Кубе́ра ((Санскрит телендә:कुबेर) — мөгаен, «гамьсез тәнгә ия»), яки Виттешвара, — бер күзле байлык Ходае һәм ак тәнле Төньяк хуҗасы (махараджа) (Локапалаларның берсе), якшаларның, киннарларларның һәм гухьякаларның хөкемдары, дхармапала.

Кубера

Биджа Мантра үзгәртү

Om Shreem Om Hreem Shreem Hreem Kleem Shreem Kleem Vitteswaraaya Namah[1]

Исемнәре үзгәртү

Кубераның төрле исемнәре: Тибетта — Дзамбала (Намсарай), Җәйничелектә — Саркванубхути, Буддачылыкта — Вайшравана, Монголиядә һәм и Бурятиядә — Намсрэ[2], Япониядә — Бисямонтэн.

Килеп чыгышы үзгәртү

Бөек риши Пуластьяның оныгы, Вишраваса олы фикер иясенең улы (моннан аның икенче исеме — Вайшравана) һәм Равананың абыйсы. Башта Кубера хтоник Илаһ булган һәм җир һәм таулар белән ассоцииацияләнгән булган. Вакыт узу белән ул муллылык Илаһына охшаш кыяфәткә ия була башлаган.

Риваятьләр үзгәртү

Күп еллар буена Кубера кырыс аскеза башкарган, моңа бүләк итеп Брахма аңа үлемсезлек биргән һәм аны җирдә яшерелгән хәзинәләр сакчысы, байлык Илаһы иткән. Моннан тыш Брахма Куберага резиденциясе өчен Шри-Ланка (Цейлон) утравын һәм оча торган арбаны Вимананы бүләк иткән. Соңыннан Равана Ланканы яулап алгач һәм шуннан Кубераны кугач, Кубера резиденциясен Кайлаш тавында Алакапурига күчергән.

Иконография үзгәртү

Кубераны ак кар төстәге арсланда утырган итеп, алтынсу сары төстәге зур тән белән һәм ярсулы бит кыяфәте белән сурәтлиләр. Аның башында кызыл, зәңгәр һәм яшел төстәге асылташлар белән диадема, ә колакларында — алкалар. Баш тирәли кызыл периметр белән яшел нимб. Уң кулында ул җиңү байрагын (зонтиксыман байрак, санскp. dhvaja) тота, ә сул кулда — Мангустны, бу муллык һәм байлыкка бәйле хайван, ул асылташлар белән коса. Шулай ук Вайшравана алтын балыклар, кабырчыклар, зиннәтле вазалар, лотос чәчәкләре һәм тәгәрмәч белән сурәтләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү