Ви́на — Һинд классик музыкасын башкарганда кулланыла торган борынгы Һиндстан чиртеп уйный торган (плектор) музыка уен коралы. Өйрәнү өчен катлаулы уен коралы дип санала һәм күп еллык практика таләп итә.
Уен коралы лютнясыман һәм аның формасы конкрет конфигурациягә карап аерылып тора. Винаның иң таралган төрләре:

  • Рудра-вина (Хиндустани музыкасында кулланыла): махсус төр кабактан ясалган һәм шуңа ладлар беркетелгән гриф белән тоташтырылган ике зур резонаторлы ("тумба") белән зур уен коралы.
  • Сарасвати-вина (Карнатака музыкасында кулланыла): аның корпус-резонаторы бар һәм грифка беркетелгән кабактан өстәмә резонатор.
  • Вичитра-вина (Хиндустани музыкасында) яки читра-вина (Карнатака музыкасында): ике тумбалы ладсыз вина.
Винада мәшһүр музыка башкаручысы Ашвати Тирунал Рама Варма. Классик Һинд музыкасы чиртеп уйный торган музыка коралы, Хордофон.

Иң таралган модельдә 24 лад, кобылка (бия) аша үтүче 4 төп кыл һәм өч өстәмә кыл, алар кобылка аша үтмиләр һәм ритмик аккомпанемент өчен кулланылалар. Сәнгатьләрне яклаучы дип саналган Һинд дине Алиһәсе Сарасвати Дэвины еш кулында вина белән сурәтлиләр.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • БСЭ, Вина (индийский муз. инструмент)
  • Вина(үле сылтама) // Риман Г. Музыкальный словарь [Пер. с нем. Б.П. Юргенсона, доп. рус. отд-нием]. — М.: ДиректМедиа Паблишинг, 2008. — CD-ROM.