонның гыйбадәтханә комплексы изге патша урыны репутациясенә ия булган, Тямпаның башкаласы кайда булса да һәм тәхетне нинди династия алмаса да. VII гасыр уртасында Мишонда Бхадрешвара лингамы белән беррәттән лингамнар буларак башка Ходайларга да табына башлаганнар, бу патша бабалары популярлыгы турында шәһадәт итә. VIII гасыр уртасыннан IX гасыр уртасына Мишон өлкәсендә яңа язмалар барлыкка килмәгән, алар бары тик көньяк Каутхара һәм Пандуранга патшалыкларында очрый, анда, мөгаен Тямпаның үзәге күчерелгән булган. Патша язмаларының күпчелеге Каутхарада По-Нагар гыйбадәтханәсеннән. Беренче планга По-Нагар Алиһәсе чыга - бу Тямпаның җир Алиһәсе, Санскрит телендәге текстларда ул Шива Ходаеның хатыны Лакшми Алиһәсе белән тәңгәл китерелә.
«Йөз белән лингам» (мукхалинга) По-Нагар гыйбадәтханәсендә VII гасырда пәйда булган. Язмалар буенча ул Каутхараны төрле бәлалардан саклаган. Лингамда Шива һәм Бхагавати сурәтләнгән булган, алар бер тәндә кушылган булганнар. Шул ук вакытта (VIII гасыр ахыры) Бхагавати «Каутхара Алиһәсе» дип атала башлаган, ә патшаларны яклаучы Алиһә культы бик тиз Тямпаның яклаучысы Алиһә культы белән алышынган булган.[1]. Соңрак Тям текстларында По-Нагарның риваять лингамы турында инде бернәрсә дә әйтелмәгән, бөтен культ Тямпаның Алиһәсе - Янг пу Нагара (яки По-Нагар) тирәсендә булган. Аның хөрмәтенә яңа гыйбадәтханә төзегәннәр - комплекста иң зур. Монда Шактизм элементлары доминирланган, ә Бхадрешвара культы өчен хас элементлар - Мишонның Илаһлары нивелирланган булганнар. Шулай итеп, көньяк Тямпада По-Нагар Алиһәсе культы Шива культы (Бхадрешвара)дан аерылган һәм мөстәкыйль итеп яшәешен дәвам иткән.
Патша Индраварман I булганда патша хөкүмәте үзәге Пандуранга өлкәсендә яңа башкала Вирапурага күчерелгән булган (шәһәрнең урнашуы төгәл билгеле түгел). Элеккеге традицияне дәвам итеп, Индраварман Индрабхадрешвара дигән яңа Ходай культын оештырган. IX гасырның икенче яртысында тәхеттә яңа Индрапура династиясе урнашкан, аның нигезләүчесе Буддачылык дине тарафдары Джайя Индраварман (ул шулай ук Индраварман II), шулай да ул Мишонда Бхадрешварага табынуын дәвам иткән. Яңа текстлар дини ышануларның эволюциясен күрсәтәләр, алар риваятьләргә табынып, яңа династиянең легитимлыгы һәм Бхадрешвараның өстенлеге турында сөйлиләр.
Бхадрешвара һәм По-Нагар культлары яклаучылары үз Ходаеның күбрәк "борынгы"лыгын исбатларга тырышканнар (шул максат өчен Бхадрешвара адептлары пантеонга риваять бабаларын - Уроджа патшасын керткәннәр, ул җиргә Шива тарафыннан җибәрелгән булган). Мишон лингамының тарихы үзгәрде, хәзер ул Шива тарафыннан бүләк ителгән булган, шулай итеп Тямпаның Ходай яклаучысы "патшалар патшаларының" шәхси Ходай яклаучысы булган.
Шул вакыттан бирле По-Нагар Алиһәсе тагын да Шивадан ераклаша, ул бик әһәмиятле булып таныла, әмма Тямпаның муллылыгы гаранты буларак икенчел дип таныла. X гасыр уртасында хөкемгә өйләнү аша Патша Бхадраварман II килгәч, ул Пракашабхадрешвара Ходае культын керткән (бу VII гасыр уртасында хөкем иткән борынгы бабасы хөрмәтенә). Шул ук вакытта Тямпа патшаларын һәм патша бабаларын яклаучы яңа уртак Ходай культы барлыкка килгән (Бхадрешвара), аларга Ишанешвара Ходае аша табынганнар. Бу Ходайлар бергә кушылганнар һәм Тямпаның һәм Тям патшаларының яңа яклаучы Ходае булып киткәннәр. Бигрәк тә Мишонда Ишанабхадрешвараны хөрмәт иткәннәр.
XI гасырдан бирле Тямпа Дайвьет белән даими сугыш алып барган. Моңа да карамастан, илнең ике төп изге урыны патшалардан һәм сарай яны сановникларыннан мул корбаннар алырга дәвам иткәннәр. Ишанабхадрешвара Тямпа патшаларының төп Ходае ролен уйнаган, ә По-Нагар җир саклаучысы булган һәм "ашатучы Җир"не шәхесләндерүче куәтле Җир Алиһәсе булган. Вьетлар һәм кхмерлар белән сугыш дәвамында ир һәм хатын-кыз Илаһлары тигез булып киткәннәр. По-Нагарга хәтта Вьетлар да табынганнар, алар анда яңгыр җибәрүче "Җир Алиһәсе"н күргәннәр.[1].
XII гасыр ахырында Тямпаны Кхмерлар яулап алганнар һәм күп гыйбадәтханәләр җимерелгән яки таланган булган. 1233 елда патша Джайя Парамешвараварман II Каутхарада гыйбадәтханәдгә По-Нагар Алиһәсе сынын бүләк иткән, ә 1234 елда Мишонда гыйбадәтханәгә алтын йөз белән көмеш кошаны бүләк иткән. XIV гасырдан соң барлыкка китерелгән эпиграфик чыганаклар күп булмаган, әмма алар буенча ике культ та булганы ачык күренә. По-Нагар (Бхагавати) илнең Алиһәсе культында Тямнарның җир турында ышанулары концентрацияләнгән булган, ә Шива (Бхадрешвара) культы ярдәмендә Тям патшалары күк яклавы астында булганнар. Тямпа көчле булып калганда - ике изге урын да чәчәк атканнар, әмма дәүләт һәм патша хөкүмәте зәгыйфьләнгәч ике гыйбадәтханә комплексы да төшенкелек хәленә кергән (По-Нагар гыйбадәтханәсе азрак дәрәҗәдә, чөнки ул Вьетлар тарафыннан яулап алынмаган көньякта булган).

Махаяна һәм Ваджраяна үзгәртү

 
Донгзыонгтан пьедесталдан Буддачылык сыны. IX гасыр ахыры — X гасыр башы.

Барлык диярлек Тям патшалары Һинд диненең генә түгел, ә шулай ук Буддачылыкның өйрәтүләрен белгәннәр. Археологик табылмалар буенча Буддачылык Тямпада Һинд дине белән бергә таралган. Археологик табылмалар Буддачылык Тямпада Һинд дине белән бергә табылган турында шәһадәт итә. Тямпаларның язмаларында да, иконографиясендә илдә Тхеравада булуы турында шәһадәтләр юк, бу агым Тямнар арасында күпкә соңрак таралган булган. Борынгы заманнарда Тямпада бары тик Махаяна һәм Ваджраяна булган. Махаяна Буддачылыгы йолалары турында шәһадәи итүче язмалар бары тик IX гасырда барлыкка килә һәм XII гасырның икенче яртысында бетә. Әмма Буддачылыкның йогынтысы язмаларда бик чикләнгән итеп барлыкка килгән дип санарга була, чөнки язмалар беренче чиратта патша хөкеменең коралы булганнар, һәм ул күбесенчә Шиваизм формасындагы Һинд динен тотканнар.
Халыкның киң катламнарына Буддачылыкның йогынтысы хөкем итүче элитага йогынтысыннан күбрәк булган, моны күпсанлы археологик һәйкәлләр исбат итә. Шул ук вакытта билгеле эпохаларда Тям патшалары Буддачылык адептлары булган, гәрчә Бхадрешвара яки Шамбхубхадрешвара образында Шивага табынырга дәвам иткәннәр. Кайбер патшалар "чакравартинраджа" дип аталганнар ("Дхарма тәгәрмәчен әйләндерүче патша"), бу Буддачылык тарафлы булу турында сөйләгән. Шулай, Индрапура династиясе нигезләүчесе Джайя Индраварман Буддачылык тарафдары булган, ул 875 елда Лакшминдра Локешвара исеме астында Авалокитешвара монастырен ачкан (хәзерге Донгзыонг.). Моннан соң күп Индрапура патшалары һәм аларның сарай яннары халкы Махаяна монахларын һәм монастырьларын яклаганнар.
X гасыр ахырында беткән Индрапура династиясеннән соң, Буддачылык Һинд дине белән янәшә булган, аның белән көндәш булмаган, ә Тям элитасы мәдәниятендә үз урынын алган. Бодхисаттва Авалокитешвара Тямпаның төрле сурәтләрендә киң мәгълүм булган. Гыйбадәтханә комплексының архитектурасы Кхмер һәм Ява йогынтысы турында сөйли, ә сында Кытай хасиятләре күренә. Мөгаен, Донгзыонг монастыренда Буддачылыкта чит алынмалар күп булган.
XI гасыр уртасында Пандурангадан Джайя Парамешвараварман патшасы Буддачылык монастырен нигезләгән, ә 1080 елларда башка династиядән патша Буддачылык тарафдары булган - Парамабодхисатва. Махаянаның төрле формаларына һәм аның Ваджраянага әверелүенә ишарә иткән Санскрит телендә берничә язмадан башка Тям Буддачылыгының һәйкәлләренең күпчелеген төгәл даталарга булмый. Шулай ук, Куангнамда "Мәрмәр таулары" мәгарәләр комплексы һәм Куангбиньның төньяк өлешендә Фонгня-Кебанг ызаны кебек мәшһүр культ урыннарының барлыкка китерү даталары шулай ук билгеле түгел. Фонгняда Будда, Авалокитешвара һәм ниндидер хатын-кыз Алиһәсе, (мөгаен, Тара Алиһәсе яки Праджняпарамита) сурәтләр белән күп терракота медальоннары табылган булган.
Ваджраяна яки тантрик Буддачылык Көньяк-Көнчыгыш Азиядә VIII һәм X гасырларда таралган. Прамудита Локешвара монастыренда X гасыр башында ясалган язмаларның берсе, монда серле һәм символик тантраларны практикалавы турында сөйли. Тям Ваджраянасында өч "төп" Будда: Шакьямуни, Амитабха һәм Вайрочана культы булган, һәм шулай ук өч "кече" Будда: Ваджрадхара, Авалокитешвара һәм Ваджрасаттва. Күп тантрик тәгълиматлар һәм практикалар Шиваизм белән янәшә булганнар.

Асаба культлары үзгәртү

 
По-Нагар гыйбадәтханәсе.

Асаба культларының һәм ышануларының иң күбе эзләре Нянчангта По-Нагар гыйбадәтханәсендә калган. Бу шулай аталган "халык" ышанулары Тямпа тарихы дәвамында Һиндстаннан килгән "рәсми" культлар белән тыныч яшәгәннәр.
Тямпаның асаба культлары санына анимизм кергән, бигрәк тә табигать рухларына ышану. Борынгы Тямнар өчен билгесезлек һәм "явыз көчләр" алдында куркулар хас булган, бигрәк тә джунглилар алдында - болар көч белән мәҗбур итү, хаос һәм вәхшилекне эченә керткән. Тямнар кыргый табигать, эшкәртелгән үзәннәр һәм шәһәрләрдә таралган борынгы культларны капма-каршы куйганнар. Халык ышануларының хас мисалы булып корбан чүлмәгендә һәм тәлинкәдә - "куе урман иясе"нә язмалар тора.
Асаба культлар җир көчен агачта яки ташта илаһландырганнар. Культ гел бер Ходайларның берсе белән нык бәйле булган, ул үз чиратында җир биләмәсенә хокукка бәйле булган. Ташка (соңрак периодларда - лингамга) май яки хуш исле матдәләр сипкәннәр, бу бу урындагы яңгырны һәм муллылыкны тәэмин итәргә тиеш булган һәм үзләре белән ташны чагылдырган. Мондый церемонияләргә рәхмәтле таш үзе табигать рухларына йогынты ясарга мөмкин Ходай булып киткән. Шулай ук Тямнар бабалар рухларына, биредәге каһарманнарга һәм үтерелгән кешеләргә, сулыклар рухларына һәм аерым торган ташларга табынганнар. Махсус рольне җир рухлары уйнаган.

Хатын-кыз Алиһәләре культы үзгәртү

Тямпада хатын-кыз Алиһәсе культы киң таралган булган, ул Җир Алиһәсе, ил һәм аның яшәүчеләре яклаучысы булган. Бу рольне Янг пу Нагара, яки По-Нагар уйнаган (Санскрит язмаларында ул Лакшми белән тәңгәл китерелгән). Аның төп изге урыны Каутхарада (хәзерге Нячанг шәһәрендә) булган, шуңа күрә VIII гасырдан бирле По-Нагарны "Каутхара Алиһәсе" дип атаганнар. Традиция буенча ул алтын яки таш сын формасында хөрмәт ителгән (алтын һәм асылташлар белән бизәлгән оригиналь статуяны IX гасырда Тямпага бәреп кергән Кхемрлар урлаганнар). XI гасырда Каутхарада Чам телендә беренче текстлар барлыкка килгәч, аны "ил Алиһәсе" яки "җир Алиһәсе" дип атый башлаганнар (Янг пу Нагара).[1][5][6].
X гасырдан бирле По-Нагар Алиһәсе культы Каутхара тышына чыккан һәм үзәге Мишон булган, Тям патшалары яклаучылары Бхадрешвара Ходай яклаучы культына өстәмә булып киткән. Шул вакыттан бирле бу локаль (көньяк) культ булган, ул бөтен илне яклаучы ике Илаһ культына әверелгән. Хәтта Тямпаның төньяк җирләренең колонизациясен башлаган Вьетлар По-Нагарны үз киң пантеонына керткәннәр (өлешчә бу җиңелгәннәрнең канәгать булмавын тыяр һәм яулап алынган җирләрдә Тямнарны ассимиляцияләү өчен эшләнгән булган).

В XI гасырда По-Нагар гыйбадәтханәсе барлык Тямнар тарафыннан хөрмәт ителгән дини үзәк булган. Соңрак текстлар По-Нагарны "Кара хуҗабикә" дип атаганнар, бу янә Алиһәнең җир белән каты бәйләгәне турында шәһадәт булып тора. По-Нагардан башка Тямпада ике хатын-кыз Боддхисаттваны - Махаяна Праджняпарамита һәм тантрик Тараны, ул үзендә хатын-кыз мәрхәмәтлек образын чагылдырган. Буддачылык пантеонының кайбер Илаһлары хатын-кыз формаларын алганнар һәм аларга бабалар культы кысаларында табынганнар.

Бабалар культы үзгәртү

 
Мишон хәрабәләре.

Тямнар динендә махсус урынны бабалар - хөкем итүче династияләр нигезләүчеләре культы алып торган. Аларга гыйбадәтханәләрдә Ходайлар белән беррәттән табынганнар, алар хөрмәтенә аларның сурәтләре белән церемонияләр эшләгәннәр. VII гасырда Мишонда Бхадрешвара культы белән беррәттән Ишанешвара һәм Прабхасешвара патша бабалары культы Ходайларына табынганнар. Симхапурада Кандарпадхарман хөрмәтенә гыйбадәтханә булган - бу патшаларның карт әбисенең әтисе булган. Шулай итеп, бер-берсен алмаштыручы патшалар лингамнан чыккан Ходайлар булган династик бабаларның дәвамчылары булган.
Индрапура династиясенең нигезләүчесенең (875—989) хатыны Раджакула Харадеви берничә культ керткән: Индрпарамешвара Ходаеның (вафат булган ире Джайя Индраварман хөрмәтенә аталган), Ходай Рудрапарамешвара (әтисе Рудраварман хөрмәтенә) һәм Рудрома Алиһәсе (әнисе хөрмәтенә). Энесе Харадеви апасы хөрмәтенә Алиһәм Харомадеви культын нигезләгән, ә XI гасыр уртасында Тям патшаларының берсе Харадеви хөрмәтенә Раджакула Буддачылык монастырен нигезләгән. Тям пантеонына кертелгән әти-әнисе тарафыннан илаһилаштырылган барлык туганнарны сыннар буларак чагылдырганнар, аларның чын прототиплар белән портрет охшашлыгы булган.
X гасырдан бирле Тям язмаларында патша бабаларының культын искә алуның саннары үсә. Һәрбер хөкем итүче династия бабасының культын бөтен Тямпага таратмакчы булган. Патшага якын бабалар культы затлы ыруларда барлыкка килә, алар династия башын сурәтләүче статуялар белән изге урыннарны кора башлаганнар. Гади Тямнарның гаиләләре бабаларына өйләрендә табынганнар, әмма аларның тораклары спецификасы булганга күрә моның бернинди эзләре калмаган. Шулай итеп, Тямпада параллель рәвештә патша бабалары культы булган, аларга ихтирам бөтен ил буенча бирелгән, һәм бабаларның гаилә культы ул гади кешеләрнең өйләрендә практикаланган.
Индрапура династиясенә патша һәм морза ыруларның берничә ян тармагы якын булган. Трибхуванадеви дигән патшаларның берсенең хатыны әбисе Врддхакулага багышланган культ керткән (ул Вишнупурадан "патшалар патшасы" буларак мәгълүм кешенең сеңлесе булган). Индрапура династиясе белән туганлашып Трибхуванадеви әһәмиятле клан булып киткән, аның өч бертуганы сарай янында министрлар булып хезмәт иткән. Бу бертуганнар Вишнупурада Врддхакула ихтирамына гыйбадәтханә төзегәннәр, ул Врддхалокитешвара Буддачылык монастырена баш биргән (бу Авалокитешвара исеменең хатын-кыз формасы булган). Әкренләп патша бабаларының культы территориаль характер алган һәм җиргә хокук ныгытылу турында булган. Җир Ходайларына буйсыну биредәге урыннан династиясен яклаучы патша бабаларына табыну белән бергә кушылган булган.
Берәр-нинди династия беткәч, аларның "илаһи" бабалары Тям язмаларыннан юкка чыкканнар (искә алуларның бетүе, бу Ходайларга бүтән табынмаганнар, аларга изге урыннар төземәгәннәр һәм корбаннар бирмәгәннәр дигәнне аңлатырга мөмкин булган). Тям бабалар культының үзенчәлеге булып аларны җимерер яки бу изге урынны бушатучыга каһәрләр булуы булган (гадәттә бу язмалар тыюга буйсынмаган бабаларын һәм токымнарын каргаганнар).
Асаба җир Ходайлары һәм Һинд Ходайлары кисешкән соңгы юлга озату культының башка чагылышы булып "кут"лар торган - бу бабаларны сурәтләүче таш һәйкәлләре формасында ыру нигезләүчеләр каберләре булган. Үлгәннәр "кутлар" белән тәңгәл китерелгән булган, алар җир биләмәсенең үзәгендә булганнар һәм җир биләмәсәнең хәзерге хуҗаларының бабаларының символлары булган. Һәрбер шундый һәйкәл җир биләмәсәнең "йөрәге" булган, ә бабалар токымнарының бу җиргә "хокукы"н исбатлаганнар. Тямпада "кутлар" XV гасырдан бирле киң таралган булганнар һәм, мөгаен, борынгы бабалар һәм бу урынның яклаучы Ходайларының культының дәвамы булган. Гадәттә "кут" гаилә өчен изге булган дөге чекасы үзәгендә куелган, аннан гыйбадәтханә бүләкләре өчен дөге алынган булган. Шулай итеп, "кут"лар үзендә бабалар рухын чагылдырган, һәм шулай ук Җир Илаһын, аңа гаилә җир биләмәсенең уңышлыгы бәйле булган. Соңрак автономиясен саклап калган көньяк Тямпада "кутлар"ны хатын-кыз сызыгы буенча шәҗәрә белән бәйле иткәннәр.

Соңгы юлга озату культы үзгәртү

Кытай чыганаклары буенча, Тямнарның соңгы юлга озатулары нинди урында булуга карап төрле булган. Мөгаен, кремация бөтен урында булмаган. Шуңа өстәп кремацияне бары тик брахманнарга, кшатрийларга һәм сарай яны сановникларына кулланганнар, гади кешеләрне һәм балаларны җирдә күмгәннәр. Кайбер Тям язмалары сати ритуаланың булуы турында шһадәт китерә - патшаның үлеменнән соң аның барлык хатыннарын күмү учагында яндырганнар, ә аларның калдыкларын диңгезгә ташлаганнар, әмма бу йола бик сирәк булган.
Үлгән элита вәкилләренең тәннәрен берничә көнгә елау өчен чыгарганнар, ә гаилә әгъзалары матәм билгесе итеп башларын кырганнар. Кремациядән соң баш сөягенең маңгай сөяген тугыз өлешкә ярганнар. Бу кыйпылчыкларны зиннәтле мәгъдәннән тартмага алып куйганнар ("клонг") һәм гаиләдә саклаганнар, аны үлгәннәр хөрәмәтенә йола вакытында кулланганнар ("кутка табыну"). Ир кешеләрнең "клонг"лары өйнең көнчыгыш өлешендә торганнар, ә хатыннарныкы - көнбатыш өлешендә.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Рус телендә үзгәртү

  • Брук С. И. Население мира. Этно-демографический справочник. — Москва: Наука, 1981.
  • Деопик Д. В., Кузнецов А. И. Малые народы Индокитая. — Москва: Главная редакция восточной литературы издательства «Наука», 1983.
  • Тхе Чинь Као. Традиционное жилище народов плато Тэйнгуен. — Москва: Институт этнологии и антропологии имени Н. Н. Миклухо-Маклая РАН, 1994.
  • Чеснов Я. В. Историческая этнография стран Индокитая. — Москва: Главная редакция восточной литературы издательства «Наука», 1976.
  • Анна-Валери Швейер. Древний Вьетнам. — Москва: Вече, 2014. — ISBN 978-5-9533-3838-7.
  • Шпажников Г. А. Религии стран Юго-Восточной Азии. — Москва: Главная редакция восточной литературы издательства «Наука», 1980.

Инглиз телендә үзгәртү

  • Peter Boomgaard. Southeast Asia: An Environmental History. — Santa Barbara, California: ABC-CLIO, 2007. — ISBN 978-1-85109-419-6.
  • Michael A. Di Giovine. The Heritage-scape: UNESCO, World Heritage, and Tourism. — Lanham, Maryland: Lexington Books, 2008. — ISBN 978-0-7391-1434-6.
  • Andrew David Hardy, Mauro Cucarzi, Patrizia Zolese. Champa and the Archaeology of Mỹ Sơn (Vietnam). — Singapore: NUS Press (National University of Singapore), 2009. — ISBN 978-9971-69-451-7.
  • Charles Higham. Encyclopedia of Ancient Asian Civilizations. — New York City: Infobase Publishing, 2014. — ISBN 0-8160-4640-9.
  • Bruce Lockhart, Tran Ky Phuong. The Cham of Vietnam: History, Society and Art. — Singapore: NUS Press (National University of Singapore), 2011. — ISBN 978-9971-69-459-3.
  • James Minahan. Ethnic Groups of South Asia and the Pacific: An Encyclopedia. — Santa Barbara, California: ABC-CLIO, 2012. — ISBN 978-1-59884-659-1.
  • James Minahan. Encyclopedia of the Stateless Nations: Ethnic and National Groups Around the World. Volume I A—C. — Santa Barbara, California: ABC-CLIO, 2002. — ISBN 0-313-32109-4.
  • Gitesh Sharma. Traces of Indian Culture in Vietnam. — New Delhi, India: Rajkamal Prakashan Group, 2009. — ISBN 978-81-905401-4-8.
  • Christopher Tadgell. The East: Buddhists, Hindus and the Sons of Heaven. — Abingdon-on-Thames: Routledge, 2015. — ISBN 978-0-415-40752-6.
  • Spencer C. Tucker. The Encyclopedia of the Vietnam War: A Political, Social, and Military History. Second Edition. — Santa Barbara, California: ABC-CLIO, 2011. — ISBN 978-1-85109-961-0.
  • Spencer C. Tucker. Vietnam. — Lexington, Kentucky: University Press of Kentucky, 1999. — ISBN 0-8131-2121-3.
  • Barbara A. West. Encyclopedia of the Peoples of Asia and Oceania. — New York City: Infobase Publishing, 2010. — ISBN 978-0-8160-7109-8.

Француз телендә үзгәртү