Вараха-пурана (санскр. वराह पुराण, санскр. (IAST) Varāha Purāṇa) Һинд диненең Санскрит телендәге изге язмаларының - Пураналарның берсе. Ул Вайшнавизм әдәбиятына карый, монда Нараяна (Вишну) мактала, ләкин шулай ук Шива Ходаена һәм Шакти Алиһәсенә карый торган бүлекләр бар (монда Брахми, Вайшнави һәм Раудри Алиһәләре искә алына).

Текст күп юрамаларда бар, әмма төп секцияләр тарихта югалган.[1] Текст беренче мәртәбә 10-ынчы һәм 12-енче гасырлар арасында тәмамланган дип фараз ителә һәм шуннан соң гел янә караштырылган булган.[1][2] Бу текстның сакланып калган манускриптлары искә алынырга лаеклы, мәсәлән, Линга Пурана, чөнки алар Пуранада булырга тиеш дип саналган (биш хасиятне) Панчалакшана капламый. [1] Галимнәр аның чынлап та Пурана микән сорау куя, ә бәлки ул дини ысулда Шива Ходаена, Шакти Алиһәсенә һәм башка Ходайларга да мактау укый торган күбесенчә Вайшнав практикаларына караган белешмәме.[2][3].[4][1]

Вараха Пуранада Вишну Ходаеның Вараха инкарнациясенең зур су басу вакытында җирне (Притхви) коткаруы сөйләнә.[1][5] Текстта шулай ук Алиһәләрнең һәм Шива Ходаеның кыйссалары кертелгән,[3] һәм Дхармасамхита дип аталган Карма һәм Дхарма турында фикерләр китерелгән.[6] Текстның зур өлеше урта гасыр Махатмья (турист юлламаларына) карый [7] Матхура һәм Непалдагы урыннарга һәм гыйбадәтханәләргә, ләкин кызык факт булып башка Пураналарда булган Матхурага бәйле урыннарда Кришнага табыну турында мәгълүмат булмавы тора.[6][8]

Тарихы үзгәртү

Вараха Пурана нинди гасырда тезелгәне икәне мәгълүм түгел. Уилсон фараз итүенчә бу 12-енче гасыр булган, Рамануджа тәэсире вакытында.[6] Күпчелек галимнәр бу чагыштырмача соң Пурана дип килешә,[2] һәм берничә галим фараз иткәнчә бу текст 10-ынчы гасырга кадәр тәмам булмаган дип фараз итә.[6] Текст Вишну Ходаеның Вараха (кабан дуңгызы) аватары хөрмәтенә аталган, анда ул җир Алиһәсен коткара.[3]

Текст Матсья Пурана, Сканда Пурана һәм Агни Пурана манускриптларында гомумиләштерелгән, ләкин ул язмалардагы текстның тасвирламасы сакланып калган Вараха Пурананың аның башта булганыннан шактый аерылып тора дип фараз итәргә мөмкинчелек бирә.[9][10] Текст төрле вариантларда, күп юрамаларда бар.[1][11]

Падма-пурана Вараха-пурананы Саттва Пураналар төркеменә кертә.[12]

Эчтәлеге үзгәртү

 
Вараха-пуранадан сурәт, кальянанагарьям: Лакшмивенкатесвара Мудраналайе, 1923.

Бу эшнең басмаларында, юрамага карап, 217 яки 218 "адхьяя" (бүлек) бар.[13] Басылган тәнкыйди юрамада 215 бүлек бар.[13] Һинд дине традициясендә һәм башка Пураналарда бу текстта 24000 шигырь бар дип раслана;[14] шулай да, сакланып калган манускриптларда бу санның яртысыннан да азрагы бар.[15]

Нарада Пурана буенча бу текстның ике өлеше бар: пурвабхага һәм уттарабхага. Нарада текстында гомумиләштерелгән пурвабхаганың эчтәлеге "Вараха-пурана"ның сакланып калган манускриптларына караган булса, Нарада текстында гомумиләштерелгән "уттарабхага" сакланып калган Вараха манускриптларында юк, һәм тарихта югалган дип санала.[13]

Раджендра Хазра буенча, сакланып калган текстның дүрт төрле өлеше бар, алар сөйләшүчеләре белән һәм гомуми хасиятләре белән аерылып тора.[16] Бу секцияләр төрле авторлар тарафыннан төрле вакыт периодларында тезелгән булуга охшаш.[13][17]

Беренче секциядә (1-енчедән алып 112-енчегә кадәр бүлекләр), Уграсрава Саути сөйләүче һәм Вараха һәм Притхви сөйләмдә катнашучылар. Икенче бүлектә (113-енчедән 192-енчегә кадәр бүлекләр), Вараха һәм аның арасында әңгәмәдә Притхви Санаткумарага сөйләгәне турында Сута сөйли. Өченче бүлектә (193-енчедән 212-енчегә кадәр бүлекләр) Сута Патша Джанамеджая II һәм акыл иясе Вайшампаяна турында әңгәмәне тасвирлый. Бу секция шулай ук "Дхарма Самхита" буларак мәгълүм. Соңгы секциядә (213-енче бүлектән ахырына кадәр), Сута Брахма һәм Санаткумара арасындагы әңгәмәне сөйли.[18]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Rocher, 1986, 241-242 битләр.
  2. 2,0 2,1 2,2 Hazra, 1940, 96 бит.
  3. 3,0 3,1 3,2 Winternitz, 1922, 544 бит.
  4. Dalal, 2014, 444 бит.
  5. K P Gietz, 1992, 29-31 with notes 148 and 152 битләр.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Rocher, 1986, 242 бит.
  7. Ariel Glucklich, 2008, 146, Quote: Ул эраның сәфәр кылучылар өчен эшләр махатмьялар дип аталган бит.
  8. Wilson, 1864, 74 бит.
  9. Hazra, 1940, 96-97 битләр.
  10. Wilson, 1864, 73 бит.
  11. K P Gietz, 1992, 981 with note 5694 бит.
  12. Wilson, 1864, 12 бит.
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 Rocher, 1986, 241 бит.
  14. Hazra, 1940, 7 with footnote 42 бит.
  15. Wilson, 1864, 73-74 битләр.
  16. Rocher, Ludo (1986). "The Purāṇas". in Jan Gonda (ed.). A History of Indian Literature. Vol.II, Epics and Sanskrit religious literature, Fasc.3. Wiesbaden: Otto Harrassowitz Verlag. pp. 241–2. ISBN 3-447-02522-0. 
  17. Hazra, 1940, 97 бит.
  18. Hazra, Rajendra Chandra (1987) [1940]. Studies in the Puranic Records on Hindu Rites and Customs. Delhi: Motilal Banarsidass. pp. 96–107. ISBN 81-208-0422-8. https://books.google.com/books?id=Jar4V3piCeQC&pg=PA96&dq=Varaha+Purana&hl=en&ei=z_RZTbmIDIevrAego53NCw&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=3&ved=0CDkQ6AEwAg#v=onepage&q=Varaha%20Purana&f=false. 

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү