Төп менюны ачу

Австриядә Һинд дине

Австриядә Һинд дине башка дини берләшмәләргә караганда аз оешкан. 1998 елдан бирле төрле төркемнәрнең берсе "Австриядә Индуист Дин Җәмгыяте" бар.[1][2]. 2001 ел халык санын алу буенча 3629 кеше теркәлгән булган. Рәсмиләр Һинд дине тарафдарларының санын берничә мең дип саныйлар, бөтенесе дә теркәлгән оешмаларга кермәгән дип санап.

ТарихыҮзгәртү

1980 елда Бенгалларның Бимал Кунду хәзер дә булган күбесенчә Һиндстан субкыйтгасыннан чыгышлы Һинд дине тарафдарларының беренче төркеме. Кунду, мәшһүр химия белгече, каһин буларак эшли, пуджалар һәм башка дини ритуаллар үткәрә.[3] "Австриядә Индуист Дин Җәмгыяте"нең шул вакыттагы президенты Мукундрай Джоши инициативасы буенча Кундуның җитәкчелегендә "Һинду Мандир Җәмгыяте" барлыкка килгән. Шуның белән Һинд дине тарафдарлары юридик зат булган.

Дога кылу урыннарыҮзгәртү

2010 елда Венада дөньявилар нигезләгән өч мандир, Һинд дине гыйбадәтханәсе булган. Бу вакытлыча арендаланган урыннар, Венаның сигезенче кварталында идән асты бүлмәсе һәм тугызынчы районда Афро-Азия Институтында бүлмә. Уналтынчы районда төркем Һинд дине агымнары арасында аерым тармак тарафдарлары, шулай да Һинд дине тарафдарлары. Ышанучылар яраткан теге яки бу гыйбадәтханәгә йөриләр. Тагын бер Мандир Зальцбургта Шиссштатгасседа 1990-ынчы еллар башыннан бирле бар. Һәрбер гыйбадәтханәгә билгеле атна көннәрендә яки Һинд дине бәйрәмнәрендә барырга мөмкин, дәвамлы ачылу юк. Афро-Азия Институында Бимал Кунду җитәкчелегндә "Һинд дине берлеге" инде ике унъеллык актив һәм мәдәният ара һәм динара әңгәмәдә катнаша.

ТөркемнәрҮзгәртү

Һинд субкыйтгасыннан чыгышлы кешеләрдән гайре, Австриядә Көнбатыш кешеләр белән Яңа дини агымнар тарафдарлары бар, алар үзләрен шулай ук Һинд дине тарафдарлары дип атыйлар.

ЧыганакларҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү