Флак
Мәйданы 298 кв. км булган Флак регионы Маврикийның 9 дистриктларының берсе булып тора. Унынчы дистрикт булып Родригес тора, ул автономиягә ия. Янәшә дистриктлар булып төньякта Ривьер-дю-Ремнар, көнбатышта Мока һәм көньякта Гран-Порт тора. Көнчыгыш өлеше Һинд океаны белән чиктәш.
Флак | |
---|---|
Ил | Маврикий |
Координатлар | 20°14'кн, 57°43'кнч |
Халык саны | 138460 (2015 ел) кеше |
Икътисад үзгәртү
Утрауның бу көнчыгыш өлешендә күбесенчә шикәр камышы үстерәләр. Бу тармакта күп кеше эшли: шикәр камышы буенча эшчеләр дә, кечкенә плантация хуҗалары да.
Тарихы үзгәртү
Флак сүзе Нидерланд теленнән алынган. Нидерландлылар регионның беренче яшәүчеләре булган.
Кызыклы урыннар үзгәртү
- Belle Mare, Palmar һәм Trou d'Eau Douce җәмәгать пляжлары;
- Боланнар утравы;
- Якшәмбе көннәрендә Үзәк Флак базары;
- Манзаралы Quatre Cocos авылы;
- Riviere Sud Est елгасының төшүе.