Па́нини (санскр. पाणिनि, Pāṇini — фараз ителгәнчә безнең эраның якынча V гасыры.) — борынгы Һиндстан тел белгече, Вьякарана тел гыйлеме төньяк мәктәбе әгъзасы, хәзерге заман структур лингвистикасы, тудыручы грамматикасы, семиотика һәм мантыйк бабаларының берсе.

Панини (पाणिनि)
Туган телдә исем санскр. पाणिनि
Әйтелеш
Туган безнең эраның якынча V гасыры
Пушкалавати, Гандхара
Үлгән БЭК 460[1]
Ватандашлыгы Гандхара[d]
Һөнәре Санскрит теле белгече

 Панини (पाणिनि) Викиҗыентыкта

Кашмирдан 17-енче гасыр Панини грамматикасы трактатының каен тузы манускрипты

Биографиясе үзгәртү

Панини Һиндстанның төньягындагы Гандхара дәүләтендә яшәгән. Ул тел белеме традицияләренә бай Таксила шәһәрендә укыган. Ул Һиндстан тарихында беренче Санскрит теленең норматив грамматикасын төзегән, "Аштадхьяи" ("Сигез-китап") (телнең тәфсилләп тасвирланган фонетика, морофология һәм синтаксисының кыскача формулаштырылган 3959 сутрасын (кагыйдәсен)) төзегән. Моны эшләгәндә Панини фонема, морфема, тамыр, суффикс, сөйләм өлеше дигән төшенчәләрне кулланган. Панини тарафыннан ясалган тел тасвирламасы әле дә камил дип санала. Борынгы Һиндлеләр Панинины риши Ведик хәкимнәр санына керткәннәр. Соңрак алар бу автор әсәрләренең күбесен Шива Ходае күңелгә салуы буенча язган дип раслаганнар.[2]. Риваять буенча бала чагында Панини шундый начар укыган ки, аны мәктәптән чыгарганнар, әмма аңа Шива Ходаеның рәхимлеге аны фәндә барысыннан да алда куйган.[2]. Галимнең яшәү вакыты даталары бик якынча. Ул тәгаен безнең эрага кадәр VII гасырда туган һәм безнең эрага кадәр III гасырга кадәр үлгән. Аның хезмәтендә аерым сүзләр буенча, Паниның Греция турында ышанычлы белемнәре булмаган, ягъни ул Искәндәр Зөлкарнәйн чорына кадәр яшәгән. Панини Дандинның мәшһүр «Дашакумарачарита» ("Ун патшазадә маҗаралары", VIII гасыр) романында искә алына, аны кайбер тикшеренүчеләр беренче Һиндстан романы дип саныйлар.

Хәтер үзгәртү

  • Хәзерге тел белемендә махсус белемнәр өлкәсе — Панини белеме бар.
  • 2007 елдан Лингвистик типология ассоциациясе диссертация формасындагы грамматик тел тасвирламасы өчен Панини премиясен бирә.[3].

Басмалар үзгәртү

  • Renou L., La grammaire de Panini, fasc. 1-3, P., 1948—54; Ashtadhyai of Panini, v. 1-2, Delhi, 1962, и др.
  • Англ. переводы грамматики Панини — Vasu (Аллахабад, 1891 г.)
  • W. Goonetlilleke (т. 1. ч. I, Бомбей, 1892).

Әдәбият үзгәртү

  • Топоров В. Н., О некоторых аналогиях к проблемам и методам современного языкознания в трудах древнеиндийских грамматиков, «Краткие сообщения института народов Азии», 1961, в. 57;
  • Димри Дж. П., Панини и его «Восьмикнижие», «Народы Азии и Африки», 1973, No 6 (PDF);(үле сылтама)
  • Иванов В. П. Мадхва «Сарва-даршана-санграха». «Панини-даршана» // История философии. № 7. М., 2000. С.201-230.
  • Захарьин Б. А. Категория «самавая» у панинистов и её место в общем и индийском языкознании // История философии.№ 7. М., 2000. С.254-264.
  • Захарьин Б.А. Методология Панини и ранняя грамматика языка телугу // В книге: Ломоносовские чтения. Востоковедение Тезисы докладов научной конференции. Московский государственный университет имени М. В. Ломоносова, Институт стран Азии и Африки ; Ответственный редактор В. Е. Смирнов. 2016. С. 128-130.
  • Волошина О.А. «Нирукта» Яски и «Аштадхьяи» Панини как два направления развития древнеиндийской лингвистической мысли //Индоевропейское языкознание и классическая филология. Институт лингвистических исследований РАН (Санкт-Петербург). № 21. 2017. С. 145-153.
  • Волошина О.А. О структуре и лингвистической терминологии грамматики Панини и ее влиянии на европейскую лингвистику // Вестник РГГУ. Серия: История. Филология. Культурология. Востоковедение. 2010. № 9 (52). С. 161-172.
  • Staal J.F. Euclid and Panini // Philosophy East and West. 1965. № 15. P. 99-115.
  • Renoll L., Études védiques et paninéennes, t. 1-18, 1955-71;
  • Liebich, «Panini. Ein Beitrag zur Kenntniss der indisch. Literatur und Grammatik» (Лпц., 1891).
  • F. Johäntgen, «Particulae quaedam doctrinae de significatu formarum grammat. auctore Paninio» (Б., 1858)
  • Kielhorn, «Kâtyâyana and Patanjali, their relation to each other and to P.» (Бомбей, 1876)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  2. 2,0 2,1 Панини, индийский грамматик // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. Association for Linguistic Typology (ALT), archived from the original on 2013-09-24, retrieved 2018-03-09