Ма́кара (Санскрит телендә:मकर), makara — Һиндстан традициясендә һәм шул традиция йогынты ясаган рәт халыкларда мифик диңгез җанвар. Макара еш үзендә дельфин, акула һәм крокодил хасиятләрен берләштергән гигантс су җанвары булып чаглдырыла (левиафанның Һинд юрамасы)[1]. Ул Варунаның, Ганганың ваханасы һәм Кама Ходаеның символы булып тора. Һинд динендә Кәҗәмөгез йолдызнамә билгесенә тәңгәл килә. Санскрит телендә «диңгез аждаһасы» яки «су монстры» дигәнне аңлата.[2]. Җанварның сурәтләре Һинд динендә һәм Тибет Буддачылыгында киң кулланыла, алар, Көньяк Азиядә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә таралган. Кайбер криптозоологлар фикеренчә макараның чын прототибы булып эоценда хәзерге Пакистан территориясендә яшәгән Китсыман Амбулоцетус тора, ул үзендә хәзерге крокодил һәм дельфин хасиятләрен берләштергән. Прототип буларак шулай ук төрле крокодилларны атыйлар, хосусан, сазлык крокодилын һәм кикрикле крокодилны. Бу җанвар хөрмәтенә Makaracetus примитив китсыманнар төне аталган. Бу хайванның баш сөягендә мышцалар беркетелү урыннары дип саналган киң урыннар бар, алар хартумсыман структураны тәшкил итәләр.

Макарага атланып барган Ганга
Макарада Варуна

Кыяфәте үзгәртү

Гадәттә, ул алгы өлешендә ярым җир хайваны итеп (болан яки фил) һәм арткы өлешендә ярым су хайваны итеп (гадәттә балык, тюлень, елан, кайвакыт тавис яки хәттә чәчәк койрыгы белән да сурәтләнә). Гәрчә Макара Һинд дине мәдәниятендә төрле формалар ала алса да, хәзерге дөньяда аның формасы тасвирлана, гәрчә хәзерге вакытта аның формасы һәрвакыт сазлык крокодилына яки тасмалы варанга карый. Сәнгать тарихчысы Джон Бордман буенча Макара һәм Кытай Аждаһасы сурәтләренә Грек Мифологиясендә Кетос йогынты ясаган, мөгаен Кетосның ефәк юлы сурәтләре контактыннан соң.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В. Н. Топоров. Макара // Мифологический словарь / Гл. ред. Е. М. Мелетинский. — М.: Советская энциклопедия, 1991. — С. 334. — 736 с. — 200 000 экз. — ISBN 5-85270-068-1.
  2. Sir Monier Monier-Williams (2005), A Sanskrit-English dictionary: etymologically and philologically arranged, Motilal Banarsidass Publications, p. 771, retrieved 2011-01-22 
  3. Boardman, John (2015). The Greeks in Asia. Thames and Hudson. ISBN 978-0500252130.