Дирбия (халыкта - сбруй) - атны җигеп, ягъни дирбияләр кигезеп, аның белән идарә итү өчен кулланылган җайланмалар җыелмасы. Атны дирбияләрдән арындыру процессы - туару була.

Ат дирбиясе
Авызлыксыз йөгән

Атланып йөрү өчен дирбиянең төп элементы булып - ияр тора.

Җигү бер атлы, берничә атлы, дугалы һәм дугасыз була.

Дугалы җигү җайланмалары:

Бер атлы дугасыз җигү предметлары:

Пар атлы җигү предметлары:

  • камыт ,
  • күкрәк каешлары,
  • мичәүләр,
  • дилбегә, йөгән, авызлыклар.

Торыкча (ногавка) — атның очлыкларын җәрәхәтләрдән саклаучы аяк киеме.

Ияр япмасы — Атны салкыннан (кызудан), черкиләрдән саклаучы япма.

Аел — иярне, ыңгырчакны тоту каешы.

Авызлыксыз йөгән — авызлыгы булмаган йөгән.

Чумбур — авызлыксыз йөгәнле атны бәйләү бавы.

Хакамора — тимерсез йөгән.

Шпрунт — йөгән белән аелны тоташтыручы ярдәмче каеш.

Моны да карагыз үзгәртү