Хорватиядә Һинд дине

Һинд дине Хорватиядә азчылык тота торган дин. Хорватия галимнәре арасында Индология белән озак кызыксыну традициясе булган һәм шулай ук Хорватлар арасында Һиндстан мәдәнияте белән зур кызыксыну булган. Филип Весдин буларак мәгълүм, хорват, кармелит монахы Паулинус а Санкто Бартоломео, Траванкор Махараджасы Сарае Янында 1776 һәм 1789 еллар арасында торган. Ул беренче булып Индология өйрәнүләрен башлаган һәм Санскрит грамматикасы турында китапны кертеп Һиндстан мәдәнияте һәм Һинд-Аурупа телләре турында берничә китап язган. Бу Аурупада басылган Санскрит грамматикасы турында беренче китап булган. Аның китаплары Һиндстан мәдәнияте белән кызыксыну һәм аны тикшерүне китереп чыгарган. Загреб Университетының Индология Бүлеге 1998 елның 17 декабренда семинар үткәреп үзенең 250-енче юбилеен каршы алган. Хорватия Индология Үзәген Загреб Университетында 1962 елда нигезләгән, ул актив һәм бик популяр булган. 50-60 студент Индологияне өйрәнә, бу Хинди/Санскритны да үзенә кертә. Һиндстан Илчелеге тарафыннан мәдәни функцияләр/кабул итүләр оөештырыла һәм ел саен "Хинди Көне" үткәрелә.

Хорватиядә Һинд дине

үзгәртү

Хорватиядә Һинд дине Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте ИСККОН, Брахма Кумарис һәм Көн Саен Тормышта Йога тарафыннан таратылган.

Хорватиядә ИСККОН (Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте)

үзгәртү

ИСККОН Хорватиядә рәсми танылган, аның тугыз үзәге бар.

Хорватия хөкүмәте Һаре Кришна гуманитар эше өчен Загреб үзәгендә 500 квадрат метр урын биргән.[1]

Хорватиядә ИСККОН үзәкләре

үзгәртү

ISKCON Osijek - Vaisnavska Vjerska Zajednica Osijek, Osijek, Croatia

Nava Nilacala Farm, Pula, Croatia

Culture Center Bhaktivedanta, Rijeka, Croatia

ISKCON Split, Split, Croatia

ISKCON, Varazdin, Croatia

Centar Veda, Vodice, Croatia

ISKCON, Zadar, Croatia

Centar za Vedske Studije Zagreb, Zagreb, Croatia

ISKCON VVZ Zagreb, Zagreb, Croatia

Көн Саен Тормышта Йога

үзгәртү

Йога Хорватиядә популярлык казана. Регуляр йога дәресләр Көн Саен Тормышта Йога тарафыннан алып барыла. Йөзләрчә Хорватиялеләр тормышның Вайшнав традициясен алып бара. "Көн Саен Тормышта Йога"ның Хорватиядә ун үзәге бар.

Хорватиядә Брахма Кумарис

үзгәртү

Брахма Кумарисның Хорватиядә үзәге бар.

Хорват-Һинд Җәмгыяте

үзгәртү

1994 елның июненда нигезләнгән Хорват-Һинд Җәмгыяте иҗтимагый һәм мәдәни чараларны оештыруда актив булган, боларга классик бию тамашалары, Һинд мифологиясенә нигезләнгән анимация фильмнары, Һиндстан һәм аның традицияләре турында төрле документаль фильмнар кергән. 2000 елның январенда Яңа Дәһлидәге, Чит Ил Эшләре Министрлыгының Чит Ил Хезмәте Институты һәм Хорватиянең Дипломатик Академиясе арасында Хезмәттәшлек Килешүе төзелгән булган. Җиде Хорватия дипломаты Чит Ил дипломатларының Һөнәри Курсында өйрәнгән, Чит Ил Хезмәте Институтында, Яңа Дәһлидә. Чит Ил Хезмәте Институтының Сәркатибе һәм Деканы Шри Сантош Кумар 2003 елның 29-30 сентябренда Хорватиядә, Дубровникта Деканнар конференциясендә булган.

Хорватиялеләрнең Хинди телен өйрәнү белән кызыксынулары

үзгәртү

2002-2003 академик елда, Аграда, Кендрия Хинди Санстханда бер ел Хинди телен өйрәнү өчен өч Хорватия студенты стипендия алган һәм 2003-2004 елда тагын өч. Ике Һиндстан студенты Хорватиягә Хорват телен өйрәнү өчен 2001 һәм 2002 елда килгән. Һиндстан Илчелеге 1997 елның сентябреннан алып 2001 елның июнена кадәр Хинди дәресләре алып барган. Дәлһи Университетында Хорват теле укытыла. Илчелек Загреб Университетының Хинди укытучы профессорын Будапештта 2002 елда һәм Бүкрәштә 2004 елның июленда Төбәк Хинди Конференциясендә катнашу өчен җибәргән.

Санкрит Эпослары һәм Пураналар буенча Дубровник Халыкара Конференциясе

үзгәртү

Хорватия Фәннәр һәм Сәнгатьләр Академиясенең 2002 елның 2-7 сентябренд Дубровникта узган Санскрит, Эпослар һәм Пураналар буенча өченче Дубровник Халыкара Конференциясендә бөтен дөньядан 29 әйдәп баручы галим катнашкан. Мондый конференцияләр иртәрәк 1997 елның августында һәм 1999 елның августында үткәрелгән. Тагын бер конференция 2005 елның 5-10 сентябренда булган. Конференцияләрнең материаллары Хорватия Фәннәр һәм Сәнгатьләр Академиясе тарафыннан Инглиз телендә басыла. Кызык факт булып бу конференцияләргә Һиндстаннан бер галим дә килмәве тора.

Хорватиядә Һиндлеләр Җәмәгате

үзгәртү

Хорватиядә кечкенә Һиндлеләр Җәмәгате бар. Хорватиядә якынча унөч гаилә бар.

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү
  1. WWRNews, archived from the original on 2007-09-30, retrieved 2018-03-10