Азәрбайҗанда Һинд дине

Һинд дине Азәрбайҗанга Бөек Ефәк Юлы буенча сәүдәгәр һиндлеләр белән бергә үтеп кергән. Азәрбайҗанга зиярәт кылган һиндле сәүдәгәрләрнең күпчелеге Мултаннан һәм Синдхтан булган (хәзерге Пакистан). Һиндстанда Британия колониаль хөкүмәте урнашудан соң, Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Кавказдан киткән.

Азәрбайҗанда Һинд диненең булуның төп архитектура һәйкәлләренең берсе булып XVII гасырда нигезләнгән утка табынучылар Атешгях гыйбадәтханәсе тора.[1] Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Һинд дине тарафдарлары бу урында гыйбадәтханәне нигезләгәнчегә кадәр озак вакыт элек табына торган булганнар.[2]

1880-енче елларда Бөтенроссия Императоры Александр III Азәрбайҗанга зиярәте вакытында Һинд диненең ритуаль церемониясендә булган, ул соңгыларның берсе булган: 1890-ынчы елларга барлык һиндле сәүдәгәрләр Азәрбайҗан территориясеннән киткән.[3]

2012 ел бирелгән мәгълүматлары буенча, Азәрбайҗанда бердәнбер теркәлгән Һинд дине оешмасы булып Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) тора. Азәрбайҗан матбугаты фараз итүенчә, Гаудия-вайшнавизмга күчкән Азәрбайҗанлылар саны берничә дистә булырга мөмкин.[4][5] Кришнаитларның Азәрбайҗанда бер рәсми теркәлгән җәмәгате бар, Бакы шәһәрендә.[6]

АКШ Дәүләт Департаменты мәгълүматы буенча, 1996 елда Азәрбайҗан хөкүмәте тарафыннан 35 000 Кришнаит китабы конфискацияләнгән. Шуларның 20 000-е ИСККОН-ның Бакы филиалына 2002 елның октябренда кайтарылган булган.[7]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Rare Hindu temple in Muslim Azerbaijan — Sify.com
  2. Observations from the Ancients Farid Bakharov — Azerbaijan International
  3. My Travels Outside Bombay — Ervad Shams-Ul-Ulama Dr. Sir Jivanji Jamshedji Modi B. A., Ph. D. C. I. E.
  4. AZERBAIJAN MOVES TO IMPOSE TIGHTER CONTROL OVER RELIGIOUS ORGANIZATIONS 2007 елның 16 июль көнендә архивланган. — Eurasian net
  5. International Religious Freedom Report 2006, Azerbaijan — U.S. State Department
  6. Azerbaijan Daily Digest, archived from the original on 2007-07-09, retrieved 2018-02-08 
  7. Azerbaijan