Калаша
Калаша, шулай ук калаш яки каласа дип әйтелә (Санскрит телендә: कलश , kalaśa, Тыва телендә: Ыдык сава; турыдан-туры мәгънәдә "чүлмәк, савыт"), ул асты зур һәм авызы кечкенә, кокосны тотарлык кадәр зур металл (латунь, бакыр, көмеш яки алтын) чүлмәк. Кайвакыт “калаша” дип шулай ук су белән тутырылган һәм түбәсендә манго яфраклары һәм кокос таҗы белән чүлмәккә әйтәләр. Бу комбинация еш Һинд дине ритуалларында кулланыла һәм Һинд дине иконографиясендә сурәтләнә. Тулаем комбинация Пурна-Калаша (Санскрит телендә:पूर्णकलश), Пурна-Кумбһа (Санскрит телендә:पूर्णकुम्भ), яки Пурна-гһата (Санскрит телендә:पूर्णघट) дип атала. Исемнәрнең һәрберсе "тулы савыт" дип әйтелә, шул ук вакытта чүлмәккә Калаша дип әйтәләр (ялгыш булмасын өчен, бу мәкаләдә чүлмәк Калаша дип аталачак, ә тулаем комбинация Пурна-Калаша). Кайвакыт Калаша су урынына тәңкәләр, бөртекләр, асылташлар, алтын яки шул әйберләрнең кушылмасы белән тутырыла. 5, 7, яки 11 манго яфрагының таҗы, яфракларның очлары суга тиеп тора торган итеп урнаштырыла. Кокос кайвакыт кызыл тукыма һәм кызыл җеп белән төрелә; кокосның түбәсе (Шира дип атала – турыдан-туры мәгънәдә "баш") капланмаган булып тора. Тимер чүлмәк тирәли изге җеп бәйләнә. Шира күккә таба юнәлтелеп тотыла. Калаша Җәйничелектә алкышлы объект булып карала. Калаша Һинд дине сәнгатендә һәм Һинд дине архитектурасында церемониаль объект, яки декоратив мотив буларак кулланыла. Калаша мотивы 5-енче гасырдан бирле бизәлеш нигезләрендә һәм баганалар башларында очрый.[1]
Һинд динендә
үзгәртүПурна-Калаша Ведада байлык һәм “тормыш чыганагы” символы дип санала. Пурна-Кумбһа – ул Ригведа вакытыннан бирле мәгълүм Ведик мотив булып тора. Ул шулай ук Сома-Калаша, Чандра-Калаша, Индра-Кумбһа, Пурнагһата, Пурна-Виракамсья, Бһадра гһата яки Мангала гһата дип атала. Ул Ведаларда "ташып торган ваза" (пурно-саья Калаша) дип әйтелә.[2] Калашада тормыш эликсиры амрита бар дип ышаныла һәм шулай итеп ул муллык, акыл һәм үлемсезлек символы дип карала. Һинд дине иконографиясендә Калаша Ходай Брахма, остаз буларак җимерүче Ходай Шива һәм байлык Алиһәсе Лакшми кулларында атрибут буларак карала.[3]
Пурна-Калаша я киртәләрне бетерүчеГанешаның, я аның әнисе өй муллыгы Алиһәсе Парвати, я Лакшми чагылышы булып тора. Пурна-Калашага, Ана Алиһә, яки Дэви буларак өйләнүгә һәм бала тудыруга караган барлык Һинд дине бәйрәмендә табыныла. Бу контекстта Калаша металл чүлмәге материаль әйберләрне чагылдыра: муллылык контейнеры – Җине һәм тормышны үстергә һәм кайгырта торган ана карыны. Манго яфраклары мәхәббәт Илаһы Кама Ходае белән ассоциацияләнә, ул муллылыкның рәхәт аспекты символы булып тора. Кокос – уңыш җимеше муллылыкны һәм куәтне чагылдыра. Чүлмәктә су табигатьнең тормыш бирү сәләтен чагылдыра.[4] Кайвакыт Пурна-Калашаның кокосы өстеннән Алиһәнең көмеш яки латунь йөзе беркетелә. Бу формада Пурна-Калаша суы, минераллары һәм үсемлекләре белән Ана Җирнең манифестациясе буларак Алиһәнең символы булып тора. Бу Вишнуга Калаш пуджа (табыну) ысулы йорт хуҗалыгы хасиятләрендә кертелгән булган.[5] Пурна-Калаша шулай ук Гриһа Правеша (йортны җылыту), балага исем кушу, һаван (ут корбаны), Ваасту доша чистартуында һәм көн саен табынуда табыналар.
Пурна-Калашаның башка интерпретацияләре биш Маһабһута (элемент) яки чакрага бәйле. Чүлмәкнең киң нигезе Притһви (Җир) элементын чагылдыра, киңәйтелгән үзәге - Ап (су), чүлмәкнең муены - Агни (ут), авызның ачылуы - Вайю (һава), һәм кокос һәм манго яфраклар - Акаша (эфир). Чакралар контекстларында Шира (турыдан-туры мәгънәдә "баш") – кокосның түбәсе Саһасрара чакраның символы булып тора һәм Мула (турыдан-туры мәгънәдә "нигез") – Калашаның нигезе - Муладһара чакраны чагылдыра.[6] Калаш тиешле ритуаллар белән барлык әһәмиятле чараларда урнаштырыла. Ул керү янында рәхим итеп кабул итү билгесе буларак урнаштырыла.
Җәйничелектә
үзгәртүКалаша Җәйничелекнең Светамбара һәм Дигамбара секталарының Аштамангала исемлекләренә кертелгән. Берәү яңа йортка кергәндә ул башында калашаны тотып, мантраларны укып керә. Алар ташта беренче мәртәбә Кушан Империясе чорында (безнең эрага кадәр 65-224) очрый башлый.[7] Бу алкышлык символы булып тора.
Геральдикада
үзгәртүКалаша Һиндстанда Андһра-Прадеш штатының рәсми эмблемасының өлеше булып тора.[8]
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Students' Britannica India by Dale Hoiberg,ani p. 183 Published 2000, Popular Prakashan, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-85229-760-2]]
- ↑ The Abode of Mahashiva: Cults and Symbology in Jaunsar-Bawar in the Mid Himalayas by Madhu Jain. Contributor O. C. Handa. Published 1995, Indus Publishing. 199 pages [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7387-030-6]] p. 171 "Drona Parva, 11, 29"
- ↑ The Book of Hindu Imagery: Gods, Manifestations and Their Meaning by Eva Rudy Jansen
- ↑ The Goddess in India: The Five Faces of the Eternal Feminine by Devdutt Pattanaik p.54 Published 2000, Inner Traditions / Bear & Company , 176 pages, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-89281-807-7]]
- ↑ Flipside of Hindu Symbolism (Sociological and Scientific Linkages in Hinduism) by M. K. V. Narayan p.137 Published 2007, Fultus Corporation, 200 pages, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 1-59682-117-5]]
- ↑ India: Known Things, Unknown Secrets by R. Venugopalan pp.130-132 Published 2004 B. Jain Publishers 290 pages [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-8056-373-1]]
- ↑ Jainism: A Pictorial Guide to the Religion of Non-violence by Kurt Titze and Klaus Bruhn p.234 Published 1998, Motilal Banarsidass Publ., 267 pages, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-208-1534-3]]
- ↑ Archived copy. әлеге чыганактан 2017-08-03 архивланды. 2020-04-02 тикшерелгән.