Сурьяварман II
Сурьява́рман II (кхмер. សូរ្យវរ្ម័នទី២) — Кхмер империясенең патшасы (1113—1150). Харшаварман IIIнең бертуганның оныгы (Внучатый племянник), 1112 елда ул тәхеттән Дхараниндраварман I-не бәреп төшергән. 1119 елда аңа инде картаеп беткән Дивакарапандита тарафыннан таҗ кидерелгән булган. Сурьяварман II хөкемдар-сугышчы булган. Сурьяварман II Камбоджаны берләштергән һәм үзәкләштергән, берничә мәртәбә Дайвьетка бәреп үтәргә маташып караган. Бу вакыт турында өземтәле һәм объектив булмаган язмалар барып җиткән, аларның дөреслегенә ышаныч юк. Алардан зур мөмкинчелек белән Дайвьет белән сугышта 1128 елда Сурьяварман II тар-мар ителгән булган, Дайвьет ул вакытта Кытай хөкеменнән арынып җитди көч булган. Лаво Патшалыгыннан (хәзер Лобпури, Таиланд) Моннар тарафыннан дәүләтне тартып алуны туктаткан. 1116 елдан Камбоджа Кытай белән дипломатик мөнәсәбәтләрен яңарткан. Тарихта ул үзенең мәхлукаты - Angkor Wat гыйбадәтханәсе өчен мәшһүр булып калган. Ул анда яшәгән һәм бу аның бөеклеге һәм куәте символы булган. Бу һәйкәлгә күрә ул "Шәрыкъ Микеланджелосы" буларак мәшһүр булган. Хроникалар буенча Кхмер Империясе аның Патшалыгы вакытында Бирма Көнбатышка Паган Патшалыгына кадәр җирне колачлаган, көнчыгышка - диңгезгә кадәр, көньякка - Грахи дәүләте чикләренә кадәр, бу Малакка ярымутравының йөрәге булган.
Сурьяварман II Патшалыгына караган иң соңгы язма 1145 елга карый. Ул, мөгаен, Дайвьетка уңышсыз явы вакытында 1150 елда вафат булган. Сурьяварман II Вишнуит (вайшнав) булган, моның турында аның үлем исеме "Парамавишнулока" сөйли.
Камбоджа Патшалары | ||
Алдан килүчеләр: Нрипатиндраварман, Дхараниндраварман I |
Камбуджадеша 1113 — 1150 |
Варисы: Дхараниндраварман II |