Мета́фора (бор. грекча μεταφορά — «күчерү», «күчерелмә мәгънә») — күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мондый тропта кебек, сыман, шикелле кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә.

Тәңкә карлар ява,
Ап-ак карлар ...
(Һ. Такташ)