Төп менюны ачу

Германиядә Һинд дине

Германиядә Һинд дине белән кызыксыну башлануларҮзгәртү

Элек Һинд дине белән Германиядә аз санлы сәүдәгәрләр, илчеләр яки гастрономнар кызыксынган. 19-ынчы гасырдан башлап реформаланган Һинд дине тарафдарлары булган. Гегель, Шлегель бертуганнар, Гердер, фон Һумбольдт, Артур Шопенһауэр эшләре нигезендә алман Индологиясе барлыкка килгән, аның вәкилләре булып Макс Мюллер һәм Пауль Дэуссен булганнар. Шопенһауэр Упанишадалар турында шулай әйткән:

Бу,бәлки, бөтен дөньяда иң файдалы һәм мавыктыргыч укудыр; ул минем тормышым юанычы иде һәм үлемемнең юанычы булачак.

Икенче Бөтендөнья Сугышыннан соңҮзгәртү

1950-енче еллардан бирле Һиндле Һинд дине тарафдарлары Германиягә күченә башлаганнар. 1970-енче еллардан бирле Шри Ланкадан Тамиллар Германиягә сыену эзләүче качаклар булып Германиягә килә башлаганнар (Аларның күбесе Һинд дине тарафдарлары булган). 2000 елда Германиядә 90 000 Һинд дине тарафдары булган.[1] 2007 елда Берлинда 6000 Һинд дине тарафдары булган.[2] 2009 елда Түбән Саксониядә якынча 5000 Һинд дине тарафдары яшәгән.[3]

REMID статистикасы буенча,[4] 2011 елда Германиядә фараз ителгәнчә 120 000 Һинд дине тарафдарлары яшәгән булган. Алар арасында якынча 42000-45000 Шри Ланка Тамиллары булган; 35 000 - 40 000 - Һиндле; 7500-дән артыграгы Европа чыгышлы Көнбатыш кешеләре һәм 7 000-10 000 Әфганстан Һинд дине тарфдарлары булган. Беренче Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте гыйбадәтханәсе 1970-енче елда Һамбургта төзелгән булган. Германиядә берничә йөз Бали чыгышлы Һинд дине тарафдарлары яши, аларның төп гыйбадәтханәсе Һамбургта урнашкан.[5][6]

Штуттгарттагы Шри Ситхи Винаягар Ковил гыйбадәтханәсе күренешләреҮзгәртү

  • Sri SithiVinayagar Kovil e.V., Lehmfeldstraße 18, 70374 Stuttgart

Һинд диненең сәнгать формалары:БиюҮзгәртү

Һинд диненең асылын ачыклау өчен, мөгаен, төрле форма классик Һинд биюләр белән танышырга кирәк, бигрәк тә Бхаратанатьям, Катак яки Одисси. Бхаратанатьям - мифик бию, аның төрле чагылдыру ысуллары шулай ук Тамил гыйбадәтханәләрендә куллана, аларның ритуаллары күбесенчә Һинд диненә карый. Бхаратанатьям һәм Һинд классик биюнең башка стильләре Германиянең төрле урыннарында өйрәтелә һәм тамашачыларга тәкъдим ителә.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Martin Baumann. Disputed Space for Beloved Goddesses. Martin Baumann(2001 International Conference at LSE) (April 2001). 2012 елның 24 июль көнендә тикшерелгән.
  • Construction Starts on Berlin's First Hindu Temple (11 February 2007).
  • A New Hindu Temple for Germany (23 March 2009).
  • http://remid.de/index.php?text=info_zahlen_grafik
  • http://balinesehome.blogspot.in/2008/09/first-temple-in-hamburg-germany.html
  • http://blog.baliwww.com/religion/1751