Төп менюны ачу
Тхампам стилендагы XII гасыр Шива поты.

Тямпа сәнгате күбесенчә дини булган һәм Ходайларга һәм корбан бирүчеләргә дан җырлаган. Тямпада ясаучысы имза куйган сәнгать әсәрләре очрамаган, кәсеп эшләнмәләре заказга ясалганнар һәм кырыс дини кануннар буенча эшләнгән. Шулай итеп, эшнең бөтен интеллектуаль милеге һәм иҗтимагый престижы бүләк итүченеке булган. Тямпа сәнгате Һиндстаннан, Камбуджадеша һәм Шривиджаядан килгән өлгеләр буенча эшләнгән булган, әмма тулаем алганда үзешчән характерлы булган. [1][2][3]. Шуннан ары, Тямпа сәнгате Вьетнамның Ли Династиясе чоры сәнгатенә йогынты ясаган. Күпсанлы сугышлар һәм табигый факторлар Тямпа потлары һәм һәйкәлләре саклануына ярдәм итмәгән. Тям керамикасы, агач потлары, стена рәсемнәре, ритуаль савытлары һәм металл эшләнмәләре турында бик аз билгеле, тегү һәм чигү сәнгатьләре начар өйрәнелгән. Тям сәнгатенең эволюциясенең, бигрәк тә гыйбадәтханә комплексларының эволюциясен дәвамлы рәвештә күзәтергә мөмкин түгел. Еш кына яулап алучылар гыйбадәтханәләрне үз карашлары буенча гына яңача төзәтмәгәннәр, ә шулай ук бүләк итүчеләрнең исемнәре белән язмаларны да бетергәннәр. Шуңа күрә үзгәртелгән язмалар буенча Тямпа сәнгате тарихын өйрәнү ышанычлы булмаган дип санала. Хәзергәчә кадәр Тям стильләренең сыйфатламасы һәм аларның хронологиясе төгәл түгел. [4][3]. Барлык диярлек язмалар патшалар һәм аларның якыннары төзегән дини һәйкәлләрендә урнашкан. Бу корылмаларны кору патша хөкүмәтенең куәтен һәм патша хөкүмәтенең куәтенең символы булып торган һәм Шиваизм, Буддачылык, җирле культлар һәм ышануларга бәйле булган. Хөкүмәткә иң якын Вишнуизм Тямпада икенчел һәм бик үк озын булмаган рольне уйнаган. Һинд дине һәм Буддачылык гыйбадәтханәләреннән башка хәзерге көннәргә кадәр берничә ныгытылган цитадель гына сакланган. Тям сәнгатенең оригинальлеге теге яки бу корылмаларның бөтен тарихлары дәвамында сайлауда булган. Декон һәм потларда Һинд дине цитадельләреннән алынмалар булса да, аларны кабатлау итеп кенә карау дөрес түгел. Барлык сәнгать әсәрләренең дә шәхси хасиятләре һәм детальләре булган, алар Тям эстетикасына хас (мәсьәлән, потларның бизәкләре һәм киемнәре, потларда фантастик элементлары муллылыгы. [5][3]. Тям сәнгатенә гаять зур зыянны Һинд-Кытай һәм бигрәк тә Вьетнамда сугыш китергән. Күп гыйбадәтханәләр һәм потлар җимерелгән булган, алар хәзерге көнгә кадәр фотосурәтләрдә, рәсемнәрдә һәм тикшерүчеләр тасвирланмасында калган. Хәзерге Вьетнамда да мәдәни мирас артыннан дөрес карамау бар, бу табигый җимерүгә, урлауга һәм күп артефактларның зыянына китерә, бигрәк тә борынгы язмалар белән таш стеллаларның. [6][7]. Тямпа сәнгатен өйрәнү буенча зур эшне Франция Ерак Көнчыгыш Институты, Париж Гиме музее, Сингапурның Милли университеты, Ханойда Вьетнам Милли музее, Данангта Тям потлары Музее, Вьетнам археологиясе институты, Милан техник университеты, Милан Бикокка университеты, Калифорния Беркли Институты, Йель университеты, Лондон университетының Шәрыкъны һәм Африканы өйрәнү Мәктәбе , Лондонның Университет колледжы, Токио Васэда университеты һәм Мәскәү Русия Фәннәр Академиясенең шәрыкъны өйрәнү Институты алып бара. [8][9].

АрхитектураҮзгәртү

Үзәк Вьетнам территориясендә үзешчән архитектура үсеше IV—VI гасырларга туры килгән һәм беренче чиратта Тямнар дәүләтенә бәйле. Тямпа архитектурасы үсеше өчен Һинд йогынты хас, һәм шулай ук Камбоджа (Фунани һәм Ченла) мәдәниятләре тарафларыннан үзара йогынты , ә соңрак — Дайвьет мәдәнияте тарафыннан.[10]. Тулаем алганда, иртә Тямпаның шактый үсеш алган төрле гыйбадәт кылу, хөкүмәт һәм хуҗалык биналары төзелеше мәдәнияте булган. [11].

 
Мишон гыйбадәтханә комплексы

Тямпаның сакланып калган архитектура һәйкәлләре күбесенчә кирпечтән төзелгән һәм гопурам тибындагы гыйбадәтханә манаралары булып тора. Нечкә һәм тыгыз кирпеч бик яхшы сыйфатка ия булган, салганда махсус раствор кулланылган булган. Стенаның бөтен калынлыгы буенча кирпечне аскасына ышкып салганнар (шулай итеп цементта кирпеч тузанның суспензиясе булган.)[12][13][14].

(Комташ) сирәк һәм махсус максатларда кулланылган: ул кирпечне салу тиешенчә ышанычлы булмаган урында кулланылган. Порталлар, бина һәм колонна Цокольләре, тәрәзәләр өстендә тоташтыргычлар, бусагалар, сирәгрәк — түшәмнәр, идәннәр һәм баскычлар, һәм шулай ук антефикслар, түбәдә фигуралар, манара түбәләр һәм нигез ташлар таштан ясалган булганнар. Шуннан ары, ташны сын бизәкләр өчен салуга инкрустацияләгәннәр.[15][16]. Иң борынгы Тям гөмбәзендә бәпкәләр кулланылган. Түбәне ябар өчен чиреп һәм балчык белән чабылган салам катнашмасы кулланылган.Кызып чыныктырылган чиреп яссы һәм озын булган , үзара чәнечкеләр белән тоташтырылган булган. Кытай һәм Вьетнам улаклы чиреп булган ул кырые берсе өчтенә берсе куела торган итеп эшләнгән булган, Тямпада ул бик сирәк булган. [17]. Һинд дине һәм Буддачылык гыйбадәтханәләре күбесенчә калкулык өсләрендә төзелгән булган, әмма Тямнар гыйбадәтханә киртәләре тышында пространствога сирәк җайлашу үзәгәртүләре керткәннәр һәм террасаларны һәм постаментларны сирәк кулланганнар (чыгарылма булып XII—XIII гасырның берничә гыйбадәтханәсе тора, бу аларның планлаштыруда Кхмер йогынтысына ишарә итә)[18][16].

Алдынгы Франция өйрәнүчеләре һәм шәркыять белгечләре: Камиль Пари, Этьен Лажонкьер, Анри Пармантье, Шарль Карпо, Поль Пеллир, Анри Масперо, Луи Мальре, Жан Буасселье, Филипп Штерн һәм Эммануэль Гийон һәм шулай ук Польша археологы һәм архитекторы Казимеж Квятковский Тям сәнгате стильләрен гыйбадәтханәләрнең үзара торышы буенча һәм бу стильнең осталары иң күбе яшәгән урын буенча төркемнәргә бүлгәннәр.

Тям стильләре классификациясе буенча иң абруйлы эшләр – “Филипп Штернның Тямпа (элекке Аннамның) сәнгате”һәм аның эволюциясе (1942)” һәм Жан Буасельеның “Тямпа сыннары” (1963) [19][16]. Кроме храмового комплекса Мишон гыйбадәтханә комплексыннан тыш, храма По-Нагар в Нячангта По-Нагар гыйбадәтханәсе һәм Донгзыонгта Буддачылык комплексыннан башка Тямпада архитектура ансамбльләре булмаган. [20][16].

 
Фухай Гыйбадәтханәсе

Тям архитектурасының иң әһәмиятле стильләре булып Мишон Е1 (VI — VII гасыр уртасы), Хоалай ( VIIгасыр уртасы — IX гасыр уртасы), Донгзыонг (875—915 елның), Мишон А1 (X—XI гасыр), Кханьло (XI гасыр), Тхапмам яки Биньдинь (XI—XII гасырлар), Тхапмамның икенче стадиясе (XIII гасыр һәм Янгмум (XIV—XVI гасырлар). Тям архитектурасының төп һәйкәлләре хәзерге Вьетнам провинцияләре Куангнам, Куангнгай , Биньдинь, Фуйен, Даклак, Кханьхоа, Ниньтхуан һәм Биньтхуанда урнашкан.[21][22][23].

Мишон Е1 стилена шулай ук Фухайда манаралар карый ( Биньтхуан провинциясе, Фантхьет шәһәренең көнчыгыш кырые). VII гасырда төзелеп, алар Тямпаның сакланып калган каланнарның берсе булып тора. Фухайның гыйбадәтханә комплексында Ангкоргача архитектура йогынтысы зур.[24][25].

 
Хоалай Гыйбадәтханәсе

IX гасыр башында Хоалайда өч көчле һәм нәзек манара төзелгән булган (Ниньтхуан провинциясе, Фанранг шәһәреннән төньякта).Бу күп-яруслы каланнар пропорцияләр камиллеге, элегант Пилястралар һәм киселгән арка порталлары белән аерылып тора.Хоалай комплексы озакка Тям каланының мисалы булып киткән. Хоалай стилена шулай көньяккарак Биньтхуан провинциясендә урнашкан По-Дам манаралары карый.[24][26]. Донгзыонг стилена шул ук Буддачылык комплексыннан тыш, Мишонда ике бик зур гыйбадәтханә карый. (А10 и В4)[24]. Мишон А1 стиленың “классик” алдан килүчеләре булып[комм. 1] Фонгле һәм Хыонгми.гыйбадәтханә комплекслары булган .Фонгле гыйбадәтханәсе җимерелгән булган һәм безнең көннәргә кадәр барып җитмәгән, ә Хыонгми гыйбадәтханәсе манаралары Куангнам.провинциясендә урнашкан. Бу төрле биеклектәге гыйбадәтханәләр көнчыгыш якка чыгучы квадрат цокольләрдә урнашкан (ансамбльның композициясе Донгзыонг стилена калыша)[27][28][29][30].

Кханьло (Тяньло) стиле Мишон А1 «классик» эстетикасыннан декоративрак Тхампам стилена күчеш булып тора.является переходным от «классической» эстетики Мишона А1 к более декоративному стилю Тхапмам. Аның өчен өч симметрик урнашкан манаралар, ялган порталларның нәзеклеге, өсләрендә түгәрәкләнеп киткән каланнар,кабыргаларында күпсанлы чыгып торучы детальләр белән ассызыкланган түбәләр (мондый гөмбәзләр Тям архитектурасы өчен бигрәк тә гадәти түгел) хас. Бу стильнең кызыклы яңалаыклары арасында сигезпочмаклы Кханьло гыйбадәтханәләре һәм сигезпочмаклы Бангана төньяк манарасы аерылып тора. Кханьло стиле архитектур һәйкәлләренең күбесе Куангнгай провинциясе территориясендә урнашкан. Бу стильгә шулай өч каланнарның архитектур композициясе карый, ул Кхиеньдангада урнашкан ( Данангтан төньяккарак), һәм Нячангта По-Нагар гыйбадәтханәсенең Ахрам каланы. Кхиеньданга манаралары комташтан квадрат цокольләрдә корылган, алар киселгән рельефлар һәм ялган порталлар белән аерылып тора [31].

 
Хыонгми Гыйбадәтханәсе
 
По-Клонг-Гарай Гыйбадәтханәсе
 
Янгпронг Гыйбадәтханәсе

Тхампам стилена Тхинай кальгасында Биньлам гыйбадәтханәсе (Кхмер хасиятләре белән иң борынгы гыйбадәтханә) керә, Тхоклок манаралары («Алтын манаралар»), Вантыонг, Баньит һәм Хунгтхань. Тхампам стиленең икенче стадиясе сызыклар чисталыгына һәм декорның тыйнаклыгына кайткан, шулай да пропорцияләр әзрәк элегант булып киткән, ә почмак манаралар гади пирамидаль корылмаларга әверелгән. Тхампам стиленең икенче стадияләре иң күренекле мисаллары булып Куинённан төньякта Добан (Кхабан) крепосте үзәгендә Кантьен (“Бакыр манара”) каланы һәм патша Джайя Симхаварман дәверендә XIV гасырда Фанрангтан көнчыгышта По-Клонг Гарай гыйбадәтханә гыйбадәтханәләр комплексының каланнары тора. [32][33][34][35].

Янгмум стиленең һәйкәлләре Камбоджа бәлән чик янында таулы өлкәдә генә сакланып калган (мәсьәлән, например, Даклак провинциясе урманнарында Янгпронг һәм Янгмум гыйбадәтханәләре). Бу стиль өчен гадиләшкән планнар хас:гөмбәз сыман түбә белән квадрат, түбән манаралар. Янгмум гөмбәзе оригиналь техникада эшләнгән: ул кирпеч таҗ яфаракларыннан үсеп чыга кебек.[36][37].

Тямпа гыйбадәтханәләренең өлешендә Кхмер йогынтысы чагылыш тапкан. Биш манара каланнардан торган Баньит гыйбадәтханә комплексы Куинён шәһәреннән төньякта Биньдинь, провинциясендә урнашкан ( Франция Индокитае чорында ул «Көмеш манаралар») буларак билгеле булган. Баньит XII гасыр башында калкулык өстендә төзелгән булган, бөтен яклардан тигезләнгән киселгән пирамида формасында. Кхмер йогынтысы архитектура концепциясендә һәм декор элементларында чагыла. Моның турында өч баскычлы террасалар һәм тешле план кулланылышы әйтә. [38][35].

 
Баньит Гыйбадәтханәсе.
 
Вантыонг Гыйбадәтханәсе.
 
Баньит Гыйбадәтханәсе.

Гадәттә Тямпа гыйбадәтханәләрендә өч алтарь бүлмәсе булган, алар көнчыгышка таба юнәлтелгән булган. Тямпада иң еш өч тип бина булган:

  • Гыйбадәтханә манаралары (каланнар) аларның үзе дә кечкенә калан формасында чыгып торучы фасад булган. Типик манарада ялган капкалар һәм берничә акцентланган яруслар белән тоташтыргыч булган.Каланның архитектура формасына шулай ук комплексның икенчел гыйбадәтханәләре карый. Гыйбадәтханә киртәсендә Мандапалар һәм гыйбадәтханәгә керү порталлары.[39][16].
  • Ике зал һәм аркалы тоташтыргычлар белән ике заллы озынча формалы культ биналары.(колониаль чорда алар дөнес түгел итеп «китапханәләр») дип аталганнар. [39][16].
  • Большие залы собраний с рядами опорных столбов, которые образовывали Нефлар ясаучы таяну баганалары рәтләре белән зур җыелу заллары. Гадәттә шундый заллар рәшәткә өстеннән чиреп белән капланган булганнар.[40][16][13].

Моннан башка зур гыйбадәтханә комплексларында косагрха биналары булган, алар ияр формасында бөгелгән түбә белән аерылып торган. Алар Ходайга бирелгән кыйммәтләрне саклау өчен һәм Ходайларга ризык бирү өчен булган. Бу биналарга иң югары брахманнар сыйныфына гына керергә ярый торган булган.[41].

Тям гыйбадәтханәләренең декоры күбесенчә кирпечтә булган. Зур әһәмияткә вертикальләр булган, алар еш цокольлән ябыштырылган карнизга кадәр тоташ булган. Ялган порталларның чыгып торган өлешләре фасадның гади композициясен эшләгән, икеләтә пилястрлар шома стеналар белән арадаш булган, ярусларның почмаклары зур киселгән фигуралар һәм миниатюралы каланнар белән акцентуальләшкән, алар схематик рәвештә төп манараны кабатлаганнар. Көнчыгыш капкаларның һәм ялган порталларның Фронтоннары еш пот композицияләре кыяфәтенә ия булган.[40][13].

Пилястрлар һәм ялган порталлар белән бүленгән стеналарны Гаруда һәм Макаралар сурәтле рельефлар белән бизәлгәннәр. Гыйбадәтханәләрнең күп-яруслы түбәләрендә ялган портиклар һәм колонналар формасындагы төрле бизәкләр булган. Гыйбадәтханәләрнең үзәгендә пьедесталлар һәм алтарьлар булган, аларга потлар сыннары һәм лингамнар куелган булган.[13][42].

Гыйбадәтханә комплексларыҮзгәртү

 
Донгзыонг гыйбадәтханәсеннән пот төркеме.

Буддачылык Донгзыонг гыйбадәтханә комплексы, располагавшийся в уезде Тхангбинь провинции Куангнам провинциясенең Тхангбинь өязендә урнашкан булган, Вьетнам Сугышывакытында тулысынча җимерелгән булган.[комм. 2]. 875 елда патша Индраварман Лакшминда Локешвара атамасы астында изге урын нигезләгән булган.[комм. 3]. Грандиоз ансамбль көнчыгыштан көнбатышка таба 1300 метрга сузылган булган, төп гыйбадәтханәнең үлчәмнәре 150 метрга 110 метр булган. Бу помпез комплекс өч сарай янына бүленгән булган, алар бер-бер артлы булган өч сарай янына бүленгән булганнар, алар бай бизәлгән стеналар белән уратылган булган. Көнчыгыш якта урнашкан беренче сарай янына Гопурам аша узарга мөмкин булган. Бу сарай янында колонналы зур бина булган, мөгаен, ул Вихара сыйфатында кулланылган булган (медитацияләр һәм җыелышлар өчен залда Будда поты торган).[43][44][45][46][6][47].

Киләсе гопура аша икенче сарайга барып булган, анда шулай ук зур зала булган, әмма колоннасыз. Өченче иң купшы гопура соңгы өй янына алып барган, анда тугыз кечкенә гыйбадәтханә булган. Алар комплексның тышкы стенасына янәшә булган һәм биредәге җәмәгатьләрнең саклаучы Илаһларына багышланган булган. Гопуралар арасында зонтлар астында стильләштергән итеп зур кирпеч ступалар торган, ә изге пространстволарның чикләре кечкенә ступалар белән билгеләнгән булган. Донгзыонгның төп гыйбадәтханә алдында мандапа булган, ул тугыз кечкенә зал белән уратылган булган.Комплекс Донгзыонг комплексы оригиналь потларның муллылыгы белән мәшһүр булган, аларның стиле (Донгзыонг гыйбадәтханәсе исеме астында) соңында Һинд дине потларына әһәмиятле ясаган.[48][47].

Куангнам провинциясендә урнашкан Мишон гыйбадәтханә комплексының хәзерге исеме, Вьет теленнән тәрҗемә иткәндә «Гүзәл тау» дигәнне аңлата, оригиналь атамасы билгеле түгел. Мишон югары ихтирам ителгән Тямпа хөкемдарлары яклаучысы Ходай Бхадрешвараның яшәү урыны булган — покровителя царской власти Тямпы, центром различных культов Шива аватарларының төрле культларының үзәге булган, алар күбесенчә Тям патшалары образына бәйле булган, ул илнең дини башкаласы (нагаратямпа) булган һәм формаль рәвештә дәүләтнең сәяси үзәкләреннән югарырак торган (пура)[49][50][51].

 
Мишонның C5 һәм C7 гыйбадәтханәләре

Мишонның комплексы ике төп типтагы дини гыйбадәтханәләрне кертә: Шива образын алган патша династияләренең илаһландырылган бабаларның гыйбадәтханәләре (шуларга Ишанаварман хөрмәтенә булган Ишанешвара карый һәм Прабхасадхарма патшасы хөрмәтенә булган Прабхасешвара карый), һәм Шива аватарларына багышланган төрле гыйбадәтханәләр (Бхадрешварага, Шамбхубхадрешварага һәм Ишанабхадрешварага)[49][52][53].

Мишон өчен бөтен комплекс буйлап (V гасырдан XV гасырга кадәр) гомуми план булмау хас.[комм. 4] Гыйбадәтханә ансамбльләре яки аерым гыйбадәтханәләр күп мәртәбә үзгәрешләргә дучар булганнар, аларга күпсанлы яңа гыйбадәтханәләр һәм изге урыннар төзелеп корылган булган. Шуңа күрә бер бинада төрле чорларның стильләре һәм стилистик эпохалары яшәргә мөмкин. Бөтен комплекс зур ансамбльләргә бүленә, аларны XIX гасыр Француз галимнәре латин хәрефләре белән билгеләгән. (кагыйдә буларак, ансамбльләр гыйбадәтханә киртәләре белән уратылган). A төркеме гыйбадәтханәләре тирәли A', B, C, D, E, F, G һәм H ансамбльләре урнашкан, ә K, L, M һәм N аерым торучы һәйкәлләр булып тора. Һәрбер ансамбль эчендә гыйбадәтханәләр һәм һәйкәлләргә номерлар куелган (мәсьәлән, А1, B2 яки C3)[54][55][56].

V—VI гасыр биналары, иң мөмкин булганы, агачтан ясалган булганнар, шуңа күрә аларның берсе дә хәзерге көннәргә кадәр сакланып калмаган. Иң борынгы гыйбадәтханә Е1 VII гасырга карый. VIII—IX гасырда Хоалай стиленда F һәм A' ансамбльләре корылган булган, IX гасыр уртасыннан X гасыр уртасына кадәр Донгзыонг стиленда А10, А11, А12, А13, В1, В2 һәм В4 гыйбадәтханәләре төзелгән булган. X һәм XI гасырларда зур гыйбадәтханә А1 төзелгән булган, ул алты кече гыйбадәтханә белән уратылган булган (ул борынгырак ансамбльгә төзелеп корылган булып, беренчел төп изге урынның урынын алган)[57][58][59][25].

С ансамбле тулаем диярлек стиле буенча бертөрле һәм XI гасырга карый. XII гасыр башында Е4 гыйбадәтханәсе төзелгән булган. G ансамбле Мишонның янә төзелмәгән һәм датировкасы төгәл билгеле булмаган гыйбадәтханәләр төркеменә карый (язмалар буенча, 1147—1162 елларда төзелгән булган). Стиле һәм күзгә күренә торган Кхмер йогынтысы буенча G ансамблена H төркеме якын. Мишонның барлык диярлек гыйбадәтханәләре көнчыгышка таба юнәлгән, бу Шиваит традициясе буенча ясалган. Бу шартка бары тик B, C, D һәм H ансамбльләре туры килә. Гыйбадәтханәләрнең башка төркемнәре көнбатышка таба юнәлгән, әмма язмаларның текстлары да, башка чыганаклары да бу хасиятне шәрехләми. [60][61][62].

 
Мишон хәрабәләре.

Храм А1 в Мишонда архитектур стилена исем биргән Аһ гыйбадәтханәсе нисбәтләре тигезавырлыгы һәм кирпеч буенча декорның нәзек тыйнаклыгы белән аерылып тора. Фасадларның ритмы югары нишалар тирәли пилястралар белән бирелгән, кирпеч фасады яктылык һәм күләгә уенын көчәйтә, ә югары манараларның төзек пропорцияләре сызыклар гармониясенә ярдәм итә.[комм. 5]. Храм А1 гыйбадәтханәсе Тям архитектурасының шулай аталган «классик» стиленең үрнәге булып торган, аның нигезләве көчле Индонезия йогынтысы астында булган.[27][63][52][30].

Күпчелек галимнәр Е1 борынгы гыйбадәтханәсен патша Викрантаварман I (VII гасыр уртасы) хөкеменә карата. Моны якында табылган язмалар раслый һәм шулай ук гыйбадәтханәләрнең киселгән фигуралары стиле әйтә. Мөгаен, төзелеш VII гасыр башында башланырга мөмкин булган. Изге урында киселгән пьедесталда куелган әһәмиятле лингам булган. XX гасыр башына гыйбадәтханә инде җимерек хәлдә булган. Аның стеналары кирпеч түбәне тотарлык итеп бик үк массив булмаган. Гыйбадәтханә урынында табылган фрагментлардан түбә агач каркасы куллануы ярдәмендә торгызылган булган дип фараз итәргә була. Зур булмаган вестибюльгә кадәр квадрат зал почмакларында дүрт агач колонна булган.[25].

Көнбатышка юнәлгән нечкә портал, гыйбадәтханә шуңа терәлгән пилястрлар белән күтәрелгән нигез, агач кысалы һәм нечкә басмалы терраса, Дваравати сәнгатенә хас архитектур детальләрне искә китерә. Гыйбадәтханәдә ялган порталлар булмаган, ә киң агач керүләрдә, алар Ангкоргача Кхмер архитектурасына хас. F1 гыйбадәтханә, гәрчә бераз соңрак төзелгән булса да, сәнгать формалашуында Е1 стилена охшаш. Берничә яруслы зур турыпочмаклы нигездә бина чиреп түбәсен һәм Е1 гыйбадәтханәсенә караганда массиврак стеналарга ия булган. Бердәнбер зал көнчыгыш-көнбатыш күчәре буенча ориентлашкан булган, керү коридорына таш керү узуы белән портал алып барган. В храме F1 гыйбадәтханәсендә ялган порталлар һәм нигезендә бәйләнешле почмаклы оригиналь орнамент булган.[25].

 
По-Нагар Гыйбадәтханәсе.

Нячангта (Кханьхоа провинциясе) По-Нагар гыйбадәтханәсе комплексы җиде таш бинадан тора, аларның алтысы язмалар буенча идентификацияләнгән (G манарасының гына Ходаен билгеләргә мөмкин булмаган). Безнең көннәргә кадәр дүрт кенә манара килеп җиткән: A, B, C һәм F.[64].

VIII гасырдан бирле төп А манарасы Шиваның хатыны — Бхагавати, биредәге Каутхара морзалыгының яклаучысы булып торган. Соңрак Бхагавати «Илнең Алиһәсе» — Янг пу Нагарага трансформацияләнгән (По-Нагар гыйбадәтханәсенең хәзерге исеме нәкъ шул Алиһәнең эпитетына карый). В начале IX гасыр башында алтын һәм асыл ташлар белән бай бизәлгән Алиһә поты гыйбадәтханәдән урланган булган, вакыт узу белән ул хәзерге таш потка алмаштырылган булган (X гасыр пот башы соңрак эпохага карый)[64][65][66].

XI гасыр башында Каутхараның хөкемдары Парамешвара гыйбадәтханәгә иганә итеп фронтонны биргән, ул хәзер дә А манарасы порталы өстендә тора. Фронтонда су үгезе өстендә биюче дүрт куллы Алиһә тора. XI гасыр ахырында, Чам телендә язмалар булу белән, «Ил Алиһәсе» (Янг пу Нагара) төшенчәсе барлыкка килгән. Аның белән бергә По-Нагарда аның кызына — «кечкенә Алиһә»гә (Янг пу Анех) ихтирам күрсәткәннәр. А манарасыннан баскычлар буенча колонна залына төшәргә мөмкин булган (аның төзелеш датасы мәгълүм түгел, шулай ук аның максаты билгеле түгел, аны төрлечә аңлаталар: церемониаль табыннар өчен зал, җыелышлар залы, догалар һәм корбан бирүләр өчен зал)[67].

Көньяк B манарасы катлаулы Ходайга табыну урыны булып торган. Башта анда Шамбханы (Шива исемнәренең берсе) сурәтләүче лингам (мукхалинга), һәм Бхагавати торган. Бу югары хөрмәт ителгән лингам алтын белән капланган булган һәм асылташлар белән бизәлгән булган. Шуннан бирле гыйбадәтханәнең исеме «ике җенесле Шива гыйбадәтханәсе» дип яңгыраган.[68].

 
Шива Гыйбадәтханәсе
 
Парамешвара фронтоны
 
Колонна залына баскыч

C һәм F манара каланнары бер үк вакытта IX гасыр башында төзелгән булганнар. F манарасы Ганеша гыйбадәтханәсе дип атала, аның төньяк һәм көньяк якларында Гарудалар сурәтләнгән булган, ә көнбатыш ягында — фил урнашкан. С манарасы биредәге Маладакутхарага багышланган булган (ул шулай ук «кечкенә Алиһә» дип аталган булган). Е манарасы хәзерге көннәргә кадәр сакланып калмаган, ул IX гасыр башында төзелгән булган һәм Махадевига («Алиһә ана»)га багышланган булган. D манарасыннан шулай ук бернәрсә дә сакланып калмаган также ничего не сохранилось, бина XIII гасыр уртасында төзелгән булган, анда Бхагавати Матрилингешвари Алиһәсенә табынганнар. Бу манарадан соң, вероятно, По-Нагар комплексында мөгаен бернәрсә дә төзелмәгән булган, ул озак вакыт дәверендә шактизм үзәге булып торган — бу хатын-кыз Илаһларына табыну.[69][65].

ПотларҮзгәртү

 
Куангнам провинциясеннән Донгзыонг стилендә Илаһ, IX гасыр ахыры.

Тямпада ике төп сыннар булган — зур пот төркемнәре (пьедесталлар һәм алтарьлар) һәм кечерәк үлчәмле әсәрләр, алар нигез стелаларда эшләнгән (горельефлар һәм сирәгрәк барельефлар). Скульптур декор белән капланган пьедесталлар һәм алтарьлар гыйбадәтханәләр үзәгендә зур пространствоны биләп торган (декорга сюжет күренешләре һәм төрле орнаментлар кергән). Еш кына Илаһлар стелаларга терәлгән итеп сурәтләнгән булган, гыйбадәтханә порталлары янында һәм изге урынга керү янында сакчылар (дварапаллар) барельефлар итеп сурәтләнгән.[70][13][71][72].

Архитектура кебек үк, тямская поты стильләргә бүленә, алар иң әһәмиятле гыйбадәтханәләр исемнәре буенча аталган. Мишон Е1 стиле (VI — VII гасыр уртасы) Һинд диненең һәм Һинд сәяси системасының таралыш чорында көчле Көньяк Һинд йогынтысы астында туган. Иртә чордан бирле бу стильнең берничә скульптура калган, ә иконографияләрендә күбрәк Шива, Ганеша һәм Вишну бар. [73].

Сынчылыкта саф Һиндныкыннан башка Мишон Е1 стилендә Мон дәүләте Дваравати һәм Индонезия архипелагы дәүләтләре, һәм шулай ук Ангкоргача көньяк Камбоджа сәнгате йогынтысы бар. Стильнең иң ачык мисалы булып Мишонда Е1 гыйбадәтханәсенең грандиоз пьедесталы булып тора. Хоалай стиле скульптуралары (VII гасыр уртасы — IX гасыр уртасы) бик аз сакланып калган. Кирпечтән ясалып Хоалай дварапалалары Мишон Е1 стиленнан аз аерылып торалар. Аның каравы, бу чорда Индонезия стилена охшатылып ясалган күп Будда бронза потлары очрый, алар Будданы һәм Авалокитешвараны сурәтлиләр.[74][75][44][76][72]. Донгзыонг стилена (IX гасыр ахыры — X гасыр башы) авыр, бөтен пространствоны тутыручы скульптура декоры хас, анда бер-берсенә салынган стильләштергән чәчәк кебек бизәкләр һәм авыр чәчәк бәйләмнәре бар. Шулай ук бу стильгә яфраклар һәм озын ботаклы орнамент, потлар бизәгендә кыйшайган сызыклар мотивлары муллылыгы хас. Донгзыонг стиленда Индонезия йогынтысы күренә, әмма типик Тям шәрехләве күп. Будда Илаһлары потлары, монахлар һәм иганәчеләр потларында сакраль танталылык, йөзләрнең тыйнаклыгы һәм индивидуаль схема буенча тәннәр хәрәкәте бергә кушылган.[77][78][79].

Донгзыонг стиленең иконогнафиясе Будда, Авалокитешвара, Тара, Кала, Дхармапала (Буддистларны яклаучы ярсулы Ходайларны), Дварапалларны (чукмарлар белән коралланган гыйбадәтханә капка һәм ишек сакчыларын) һәм башка киң пантеон Ходайларны һәм Буддачылык монахларын керткән. Потлар өчен бик зур һәм стильләштергән хасиятләр бар, битләрдә елмаюсыз - калын борыннар һәм иреннәр (күп потларның куе мыеклары һәм куе бергә үскән кашлары бар).[80][81][82].

 
Мишон Е1 стилендагы Ганеша поты, VII гасыр

Мишон А1 күчеш стиле (X—XI гасырлар) ике ас-стильгә бүленә: Хуонгми (X гасыр башы - уртасы) һәм Чакиеу (X гасыр уртасы — XI гасыр уртасы). «Классик» Хуонгми (Хыонгми) өчен Кхмер йогынтысы һәм Вишну иконографиясе хас (стиль бигрәк тә матур потлар белән мәшһүр). Бу стильнең ачык мисалы булып Хуонгкуэда табылган (Куангнам провинциясе) Алиһә бюсты тора. [83][84][85][86][87].

Чакиеу стилена Ява һәм Көньяк Һиндстан йогынты хас, монда тирән эстетик үзгәрүләр, киемнәрдә һәм потларда бизәкләр үзгәрешләре хас. Пот йөзләре елмаючы һәм бөтенләй сакалсыз булып китә, тәннәр — сыгылучан һәм нәзек, композициясе — җиңел һәм ирекле. Зур потлар стена яныдагылар булып китә, горельефлар тулаем диярлек бетәләр, бары тик хайваннар сурәтләре, декоратив элементлар байлыгы үсә.Бу стильнең типик мисаллары булып Чакиеудан берничә пьедестал тора.[88][89][90].

 
Хуонгми стиленең поты, X гасыр.

Шаньло стиленың аерылып торучы хасияте булып (XI гасыр) потларның гадилегенә кайту тора. Фигуралар элеккеге сыгылучанлыгын һәм җиңел хәрәкәтчәнлеген югалталар, бик бөгелгән булып китәләр. Йөзләрнең хасиятләре сиземлелекне һәм тыйнаклыкны югалталар, янә калын иреннәр, киң борыннар, зур каш өсте дугалар һәм стереотип елмаюлар барлыкка килә. Шаньло стиле потлары Мишонда очрый (Е4 гыйбадәтханәсе), Чиендангта һәм Банганда очрый. [91][92].

Кхмер сынчылыгы белән тыгыз бәйләнгән Тхапмам стиле өчен (XI—XII гасырлар), яңа тип орнамент хас, ул потларның һәм гыйбадәтханә стеналарның барлык бизәкләрен каплый. Ул эчкә бөгелгән «әкәм-төкәм» бөгелмәләрдән гыйбарәт. (Дварапаллардан башка) Антропоморф потлар — барысы диярлек стена яныдагылар һәм архитектура декорына бәйле. Хәрәкәтләнгән итеп ясалган фигуралар күп детальләр һәм мул бизәкләр белән статик потлар белән алышына. Потларда күп вак декор, муллылык, хәрәкәтләнмәү, кырыс фронтальлек һәм авырлык булуга күрә Европа сәнгать белгечләре Тхампам стилен «Барокко» стиле дип атаганнар.[93][94][81].

 
Гаруда сыны, XIII гасыр.

Тхапмам стиленең икенче этабын (XIII век) башкаруның техникасы һәм башкару сыйфатында күренеп тора торган регрессны күреп була: потларның йөзләре озынча була, фигуралар — җиңел хәрәкәтләнмәүче һәм коры, чәчләр һәм сакаллар — стильлшәтергәнрәк, потлар бизәкләре — бик гади булып киткәннәр. Байон стилена якын күп Кхмер алынмалары барлыкка килә (Нага һәм Локешварада утыручы типик Будда потлары). Тхампам стиленең икенче этабының ачык мисалы булып По-Кланг-Гарай Тимпан (архитектурасы) булып тора, монда алты куллы Шиваның биюе сурәтләнгән (йөзнең авырлыгына карамастан, Шиваның позасы авторның реализмына омтылышны чагылдыра).[95].

Янгмум стиленең үсеш чорында (XIV—XV гасырлар) Тям сәнгате яңарышы барлыкка килгән. Стена яны Ходайлары сурәтләре арасында ир кеше фигуралары күбрәк була башлаган, потларның бизәкләре һәм киемнәре бик бай һәм декоратив булып киткәннәр. Торсның анатомиясе берникадәр реализм саклаган, потларның аяклары гел киемнәр астында булганнар. Йөзләрдә шулай ук үзешчәнлек барлыкка килә башлаган: каты елмая торган киң авызлар, киң борын тишекләре белән кыска борыннар, гадәти булмаган итеп стильләштерелгән күзләр (зур, тирән булмаган, ярым-даирә итеп утыртылган, горизонталь өске күз кабагы белән). Следы стиля Янгмум стиленең эзләре иң киң итеп хәзерге Фуйен провинциясендә киң таралган. [96].

 
Чакиеу стилендагы Вишну.
 
Янгмум стилендагы Шива.
 
Тхампам стилендагы аждаһа.

Тямпа сәнгате өчен күп декоратив элементлар, аларның гомуми тенденциясе архитектура силуэтларына юнәлгән - мәсьәлән, каплагчылар, керамик почмак сыннар яки почмак таҗлар. Почмак потлар орнаменталь характерлы булган һәм максатлары буенча готик химераларга якын булганнар (потлар сабак һәм ботаклар формасына ия булганнар, Апсараларны һәм диңгез хайваннарын сурәтләгәннәр). Почмак боҗралар киң карнизда торганнар һәм башта (X гасыр) манаралар булып аңлатылган булганнар, әмма соңрак стена белән кушылганнар.[97].

Пот сыннары арасында хайваннар дөньясына зур игътибар бирелгән булган. Төрле фантастик хайваннар, филләр һәм маймыллар киң популяр булган, алар шактый реалистик итеп сурәтләнгәннәр. Фантастик иконография арасында Индонезия һәм Кытай-Вьет репертуары каһарманнары күп булган. Индонезия мотивларына Гарудалар (мифик кошлар), наглар (елансыман рухлар) яки макарлар (аскы казнасыз арслан битлекләре, еш алар үлем яки вакытны чагылдырганнар); Вьетныкыларга — аждаһалар.[97].

Кайбер мәхлукатлар чит ил риваятьләреннән, әмма аларның сын трактовкасы Тямныкыларныкы. Аждаһаларның тәне һәм тәпиләре тәңкәләр белән капланган, башларында мөгезләр һәм кикриге бар, танаулары озынча һәм борыннары өскә карый торган, тешләре озын, өске казналары казык тешләре алга бөгелгән итеп ясалган.[98].

Тям сынчылары хәрәкәт һәм сыгылучанлыкны яхшы тапшырулары белән мәшһүр, әмма пропорцияләр сирәк сакланган булганнар. Филләр генә гел бик дөрес итеп сурәтләнгәннәр, кайвакыт бизәкләре муенса итеп, әмма гел җигелмәгән итеп. Гасырлар белән хайваннарның сурәт сыйфаты яхшырган, әмма атлар беркайчан да реалистик булмаганнар.[99].

 
Чакиеудан биючеләр белән пьедестал.

XII гасырдан бирле иконографик кырыслыкка декоратив фантазияләр килә, чын хайваннарны тулаем диярлек мифологик фигуралар кысрыклап чыгара, стилизациягә тенденция ачыктан-ачык күренә башлый (гарудалар, арсланнар һәм аждаһалар). Аждаһалар сурәтләре (иногарай) Кытай сәнгате белән контактлар турында шәһадәтнамә булып тора, әмма алар төгәл копияләр булмыйча, күбрәк Ханойдан аждаһалар Реминисценцияләре булып тора. Элеккеге йөзләрдә булган Инд-Ява йогынтысы әкренләп юкка чыга, аңа алмашка Кхмер һәм Вьет йогынтысы килә. XIII гасырдан бирле Анималист сыннар юкка чыга башлый.[100].

Мишонда Е1 гыйбадәтханәсенең пьедесталы бу стиль өчен хас мисал булып тора. Ул гыйбадәтханә үзәгендә тора, аның өстендә Кайлас тавын символлаштырган лингам торган. Пьедесталның нигезе сары комташның тигез блокларыннан тора. Кечкенә пилястрлар белән бүленгән нишалар һәм стена аралары тау мәгарәләрен символлаштыра (аларда аскетлар сурәтләнгән). Пьедестал паперть нигезе булып хезмәт итә, аның алдынгы ягында өч баскыч урнашкан.[100][101][102][103].

Икенче баскыч өстендә киемнәре җелферди торган өч биюче кыз сурәте ясалган. Аларның аяклары бөгелгән, ә куллары атлантларныкы кебек күтәрелгән. Биючеләр баскычны тоталар кебек, шул ук вакытта музыкага бииләр. Аларның фигуралары драпирланган бот киемнәре, муенсалар, билбаулар һәм терсәк өстеннән браслетлар белән бизәлгән, йөзләре - алкалар белән бизәлгән.[104].

Пьедесталның алгы ягында папертьның һәр ягында берәр ниша бар, алар Мишон Е1 өчен хас түбәнәйтелгән аркалар белән бүленеп куелган. Нишаларның берсендә флейтада уйнаучы аскет сурәтләнгән, икенчесендә - арфада уйнаучы. Папертьның косоурларында ике дәрвиш ясалган: бер ягында "Вина"да уйнаучы, ә икенчесендә - кулъязманы тотучы. Пьедесталның өч башка ягының һәрберсендә өч стена арасы урнашкан, алар арасында каплагычларда 18 пот сәхнәсе куелган. Алар барысы да аскетларның тормышларыннан сәхнәләр күрсәтә: медитацияләр, корбан бирүләр, өйрәнчекләргә сабак бирү.

Мишон Е1 стиленең башка әһәмиятле әсәре булып комташтан бетерелмәгән фронтон тора, ул кайчандыр бу гыйбадәтханәгә төп керү өстендә урнашкан (VII гасыр белән даталана). Фронтонда Һинд дине риваятьләреннән сәхнәләр күрсәтелгән: Вишну океан төбендә ята, аның ятагы булып барлык нагларның патшасы Шеша тора. Вишнуның кендегеннән лотос үсә, аннан Брахма пәйда була, ул Галәмне янә барлыкка китерергә тиеш. Фронтонның кырыйлары буенча сакчылар фигуралары, алар кулларында еланнарны тоталар.

Хуонгми потлары арасында Хуонгкуэдан Алиһә поты аерылып тора (хәзерге вакытта ул көньяк Вьетнам шәһәре Хошиминда күргәзмәдә күрсәтелә). Нечкә борын һәм калын иреннәр белән кыска уйланучы йөзне зур күзләр тереләндерә, аларның күз бәбәкләре кайчандыр буялган һәм асылташлар белән бизәлгән булган. Чәчләрдә канаулар һәм колакларда тишекләр буенча потка салына торган бизәкләр киертелгән булган дип фараз ителә. Югары шиньонда ярымай бу Шиваит пантеоны Алиһәсе булуына ишарә итә, әмма аның исемен идентификацияләргә мөмкин булмаган. Ачык күренә торган Кхмер йогынтысына карамастан, бу бюстның күп детальләрендә этник тям хасиятләре күренә.[105].

 
Чакиеудан түгәрәк пьедестал.

Чакиеудан пьедестал (аны кайвакыт алтарь дип атыйлар) түгәрәк формада, бу Һинд йогынтысы турында сөйли. Пьедесталның өстендә агызулар өчен канау белән монументаль лингам тора. Пьедесталның уртасындагы кыршау тоташ сызык хатын-кыз күкрәкләре белән бизәлгән (мондый орнамент Тям сәнгатендә беренче мәртәбә нәкъ менә Чакиеудан пьедесталда пәйда була, ә шуннан соң хасият булып китә.).[106][107].

Орнамент Индрапура династиясе нигезләүчесе Уроджага ишарә итә, аның исеме "хатын-кыз күкрәгеннән туган" дигәнне аңлата. Илнең муллыгын ассызыклый торган шундый мотивлар Тямпада күп пьедесталларда X гасырдан соңрак түгел кулланыла башлаганнар.[106][108].

Пьедесталның квадрат нигезе почмаклардан арсланнар белән бизәлгән һәм барлык дүрт яктан фриз белән формалашкан, анда Кришна тормышыннан сәхнәләр күрсәтелгән. Бу X гасыр Тям сынчылыгында Вишнуизм иконографиясенең әһәмиятенә күрсәтә. Сурәтнең Вишнуизм характерында булуына карамастан, пьедесталда лингам тора - бу Шиваит элементы (Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Шивага табынуга Вишнуны кертү турында, Вишну иконографиясенең Шиваит культы белән катнашуы турында киң мәгълүм).[106][109].

Биюче кызлар белән пьедестал шулай ук Чакиеудан һәм тям сынчылыгының төп шедеврларның берсе булып санала. Аның һәр ягының озынлыгы 3 метрдан да ким түгел, биеклеге - якынча 1,2 метр. Пьедесталның нигезе арслан башлары һәм калалар белән бизәлгән пилястралар белән формалаштырылган. Һәрбер пилястрада апсара сурәтләнгән, ә стена тоташтыргычларында - гандхарвлар. Биюче кызларның бизәнү әйберләре белән бөгелгән фигуралары музыкантларның калынрак тәннәре фонында аерылып торалар. Зур Һинд һәм Ява йогынтысы булуга карамастан, пьедесталның гомуми стиле тям стиле.[110][111][112].

Лотос позасында утыручы дүрт-куллы Шиваның потлары Тхампам стиле өчен хас. Данангның Тям поты Музеенда күргәзмәдә булган экземплярларның берсе (башсыз булып сакланган), Гиме музеендагысына бик якын (соңгысы Баньит гыйбадәтханәсеннән). Данангтан потның тәнен ябыштырып ясавы бик гомуми, мускулатура детальләре юк, гәрчә бай киемнәр һәм бизәкләр шактый тәфсилләп ясалган.[113].

 
Гиме музееннан Тхампам стиленда Шива поты.

Бот киеменең түгәрәк клапанында брелоклар һәм югары сыйфатлы чигү сурәтләнгән (хәзерге Камбоджада борынгы традиция буенча алтын һәм көмеш җепләр белән чигү "тям чигүе" дип атала). Асылташлар һәм башка аксессуарлар бик тәфсилләп ясалган: күп-катлы билбау, терсәкләрдә кабошоннар белән браслетлар, беләзектә браслетлар, брахман шнурында өч баш белән нага.[114].

Ул вакытта Тямпада Буддачылыкның зур йогынтысына карамастан, берничә генә Будда скульптур поты сакланган.

Соңрак Янгмум стилена караган сынчылыкта фигуралар стелалар белән бергә кушылып бербөтен хасил итәләр. Пот тәненең аскы өлеше тулаем цокольгә китә. Янгмум стилена шулай ук гомумиләштергән йөз сызыклары, әмма бай һәм мул бизәкләр хас.[115].

Тям сынчылыгының иң эре тупланмалары Ханой Милли Вьетнам тарихы музеенда, Данангта Тям сынчылыгы, Хошиминда Вьетнам тарихы Музеенда, Париж Гиме музеенда, Сан-Франциско Азия сәнгате Музеенда, Лондон Британия музеенда, Цюрих Ритберг музеенда, Вьетнамның Ханой сынлы сәнгать музеенда һәм Хошиминда Шәһәр сынлы сәнгатьләр музеенда саклана.

КерамикаҮзгәртү

Тям керамикасы сирәк очрый, шуңа күрә аз өйрәнелгән. 1970-енче еллар уртасында керамиканы кыздырып чыныктыру өчен Биньдинь провинциясендә булган. Тямпа керамикасының Индонезиядә һәм Филиппиннарда табылган эшләнмәләр белән охшашлыгы бар. XIII гасыр ахыры — XIV гасырның беренче яртысы белән даталанган кайбер өлгеләр, мөгаен, күрше илләргә экспорт өчен кыздырып чыныктырылган булганнар. Мичләр, мөгаен, Виджайяны 1471 елда Вьетнам яулап алуыннан соң тәмамлаганнар.[116].

Керамиканың иң күпсанлы төркеме булып сулач һәм болытсыман текстура белән глазурьлы тәлинкәләр тора. Глазурь өслекнең якынча өчтән ике өлешен каплый, ә аның төсе яшелдән (иң киң таралганы) зәңгәрсу-сорыга кадәр үзгәрә. Тям керамикасының икенче төркеме булып төрле үлчәмнәрдәге һәм формалардыгы алтынсу-көрән савытлар тора (хәмер өчен зур тоткалы чүлмәкләр, кечкенә флягалар, известь өчен чүлмәкләр, грушасыман шеләләр, җамаяклар). Тямпаның иң зур гыйбадәтханәләрендә чиреп һәм керамика плиткалар калыплары тора, алар рәсемнәр һәм рельефлар формасындагы бизәкләргә ия.[116].

Металлик эшләнмәләрҮзгәртү

 
Тям кошасы.

Тямпада борынгы заманнан ук асылташлар кулланылган булган, моның турында күпсанлы язмалар шәһадәт булып тора. Алтын һәм көмеш предметлар Ходайлар һәм хөкемдарлар өчен булган, аларны бирү гадәти хәл булмаган, алар бирүчене дә, бирелгәнне дә аерып чыкканнар(бүләк язмаларында искә алынган язмаларда, барлык предметлар да, берникадәр нисбәттә гыйбадәтханәләр эшчәнлегенә бәйле). Асылташлардан ясалган Тям эшләнмәләренә Ходайлар потлары, статуялар, лингамнар, кошалар, йорт җиһазлары, савыт-сабалар һәм эшләнмәләр карый.[117][118].

Тямпада бигрәк тә асыл металлардан культ потлары күп булган (алар иң төп Ходайларны — Шиваны һәм Бхагаватины күрсәткәннәр, һәм шулай ук киң Тям пантеонының башка Илаһларын күрсәткәннәр). Шулай да борынгы заманнардан бирле алтын һәм көмеш потлар талаучылар игътибарын җәлеп иткән, ә урлаудан соң алар гыйбадәтханәләрдә таш һәм агач күчермәләр белән алмаштырылган.[117].

Шивага шулай ук лингам образында табынганнар — бу дөньяны барлыкка китерүнең символы булган һәм Ходайны чагылдырган цилиндр (фаллус-сыман) предмет булган. Изгеләштерү вакытында күп лингамнарга үз исемнәр биргәннәр, мәсьәлән, «Алкышлар бирүче», «Хуҗа» яки «Мәрхәмәтле». Ходай образының абстрактлыгын әзәйтер өчен, тямнар «йөз белән лингамнар» (мукхалинга), куйганнар, аларның йөз-сыман урыннары булган. [119][53].

 
Көмеш коша фрагменты. VIII век

Шулай ук Шиваит культының тагын бер предметы киң таралган — коша, ул Ходай йөзе белән футляр булган. Ул «лингамның каплагычы» булган: эчтән буш булып, коша өстән таш лингамга кидертелгән булган. Шулай да, коша үзе дә, лингам белән беррәттән, табыну предметы булган. Кошалар турында искә алулар VII гасырдан алып XIII гасырга кадәр очрый.[120].

Алтын һәм көмеш кошалар мул итеп асылташлар белән капланган булган (алмазлар, кызыл якутлар, зәңгәр якутлар, топазлар һәм аквамариннар белән), аларның кобра-сыман баш киемнәре булырга мөмкин булган(нагараджа). Кайбер кошаларның берничә йөзе булган; язмаларда шулай ук алты йөзле кошалар да искә алына. Моннан башка лингамнар һәм кошалар төрле зәркән әйберләре белән бизәлгән: таҗлар, диадемалар, муенсалар, билбаулар, кул һәм аяк беләзекләре, алкалар, балдаклар һәм аграфлар белән (асыл металлардан һәм ташлардан башка аларда шулай ук энҗе һәм мәрҗәннәр кулланганнар). Гадәттә кошалар патша яки башка әһәмиятле алпавыт заказы буенча ясалганнар һәм гыйбадәтханәгә бүләк итеп бирелгәннәр.[121][122].

1900 елда Мишонның изге урынында серле хәзинә саклана торган урын табылган булган, анда көмеш нигездә күп алтын бизәнү әйберләре булган: колаклар өчен тирәнәйтелгән урыннар белән озынча шлемлы патша таҗы (кирита-мукута), диадема (мукута), беләкләр, беләзекләр һәм тубыклар өчен бизәнү әйберләре, каты һәм сыгылучан муенсалар, төрле алкалар. Кайбер чокып ясалган әйберләр эшкәртелмәгән ташлар белән бизәлгән булган һәм сәдәпләре булган. Мишоннан барлык бизәнү әйберләре фотога төшерелгән булган, аларның хәзер кайда булулары мәгълүм түгел. «Мишон хәзинәсе» һәм таш сыннарда булган башка Тям әйберләре металлны эшкәртүнең бик югары дәрәҗәсенә шәһадәт булып тора.[123][124][125].

Язмалар һәм башка туры булмаган шәһадәтләр Тямпада күп алтын һәм көмеш эшләнмәләр, интерьер элементлары булган, әмма безнең көннәргә кадәр бернәрсә дә килеп җитмәгәненә ишарә итәләр. Түбәләр, алтарьлар, сандал агачыннан ишекләр асыл металл битләре белән капланган. Алтын һәм көмешнең шактый өлеше культ предметларына һәм патша инсигнияләренә барган - төрле савытларга, дини байракларга, таякларга, зонтларга, җилпәзәләргә һәм бизәкле кыннар белән кылычларга һәм паланкиннарга барган.[126].

 
Тям хөкемдарларының алтын баш киемнәре. VII—VIII гасыр.

Санскрит телендә искә алынган савытларны еш идентификацияләргә мөмкин түгел, чөнки бу культ предметлары һаман Һинд динендә кулланыла. Савытларның исемнәре Чам телендә булганда аларны идентификацияләргә авыр яки мөмкин түгел, аның каравы Чам текстлары еш предметларның авырлыгына яки бәясенә күрсәтәләр. Кыйммәтле металлардан барлык савытлар да культ практикасына бәйле, кайвакыт алар язмаларда Ходайларга аларның ихтыяҗлары өчен бүләкләр буларак кулланылган. Шул ук савытлар белән көнкүрештә кулланганнар, әмма алар гади металлардан ясалган булганнар.[127].

Су өчен савытларга тоткылы чүлмәкләр, касәләр, вазалар һәм кубоклар кергән. Кечкенә яки урта үлчәмнәрдәге вазалар калаша дип аталганнар. Бай патша бүләкләрендә алар 300—500 грамм алтынга җиткәннәр, әмма соңрак Тям хәзинәләрендә аларга бернинди аналоглар да булмаган. Мөгаен бу вазачыклар белән чистарыну юынулар өчен кашыклар да кулланылган булган (авырлыгы 75 грамм булган шундый ритуаль алтын кашыклар очрый)[128].

Зур үлчәмле тоткылы савытлар гхата дип аталганнар. По-Нагар гыйбадәтханәсендә табылган шундый тоткылы чүлмәк мөгаен табыну объекты булып торган (Пуджа бәйрәме вакытында Алиһә су тулган савыт буларак пәйда була, аның символы муллык)[128].

Су өчен соңрак савыт формалары булып бата яки вата тора (бу Чам сүзе язмаларда XI гасырдан бирле очрый). Төрле савытлар очрый: авырлыгы 400 граммнан азрак көмешләрдән (бер рәсми бүләге), 2 кг нан артык булган алтыннарга кадәр (ул патша кызы тарафыннан бүләк ителгән булган). Ваталар шулай ук патшаларны тәхеткә утырту церемонияләре вакытында су агызу өчен савытлар буларак искә алына. Моннан ары, тупланмаларда алтын һәм көмеш катнашмасыннан кабак формасындагы савыт бар. Кечкенә зурлыктагы коник кабырчыклар савытлар белән беррәттән су өчен кулланылган булганнар, ә зур кабырчыкларны явыз рухларны куу өчен өреп уйнатканнар.[129].

Язмаларда еш "бхаджана" алтын һәм көмеш тәлинкәләре искә алына, алар ашау өчен, бетель өчен ("тхамбуйя-бхаджана"), хуш исле әйберләр һәм бүләкләр өчен кулланганнар. Аларны түгәрәк итеп һәм ниндидер йолдызлык формасында, аякта итеп эшләгәннәр, ташлар белән бизәгәннәр. Шулай ук язмаларда төрле чүлмәкләр һәм тартмалар искә алынган. Алар дини церемонияләр вакытында тәкъдим ителгәнне саклау һәм чыгару өчен кулланылган. Капкачсыз кечкенә чүлмәк "бхрнгара" дип аталган, бетель өчен көмеш тартма - "чиранда" дип аталган. Тям хәзинәләрендә известь белән чүлмәкләр һәм тартмалар очраган, аларны бетельне кебек үк Ходайларга тәкъдим иткәннәр. Гыйбадәтханәләрдә он өчен тартмалар да булган, аларны төрле ритуалларда кулланганнар (аның белән сихри сызымнарны ясаганнар һәм Ходай битлекләрен шуның белән сипкәннәр). Зур мәгънәгә "клонглар" - күмү урналары уйнаган, аларга кремациядән соң маңгай сөякләрен салганнар. Бу авырлыгы 100 граммнан азрак тартмачыкларны гыйбадәтханәләргә алып килгәннәр, әмма йолаларда аларның максаты мәгълүм түгел.[130].

Шулай ук бронза Авалокитешвара һәм Тара потлары сакланып калганнар, аларның датасы X гасыр булган һәм алар Донгзыонг стилена караган. Моннан кала, галимнәр тарафыннан борынгырак Будда поты табылган, ул Һиндстандагы Амаравати стилена караган (мөгаен, ул Тям әсәре булмаган, ә диңгез корабларында китерелгән бүләк булган). Кытай тарихчысы Ма Дуаньлинь язмаларында гигант Будда һәйкәле искә алына, ул алтыннан ясалган булган, аның шуннан соң язмышы билгеле түгел.[131]. Асыл ташлардан Тям эшләнмәләрнең күпчелек өлеше Кытай, Вьет һәм Кхмер талаучылары табышына әйләнгән, шуннан соң ул алтын коелмаларга эретелеп читкә чыгарылган булган.

МузыкаҮзгәртү

 
Ханойда Вьетнам этнология музее тупланмасыннан барабан һәм гобой.

Музыка Тямпада зур роль уйнаган, бер әһәмиятле церемония дә музыкасыз үтмәгән. Музыкантлар барлык йола һәм ритуалларда, хәрби җыелышларда һәм сарай тамашаларында булган. Алар өч гаилә музыка кораллары кулланганнар:кагу музыка кораллары, өреп уйнатыла торган музыка кораллары һәм чиртү музыка коралларын.[132][133].

Тям музыка тасвирламалары сакланып калмаган, әмма Вьетнам чыганаклары искә алганча, Тямнарның музыкасы үзенең меланхоликлыгы, моңы һәм караңгылыгы белән дан казанган. 1044 елда Вьетнам императоры Ли Тхай Тонг үз Тям походыннан тоткыннарны алып килгән, алар аның өчен җырладылар һәм биеделәр. 1060 елда император Ли Тхай Тонг буйсынган кешеләреннән Тям музыкаль композицияләрен һәм барабан ритмнарын язып куярга кушкан, шуннан соң аның сарай яны музыкантлары аларны башкара алганнар (шул ук вакытта, император шәхсән орекстр белән дирижирлаган).[комм. 6][134][135][136].

XII гасыр ахырында - XIII гасыр башында хөкем иткән император Ли Као Тонг музыкантларына "күзгә яшь чыгара торган" "Тям моңы" дигән мелодияне уйлап чыгарырга кушкан. Вьетлар әйткәнчә "бары тик тәртипсез илдә яшәүче, моңсу һәм вәхши халык кына шулкадәр явыз музыканы уйлап чыгарырга мөмкин булган". Әмма Вьетнам сүз иҗатында барлык искә алулар да Тям музыкасын тәнкыйтьләгән, кайбер авторлар аны мелодик һәм башкаруга лаеклы дип санаган. Безгә килеп җиткән сурәтләр һәм башка чыганаклар буенча Тямпада аркылы флейталарда, лира кебек кыллы музыка коралларында һәм цилиндрик барабаннарда уйнаганнар.[137][138].

Башка популяр музыка инструменты булып Вина булган (гадәттә ул өч кыллы булган, әмма шулай ук биш кыллы һәм җиде кыллылар да булган). Пьедесталда Чакиеудан биюче кызлар белән ике музыкант бар, шуларның берсенең иңбашында кечкенә резонатор ята, ә икенчесенеке күкрәгендә. Мондый торыш булганга күрә музыкант уң терсәген бик артка куя (хәзерге эскрипкәдә уйнаучылар кебек) һәм коралны ботка тыш яктан куя.[139].

 
Ханойда Вьетнам этнология музее тупланмасыннан яссы Тям барабаны.

Мишонда Е4 гыйбадәтханәсе тоташтыргыч балкаларында һәм Кханьло (Тяньло) гыйбадәтханәсенекендә "патша сәхнәләрендә" музыкантлар төркемнәре сурәтләнгән. Музыка кораллары арасында силуэты раструб белән гобойга охшаш флейта, "Янцинь" сыман корал һәм барабаннар бар.[140].

Музыкантлар Тямпа иҗтимагый иерархиясендә гаять югары дәрәҗәгә ия булганнар. Күпсанлы рельефларда сакланган шулай аталган "патша сәхнә"ләрендә музыкантлар барлык тантаналы патша чыгуларында һәм тамашаларында сурәтләнгән. Тәхеттә утырган патша тирәсендә гел инсигния (зонтлар, җилпәзәләр һ.б.) тотучылар, биючеләр һәм музыкантлар утырган.[137].

Патша сарай янына якыннарның шул ук сын рельефлары буенча, Һинд биюләренә охшаш биюләр таралган булган. Биючеләр янында (алар күбесенчә хатыннар булган) гел музыкантлар сурәтләнгән булган, кайвакыт - шигырь декламацияләүче укучылар сурәтләнгән булганнар. Мөгаен биючеләр аккомпанементка "Рамаяна"дан, "Махабхарата"дан яки каһарман драмалардан эпизодларны башкарганнар. Биючеләрнең позалары һәм киемнәре классик һинд каноннарына бик охшаш.[141][142]. Тямпада театр тамашалары да булган, аларда музыка уйнаган килеш риваять һәм чын каһарманнарга дан җырлаганнар.[143]. Тулаем алганда, Тям музыкасы оригиналь булган, әмма берникадәр Кхмер һәм өлешчә Кытай стильләре йогынты ясаган.[144][145].

Әдәбият һәм фольклорҮзгәртү

 
По-Нагар гыйбадәтханәсеннән стела, X гасыр. Вьетнам тарихының Милли музее.

Тямпаның рәсми теле булып Санскрит булган, ул көнкүреш Чам теленә капма-каршы куелган. Чам телендә киң авыз иҗаты фольклоры булган, аңа шулай ук яттан башкарыла торган эпослар да кергән. Тям рельефларында еш музыкантлар һәм биючеләр сурәтләнгән булган, алар традицион Һинд рухында җәмәгатькә тамаша кылалар (артистлар биредә яшәүче халык өчен җайлаштырылган трактовкада "Рамаяна"дан һәм "Махабхарата"дан өзекләр башкарганнар дип фараз итәргә була). Хәтта Тям каһарманнары турында хәзерге кыйссалар да Һинд йогынтысы белән - озын эпопеяларда еш могъҗизалар була һәм Ходайларның катнашулары була.[146][147][148].

Тямпаның рәсми язуы булып язмалар торган, башка әдәбият жанрлары турында әлегә бернәрсә дә билгеле түгел. Язмалар Санскритта һәм Чам телендә язылган булган. Хәзерге көннәргә кадәр ташта, кирпечтә, көмеш һәм алтын культ предметларында язмалар сакланып калган. Шулай ук текстларны язу өчен нечкә эшкәртелгән һәм төтен белән ысланган сарык тиредән пергамент кулланылган. Барлык язмалар сәяси һәм дини характерга ия.[149].

Санскритта яңа диннәрнең көче күрсәтелгән: аларда Һинд дине Ходайларына мөрәҗәгать иткәннәр, ул Шива һәм Вишнуга багышланган текстларда кулланылган булган, һәм шулай ук Буддачылык текстларында. Һиндстаннан алынган изге урыннарда язмалар ясарга йоласына күрә, Тямпа язу белән һәм Паллава әлифбасы белән танышкан. Бу әлифба башта Санскритта язу өчен кулланылган булган; V—IX гасырның барлык язмалары да шул телдә ясалган булган. Шулай да, Санскритта язмалар белән стелаларны күргәннәрнең күпчелеге язылганны аңламалаганнар.[150].

Тям язмаларында куллынылган Санскритта күп варваризмнар һәм солецизмнар булган, димәк бу телне тирәнтен белмәгәннәр һәм Һинд мәдәниятен тирәнтен белмәгәннәр. Әмма бу кимчелекләр Тямнарның җитәрлек белем алмауларында түгел, ә аларның Шиваизмны һәм Буддачылыкны биредәге йолаларга яраштырыга теләүләрендә турында сөйли. VIII гасырга кадәр Бапномда, Двараватида, Малайя ярымутравында, Суматрада, Явада һәм Калимантанда Тямпада кебек үк язу кулланылса, IX гасырдан бирле әлифбалар төбәкләр буенча төрле була башлаган (нәтиҗәдә тиздән күрше дәүләт вәкилләре бер-берсенең язуларын укый алмый башлаганнар)[151].

IX гасырда Чам телендә беренче текстлар барлыкка килгән. Бу язмаларда Санскрит телендә язылган текстларда кулланылган кебек үк әлифба кулланылган, әмма авазларның башка әйтелешен ассызыклау өчен таш буенча кисүчеләр юл өсте тамгаларын кулланганнар. Чам теле икенчел тел булган, анда язмалар анда язмалар кешеләр өчен булган (күбесенчә бу бүләк итү һәм васыять шартлары язылган булган), шул ук вакытта догалар теле булган Санскрит теле Ходайлар өчен булган. IX гасырдан алып XI гасырга кадәр Санскрит Тям язмаларының иң таралган теле булган, XI гасырдан XIII гасырга кадәр Чам теле киң колач ала һәм XIII—XV гасырларда язма текстларының бердәнбер теле булып китә.[152].

 
Санскритта язмасы булган Тям стеласы копиясе.

XVI гасырдан бирле язмалар тулысынча бетә диярлек, аларның урынына урта-Чам телендәге кулъязмалар килә. Аларда борынгы текстлардан шактый аерыла торган кодекслар, ритуаллар һәм әдәбия әсәрләр бар. Хәзер мөрәҗәгать итәргә булган язма Тямпа чыганаклар тигез итеп бүленмәгән. Күпчелек язмалар чәчәк ату һәм болгавыр елларга карый (XII гасыр ахыры — XIII гасыр ахыры), шул вакытта тыштан басым астында (Вьетлар һәм Кхмерлар тарафыннан) Тям идентиклыгы көчәйде. Башка сигез гасыр Тям тарихы дәверендә (VI гасырдан XV гасырга кадәр) бераз азрак текстлар барлыкка китерелгән булган.[153].

Язмалар буенча Тямнар Һиндстанның төп әдәби әсәрләре белән таныш булганнар. Шулай, Тям язмаларында кайбер «Дхармашастра»ларга сылтамалар бар, шул исәптән «Ману-смрити»га һәм «Нарада-смрити»га (бу җыентыкларның төп өйрәтмәләре буенча Тямпа патшалары вазифаларын үтәгәндә эш иткәннәр). Шулай ук язмаларда еш «Пураналар» һәм Шиваит Агамалар еш цитаталана.[154][155][148][156].

Классик эпослар «Махабхарата» һәм «Рамаяна» Һиндстан стиле йогынтысы астында язылган Тям әсәрләрендә искә алына. VII гасырда ук Тямпада "Рамаяна"ның авторы булып саналган олы фикер иясе Вальмикига дан җырлаганнар. Шулай ук Рама да киң мәгълүм булган, аның гамәлләренә Кхмер поэмасы «Рамакерти» дан җырлаган.[154].

Тям язмалары әдәби әсәр урынын алырга дәгъва итмәгәннәр. Хәзер алар тарихи тарихи һәм берникадәр иҗтимагый-мәдәни характерга ия, әмма замандашлары өчен алар саф дини һәм юридик текстлар булган (аларның бөтенесе диярлек гыйбадәтхәләрдә һәм башка изге урыннарда урнашканнар, алар дини характерлы актларны тасвирлаганнар, тәфсилләп гыйбадәтханәт бүләкләренең исемлеген китереп аларның юридик статусларын билгеләгән.)[157].

 
По-Клонг-Гарай гыйбадәтханәсеннән ташта язма.

Күпчелек Тям текстларының стиле шактый трафаретлы булган. Чам телендә язылган барлык язмалар диярлек прозада язылган, Санскритта шигъри язмалар берникадәр күбрәк, әмма аларның күпчелегенең сыйфаты түбәнрәк. Иң таралган булып эпик шлока шигъри үлчәме булган, сирәгрәк башка Метрлар очрый (әмма иң катлаулы метрлар — бик сирәк)[157].

Тям шагыйрьләре Шигърият турында Һинд трактатларын начар белгәннәр яки теләмичә кулланганнар. Бер үк әсәрдә берничә метр булып, алар еш күп хаталар ясаган. Әдәби әсәрләргә еш сылтамалар Тямпа мәдәнияте Һиндстаннан күп алганына ишарә итә, әмма Санскрит телендә классик шедеврлардан цитаталар сирәк турыдан-туры булганнар.[157].

Шул ук вакытта Тям шагыйрьләре Санскритны олылаучы стилистик алымнарне белгәннәр, мәсьәлән, полисемия, метафоралар, чагыштырулар белән. Әмма бу, гомумән алганда Тям әдәбияты шигърият техникасының зәгыйфь булуын киметми. Мөгаен бу Тям язучылары аз белем алганлыгын күрсәтә (Тямпага Санскрит мәдәниятен һәм сәнгатен белүче Һиндстан брахманнары яки Кхмер галимнәре турында бернинди шәһадәтләр юк).[158].

Шул ук вакытта Тямпаның Көньяк-Көнчыгыш һәм Көньяк Азиянең күп дәүләтләре белән даими сәүдә һәм дипломатик контактлары булган.

Тям язмаларының күп өлеше бер схема буенча төзелгән булган. Текст сәламнәр һәм мактаулар сериясеннән (прашасти), башланган булган, алар Ходайга мөрәҗәгать ителгән, соңыннан - патшага, ә шуннан соң — бүләк итүчегә (әгәр дә ул патша булмаса). Һиндстанда мактаулар уку — әдәби биеклекләргә җитүче киң мәгълүм һәм кырыс регламентланган әдәби жанр булса, Тямпада бу кагыйдә буларак берничә юл, сирәгрәк - берничә стофа. Шивага яки аның хатынына мөрәҗәгать ителгән текстлар озынрак булган. Мактаулардан соң яңа гыйбадәтханә салуның хәлләре һәм ваклылары булган, инде булган гыйбадәтханәгә бүләкләр турында һәм тасвирланган вакыйганың датасы булган. Ахырда изге урынны саклый торган каргышлар китерелгән булган.[159].

Соңрак китерелгән Тям әдәбияты буенча Тямпада шигъри әкиятләр, риваятьләр һәм әйтемнәр булган, һәм шулай ук шигъри дини гимннар, алар музыка аккомпанементына җырланган булган, әмма оригиналь текстлары сакланып калмаган.[160].

Тямпаның Дайвьет белән сәнгать багланышларыҮзгәртү

 
Тхампам стилендагы аждаһа сыны. Париж Гиме музее.

XI гасырдан башлап Тямнарның Вьетлар белән мөнәсәбәте ике мәдәниятнең үзара йогынтысына китергәннәр. Кайбер охшашлыкка Тхампам стиленең мотивлары һәм Вьет стильләнгән болытлары ия. Вьет сәнгатендә кайбер фантастик Тям образлары очрый (мәсьәлән, киннарлар һәм гарудалар), ике дәүләтнең дә орнаментларда һәм фигура фризларында гомуми элементлары булган. Фаттить пагодасы коллоналары базасы (Бакнинь провинциясе) үз композициясе белән Чакиеу пьедесталына охшаган, аның терәкләре нигезендә лотос таҗ яфракларыннан охшаш орнаменты бар. X гасырның Хачунг пьедесталы нигезендә Тям булмаган орнамент белән бизәлгән, бу Вьет йогынтысына ишарә итә.[161][162].

Фаттить гыйбадәтханәсендә рельеф базасының фрагмент почмагында куллары күтәрелгән гаруда сурәтләнгән. Гибрид хайванның башы типик Вьет стилендә кигриге зур булган һәм типик Тям стиленда зур томшыгы бар. Аждаһалар Тям сәнгатендә IX гасырда барлыкка килгән. Алар Кытай-Вьет йогынтысының иң ачык мисалы булып тора, гәрчә Тям осталары аларны адаптланган биредәге стильдә ясарга тырышканнар. Аждаһалар бер үк вакытта Дайвьетта һәм Тямпада да җир һәм гыйбадәтханә сакчылары булып китүләре Вьетлардан алынма турында сөйли.[163].

Тулаем алганда IX-X гасырларда чәчәк итә башлаган анималистик, Вьет тематикасы һәм образлары белән күп уртаклыклары бар. Биньсон ступасының (XII гасыр) пилястрлары арасында бер-берсенә тиеп торучы түгәрәкләрдән панносы бар. Шундый ук түгәрәкләр Тхампам стиле тоташтыргычлар балкаларында да очрый. Тхиенфук пагодасы алтаре почмакларында гарудалар белән бизәлгән, алар Тямныкыларга бик якын (шулай да, соңгылары югарырак техникада ясалганнар). Моннан башка, орнамент антаблементның орнаменты тибы буенча Баньит манараларыннан бөгелгән Шива боткаларына охшаш.[164].

Иң ачык күренә торган үзара сәнгать йогынтысы Дайвьетның гаруда мотивлары мисалында һәм Тям архитектура декорында киң чагыла. Шулай ук Тямпада фигуралар һәм Тимпаннар өчен киңрәк керамика кулланылган булган, ул Вьет сәнгатендә элегрәк заманнардан бирле кулланылган булган. Шулай итеп Тямпа һәм Дайвьетның даими контактлары күренә (тыныч һәм сугыш вакыты) алар еш сәнгать темалары һәм техникалары белән алмаш иткәннәр, алар мәдәниятләренең үзара баетуына китергән.[165][166].

КомментарларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

Рус телендәҮзгәртү

Ашрафян К. З. История народов Восточной и Центральной Азии с древнейших времен до наших дней. — Москва: Наука, 1986.
Веймарн Б. В. Всеобщая история искусств, Том 2, книга вторая: Искусство средних веков. — Москва: Искусство, 1961.
Глазунов Е. П. Вьетнам: страна и люди. — Москва: Прогресс, 1984.
Гринцер П. А., Никулин Н. И. Памятники литературной мысли Востока. — Москва: Институт мировой литературы имени Горького, 2004. — ISBN 9785920802057.
Михайлов Б. П. Всеобщая история архитектуры, Том 1. — Москва: Институт теории и истории архитектуры и строительной техники Академии строительства и архитектуры СССР, 1958.
Мхитарян С. А. (ответственный редактор). История Вьетнама. — Москва: Наука, 1983.
Осипов Ю. М. Литературы Индокитая: жанры, сюжеты, памятники. — Ленинград: Издательство Ленинградского университета, 1980.
Прибыткова А. М. (ответственный редактор). Всеобщая история архитектуры, Том 9: Архитектура Восточной и Юго-Восточной Азии до середины XIX века. — Москва: Издательство литературы по строительству, 1971.
Рифтин Б. Л. (ответственный редактор). Библиотека всемирной литературы. Том 18. Классическая проза Дальнего Востока. — Москва: Художественная литература, 1975.
Серебряный С. Д. (ответственный редактор). Библиотека всемирной литературы. Том 16. Классическая поэзия Индии, Китая, Кореи, Вьетнама, Японии. — Москва: Художественная литература, 1977.
Халпахчьян О. Х. (ответственный редактор). Всеобщая история архитектуры, Том 1: Архитектура древнего мира. — Москва: Издательство литературы по строительству, 1970.
Анна-Валери Швейер. Древний Вьетнам. — Москва: Вече, 2014. — ISBN 978-5-9533-3838-7.

Башка телләрдәҮзгәртү

Sures Chandra Banerji. A Companion to Sanskrit Literature. — New Delhi: Motilal Banarsidass, 1989. — ISBN 9788120800632.
Jean Boisselier. Un bronze de Tara du Musée de Đà-nag et son importance pour l'histoire de l'art du Champa. — Paris: Bulletin de l'École française d'Extrême-Orient, 1984.
Jean Boisselier. La statuaire du Champa: recherches sur les cultes et l'iconographie. — Paris: École Francaise d'Extrême-Orient, 1963.
George Edson Dutton, Jayne Susan Werner, John K. Whitmore. Sources of Vietnamese Tradition. — New York: Columbia University Press, 2012. — ISBN 978-0-231-13862-8.
Bernard Philippe Groslier. The art of Indochina: including Thailand, Vietnam, Laos and Cambodia. — Crown Publishers, 1962.
Emmanuel Guillon. Hindu-Buddhist Art of Vietnam: Treasures from Champa. — Weatherhill, 2001. — ISBN 9780834804852.
Emmanuel Guillon. Cham Art. — London: Thames & Hudson, 2001. — ISBN 9780500975930.
Emmanuel Guillon and Dawn F. Rooney. Champa (англ.). Oxford University Press. Проверено 11 мая 2016. (требуется подписка)
Andrew David Hardy, Mauro Cucarzi, Patrizia Zolese. Champa and the Archaeology of Mỹ Sơn (Vietnam). — Singapore: NUS Press, 2009. — ISBN 978-9971-69-451-7.
Jean-François Hubert. The Art of Champa. — New York: Parkstone International, 2015. — ISBN 978-1-78310-739-1.
Mark W. McLeod, Thi Dieu Nguyen. Culture and Customs of Vietnam. — Westport, Connecticut: Greenwood Publishing Group, 2001. — ISBN 9780313304859.
Văn Doanh Ngô. Chămpa Ancient Towers: Reality & Legend. — Hanoi: The Gioi Publishers, 2002.
Catherine Noppe, Jean-François Hubert. Art of Vietnam. — New York: Parkstone International, 2003. — ISBN 9781859958605.
Curt Sachs. The Rise of Music in the Ancient World, East and West. — Mineola, New York: Dover Publications, 2008. — ISBN 978-0-486-46661-3.
Gitesh Sharma. Traces of Indian Culture in Vietnam. — New Delhi: Banyan Tree Books, 2009. — ISBN 978-81-905401-4-8.
Peter Sharrock, Ian C. Glover, Elizabeth A. Bacus. Interpreting Southeast Asia's Past: Monument, Image and Text. — Singapore: NUS Press, 2008. — ISBN 978-9971-69-405-0.
Sailendra Nath Sen. Ancient Indian History and Civilization. — New Delhi: New Age International, 1999. — ISBN 81-224-1198-3.
Tran Ky Phuong, Bruce Lockhart. The Cham of Vietnam: History, Society and Art. — Singapore: NUS Press, 2011. — ISBN 978-9971-69-459-3.
Thierry Zéphir, Pierre Baptiste. La sculpture du Champa: Trésors d'art du Vietnam V—XV siècles. — Paris: Réunion des musées nationaux, 2005. — ISBN 9782711848980.

СылтамаларҮзгәртү

CылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Швейер, 2014, с. 289
  2. Михайлов, 1958, с. 325
  3. 3,0 3,1 3,2 Oxford, II. Architecture
  4. Швейер, 2014, с. 290—291
  5. Швейер, 2014, с. 291—292
  6. 6,0 6,1 Guillon, 2001, с. 36
  7. Sharma, 2009, с. 60
  8. Hardy, Cucarzi & Zolese, 2009, с. 9, 16
  9. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 56—57
  10. Халпахчьян, 1970, с. 378
  11. Прибыткова, 1971, с. 9
  12. Швейер, 2014, с. 292
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 Прибыткова, 1971, с. 321
  14. Hardy, Cucarzi & Zolese, 2009, с. 6
  15. Швейер, 2014, с. 293—294
  16. 16,0 16,1 16,2 16,3 16,4 16,5 16,6 Oxford, II. Architecture. Religious
  17. Швейер, 2014, с. 294—295
  18. Швейер, 2014, с. 296
  19. Hubert, 2015, с. 39
  20. Швейер, 2014, с. 295—296
  21. Швейер, 2014, с. 300—303
  22. Hubert, 2015, с. 33—34
  23. Hardy, Cucarzi & Zolese, 2009, с. 45
  24. 24,0 24,1 24,2 Швейер, 2014, с. 300
  25. 25,0 25,1 25,2 25,3 Oxford, II. Architecture. Mid-7th century AD: Style of Mi Son E1
  26. Oxford, II. Architecture. Mid-8th century AD — the mid-9th: Southern style of Hoa Lai
  27. 27,0 27,1 Швейер, 2014, с. 301
  28. Guillon, 2001, с. 41
  29. Ngô, 2002, с. 95
  30. 30,0 30,1 Oxford, II. Architecture. Early 10th century AD — the early 11th: Style of Mi Son A1
  31. Швейер, 2014, с. 301—302
  32. Швейер, 2014, с. 302—303
  33. Ngô, 2002, с. 228
  34. Guillon, 2001, с. 54
  35. 35,0 35,1 Oxford, II. Architecture. Late 11th century — the mid-12th: Binh Dinh style
  36. Швейер, 2014, с. 303
  37. Oxford, II. Architecture. Late 12th century–1471
  38. Швейер, 2014, с. 296—297
  39. 39,0 39,1 Швейер, 2014, с. 299
  40. 40,0 40,1 Швейер, 2014, с. 305
  41. Tran Ky Phuong {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  42. Веймарн, 1961, с. 290
  43. Швейер, 2014, с. 305—306
  44. 44,0 44,1 Tran & Lockhart, 2011, с. 278
  45. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 56
  46. Ngô, 2002, с. 73
  47. 47,0 47,1 Oxford, II. Architecture. Late 9th century AD — the early 10th: Dong Duong style
  48. Швейер, 2014, с. 306—307
  49. 49,0 49,1 Швейер, 2014, с. 307
  50. Глазунов, 1984, с. 274
  51. Hardy, Cucarzi & Zolese, 2009, с. 11
  52. 52,0 52,1 Tran Ky Phuong {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  53. 53,0 53,1 Sharma, 2009, с. 59
  54. Швейер, 2014, с. 307—309
  55. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. My Son Sanctuary(ингл.). UNESCO World Heritage Centre.
  56. Sharma, 2009, с. 61
  57. Швейер, 2014, с. 309
  58. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 67—68
  59. Ngô Vǎn Doanh {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  60. Швейер, 2014, с. 309—310
  61. Hardy, Cucarzi & Zolese, 2009, с. 197—198
  62. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 64—66
  63. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 69
  64. 64,0 64,1 Швейер, 2014, с. 311
  65. 65,0 65,1 Tran Ky Phuong {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  66. Sharma, 2009, с. 66—67
  67. Швейер, 2014, с. 311—312
  68. Швейер, 2014, с. 312
  69. Швейер, 2014, с. 312—313
  70. Швейер, 2014, с. 313, 320
  71. Guillon, 2001, с. 31
  72. 72,0 72,1 Oxford, III. Sculpture
  73. Швейер, 2014, с. 314
  74. Швейер, 2014, с. 314—315
  75. Guillon, 2001, с. 33
  76. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 60—61
  77. Швейер, 2014, с. 315—316
  78. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 82
  79. Oxford, III. Sculpture. Late 9th century ad — the early 10th: Dong Duong style
  80. Guillon, 2001, с. 40, 81
  81. 81,0 81,1 Hubert, 2015, с. 43
  82. Huynh Thi Duoc {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  83. Швейер, 2014, с. 316, 324
  84. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 85—86, 89
  85. Guillon, 2001, с. 45, 105, 128
  86. Huynh Thi Duoc {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  87. Oxford, III. Sculpture. 10th century ad: Style of Mi Son A1
  88. Швейер, 2014, с. 316—317
  89. Hardy, Cucarzi & Zolese, 2009, с. 46
  90. Guillon, 2001, с. 110
  91. Швейер, 2014, с. 317
  92. Guillon, 2001, с. 134
  93. Швейер, 2014, с. 318
  94. Guillon, 2001, с. 57
  95. Швейер, 2014, с. 318—319
  96. Швейер, 2014, с. 319
  97. 97,0 97,1 Швейер, 2014, с. 320
  98. Швейер, 2014, с. 321
  99. Швейер, 2014, с. 321—322
  100. 100,0 100,1 Швейер, 2014, с. 322
  101. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 61—62
  102. Ngô, 2002, с. 50
  103. Guillon, 2001, с. 73
  104. Швейер, 2014, с. 322—323
  105. Швейер, 2014, с. 324
  106. 106,0 106,1 106,2 Швейер, 2014, с. 325
  107. Guillon, 2001, с. 110—116, 147
  108. Tran Ky Phuong {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.
  109. Guillon, 2001, с. 110—116
  110. Швейер, 2014, с. 325—326
  111. Sharrock, Glover & Bacus, 2008, с. 57
  112. Guillon, 2001, с. 120—127
  113. Швейер, 2014, с. 326
  114. Швейер, 2014, с. 326—327
  115. Швейер, 2014, с. 327—328
  116. 116,0 116,1 Oxford, IV. Other arts. Ceramics
  117. 117,0 117,1 Швейер, 2014, с. 328
  118. Sharma, 2009, с. 52
  119. Швейер, 2014, с. 328—329
  120. Швейер, 2014, с. 329
  121. Швейер, 2014, с. 329—330
  122. Louis Finot. Notes d'épigraphie XI: les inscriptions de My Son // Bulletin de l'École française d'Extrême-Orient. — 1904. — № 4.
  123. Швейер, 2014, с. 330
  124. Sharma, 2009, с. 70
  125. Oxford, IV. Other arts. Metalwork
  126. Швейер, 2014, с. 331
  127. Швейер, 2014, с. 331—332
  128. 128,0 128,1 Швейер, 2014, с. 332
  129. Швейер, 2014, с. 332—333
  130. Швейер, 2014, с. 333
  131. Boisselier, 1984, с. 319—320
  132. Швейер, 2014, с. 357
  133. Sharma, 2009, с. 49
  134. Швейер, 2014, с. 357—358
  135. Серебряный, 1977, с. 486
  136. Dutton, Werner & Whitmore, 2012, с. 83
  137. 137,0 137,1 Швейер, 2014, с. 358
  138. Гринцер и Никулин, 2004, с. 385
  139. Швейер, 2014, с. 358—359
  140. Швейер, 2014, с. 359
  141. Швейер, 2014, с. 359—360
  142. Sharma, 2009, с. 50—51
  143. Швейер, 2014, с. 370
  144. Sachs, 2008, с. 135
  145. McLeod & Nguyen, 2001, с. 170—171
  146. Швейер, 2014, с. 263
  147. Sharma, 2009, с. 45—46
  148. 148,0 148,1 Sen, 1999, с. 542
  149. Швейер, 2014, с. 263—264, 276
  150. Швейер, 2014, с. 264—265
  151. Швейер, 2014, с. 265—266
  152. Швейер, 2014, с. 268—269
  153. Швейер, 2014, с. 269—270
  154. 154,0 154,1 Швейер, 2014, с. 274
  155. Sharma, 2009, с. 45
  156. Banerji, 1989, с. 591
  157. 157,0 157,1 157,2 Швейер, 2014, с. 275
  158. Швейер, 2014, с. 275—276
  159. Швейер, 2014, с. 276
  160. Швейер, 2014, с. 276—277
  161. Швейер, 2014, с. 360—361
  162. Рифтин, 1975, с. 374
  163. Швейер, 2014, с. 361
  164. Швейер, 2014, с. 361—362
  165. Швейер, 2014, с. 362
  166. Tran & Lockhart, 2011, с. 65—66


Чыганакка җибәрү хатасы: Для существующих тегов <ref> группы «комм.» не найдено соответствующего тега <references group="комм."/> или пропущен закрывающий тег </ref>