Вимана - ул Һинд диненә караган изге китаплар текстларында һәм Санскрит эпосларында тасвирланган риваять очучы сарай яки арба. Равана җеннәр патшасының Пушпака Виманасы (ул Кубера әфәндедән алынган булган һәм аңа Рама тарафыннан кайтарылган булган).

Пушпака виманасы күктә оча.

Этимология үзгәртү

 
Күктә очучы гыйбадәтханә - Пушпака Вимананың скульптурасы.

Санскрит сүзе vi-māna (विमान) турыдан-туры тәрҗемә иткәндә "үлчәү, күчү" яки "үлчәнгән булган" дигәнне аңлата. Монье Монье-Уильямс Вимананы "Ходайларның машинасы яки арбасы, теләсә нинди риваять үзеннән-үзе хәрәкәтләнүче һава машинасы, ул кайчак утыргыч яки тәхет буларак хезмәт итә, кайвакыт үзеннән-үзе хәрәкәтләнә һәм анда булган җан иясен һава аша алып бара; башка тасвирламалар Вимананы күбрәк йорт яки сарай кебек итә, һәм бер төренең биеклеге җиде кат дип әйтә", һәм Равананың Пушпака Виманасын мисал буларак китерә. Ул теләсә нинди машина яки хәрәкәтләнүче арбаны аңлатырга мөмкин, бигрәк тә пирс яки кораб һәм шулай ук императорның сараен аңлатырга мөмкин, бигрәк тә җиде катлыны. Кайбер хәзерге Һинд телләрендә, мәсәлән, телугу телендә, Һинд телендә "вимана" — самолёт (очкыч) мәгънәсәнә ия, мәсәлән, (Бангалорның шәһәр яны бистәсе) Виманапура һәм Пунеда Виманнагар. Башка контекстта Вимана ул Һинд гыйбадәтханә архитектурасында бер хасият.

Ведалар үзгәртү

 
Бу рәсемдә Пушпака вимана өч мәртәбә ясалган, ике мәртәбә күктә оча торган итеп һәм өченче мәртәбә җиргә кунганын күрсәтә.

Санскрит эпосларындагы очучы "виманалар"ның алдан килүчеләре булып Ведалардагы төрле ходайларның очучы арбалары булган: Кояш (Кояш арбасын кара) һәм Индра һәм берничә башка Ведик ходайлар көпчәкле очучы арбаларда йөри, аларны хайваннар, гадәттә атлар тарта. Хәзер булган Ригведа юрамаларында Виманалар турында мәгълүмат юк, ләкин Ригведа 1.164.47-48 "механик кошлар" фикере исбаты буларак кабул ителгән:

47. kṛṣṇáṃ niyânaṃ hárayaḥ suparṇâ / apó vásānā dívam út patanti
tá âvavṛtran sádanād ṛtásyâd / íd ghṛténa pṛthivî vy ùdyate
48. dvâdaśa pradháyaś cakrám ékaṃ / trîṇi nábhyāni ká u tác ciketa
tásmin sākáṃ triśatâ ná śaṅkávo / 'rpitâḥ ṣaṣṭír ná calācalâsaḥ
"Аска төшү караңгы: кошлар алтын төстә; күккә алар суларга төренеп очалар.
Янә алар Тәртип тәхетеннән төшә, һәм җир аларның юанлыгы белән дымлана."
"Тугымнар (рус. обод) унике, көпчәк берәү; бүкәннәр (рус. ступица) өчәү. Нинди кеше моны аңлаган?
Шунда энәләр (рус. спицы) бергә корылган, аларны берничек тә бушайтырга булмый." (Санскриттан инглизчәгә Гриффит тәрҗемәсе)

Свами Даянанда Сарасвати бу шигырьләрне түбәндәгечә аңлаткан:

"космоска утны һәм суны кулланып тиз сикерү...составында унике стамгһа (багана, терәк), бер көпчәк, өч машина, 300 күчәр һәм 60 эш коралы бар.

Һинду эпослары үзгәртү

 
Равана үзенең Виманасына, Пушпакага атланып йөри.

Рамаяна үзгәртү

Рамаянада Равананың "пушпака" ("чәчәкле") виманасы түбәндәгечә тасвирланган:

"Минем агаемның Кояш сыман Пушпака Виманасын көчле Равана алып киткән; ул һавадагы һәм бик яхшы теләгән урынга бара ала...ул арба күктә яп-якты болытка охшаган...һәм Рама патша аның эченә керде, һәм Рагһира йөрткән бик яхшы арба өске атмосферага күтәрелде."

Ул булган Һинду мифологиясе текстларында искә алынган беренче очучы вимана (ул Ходайларның очучы атлар тарафыннан тартылган арбаларыннан аерылып тора). Пушпака башта Вишвакарма тарафыннан Һинду барлыкка китерү Ходае Брахма өчен ясалган булган; соңрак Брахма аны байлык Ходае Куберага биргән; ләкин соңрак ул Ланка белән аның үги агае, Равана патша тарафыннан урланган булган.

Вайманика Шастра үзгәртү

 
Беркетелгән канатлар һәм койрык белән кош шикелле оча ала торган "Вимана Шакуна"ның рәсеме.

Вайманика Шастра ул аэронавтика буенча акыл каналлары буенча кабул ителгән иртә 20-нче гасыр Санскрит тексты, анда "Ходайларның арбалары" - "вимана"лар конструкциясе турында әйтелгән. Текстның булуы 1952 елда Дж.Р.Джойсер тарафыннан ачылган, аның әйтүенчә ул бер Пандит Суббарайя Шастри тарафыннан язылган булган, ул аларны 1918-1923 елларда сөйләгән. Һинди тәрҗемәсе 1959 елда басылган булган, Инглиз тәрҗемәсе белән Санскрит тексты 1973 елда басылган булган. Аның 8 бүлектә 3000 шлокасы бар. Янәсе Суббарая Шастри аның эчтәлеге аңа Махариши Бһарадваджа тарафыннан сөйләнелгән (ул кимендә 10 000 ел элек яшәгән дигән ышану бар).

Башка поэмаларда үзгәртү

Калидасаның Рагху ыруы поэмасының 13 җырында "Рамаяна"дагы кебек үк сюжет тасвирланган. Рама Равананы җиңеп чыккач, үзенә Ситаны кайтаргач, хатыны белән Пушпака күк арбасында Ватанына кайта. Калидаса бу сюжетны Көньяк Һиндстанны кош очуы биеклегеннән тасвирлау өчен куллана.

Кара, Ходайлар сукмагыннан, болытлар иле буенча, кошлар очкан урында күк арбасы оча; һәм үзенең хәрәкәтендә ул чынлап та минем уйларыма буйсына. ... Шактый зур биеклектә минем карашым куе камыш үскән, чак кына күренә торган торналар төркемнәре белән Пампа күле суларына җитә һәм моңсуны уята. ...Аста, тау янында, Мандакини елгасы бөгелә, ул үзенең саф һәм үтә күренмәле суларын актыра, ул ерактан Җир күкрәген бизәүче энҗе җебе шикелле күренә.
русчага В.Г.Эрман прозаик тәрҗемәсе.

Биеклектән күренгән Ганга суларын шагыйрь әле энҗеләр һәм зөбәрҗәтләр муенчасы белән, әле ак һәм зәңгәр лотослар гирляндасы белән, әле идәндәге яфраклар бизәге белән чагыштыра. Калидасаның «Шакунтала» драмасының җиденче гамәлендә Индраның йөртүчесе Матали һәм Душьянта патша очучы арбада сәяхәт иткәннәре тасвирлана. Башта ул болытлар өстеннән оча, ләкин түбәнрәк төшкәч, автор аның яңгыр болытлары аша узып, көпчәкләре тамчылар белән каплануын ассызыклый.

Душьянта.
Җир биек таулардан төшкән кебек,
Теләсә нинди агач аерым яши,
Элек тар булып тоелган елга,
Киң сукмак булып ага.
Миңа биеклеккә омтылам дип тоела,
Тирәли барысы да очу рухында,
Җир дә хәзер миңа таба оча,
Әйтерсең лә аны кемдер өскә чөеп җибәргән!
Матали. Синең карашың үткен. Җир нинди мәһабәт, нинди сокландыргыч! (Калидаса. Драмы и поэмы. / Пер. С. Липкина. М., 1974. С.281)

Шуннан соң автор Индра арбасының "йомшак утыруын" билгеләп үтә, Душьянта аны тоймаган да. Филолог Б. Захарьин билгеләп үткәнчә, бу тасвирлама "хәзерге заман пилоты гына белгән чиста техник тәфсиллекләр төгәллеге белән сокландыра". Үз чиратында индолог В. Г. Эрман "очу тоюы, шагыйрьнең җанында яши сыман. Тасвирламалар шундый ачык һәм күренә торган ки, әйтерсең ул үзе һавада очкан һәм зур биеклектән җиргә караган".

ru;Сомадева поэмасында (XI гасыр) «Хикәятләр океаны», филолог И.Д. Серебряков билгеләп үткәнчә, "механик двигательләре ярдәмендә очучы һәм зур араларны гаять зур тизлек белән каплаучы һава кораблары турында сөйләнелә. Алар түгәрәк формада, лотос чәчәге сыман, төрле максатлар өчен, шул исәптән филләрне күчерү өчен кулланыла.[1]. Моннан тыш, поэмада очучы филләр яки аккошлар җигелгән Брахма арбасы кебек әкият элементлары бар.

Поэмада "һава корблары"ның төп искә алунылар[2]:

  • Майя асураның кызы Сомапрабха корабта үзенең дусты Калингасенага башка шәһәргә сәяхәт итә һәм ирен табарга ярдәм итә.(с.88, 93).
  • Раджьядхара патшазадә Нараваханадаттага океанны кичеп Карпурасамбхава утравында кәләшен табу өчен кораб төзи.(с.151)
  • Каты сугыш башланганда, Сурьяпрабха үзенең шурадашы Прабхасына арбалар төркемен күчерергә әмер бирә (с. 199)
  • Борынгы патша Пушпаракша Ранкумалиннан очучы арба бүләген ала һәм аңа рәхмәтле итеп, поэма әйткәнчә, "дүрт океан уратучы җирне" яулап ала.(с. 257)
  • Шива Нараваханадатта патшазадәгә Брахма үзе төзегән "Падма" корабын бүләк итә. Аның ярдәмендә каһарман үзенең кәләше янына Вакрапур шәһәренә сәяхәт итә.(с. 355). Аның гаскәре яу чыккач, ул корабта "хатыннарын серкәчләрдә (рус. тычинка) һәм министрларын таҗ яфракларында урнаштырып" гаскәрне озата. (с. 360, 362)
  • Шул ук илаһи арбаны аның әтисе Удаяна Ватанына кайту өчен куллана. (с. 380).

Һинд индологы һәм тарихчысы Вишнампет Дикшитар үзенең «Warfare in Ancient India» ("Борынгы Һиндстанда хәрби эш") китабында виманнар мифик объектлар булмаган, ә чынлап булган очучы аппараты булган, "Һиндстанның Аэронавтика фәне үсеше кертеме" дигән фикер әйтә.

Виманалар тасвирмаларында техник тәфсиллелекләр һәм җиргә күктән манзараларның тасвирламалар күп уфологлар өчен палеоконтакт теориясе расламасы булып тора.

Популяр мәдәнияттә үзгәртү

Виманалар китапларда, фильмнарда, Интернетта һәм уеннарда күренгән, шулар арасында:

  • Грант Моррисонның Виманарамасында виманалар бар.
  • Вимана ул Тоапланнан аркада уены, анда уйнаучының корабына исем бирелә.
  • Ноктиста, космосны өйрәнүче уенда, "Вимана Драйв" дип аталган йолдызара тарату системасы кулланыла.
  • Этника пси-транс продюсерлары 1997-енче елда "Вимана"ны чыгарганнар, кайбер үрнәкләр билгесез очучы объектлар һәм Җирдән читтәге тормыш формалары турында мәгълүмат булган "Розвелл" фильмыннан алынган.
  • Гурьелла, элеккеге транс дуэты Вимананы үзләренең тәхәллүсе буларак кулланган.
  • Fate/Zeroда, Гильгамешның аның Вавилон Капкасында виманасы бар.
  • Максатта, АКШ Махсус Көчләре ODA-сы Әфганстанда виманалар эзли.
  • Тирән Лабиринт, уенында лабиринтны кайгыртучылар Вимана дип атыйлар
  • Вимана кыскача Швеция һип-һоп җырчысы OP-ның "Vi sess utanför" җырында әйтеп үтелә.
  • (1974-1979) "Вимана" (басым беренче иҗеккә) дигән Бразилия прогрессив рок төркеме булган, ул гәрчә зур уңышка ирешмәсә дә, бигрәк тә кызык, чөнки аның элекке өч катнашучысы соңрак Бразилиядә музыка йолдызлары булып киткән: Lobão (барабанчы), Ritchie (басист), Lulu Santos (гитарист/җырчы). Төркем составында (1977/1979) ике ел эчендә шулай ук Швейцария клавишачысы Патрик Мораз, ул Yes төркеменнән булган. Алар 1976-нчы елда бер язманы чыгарганнар һәм икенче язганнан соң бераз вакыт узгач таралганнар.
  • (Ирландия авторы) Майкл Скотт Үлемсез Николас Флэмел Серләрен язган, ул соңрак китапларда очучы виманалар турында язылган фантастика китаплары сериясе булган.
  • Илона Эндрюс язган Кэйт Дэниелсның Урбанистик Фантастика романында, романның кульминацион мизгеле Пушпака Виманада була.
  • 2014 елның Сатьяртх Наякның Һиндстан серле триллер Императорның табышмакларында борынгы Һиндстанның Виманалары тикшерелә.
  • Югалган Тавышлар артыннан куучы Балалар фильмында очучы кораблар Шакуна Виманалар дип атала.

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «Vimana» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сомадева. Океан сказаний. М., 1982. С.504
  2. битләр Сомадева. Океан сказаний. / Пер. И. Д. Серебрякова. М., Наука. 1982 басмасы буенча күрсәтелгән

Сылтамалар үзгәртү