Нигериядә Һинд дине

Һинд дине Нигериягә күбесенчә Һиндстаннан күчеп килгән Һинд дине тарафдарлары белән һәм Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте аша үтеп кергән. Синдхлар Нигериягә беренче булып унтугызынчы гасыр башында килгән. Алар башта, беренче чиратта сәүдә белән мәшгуль булган, әмма соңрак сәүдә белән кызыксынуларын дәвам итеп, башка өлкәләргә җитештерүгә һәм һөнәри хезмәтләргә үтеп кергәннәр. Уңышлы унъеллыкларында алар гаять зур инвестицияләр ясаганнар, 4 миллиард US$-тан күбрәк. [чыганагы?] Шул рәвешле, алар актив текстиль секторында мәшгуль булганнар, шулай ук фармацевтика, инженер сәнгатендә һәм башка өлкәләрдә.

Һиндле чыгышлы Һинд дине тарафдарлары үзгәртү

Һиндстан да Нигерия дә икесе дә Британия Империясенең өлешләре булган. Һиндлеләр, Мөселманнар да Һинд дине тарафдарлары да, Бөек Британиянең Африка колонияләренә тимер юлларында эшләр өчен күчкәннәр. Шулай да Нигерия Гражданнар Сугышы дәверендә Һиндле халыкның күбесе я Берләшкән Корольлеккә, я Америка Кушма Штатларына, я кире чыгышлары иленә киткәннәр.

1970-енче еллардан башлап, Нигерия хөкүмәте һәм берничә шәхси фирма Һиндле табибларны, укытучыларны, инженерларны һәм башка һөнәр ияләрен яллый башлаган. 1980-енче еллар ахырына, Һиндле белгечләрнең күбесе, илнең нефть табышлары шактый кимеп, илдә кырыс икътисади проблемалар башлангач, Һиндстанга кайтканнар. Моңа карамастан Нигериядә 217 000 Һиндле экспатриат яши.

Нигерия Хөкүмәте чит илдән килгәннәргә либераль һәм дискриминациясез гражданлык бирү сәясәтен алып бара. Илдә Һиндле чыгышлы 8 000 Нигерияле яши. Бөтенесе бергә, Һиндле чыгышлы Нигериялеләрне һәм экспатриатларны кертеп, Нигериядә 25 000 Һинд дине тарафдары яши. Күбесе Лагоста яшиләр.[1]

Нигерия чыгышлы Һинд дине тарафдарлары үзгәртү

ИСККОН дәгъвачылары тырышлыгы белән кайбер җирле Нигериялеләр Һинд диненә күчкән. ИСККОН Нигериядә Һаре Кришна төркеме башлаган Лагоста, Апапада Веда Иганә Комплексын изгеләштергән.[2]

Саи Оешмасы үзгәртү

Шри Сатья Саи Сева (Хезмәте) Оешмасы 1972 елда җәмәгать, иганә трасты буларак, Сатья Саи Баба миссиясен тәэмин итәр өчен нигезләнгән булган; һәрберәүгә бушлай эчү суы, дарулар һәм белем тәэмин итә.[чыганагы?] Үзәк Шри Сатья Саи Баба Үзәге дип аталган очрашу урыны Ибаданда нигезләнгән булган һәм табышсыз рухи оешма буларак теркәлгән. Урын 19 апрельда 99 елга арендаланган булган төрле иганәчеләр акчасына. Лагоста, Саи эшчәнлеге Виктория Утравында шәхси өйдә башланган булган.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. NRI 2012 елның 6 февраль көнендә архивланган.
  2. Day Hare Krishna Came to Town. WorldWide Religious News. әлеге чыганактан 5 October 2008 архивланды. 15 May 2015 тикшерелгән.