Порт-Луи́ (Француз телендә: Port-Louis; Пор-Луи дип атала [pɔʁlwi]) — Маврикийның иң эре шәһәре, төп порты һәм башкаласы. Һинд Океаны буенда урнашкан.

Порт-Луи
БайракИлтамга
Flag of Port Louis, Mauritius.svgCoat of arms of Port Louis, Mauritius.svg
Сурәт
Нигезләнү датасы 1735
... хөрмәтенә аталган Людовик XV[d]
Демоним Portlouisien[1], Port-louisien[1], Portlouisienne[1] һәм Port-louisienne[1]
Дәүләт Flag of Mauritius.svg Маврикий[2]
Нәрсәнең башкаласы Маврикий һәм Иль-де-Франс (Маврикий)[d]
Административ-территориаль берәмлек Порт-Луи[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Һинд океаны
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Маврикий[d]
Халык саны 149 194 кеше кеше (2012)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 134 метр
Кардәш шәһәр Karaçi, Җайпур һәм Сен-Мало[d]
Мәйдан 46 700 000 квадрат метр
Рәсми веб-сайт mpl.intnet.mu/home.htm
Харита сурәте
Commons-logo.svg Порт-Луи Викиҗыентыкта

Кичке Порт-Луи.

Халык саны 156 720 кеше. (2010 ел бәяләмәсе буенча)[4].

ТарихыҮзгәртү

1635 елдан бирле шәһәр порт буларак мәгълүм булган. В 1735 елда французлар аны Маврикийның административ үзәге иткәннәр һәм ул Яхшы Өмет борынына баручы француз кораблары өчен әһәмиятле тәэмин итү портына әверелгән. Шәһәр "Порт-Луи" исемен Франция патшасы Людовик XV хөрмәтенә алган. Шәһәрнең беренче губернаторы булып француз дингезчесе Бертран Франсуа Маэ де Лабурдонне булган.

КлиматыҮзгәртү

Бөтен Маврикий кебек үк, Порт-Луи тропик климатына ия. Яңгырлар фасылы - декабрьдән апрельгә кадәр. Шәһәрдә ел буена зур температуралар аермасы була, июньнән октябрьгә кадәр 19-20 °C диапазонында тирбәлүче урта дәрәҗәләрдән, яңгырлырлы чорда термометр баганасы 30 °C-дан югарырак күтәрелә.

Порт-Луи климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 35 33 32 31 29 28 27 27 28 31 33 35 35
Уртача максимум, °C 31,4 31,5 30,7 29,3 27,6 26,7 26,8 27,7 28,8 30,2 31,1 29,4
Уртача минимум, °C 24,1 24,0 23,8 23,0 21,5 19,9 19,3 19,1 19,4 20,4 21,8 23,2
Абсолют минимум, °C 17,0 18 17 14 13 11 11 10 11 13 14 17 10
Явым-төшем нормасы, мм 131 160 83 87 48 24 18 19 17 15 24 85
Чыганак: World Weather


ФлораҮзгәртү

Унтугызынчы гасыр башында Сент-Винсенттан Жан-Батист Бори Порт-Луи урамында күп үсемлекләр булуын билгеләп үткән, шулар арасында Achyranthes aspera, Amaranthus blitum, Amaranthus spinosus,Andropogon contortum, Boerhavia diffusa, Boerhavia erecta, Cassia foetida, Cleome pentaphylla, Cynosurus indicus. Шуңа өстәп утрауда Мексика аргемоны натурализацияләнгән булган, ә йортның төп урамнарына кара агач утыртылган булган.
Натуралист шулай ук Порт-Луида Cassia fistula булуы турында язган, аны урамнарда һәм өй яннарында утыртканнар.

 
Cassia fistula

ХалкыҮзгәртү

Шәһәр халкы күбесенчә Һиндстаннан XIX гасырда килгән эшчеләр токымыннан тора. Моннан элек утрауда Британиялеләр һәм Французлар тарафыннан XVIII гасырда кертелгән коллар яшәгән. Утрау халкының 75 процентыннан артыгы катнаш килеп чыгышлы һиндлеләр тәшкил итә: Һиндлеләр, Кытайлар, Африканнар һәм Аурупалылар.

Мәшһүр шунда туган һәм яшәүчеләре

Шәһәрдә университет һәм берничә музей бар. Шулай ук Вишну Кчетре Мандир, Шри Җаган Натх Кчетра Мандир, Уманатх Мандир, Хануман Мандир һәм Шив Сагар Мандир бар.

Кардәш шәһәрләрҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. archINFORM — 1994.
  3. Annual Digest of Statistics 2015Government of Mauritius.
  4. Mauritius: largest cities and towns and statistics of their population World Gazetteer(ингл.)(алм.)(фр.)(исп.)