Катмандуда Бхайраваның сурәте.

Бхайра́ва (Санскрит телендә: भैरव}}) — «куркыныч») — Һинд динендә Шиваның аеруча җимерткеч һәм куркыныч аспекты булып тора. Бу кыяфәттә ул күп куллы һәм кулларында корал һәм киселгән кеше башын тота, бу икеләнүнең символының кисүен һәм акыл чикләнүләренә тыш чыгуның символы булып тора. Кайбер юрамалар буенча нәкъ Махакала кебек кайбер ярсулы асылларның генеалогиясе чыгышы менә Бхайравага килеп тоташа.
Шиваның бу аспекты Шиваизмның кайбер мәктәпләрендә, мәсьәлән, капаликада аеруча хөрмәт ителә.
Капаликада Бхайрава 8 төп формага ия - Аситанга (Вишну), Руру (Брахма), Чанда (Сурья), Кродха (Рудра), Унматта (Индра), Капалин (Чандра, һәм Сома), Бхишана (Яма Радж) һәм Самхара (нәкъ ул Бхайрава булып тора). Кайбер Тантраларның метафизик тәгълиматы буенча (хосусан, Виджняна-бхайрава-тантра буенча), Бхайрава дифференциальләшмәгән аң булып тора, бу Парамашива - Илаһның иң олы формасы, анда бергә Шива һәм Шакти кушыла.
Мәшһүр Кашмир Шиваизмы изгесе Свами Лакшманджуның кайбер тарафдарлары карашы буенча - Бхайрава - ул Шиваның - илаһи аңның Галәми формасы булып тора. Илаһи аңның Галәми формасы абсолют рәвештә бөтен нәрсәне кертә - шул исәптән дөньяның барлык дәһшәтләрен дә - шуңа күрә дә ул куркыныч - Бхайрава дип атала.
Бхагавад-гитаның сөйләвендә Кришна үзенең тугърысына - Арджунага - нәкъ менә Бхайрава формасын - Галәми аң формасын күрсәткән, һәм Арджуна Илаһта мәрхәмәтле аспектны гына түгел, ә шулай ук бөтен нәрсәне ашаучы үлем аспектын да күргән - шуннан соң Арджуна Кришнадан шул форманы яшерергә сораган һәм янә арба йөртүчесе формасында пәйда булырга сораган.
Һиндстаннан тыш Бхайрава тагын киң Непалда һәм Тибетта табыналар.

Бхайрава хатыны Бхайрави белән.