Ту́лу (тулу: ತುಳು) — Дравид телләренең берсе. Сөйләшүчеләр саны 1,95 млн кеше. (1997 елга), хәзер сөйләшүчеләр саны берникадәр күбрәк булуы ихтималы зур. Һиндстанның Карнатака штатының көньяк-көнбатышында таралган (Удупи һәм Дакшина-Каннада даирәләрендә) һәм Керала штатының янәшә чиктәш территорияләрендә таралган. Моннан тыш эмигрантлар арасында Бангалорда, Махараштра штатында һәм Фарсы култыгы илләрендә сөйләшүчеләр бар.
Иртә көньяк прадравид теленнән аерылып, Тулу теленең Тамил һәм Каннада телләрендә булмаган рәт хасиятләр бар. Тулу теленең шактый күп әдәби традициясе һәм авыз иҗаты бар. Әлифба буларак оригиналь тулу әлифбасы кулланылган булган, әмма XX гасыр башы белән ул Каннада язуы белән кысрыкланган булган, ул әле дә кулланыла.

Тулу теле
Үзисем:

ತುಳು

Илләр:

Һиндстан байрагы Һиндстан

Төбәкләр:

Карнатаканың көньягы, Кераланың төньягы

Сөйләшүчеләр саны:

1 949 000 кеше (перепись, 1997 ел халык санын алу)

Дәрәҗә:

куркыныч яный

Халәт:

куркыныч астында[d][1]

 Классификация
Төркем:
Язу:

каннада[d], Тулу[d] һәм малаялам[d]

Тел кодлары
ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

tcy[2]

Үзара шактый охшаш 4 диалекты бар.

Тулу теле таралышы

Тарихы үзгәртү

Телнең иң борынгы шәһадәтләре безнең эраның XIV—XV гасырларына карый. Тулу язуы белән ясалган язмалар Баркур авылы янында табылган. Башка язмалар Кундапур шәһәре янында Улур Субрахманья гыйбадәтханәсендә табылган. Бу телнең бары 600 ел кулланылышы турында шәһадәт булып тора. Шулай да күп тел белгечләре фараз иткәнчә - Тулу теле иң борынгы Дравид телләренең берсе, ул Прадравид бабасыннан 2000 ел элек бәйсез рәвештә үскән. Бу расламаның нигезендә Тулу теленең прадравид теленең күп хасиятләрен саклавында ята. Моннан ары, Тулу теле борынгы тамилларга Тулунад буларак мәгълүм һәм Тамил шагыйре Мамулар тарафыннан (безнең эраның 200 елы) тасвирланган төбәктә таралган булган.

Телнең беренче өйрәнүчеләре булып Алман миссионерлары Рэв Каммерер һәм Рэв Мэннер булган. Каммерер телнең якынча 3000 сүзен җыйган, аның эшен Мэннер дәвам иткән, 1886 елда ул Мадрас хөкүмәте ярдәме белән Тулу теленең сүзлеген төзегән. Шулай да бу галимнәрнең эше барлык аспектларны да колачламаган.

Хәзерге халәте үзгәртү

Хәзерге вакытта Тулу Карнатаканың яр буе өлешендә кулланылышын дәвам итә. Штат хөкүмәте тарафыннан нигезләнгән Tulu Sahitya Academy Тулу телен өйрәнүне бу районның рәт мәктәпләрендә керткән. Моннан тыш, тел Мангалор университетында өйрәнелә; Дравид Университетында (Куппам, Андхра-Прадеш) Тулу телен һәм тәрҗемәләрен өйрәнү бүлеге бар. Керала штатында Касаргодада Колледжта шулай ук 2009-2010 академик елдан бирле Тулу теленең курсы тәкъдим ителә, анда ул факультатив фән буларак тәкъдим ителә.

Govinda Pai һәм MGM College өйрәнү үзәге Тулу теле сүзлеген төзү буенча проектны 1979 елда башлап җибәргән. 1996 елда тулы алтытомлы өч телле тулу-каннада-инглиз сүзлеге нәшер ителгән булган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

 
Википедия

Википедиянең
телендә тулу бүлеге бар!
tcy:ಮುಖ್ಯ ಪುಟ

  1. Красная книга языков ЮНЕСКО
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Language