Матсьендрасана
Матсьендрасана (Санскрит телендәː मत्स्येन्द्रासन}}; IAST: Matsyendrāsana), Балыклар Ходае Позасы, ул Хатха Йогада асана. Тулы формасы катлаулы Парипурна Матсьендрасана (Санскрит телендәː परिपूर्णमत्स्येन्द्रासन}}), бу парипурна, камил сүзеннән, Матсьендра, Хатха Йогансының нигезләүчеләрнең берсе һәм асана, позиция. Гадирәк һәм җиңелрәк вариант - ул Ардха Матсьендрасана (Санскрит телендәːअर्धमत्स्येन्द्रासन), бу ардха, яртыдан.[1][2] Асана гадәттә утырган килеш сыртны борып күрсәтелә, аның юрамалары күп, һәм аның ярым формасы Хатха Йоганың күп системаларында унике төп асаналарның берсе.[3]
Этимологиясе
үзгәртүИсем Санскрит сүзләре ардхадан килеп чыга, моның мәгънәсе "ярты", Матсьендра, бу Хатха Йога нигезләүчеләрнең берсе.[4][5] (аның исеме үз чиратында "балыкларның Ходае") һәм асана (आसन ), моның мәгънәсе "позиция".[6]
Тасвирламасы
үзгәртүБер аяк идәнгә капма-каршы аяктан тыш яссы итеп куела һәм торс өстәге аякка таба сыгыла. Астагы аяк табаны капма-каршы боттан тышта итеп бөгелгән булырга, яки бармаклары вертикаль итеп куелып сузылырга мөмкин. Куллар сыгылган торсны тотар өчен һәм күп конфигурацияләрдә бөгелгән булырга мөмкин (Баддха Ардха Матсьендрасана), я кулларны, я капма-каршы кулларны тотып.
Юрамалары
үзгәртүАрдха Матсьендрасана I
үзгәртүБу позициядә бер аяк җирдә бөгелгән итеп утырыгыз, табан тәнгә бөгелгән, һәм башка аяк тән буйлап кисешкән итеп куела, тез бөгелгән һәм күтәрелгән һәм аяк җирдә башка аяктан тышта. Тәнне бөгегез һәм күтәрелгән тезне тотыгыз; яки кулны күтәрелгән тезне басыр өчен уздырыгыз; яки кулларны арка артында тотыгыз.[7]
Ардха Матсьендрасана III
үзгәртүАрдха Матсьендрасана I-дән, аскы аяк Падмасанага таба хәрәкәтләнә (Лотос Позициясе) һәм куллар нинди булса да табанны тотар өчен бөгелә.[7]
Файдасы
үзгәртүАрдха Матсьендрасана аркага нигездән арканың өстенә кадәр сыгылырга мөмкинчелек бирә. Бу асана арка нервларын һәм бәйләмнәрне тонлаштырырга ярдәм итә һәм ашкайнатуга ярдәм итә һәм бавыр һәм панкреатит саулыгына ярдәм итә.[8] Хатха Йога Прадипика раслаганча ул апетитны арттыра, авыруларны бетерә, һәм тәндә кундалинины күтәрә.[4]
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Half Lord of the Fishes Pose. Yoga Journal. 9 April 2011 тикшерелгән.
- ↑ Yoga poses, Ardha Matsyendrasana, Half Spinal Twist:. 9 April 2011 тикшерелгән.
- ↑ The Half Spinal Twist - Ardha-Matsyendrasana. Hatha Yoga. Advaita Yoga Ashrama. әлеге чыганактан 2013-06-16 архивланды. 6 May 2013 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 Iyengar, 1979, 273 бит.
- ↑ Maehle, Gregor; Gauci, Monica (November 2009). Ashtanga Yoga - The Intermediate Series: Mythology, Anatomy, and Practice. New World Library. p. 43. . https://books.google.com/books?id=OhYeGdNK0UoC&pg=PA43.
- ↑ Long, Ray (22 January 2011). Yoga Mat Companion 3: Anatomy for Backbends and Twists. Greenleaf Book (Distributor). p. 162. . https://books.google.com/books?id=iGTIdmn6RgsC&pg=PA162. Retrieved 9 April 2011.
- ↑ 7,0 7,1 Iyengar, B. K. S. (1979). Light on Yoga (Revised ed.). New York: Schocken Books. pp. 259–262, 270-273. .
- ↑ Yogeswar (1980). Textbook of yoga. Yoga Centre. p. 161. https://books.google.com/books?id=eRUaAAAAMAAJ.
Әдәбият
үзгәртү- Iyengar, B. K. S. (1979). Light on Yoga. Unwin Paperbacks.
- Iyengar, B. K. S. (2005). Illustrated Light On Yoga. HarperCollins. . https://books.google.com/books?id=pbx5AAAACAAJ.
- Saraswati, Swami Satyananda (1 August 2003). Asana Pranayama Mudra Bandha. Nesma Books India. . https://books.google.com/books?id=YpR1QgAACAAJ.
- Saraswati, Swami Satyananda (January 2004). A Systematic Course in the Ancient Tantric Techniques of Yoga and Kriya. Nesma Books India. . https://books.google.com/books?id=eWOrAAAACAAJ.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Instruction
- Benefits 2017 елның 19 декабрь көнендә архивланган.