Латвиядә Һинд дине

Һинд дине — шул ук вакытта тарафдарлары Латвия территориясендә яши торган диннәрнең берсе. Латвиядә Һинд дине тарафдарлары саны бик кечкенә. Иң зур Һинд дине җәмәгатьләре булып Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ISKCON) һәм Брахма Кумарис булып тора. Шулай ук Ригада 2011 елда Горакшанатх мандир ачылган булган - бу натхлар йога йоласының үзәге.

Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте эшчәнлеге Латвиядә сиксәненче еллар башында башланган. Чайтанья Махапрабху тәгълиматы буенча Вайшнавизм тарафдары булу өчен тумышта һиндле булу кирәк түгел. Кришнаитлар үз диннәрен җирле халык арасында таратырга тырышалар. Кришна Аңы Җәмгыяте Латвия филиалы Латвия башкаласы Ригада үз гыйбадәтханәләрендә ел саен уза торган Ратха-ятра фестивален уздыралар. Фестивальдә Кришна Аңы Җәмгыяте адептлары мантра җырлауларын һәм Кришнаит китапларын сатуны оештыралар. Шулай ук Кришнаитлар үз рәтләренә адептларны җәмәгать урыннарында Харе Кришна мантрасын җырлап һәм шулай ук , күбесенчә Санскрит теленнән тәрҗемә ителгән, ИСККОН нигезләүчесе Бхактиведанта Свами Прабхупада комментарийлары белән Һинд дине китапларын китаплар сатып.[1].

2006 елның апрелена торышы буенча Латвиядә 11 теркәлгән Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте гыйбадәтханәсе булган. 2005 елда Кришна Аңы Җәмгыяте Юстиция Министрылыгы өчен хисапнамәсендә Латвиядәге адептларының санын 127 кеше дип күрсәткән.[2]. Кришна Аңы Җәмгыяте актив дәгъваны алып бара.

Брахма Кумарисның Латвиядә өч үзәге бар: Ригада, Даугавпилста һәм Резекнеда. Анда килүчеләрнең төгәл саны билгеле түгел.[3].

Горакшанатх мандирда натхлар йоласында кабул ителгән хезмәт итүләр алып барыла, Наваратри, Шиваратри, джаянти кебек һинд дине бәйрәмнәре үткәрелә. Мандирга натх остазлары килә: Йоги Матсьендаранатх Махарадж (Россия), Йоги Виласнатх Махарадж (Һиндстан), алар ритритлар һәм шулай ук җәмәгать сатсангалары һәм рухи гамәлләрнең төрле аспектларына багышланган мәгариф программаларын үткәрәләр.[4].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Индуизм в Латвии» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.
  1. Иваненко С. И. Проблема оценки степени авторитетности Международного общества сознания Кришны с точки зрения религиоведческих критериев. Сборник статей. Выпуск 8 / Е. Н. Мельникова, М. И. Одинцов. — Свобода совести в России: исторический и современный аспекты.. — Сост. и общ. ред.: Российское объединение исследователей религии., 2010. — С. С. 36-48.. — 398 с. с. — ISBN 978-5-9902187-1-0..
  2. International Religious Freedom Report 2006, Latvia.
  3. Brahma Kumari Centre in Latvia.
  4. Guru Gorakhnath Mandir Riga, Latvia. әлеге чыганактан 2018-02-14 архивланды. 2018-01-02 тикшерелгән.